Татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңгән Зилә Мөбәрәкшина: “Татар татарга булышса гына, нәтиҗәгә ирешеп була”
Ана теленә мәхәббәт, аны өйрәнү, көндәлектә куллану гаиләгә, әти-әни тәрбиясенә бәйле булуына мин кабат инандым. Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчесе Зилә Мөбәрәкшина да моңа мисал булып тора. Intertat.ru электрон газетасына Зилә телне үстерүче һәм юк итүче факторлар, татар теленең, милләтенең, мәдәниятенең проблемалары хакында фикеләрен җиткерде.