«Йортыбыз януы турында авыл төркеменнән укыдык» - Арчада авыл мулласының йорты янган
9 август төнендә Арча авылы Шура авылында чыккан янгыннан соң, авылның хөрмәтле мулласы Илдар хәзрәт Шәмәрдәнов гаиләсе йортсыз һәм каралты-курасыз кала. «Интертат» хәбәрчесе бу фаҗиганең сәбәпләрен белеште.
Корылык хөкем сөргән бу җәйнең хәвеф-хәтәре бик күп булды. Республикада чыккан янгын очраклары ничәмә-ничә гаиләне йорт-җирсез калдырды.
9 август төнендә Арча районы Шура авылында чыккан янгын да авылның хөрмәтле мулласы Илдар хәзрәт Шәмәрдәновның йорты, мунчасы һәм каралты-курасын юк итә. «Кызыл әтәч» күршедәге кеше яшәми торган тагын ике хуҗалыкның сарай һәм мунчаларына да җитешә.
«Өй ишеген ачсам, веранданы ялкын камап алган»
Илдар хәзрәт Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөри. Сессиясе башланганга, ул тормыш иптәше Әлфинур ханым белән кичтән Казанга киткән булган. Йортта хуҗа булып җәйге ялга кайткан кызлары белән кияүләре, ике кечкенә оныклары һәм тәрбиягә алган уналты яшьлек инвалид уллары калган.
Илдар хәзрәт белән Әлфинур ханым йортлары януы турында авылның ватсап төркеменнән укып белгәннәр. Әлеге хәлләр турында Әлфирур апа белән сөйләштек.
«Без инде йокларга яткан идек. «Илдар хәзрәтнең йорты яна, авылдашлар, уяныгыз», — дип хәбәр килде. Мин куркуымнан калтыранырга тотындым. Балаларым исән булса гына ярар иде дип уйладым.
Илдарның энекәше Казанга йөреп эшли. Алдагы көнне ул да килгән генә иде. Аңа шалтыратып, тиз генә җыенып, авылга кайтып киттек.
Кызым ятар алдыннан төрле салатлар ябып йөргән. Соңыннан ишегалдына чыгып, бөтен җирне әйбәтләп караган. «Барысы да тәртиптә иде, бернинди шикләнерлек әйбер дә сизмәдем. Кереп яту белән борыныма төтен исе килеп керде. Өй ишеген ачсам, веранданы ялкын камап алган, бөтен җир утта. Йокылы-уяулы килеш нишләгәнемне дә аңышмадым, каушадым. Янгын булгач, су сибәргә кирәк дип кенә уйлый алдым. Урамга йөгереп чыгып, шланг белән су сиптерә башладым. Шул вакыт кисәк айнып киттем, балаларым, иремнең өйдә йоклап ятулары исемә төште. Шлангны ташлап, аларны уяттым», — ди кызым.
Ир кеше барыбер ир кеше инде. Кияү аңлап эш иткән. Башларын аска идереп, берәм-берәм балаларны урамга чыгарган. Майка-трусиктан гына булганнар, гөлкәйләрем. Янгынны күргән күршем йөгереп чыгып, барысын җыеп, өенә алып кереп киткән», — ди Әлфинур ханым.
«Әллә кайчан чыгарып ташлыйсы суыткыч булган»
Янгынны верандадагы иске суыткычтан чыккан дип фаразлыйлар.
«Янгын чыгарлык башка сәбәп күрмибез. Чөнки өебездәге бөтен электр чыбыклары, көнкүреш техникалары яңа. Верандада йортның элекке хуҗаларыннан калган бер иске суыткыч тора иде. Аның чыбыклары иске булганга, изолента белән әйләндереп алынган урыннары да бар. Шул чыбыктан берәр очкын чыккандыр, дибез. Әллә кайчан чыгарып атасы калган да аны, югыйсә…
Верандабыз эссе вакытта аш бүлмәсе ролен үти. Өстәл-урындыклар, азык-төлек, чүпрәк-чапрак та күп иде анда. Башта тактадан ясалган шул веранда янып бетте. Аннан йортка күчте. Йорттан түбәләре шифер белән ябылган сарайга үрләде. Ул шифер яна-яна әллә кайларга кадәр оча икән. Күршеләрнең сарайларына да күз ачып йомганчы сикерде.
Үзебез мал-туардан тавыклар гына тотабыз. Төнгә лапасны бикләп куя торган идек. Тавыкларым барысы да янып бетте. Күршеләрнең лапасына кереп, кызым аларныкын чыгарырга өлгергән», — ди Әлфинур ханым.
Янгынны башында тотып калсаң, җиңеп була әле. Ләкин ул бер көч җыеп тарала икән, тиз генә туктатам димә инде син. Ә бу очракта янгынның шундый зур зыян китерүе авылда тиешле күләмдә су булмау белән дә бәйле.
«Янгын вакытында ут белән газны сүндереп куйдылар. Ут булмагач, урам буйлап су да булмады. Халык якындагы чишмәдән чиләкләп су ташыды. Авылыбыз янәшәсендәге буадан да алып килделәр. Аннары авылның иң теге очындагы урамда утны кабызып, кешеләр шуннан чиләк-чиләк су алып килеп сиптеләр. Авылдашларымның барысына да рәхмәтләр яусын. Олысы-кечесе бер булып, аз булса да ярдәм итәргә тырыштылар», — ди Әлфинур ханым.
Хәбәр иткәннән соң 40 минут узгач кына килеп җиткән янгын сүндерү машиналары төп көчне күрше-күләннең ихаталарын саклауга куйган.
«Тәрбиягә ике бала алып үстердек»
Илдар хәзрәтнең тормыш иптәше Әлфинур ханым һәм тәрбиягә алган ике улы белән туган авылына кайтып төпләнгәненә әле 3 ел гына икән. Нык нарат бүрәнәләрдән салынган әлеге йортны бик яратып сатып алганнар.
“Без хәзрәт белән 30 ел Чаллыда яшәдек. Илдар гомер буе «Камаз”да эшләде. Башта малосемейкада, аннары өч бүлмәде фатирда тордык. Кызыбыз белән улыбыз укып бетереп, чыгып киткәч, өйнең яме бетте. Шуңа балалар йортыннан 3,5 яшьлек бер сабыйны тәрбиягә алдык. Аңа иптәшкә тагын бер инвалид бала алырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдек. 4 яшьлек ул бала урын өстендә ята иде. Аны да карап үстердек.
Кызыбыз гаиләсе белән Казанда, малай гаиләсе белән Кытайның Шанхай шәһәрендә яши. Без бу йортта җәй көне генә яшәрбез дип уйлаган идек. Авылның мулласы булмагач, Илдарга бу җаваплы вазифаны йөкләделәр.
3 ел гына яшәп калдык йортыбызда. Су кертеп, өр-яңа җиһазлар алып, матурлаган идек. Баз тулы кышлыкка дип ясап куйган кайнатма, салатларыбыз калды. Бер нәрсәне дә чыгара алмадык.
Кичә карыйм, чәч тарарга тарагым юк, ышанасызмы… Әле ярый авылыбызның кибете бай. Өчебезгә дә алмаш эчке киемнәр, носкилар барып алдым.
Йорт урынында авыл халкы ярдәме белән өмә ясадык. Төне буе сүндердек, көне буе чистартып, урынын җир белән тигезләдек. Авыл советы техника белән ярдәм итте», — ди Әлфинур апа.
«Балаларың исән, ә син еламакчы буласың…»
Хуҗабикә бик борчылса да, балаларының исән-имин булуына сөенә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.
«Өй ягына бик карамаска тырышам. Карасам, күңелем тула. Ә кабат: «Оятсыз хатын, җирбит, балаларың исән бит! Ә син еламакчы буласың монда», — дип үземне сүгеп атам. Үземне кулда тотарга тырышам.
Илдар да бик кайгыра. Күпме хезмәте кергән хәләл малларыбыз бит.
Әмма диндә булуыбыз бик ярдәм итә. Авыр булса да, башны ташка бәрмисең. Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте — тормыш. Шушы янгында берәр мәет булса, нихәл итәр идең дип уйлыйм», — ди ул.
Әлфинур һәм Илдар Шәмәрдәновлар әлегә хәзрәтнең туып-үскән йортына сыенган. Анда Илдар абыйның энесенең хатыны үзе генә яши. Абыйсы кайтып-китеп кенә йөри икән.
Гомер буе җыйган мал-мөлкәтеңнән колак кагу бик зур кайгы, әлбәттә. Ләкин Ходай баш исәнлеге бирсен. Шәмәрдәновлар гаиләсенең дә әлеге хәсрәткә бирешмичә, тизрәк оялы булуларын телибез.
Борчу килгән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Илдар хәзрәтнең телефон номеры: 89179106849 (Сбербанк), Әлфинур ханымның телефон номеры: 89274577023 (Сбербанк).