Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

YouTube каналында 100 меңнән артык караучы җыйган блогер Фәгыйлә Шакирова: "Кеше алдап ятасыз дип эзәрлеклиләр"

Интернетта “Теге дөньяда булып кайткан” дигән видео таралды. Анда Хәнифә апа "теге дөньяда күргәне" - җәннәт турында һәм тәмугъ газаплары, сират күпере хакында сөйли. Әлеге видеоны үзенең ютуб каналына блогер Фәгыйлә Шакирова урнаштырган. Видеоны караучылар саны инде 113 меңнән артып бара. 

news_top_970_100
YouTube каналында 100 меңнән артык караучы җыйган блогер Фәгыйлә Шакирова: "Кеше алдап ятасыз дип эзәрлеклиләр"
“Илһам Шакиров кем ул дип сорадылар”

Башта журналист, аннары финанс структурасында эшләгән Фәгыйлә ханым ютубта да үз аудиториясен тапкан. Хәзер аның әхлак, дин, татар милләте, гыйбрәтле язмышлар, әниләр темаларына багышланган видеоларын халык йотлыгып карый. Иң мөһиме, аның геройлары – татар милләтеннән булган гап-гади җир кешеләре.

- Фәгыйлә ханым, нигә ютубта үз каналыгызны ачарга уйладыгыз?

- Мин башта танылган бик күп журналистлар белән ГТРК “Татарстан”да “Чулпан” тапшыруын алып бара идем. Тик аны ниндидер сәбәпләр аркасында ябып куйдылар. Безгә нигә икәнен әйтмәделәр. Шуннан соң мин бер банкка финанс структурасына эшкә кердем. 

Мин үзем бик милләт җанлы кеше. Татар телендә төрле проектлар башладым, башта хупладылар. Тик соңыннан миңа матур гына итеп, “Безгә синең татар телең кирәк түгел” дип әйттеләр. Мин киттем. Киттем дә ТНВга кереп карарга булдым. Тик бөтен җирдә дә ике кул җәеп каршы алмыйлар бит. Шул финанс структурасында эшләгәндә Илһам Шакировны озату кичәсенә җибәрүләрен үтендем. Миннән: “Кем соң ул?” – дип сорадылар. “Абыем!” – дип җавап бирдем. Татарлык шул дәрәҗәдә кимеп бара бит! Шунда баргач, уйладым да, бөтен кеше ютубта утыра дип, үз каналымны ачып җибәрдем.


- Сез бит башта үз тормышыгызны гына төшереп керткәнсез. Ничек әхлак, дин темаларына кереп киттегез?

- Төркиягә ял итәргә бардык та, мин үз телефоныма кызыклы хәлләрне төшерә башладым. Әле төрле-төрле кешеләр белән таныштык. Шунда уйлап куйдым: их, менә шушы кешеләрнең нәрсә сөйләгәнен төшереп, халыкка күрсәтергә иде бит дип.

Мине тагын бер борчыган тема бар. Без үз тамырларыбызны онытабыз. Алар бит безгә күп нәрсәне өйрәтеп кала ала. Минем бик тә яхшы күңелле әбием бар иде. Үзем әби белән үскән кыз мин. Шул чакта бер китап укыган идек. Анда “күктә тимер канатлы кошлар очар әле” дип язылган иде. Менә күрәсезме? Алар аны кайдан белгән? Ул бит инде самолет дигәнне аңлата. Безнең тамырлар безгә ничек яшәргә кирәклеген өйрәтеп калырга тиеш. Хәзер заман да, кешеләр дә әшәке. Сумкаларына нәрсәдер тутырып алып чыгып китү ягын гына карыйлар. Мине шул мәсьәләләр борчый.

Беләсезме, безнең халык гадилеккә сусаган икән ул. Шаблонлы нәрсәләр, акча, ятак темаларын карап туйганнар. Аларга шундый әхлаки темалар якын, йотлыгып карыйлар. 

Миндә бит бер телефон гына бар. Яхшы камераларым да, монтаж җайланмалары да юк. Алар булса, шул шаблонга әйләнеп кала инде ул. Минем каналда бары тик телефонга яздырылган гап-гади әңгәмәләр генә.

- Сез геройларны каян табасыз?

- Алар үзләре килеп чыга. Менә якында гына йөргән кешеләр алар. Мин үзем бик гади кеше. Һәркем белән уртак тел таба беләм. Шул финанс структурасында эшләгәндә идән юучы апалар белән рәхәтләнеп гөрләшә идек. Алар: “Фәгыйлә, әйдә кер әле. Сиңа конфетлар алып килдем”, – сыйлыйлар да иде. Шунда сөйләшеп утырганда да темалар килеп чыга иде.

Минем күршедә генә бер әби яши. Аның язмышы бик гыйбрәтле булган. Менә ул – чын татар хатыны. Гомере буе ире суккан, гомере буе тез бөгеп эшләгән, тик барсына да түзгән. Әле аның белән дә интервью яздырасы килә. Кешеләр әзрәк уйлансын, гыйбрәт алсын иде.


“Ул безнең дөнья кешесе түгел”

“Теге дөньяда булып кайткан” дигән видеоның герое хәзерге көндә Казанда яшәүче Хәнифә апа. Ул яшь чагында өч көнгә мәрткә китә. Табиблар, үлгән дип, белешмә язып бирәләр. Тик аны әтисе җирләтми. Күршеләре, өйдә мәет саклый дип, әтисен эзәрлекли башлыйлар. Хәнифә апаның әтисенең әнисе дә, бер туганы да шулай мәрткә китеп, инде кабер казыгач уянган була. Һәм ул кеше кайчан мәрткә киткән икәнен белә торган була. Хәнифә апа теге дөньяда нәрсәләр күргәнен, фани дөньяда кылган бар нәрсә өчен дә җавап бирәсе икәнлеген, фәрештәләрнең бал кортлары зурлыгында булуын, тәмугъ газапларын, сират күперен кичәргә кирәклеген күргәнен сөйли. Аның сүзләренчә, тәмугъ утында иң беренче сихерче, күрәзәчеләр яначак икән. Аның күргәннәре турында китап та чыккан.

- “Теге дөньяда булып кайткан” видеосының герое Хәнифә апа белән ничек таныштыгыз?

- Мин бик тә китаплар укырга яратам. Шулай китаплар актарып утырганда шул китапка юлыктым. Исемен әйтмим, болай да реклама дип кабул итүчеләр булды. Шуннан соң тоттым да Хәнифә апага шалтыраттым. Ул миңа: “Иртәгә шалтыратырсың. Сиңа килергә рөхсәт бирәләрме икәнен белмим”, – дип җавап бирде. Икенче көнне шалтыраттым. “Сиңа килсәң була. Сиңа рөхсәт бирделәр”, – диде. Беләсезме, мин аны безнең дөнья кешесе дип әйтмәс идем. Ул теге дөнья белән элемтәдә торган кеше кебек. Ул сиңа рентген аппаратыннан караган кебек карый.

Йөзен күрсәтмәде. Чөнки дин буенча ярамый. Ул гомумән ябык кеше булып чыкты. Үз дөньясында кайнаган кеше. Ул гади кеше түгел. Аннары берничә бүлеккә бүлеп төшергән идем мин аны. Шуның берсе югалды. Үзем дә сизмәстән бетереп ташлаганмынмы, аңламыйм.


Китапны хәзрәтләр, аның белән сөйләшеп, аралашып бергәләп чыгарган. 

Видеоны керткәч, нинди сүзләр генә язмадылар. “Китапка реклама ясыйсың”, “Күпме түләделәр?”, “Дин белән шаярырга ярамый” һәм башкалар, һәм башкалар. Шуңа күрә кабатлап әйтәм, мин бер генә тиен дә алмадым. Үзем сәдакә бирергә теләгән идем, алмады.

Әле караучылар эзәрлекли. “Акча биргәннәр”, “Сатылгансыз”, “Кеше алдап ятасыз” дип. Мине генә түгел, Хәнифә апаны да. Хәзер өеннән урамга да чыгалмый икән. Күршеләре шулай дип сөйли. Ә Хәнифә апа үзе бик тә тыйнак кына яши. Хәзер инде куркам да, кыенсынам да аннан. Халыкка шундый мәгълүмат җиткерәсе килде, ә алар сатылган дип гаеплиләр.

- Бу видеогыз 113 меңнән артык караучы җыйды. Бу бит рекорд!

- Әйе, үзем дә шаккаттым. Минем каналга язылучылар саны 2 мең 420 кеше, ә караучылар 113 меңнән артык. Ул күп кенә танылган каналларныкыннан да күпмегә артык. Ансы өчен дә “Фәгыйлә миллионнар алып ята” дип сөйлиләр инде. Мин ютубта ничек акча эшли икәннәрен дә белмим. Үзем шундый кешеләргә: “Әйдә өйрәтегез миңа ничек миллион эшләргә икәнен. Аннары бергәләр баербыз”, – дим. 

Миңа ютубта каналны да 15 яшьлек кызым ачып биргән иде.

Тагын шунысы игътибарга лаек. Шушы видео белән татарстанлылар гына түгел, чит илләр дә кызыксына булып чыкты. Казахстаннан, Кыргызыстаннан язалар. Әле Мәскәүдән шалтыратып яталар: “Русчага тәрҗемә итегез. Без дә күрсәтәбез”, – дип. Шулай ук видео астына комментарийлар да язганнар иде, русча субтитрлар кирәк дип. Мин сөендем. Ул бит татарларга, татар теленә хөрмәт арта дигән сүз.

Бер комментарий язучы аеруча игътибарга лаектыр. Ул: “Шушы видеоны кара өчен булса да татар телен өйрәнер идем”, – дип язган. Бу бит бик зур нәрсә турында сөйли. Димәк, минем эшем юкка түгел.

“Халыкның әхлакый ягын үзгәртәсем килә”

- Киләчәктә дә бу юнәлеш буенча ныклап эшләргә уйлыйсызмы?

- Әйе. Әйтәм бит минем камераларым да, студиям дә юк. Әлбәттә, зур студиядә кеше чакырып сөйләшсәк, бик матур булыр иде. Киләчәктә ансы да булыр әле, Алла боерса.


- Нинди темаларга ныклап алыначаксыз? Шул ук әхлак, дин темалары?

- Минем төшерәсе килгән темаларым бик күп. Мәсәлән, бер шундый риваять бар. Тыңламаган кызын әнисе каргаган да, Аллаһы Тәгалә аны ташка әйләндергән. Ул таш кайдадыр авыл уртасында яткан. Һәм кемнәрдер, ул ташны өй төзергә дип алып кайтып, нигезгә салганнар. Өй төзелеп бетеп, алар яши башлагач, гаиләдәге бөтен кеше дә чирләгән. Шуннан соң ул ташны кире урынына илтеп куйганнар.

Андый хәлләр бик күп бит ул. Гыйбрәтле язмышлар, төрле буталчык хәлләр, әхлакый темалар. Халыкның фикерләвен, әхлаки ягын икенче юнәлешкә үзгәртеп булыр иде бәлки.

- Сезне чын татар блогеры дип әйтер була.

- Әйе. Татарлар арасында 113 мең караучы җыйган кеше юк әле. Мин йолдызларны исәпкә алмыйм. Әйткәнемчә, бик милләт җанлы кеше мин. Татарлыкны югары дәрәҗәгә генә күтәрәсем килә, - диде Фәгыйлә Шакирова.


Фәгыйлә апа белән аралашкач, шуны аңладым. Кешелеклелек мәсьәләләрен беренче урынга куйган кешеләр бар икән әле ул. Телевизорны ачсаң да, радионы кушсаң да, интернетка керсәң дә бөтен дөнья шоу-бизнес, кеше акчасы, кем кем белән йоклаган да, кем кем белән талашкан һәм башкалар, һәм башкалар белән тулган бит. Әхлак дигән нәрсә һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Кеше булып тугансың икән, кеше булып яши һәм кеше булып китә белергә дә кирәк.

Хәнифә апаның "Теге дөнья" турында сөйләгәннәре. 

- Әссәләмәгаләйкем, Хәнифә апа! 

- Вәгаләйкем әссәлам!

- Хәнифә апа, сезне теге дөньяда булып кайткан дип әйтәләр һәм сезнең турыда да китап язганнар. Бу хәл кайчан булды һәм ни сәбәптән булды? Минем тыңлаучыларыма шул хакта сөйләсәгез иде.

- Кайчан икәнен төгәл әйтергә ярамый, рөхсәт юк. Күп еллар үтте инде ул вакытка. Яшь чакта инде.

- Сез авырдыгызмы?

- Авырта идем, бронхиаль астма белән авырта идем. Күп еллар авырттым, хастаханәдә яттым. Шул вакытта йокымсырап китеп, йоклап кителгән. Өч тәүлек йокланган. Мин белмим ничек йокыга киткәнемне, кайда йөргәнемне, кая киткәнемне белмим. Анда каберстаннан зур бер урынга керткәннәрен генә - шул вакытын беләм.

- Сезнең җаныгыз очып китте, шулаймы?

- Үзем йөргән шикелле йөрдем мин. Бөтен гәүдәм белән йөрдем шикелле. Үлмәгән бит мин, ә мин гәүдәм белән йөргән кебек тоям үземне анда.

- Сез кемнәрне күрдегез, нинди сөйләшүләр булды?

- Анда беренче каберстаннан керү белән ун фәрештә сорау ала. Утырган шикелле инде. Синең динең ни ди, ислам дине, дидем. Минем шигем бар ди. Шул вакытта әйтәсең, яки иман укыйсың, яки Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ дип әйтергә кирәк.

- Һәм сез...

- Мин Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ дип әйттем.

- Тагын нинди сораулар булды сезгә? 
 
- Бөтен ун сорауга да җавап бирдем мин. 
 
- Ә сез анда үзегез генә идегезме? 

- Без дүртәү идек. 
 
- Мәрткә киткән алар да, шулай бит? 
 
- Алар да мәрткә киткән кешеләр. Дүртәү идек. Мин беренче йөрдем. Ул вакытта беренче йөргән чакта каушыйсың. Икенче сорау, ике иңеңдә ике фәрештә, аның исемнәре бар. Исемнәрен әйтә алмадым, ык-мык итеп тордым да. Яхшылык язучы, начарлыкны язучы фәрештәләр дип әйттем. 
 
Өченчегә ураза. Өченче фәрештәгә җавап бирәсең, 30 көн ураза турында. Уразаны ул вакытта мин күп тота идем, Аллага шөкер. Дүртәр ай да тота идем, бишәр ай да тота идем тоташтан. Шуның белән Аллага шөкер анысы.
Бишенчесе, биш вакыт намаз. Алтынчы ата-ана хакы. Ата-ана хакын менә яшьләргә гыйбрәт булсын. Ата-ананы карау гына түгел, ата-ананы авыр сүз белән дә кыерсытырга ярамый. Анда бик каты шуның өчен. Әти-әнине тәрбиялиләр, аңа каршы сүз әйтәләр. Бер мисал. Мин бер кешегә кердем дә, аның кызы белән сөйләшә идем, шул вакытта әнисе чыкты да ниндидер сүзгә катнашты да, “син тыгылма әни” дип кызы минем алда әнисен рәнҗетте. Менә шуның өчен оҗмахка керергә сорау әле анда. Әнисе риза-бәхил буламы-юкмы. 
 
- Хәнифә апа, бу әңгәмәне - әнисе белән кызы арасын сез теге дөньяда күрдегезме? 
 
- Әйе. 
 
- Алар татарлар идеме? 
 
- Мөселман. 
 
- Хәнифә апа, сез мәрткә китеп өч көн яткансыз, сезне әтиегез күмдермәдеме, ничек булды? 
 
- Әтием күмдермәде. Әтиемнең чөнки әнисе дә шулай мәрткә киткән, сеңлесе дә мәрткә китеп кабер казыган булганнар. Ул юучы әби килеп җиткәч уянып китә әтиемнең сеңлесе. Шуның белән әтием мине дә, баштан борыныма куеп карады, көзгесе әле дә тора. Әтинең шул көзгесен саклыйм. Һәм аннан култык астыма тыга. Култык астына тыккач күбрәк була тирләве. Әти: “юк, бу бала исән, мәрткә генә киткән” ди. 
 
- Менә шушы мәрткә киткән вакытта сез инде теге дөньяга җаныгыз сәяхәт итте шулай бит? Шунда фәрештәләр сезгә сораулар бирде, шулай бит Хәнифә апа? 
 
- Әйе. Юк, анда мондый тел белән сөйләшмисең. Авызлар бәйләнелә, ябыла, ачылмый. Менә төштә бит бернәрсә эшләп булмый, шуның шикелле, авызлар ачылмый да, ябылмый да. Анда уй белән генә сөйләшәсең, синең уеңны алар белә, аларның әйтәсен син беләсең. 
 
- Хәнифә апа, фәрештәләр матурмы, ниндирәк алар?

- Кечкенә генә. Умарта корты кебек, аннан әз генә кечкенәрәк. 
 
- Сезгә шулай тоелдымы?

- Әйе.

- Хәнифә апа, ә сезгә тәмугны күрсәттеләрме?

- Күрсәттеләр. 
 
- Нинди ул? 
 
- Тәмуг җиде катлы. Сигезенче каты мәңгелек – анда аста сихерчегә барып, сихерчегә акча түләгән кешеләр җәзалана. Кешене боздыручы кешеләр, сихерләүче кешеләр җәзалана, гайбәт сөйләүчеләр, юкка, зерәгә әйтә кайбер кешеләр, менә шундый кешеләр. Куркыгыз гөнаһтан, ярамый, бик сак булыгыз!
 
- Ә ничек соң, тәүбә итәргә кирәкме?

- Әстәгәфируллаһ, әстәгәфируллаһ дип әйтергә. Әстәгәфируллаһ газыйм, бүтән мин гөнаһ эшләмим дип әйтәсең. Үзең борылып карадың да, карале бу хатынның күлмәге матур яки бу кеше каян алды икән шундый әйберне дисең. Ул гөнаһ – кешене тикшерергә кирәкми. Үзең турында гына уйларга кирәк. Үзеңнең ул дөньяга барып, ничек җавап бирүең турында гына уйлап йөрергә кирәк. 
 
- Хәнифә апа, тагын нәрсәләр күрдегез теге дөньяда, сөйләгез әле безнең тыңлаучыларыбызга.

- Мизан. 
 
- Нәрсә соң ул мизан? 
 
- Мизан безнең кылган изгелегебез, начарлыгыбыз. Шулар үлчәнелә. Шул мизанда намазларыбыз. Намаз укыганда вәгазь сөйләгәндә дөрес итеп сөйләргә кирәк, дөресен сөйләргә кирәк. Бер хатын намаз укый башлый. Намаз белән оҗмахка кермибез дигән бер абыстаймы, мулламы. Бу хатын тыңлаган, намаз укуын ташлаган, минем әҗер ясап оҗмахка керәсем килә дип, әҗер эшләп йөри. Бу вафат була, бу дөньядан бәхилләшмичә киткән була бер кеше белән, кирәкмәгәнгә рәнҗетеп кешене. Менә шул хатынны күрсәттеләр, безне монда өйгә кайтарып җибәрмичә. Шуның ничек сорауларга җавап бирәсен. Шул хатын сорауларга җавап бирде, әмма бик авырлык белән. Кайсы җирен бирә алмады, кайсы җирен болай, калды инде калды. Без озак тыңлап тордык аны. 
 
- Сез күбәү идегезмени анда? 
 
- Дүртәү. 
 
- Сез дүртәү генә йөрдегез, шулай бит? 
 
- Әйе. Без дүртәү йөрдек. Берсе генә ир-ат иде, калганнары хатын-кыз. аларны минем күргән юк, белмим. Алар төрлесе төрле төстәге кеше. Сары кеше дә бар, кап-кара кеше дә бар иде, безнең шикелле калганы. Мин аларны белмим нинди кешеләрдер алар, каян килгәннәрдер, каян килгән, нинди кеше, шул каберстанда гына очраштым. 
 
- Тагын нинди гыйбрәтләр күрдегез теге дөньяда? 
 
- Сират күпереннән чыгарга. Мизаннан соң сират күперенә барасың. Мизаннан өч адым үткәч, изгелегең басса. Әгәр изгелегең булмаса, намаз укымаган булсаң, сине уздырмыйлар мизанга. Ни йөзең белән килдең син Аллаһ Тәгалә каршына диләр. Намазны уку бик каты кирәк, анда бик көчле сорыйлар намазны. Намазны чын ихлас белән укып, изгелекне эшләргә кирәк, тәүбәне күп әйтергә кирәк. 
 
- Хәнифә апа, ә менә алкоголь кулланучылар, аракы эчүчеләрне ничек җәзалыйлар?
   
- Хатын-кызны рәнҗеткән иргә бик нык авыр. Ире өстеннән йөргән яки хәрәм ашаган. Менә бер баланы күрсәттеләр, япь-яшь бала, кеп-кечкенә бала, шуны җәзалыйлар. Сабый балага җәза бирелми, җиде яшькә кадәр. Ә бу баланы ник болай җәзалыйлар дигәч, әнисе авырга калган вакытта, балам исән тусын дип кайнанасына да, кайнатасына да әйтмичә әнисеннән акчасын ала да, үзенең яшереп куйган акчасын бара да ашый. Ире дә белми, менә шуның өчен бала үлеп китә дә, баланы җәзалыйлар. Әнисенең белеп кылган, белми кылган, яшерен кылган гөнаһларын гафу ит дип әйтәбез бит дога кылганда. Без белми кылган гөнаһы өчен бу баланың, аны җәзалыйлар әнә теге дөньяда. Бик авыр, бик авыр. Ул баланың уңайсызланганы, бөкрәеп киләләр бит анда. Анда бит гөрләп янмый, эреп яна, майда кайный. 
 
- Сез тәмугның үзен күрдегезме? 
 
- Тәмугтан чыккан сүлдә бер хатынны күрсәттеләр безгә. Тәмугка җибәрмәделәр, тәмугтан чыккан сүл, бер траншея шикелле әйбер, шуның янына алып барып күрсәттеләр безне. Шул траншеяның өстендә сират күпере. Әгәр чыга алмасаң, шунда төштең киттең. 
 
- Күпме соң тәмугта кеше? 
 
- Әле бер генә кеше. Анда тәмугта ачык түгел, оҗмах та ачык түгел. Ахырзаманны көтеп тора халык. Кемнең нинди әҗере барын эзләп йөриләр алар, көтеп. 
 
- Әйтегез әле, без хәзер әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның бө дөньяда яшәгәндә кылган гөнаһларын кичерүен сорап Аллаһ Тәгалә каршында дога кыла алабызмы? Шушы догалар кабул булып әби-бабайларыбызның, әти-әниләрнең гөнаһлары кичереләме? 
 
- Алабыз. Кичерелергә мөмкин. ни өчен дисәң. Минем газиз әтием, газиз әнием дип әйтеп дога кылырга түгел, фәлән улы фәлән әтием. Мәсәлән, минем әтием Фәсәхетдин улы Миңлевәли әтиемнең рухына дип, Якуп кызы Хәдичә әниемнең рухына дип дога кылырга кирәк. Менә шулай дога кылсаң, гафу ителергә мөмкин. 
 
Әмма моннан догалар бара бу дөньядан, мәҗлесләрдә укылган догалар. Ул догаларны илаһи саваби белән җибәргәннәр, анда беркемнең дә әтисенең исеме дә юк, үзенең исеме дә юк. Очып йөри-йөри дә бер урынга килеп төшә. Бер табак бар анда, саерак кына табак, шул табакка төште дә, әллә кайчан үлгән бабайларның әҗерләрен эзләп йөрүче бабайлар, әбиләр килеп алдылар да киттеләр. Теге яңа килгән догалар, әҗер-саваплар алар менә иясенә барып җиттеме юкмы? Дога кылган чакта әйтергә кирәк фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәлән. Адрессыз хат шикелле җибәрергә ярамый. 
 
- Ә нигә без бит белмибез кайвакытта. Габдулла улы Габдерәүф дип барса, әйтсәң ярыймы? 
 
- Алай ярый. 
 
- Тагын нәрсәләр күрдегез теге дөньяда? 
 
- Анда бик күп, сөйләп бетерерлек түгел. 
 
- Ә шәрәрәк йөргән хатын-кызлар ничек газаплана? 
 
- Әллә нинди кызу әйбер, агач та түгел, ниндидер бер түгәрәк әйбер - шуның белән басалар. 
 
- Нәрсәгә басалар, кай җирләренә басалар? 
 
- Гәүдәгә. 
 
- Кычкыралармы тегеләре? 
 
- Алар бит кычкыра алмый. Үлгән, вафат алар. 
 
- Җаннары гына сизеп ята? 
 
- Әйе. Уңайсызлана алар, бөрешә, җыерыла алар.
 
- Ә ялганчылар, кеше акчасын алып бирмәүчеләрне ничек газаплыйлар? 
 
- Аларны бик каты. Кеше хакын ашаучы, балалар хакын ашаучы, детсадлардагы, кеше хакын урлап ашаучы кешеләрнең авызларыннан селәгәйләре агып йөри, бөкрәеп йөриләр. Монда кайта әти-әниләре кайбер кешеләрнең, хәзер шундый дога кереп китте, бит бәлиби саваби диләр дә бетте, Аллаһ Тәгаләгә мәгълүм диләр. Мәгълүм, андагы бөтен кеше бит Ходай Тәгаләнең бәндәсе, алар көтәләр. Кәкрәеп-бөкрәеп кайсылары кайталар да атнакич, аларны искә алмыйлар. Уң як, сул як күршеләрем дип әйтеп дога кылырга кирәк, фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәлән дип әйтеп кылырга кирәк. Әтисенең исемен белмәсәләр, үзенең исемен әйтеп булса да дога кылырга кирәк. Шулай кылмаган әҗерләр очып йөри. 
 
- Димәк, ахирәттә кешене гөнаһлардан бары тик бу җир йөзендә яшәүче туганнары, балаларының догалары гына коткара, шулаймы? 
 
- Коткара, әгәр укымыйча теге вакытта яшьли киткән кешеләр бик күп анда. Бик күп анда кеше үтерүчеләр, берсен-берсе суючылар. 
 
- Сез күрдегезме аларны? 
 
- Бик күп анда. Гафу итәргә, гафу итешергә. Бәхилләшү кирәк. бер кеше белән бер кеше әгәр дә, мисал өчен мин синең белән мәңге риза-бәхил дип әйтеп кит аерылышсак. Ярый, пока-пока диләр дә китәләр дә баралар. 
 
- Димәк, кеше белән кеше очрашып нәрсәдер хәл иткәч, сөйләшкәч, әңгәмә коргач мин синнән бәхил дип саубуллашырга тиеш? 
 
- Мәңге риза дияргә кирәк. Болай мең риза диләр, мәңге риза-бәхил бул дияргә кирәк. Риза-бәхиллек бөтен кешегә кирәк. 
 
- Ахирәттә кояш бармы? 
 
- Анда бернинди ут юк, лампочка юк, бернәрсә юк. Яп-якты, андый яктылык юк ул монда. 

- Нигә сезне яңадан кайтардылар? 
 
- Мин бит вафат түгел.   

- Ә шулай да белдегезме, сезне күммәячәкләрен, ә кайтачаксыз икәнен? 
 
- Юк, анысын белмәдем. 
 
- Сез мәрткә киткәннән соң, яңадан аңга килдегез. Ә теге сезнең иптәшләрегез? 
 
- Бик авыр булды, бу дөньяда бик авыр булды. Ул кайткан мәлне бөтенләй авыр иде. Әле хәзер әзрәк онытыла. Ә ул вакытта бөтенләй кешегә бернинди сүз әйттертәсе киләмени. Шулкадәр авыр иде. Бу дөньяда дөреслек әз, менә шуның белән авыр. 
 
- Менә сезнең турыда язылган китапта бик тәгаенләп язылган, сез дүртәү очрашкансыз, дүрт кеше җир шарының дүрт ягыннан, мәрткә киткән дүрт кеше, шуларның өчесе калган ахирәттә, сез генә исән-сау килеш яңадан әйләнеп кайткансыз шулаймы? 
 
- Ул кешеләр кайттылар, кайтты аннары. 
 
- Димәк, мәрткә киткәч, яңадан аңына килгәннәр. 
 
- Әйе, алар да кайтты. 
 
- Ә оҗмахны күрә алмадыгызмы? 
 
- Кердек. Бер-ике метр гына керттеләр. Оҗмах сигез катлы, сигез оҗмах. Иң озынына керттеләр безне, бер-ике метр керттеләр дә, уң кулда мәетләр булачак. Алар безне күрә, без аларны күрмибез. Пәрдә аркылы, бик пәрәвез инде, пәрәвез. 
 
- Җәннәткә керү җиңелме? 

- Анда ишек үзеннән-үзе ачыла. 
 
- Әгәр дә кем инде Аллаһның рәхмәтенә ирешә шулай бит? 
 
- Әйе. Анда иң авыры сират күпере чыгу. Сират күперен чыккан чакта миңа Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ булышты. 
 
- Димәк, шушы сүзләрне еш кабатларга кирәк? 
 
- Бик еш. Мин сукыр әби белән сукыр бабайны карадым сигез ел. Шул вакытта сукыр әбигә әйттем, Коръән Хафиз иде ул әби. Шул әбигә әйттем, и гөнаһыбыз күп инде, без тәмуг кисәве инде дидем. Кызым, алай дип әйтмә, Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ дип әйтеп йөре ди. Автобуска утырасыңмы, трамвайга утырасыңмы, җәяү барасыңмы гел шуны эчеңнән әйтеп бар ди. Мин ул әби әйткәннән бирле, еш әйтә идем инде, дөресен әйтергә кирәк.
Мин чыктым. Уң аягым белән бастым сират күперенә. Аяк киселә, бармак арасы, чыгып булмый. Фәрештә әйтә каршыдан, “чык” ди. Мин әйтәм мин чыга алмыйм дип җилкәләремне күтәрәм. Чыгып булмый. Шунда каяндыр яфрак кунды. Лезвие инде ул сират күпере. Ирләрнең кырына торган лезвиеләре. Кырынгычлар киң әле ул, хәзерге заман лезвиесе, бик нәзек, бик үткен нәрсә. Сул аягым белән бастым да яфрак өстенә, тагын яфрак, тагын яфрак менә шулай теге якка чыгып җиткәнне дә белми калдым сират күперен. Чыккач уң ягыма борылып карасам Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ дигән язу икән ул. Ул алтын төсендә, ялт-йолт итеп тора торган. Мин яшел яфракка басып чыктым дип белдем бит, ә ул шундый дога икән. Лә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәд әр-рәсүлуллаһ. Менә шуны еш әйтергә кирәк. 
 
- Хәнифә апа, сез шушы хәлдән соң, җир йөзенә кайткач, үз-үзегезгә бикләнгәнсез, кешеләрдән курка башлагансыз? 
 
- Бар, күп. Ул гадәтем бар. 
 
- Ни өчен сез кешеләрдән куркасыз? 
 
- Чөнки һәрбер кеше килгәч, нинди булса да гайбәт сөйли, шуның өчен. Мин аның сүзен җөпләп торам була бит инде, әйе дим. Миңа бит гөнаһы була. Шуның өчен мин күбесенчә әле авыртам әле, әле нәрсә дим. Кешеләр белән бик үк аралашырга тырышмыйм. 
 
- Үлемнән куркасызмы икенче тапкыр? 
 
- Юк, үлемнән курыкмыйм. Озак авырып ятарга язмасын, кеше кулларына калдырмасын Аллаһ Тәгалә. Шуның өчен, кеше кулларына калдырмасын өчен Аллаһ Тәгаләдән һәр көнне сыгынып сорарга кирәк. Аллаһ Тәгаләдән сыгынып сорамасаң бернәрсә булмый, бернәрсә булмый. Бары тик Аллаһ Тәгаләгә ышанырга кирәк, бөтен ышаныч бер Аллаһ Тәгаләгә. Беркем берни эшли алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100