Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдәге тараканнарны ничек бетерергә?

Өйдә таракан булу - шапшаклык билгесе генә түгел, кайчакта бу хәшәрәтләр күршеләрдән дә кереп тулырга мөмкин.

news_top_970_100
Өйдәге тараканнарны ничек бетерергә?
https://pixabay.com/

Таракан - теләсә нинди шартларда да яшәүгә җайлашкан бөҗәкләрнең берсе. Ул бөтен әйберне дә ашый, бер ай чамасы ач торырга да мөмкин. Шуңа күрә аларны Җир шарының төрле почмакларында очраталар. Тараканнар белән көрәш ысулын киңәшләр сайтында яздылар.

Таракан узгач, аның артыннан химик эз кала. Аның тизәгендәге матдәләргә карап башка иптәшләре дә иярә. Шулай итеп, алар бер-бер артлы ризык артыннан җыелыша. Бер таракан «оҗмах» тапса, аның артыннан башка туганнары да бик тиз килеп җитә.

Коточкыч бу хәшәрәтләрдән котылуның бер ысулы бар. Өйдә бала-чага булган кешеләр өчен ул аеруча хуш килер. Ул — лавр яфрагы. Лавр яфрагы тараканны үтерми, ләкин бөҗәкләр лавр исен сөйми. Шуңа күрә алар башка фатирларга чыгып качар.

Бүлмәнең төрле почмакларына берничә лавр яфрагы куеп чыгыгыз. Шәхси йортта торсагыз, урамда да өй тирәли лавр яфраклары куеп чыгарга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100