Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф Дәүләтшин: «Ачуланышу уразаның савабын юкка чыгарырга мөмкин»

Фарыз һәм нәфел уразасын тоту тәртибе аерыламы? Рамазан аенда өч көн ураза тоту дөресме? Ачу уразаны бозамы? Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бу сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
Йосыф Дәүләтшин: «Ачуланышу уразаның савабын юкка чыгарырга мөмкин»
"Татар-информ" архивы

«Фарыз уразасы алдан ниятләнергә тиеш, ә нәфел уразаларына иртә белән ниятләп керергә була»

Рамазан ае уразасы — фарыз, ягъни тиешле ураза. Моннан тыш уразалар нәфел, сөннәт булырга мөмкин. Ул уразаларны кылсаң, савабы була, әмма кылмасаң, гөнаһлы булмыйсың.

Ураза гыйбадәте — фарыз яки нәфел булуына карамастан, ул таң беленгәннән алып кояш баеганчы гыйбадәт нияте белән ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелу дигәнне аңлата. Шуңа күрә, асылда фарыз һәм нәфел уразаларын тоту тәртипләрендә аерма юк диярлек. Төп аерма — ният кылу вакыты. Фарыз уразасы алдан ниятләнергә тиеш, ә нәфел уразаларына иртә белән ниятләп керергә дә була. Мәсәлән, кеше иртә белән, таң аткач, уянды, әле карынга ризык-су кермәгән. Ул уразага керергә ниятли һәм көнен уразада дәвам итә.

Рамазан аеннан соң Шәүвәл аенда - алты көн, Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашура уразасы), Зөлхиҗҗә аеның 9-10 көннәрендә, Шәгъбан аеның беренче яртысында, атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, Һиҗри айларның 13, 14, 25 көннәрендә тотылган уразалар нәфел уразасы булып санала.

Кем Рамазан уразасын тотып, аннан соң Шәүвәл аенда алты көн тота, ел буе ураза тоткан савап ала.

«Бер нәфел уразасы да Рамазан уразасын алыштыра алмый»

Һичшиксез, фарыз-вәҗиб булган гыйбадәтләрнең савабы күбрәк, шуңа күрә бер нәфел уразасы да Рамазан уразасын алыштыра алмый. Пәйгамбәребез әйткән: «Кем Рамазанда бер көн гозерсез уразасын калдырса, гомер буе тотса да савабын кайтара алмас». Нәфел уразаларының һәркайсының саваплары турында хәдисләр бар.

Нәзер уразасы бар. Нәзер — кешенең асылда мәҗбүри булмаган гамәлне, үзе өчен мәҗбүри итеп билгеләве. Мәсәлән, улым исән-сау кайтып җитсә, бер сарыкны корбан итеп чалам. Улы кайтып җиткәч, ул кеше тарафыннан корбан чалу тиешле була. Кемдер шундый ук нәзерне ураза тоту белән әйтергә мөмкин. Мәсәлән, балам терелсә, бер ай ураза тотам.

«Рамазан аеның башында, уртасында, ахырында өч көн ураза тоту дигән нәрсә юк»

Раббыбыз безгә бөтен Рамазан аен уразада үткәрергә боерды. Айның башында, уртасында, ахырында өч көн ураза тоту дигән нәрсә юк. Әмма, бер кеше дингә тартылып, аның берничә көн булса да ураза тотып карыйсы килә икән, без аны тыярга тиеш түгелбез. Анысы да җитә дип әйтә алмыйбыз, әмма тартылган кешене кире куып җибәрү дә дөрес түгел. Тотып карасын, бәлки, Аллаһ күңелен ачыр.

Гадәттә, тулы ай ураза тоту Рамазанда гына килә. Пәйгамбәребез Шәгъбан аеның күпчелек өлешен тоташ ураза тоткан дип әйтелә. Анда да икенче яртысында бераз ял итеп, фарыз уразасына әзерләнү хәерле санала. Пәйгамбәребез әйткән: «Рамазан уразасыннан кала иң саваплы ураза — Давыт пәйгамбәр тоткан ураза. Бер көн ураза тоткан, икенче көнне тотмаган».

«Ачуланышу уразаның савабын юкка чыгарырга бик мөмкин»

Барлык төр уразада да хөрмә, ул булмаса, су белән ифтар кылу саваплырак санала.

Әлбәттә, ураза тоту ризык-эчемлектән тыелу гына түгел. Уразалы кеше яман сүзләрдән, дорфалыктан, кеше белән әрләшүләрдән сакланырга тиеш. Кем беләндер ачуланышу уразаны бөтенләй бозмаса да, аның савабын юкка чыгарырга бик мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100