Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка агыннан крем (рецепт)

Сезгә йомырка агыннан искиткеч тәмле һәм рәсемнәр ясарлык тотрыклы крем рецептын тәкъдим итәм. Ялларда якыннарыгызны торт яки башка татлы ризыклар пешереп сыйларга җыенасыз икән, менә бу крем нәкъ сезнең өчен.

news_top_970_100
Йомырка агыннан крем (рецепт)

Крем өчен: 2 йомырка агы, 120 грамм шикәр комы, 33 грамм су, пычак очында лимон кислотасы, 3 грамм ванилин.

Йомырканың агын аерып алып чиста һәм коры савытка салырга һәм 5-6 тапкыр артканчы миксер белән тугларга.

Шикәр комы белән суны кушарга, кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Сиропның әзерлеген салкын суга бер тамчы сиропны салып тикшерәбез. Әгәр ул таралмаса, шарсыман җыелса, әзер дигән сүз.

Йомырка агын туглаудан туктамыйча, әкренләп кайнар шикәр сиробын кушарга. Массага лимон кислотасы, ванилин өстәргә. Кремны тагын 10 минут тугларга.

Татлы ризыкларны бизәү өчен шәп крем килеп чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100