news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйгә тараканнар һәм кырмыскалар кермәсен өчен нишләргә?

Кырмыска, таракан, кандала кебек бөҗәкләр өйгә керсә, аларны чыгарып бетерү бик катлаулы була.

news_top
Өйгә тараканнар һәм кырмыскалар кермәсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Өйгә кергән вак бөҗәкләрне агулы химикатларсыз бетереп булмый. Шуңа күрә аларны кертмәү җаен карарга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Корица. Аш бүлмәсендә кырмыскалар бик тиз үрчи, аларны агуларның күбесе куркытмый да. Шуңа күрә кырмыскалар йөри торган юлларга корица сибегез. Кырмыскалар корицаны яратмый.

Эфирлы майлар — лаванда, бөтнек исе килә торганнары — өйдәге корткычлардан шәп чара. Плинтуслар, йорт җиһазлары, почмаклар, ярыклар янына эфир майлары тамызып чыгыгыз. 

Аш серкәсе үрмәкүчләрне куркыта. Аш серкәсен су белән катнаштырып, үрмәкүчсыманнар җыела торган урыннарга сибегез.

Бор кислотасы белән шикәр оны тараканнар, кырмыскалар, кандалалар өчен яхшы чара. Бор кислотасын шикәр оны белән кушыгыз. Бу катнашма йорт хайваннары һәм балалар өчен куркыныч түгел, ләкин аның ялкынсындыргыч үзлеге бар. Шуңа күрә аны ераграк урыннарга — раковина астына, плитә кырыйларына, суыткыч артына куегыз.  

Кыярдан тараканнар, кырмыскалар курка. Кыярны турап, аеруча әчерәк сортлыларын ярыклар кырыена тезегез. Бөҗәкләр кыярдан куркып, өйгә кермәс, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар