Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдән чыгарга куркам», яки суык иртә

Кайбер районнарда һава температурасы 40 градустан түбәнрәк булган.

news_top_970_100
«Өйдән чыгарга куркам», яки суык иртә
Социаль челтәр

Бүген иртән социаль челтәрләр гидрометеорология үзәгенә әйләнде. Төп яңалык — урамда нык салкынайткан. Шул рәвешле күпләр градусник, машинадагы температура күрсәткече, телефондагы һава торышы кушымталары фотоларын урнаштырды. Иртә салкын булу сәбәпле иң актуаль сораулар: машина кабындымы һәм балалар мәктәпкә/балалар бакчасына барамы? Социаль челтәрләрдәге фотолар буенча урыны белән һава температура -40 градуска җиткән.

Җырчы Эльвира Хамматова да Инстаграмдагы сторисында «Салкын. Балаларыгыз мәктәпкә бардымы?» — дип сорый.

Илмира Нәгыймованың балалары да бүген мәктәпкә һәм балалар бакчасына бармаган. «Иртән тордык, ашадык-эчтек киендек, садикка, мәктәпкә чыгарга әзерләнәбез, машинаны кабыздым, Ватсапны ачып карасам, анда берсе дә килми икән. Без дә бармадык инде. Чыннан да хәтерлим, температура 25 градустан түбән булганда үзебез дә мәктәпкә йөрми идек, бик тә сөенә идек», — дип искә ала җырчы.

«Күп кенә машина йөртүчеләр өчен машиналары кабынса сөенч булыр. Шуңа күрә йокыдан уяндыгыз икән, тиз генә машинаны җылытыгыз, ә кемнәр тәпи-тәпи, автобуста бара, җылырак киенегез», — ди Булат Бәйрәмов. Аның Инстаграмы 32 градус салкынны күрсәтә.

«Кызык-мызык» сәхифәсен алып баручы Илназ Габидуллинның салкыннан керфекләре бәсләнгән: «Эшкә метро белән генә барырга булдым, Машинаны кабызып торасы килмәде», — дип сөйли ул.

Рифат Зарипов төнлә Әлмәттән кайткан, анда һава температурасы -30 градусны күрсәткән. «Кайтып барабыз, хәтта тәрәзәләр катты», — ди ул.

Гөлназ Сәфәрова: «Мин өйдән чыгарга куркам», — дип язып куйган.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров та 32 градус салкын булуны күрсәткән.

Тамада Гөлүсә Ахунова Арчада 40 градустан артык салкын булганны чыгарган.

Диләрә Илалетдинова инстачылардан: «Өшедегезме эшкә барганда?» — дип сорый.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100