Өйдә бала тапкан хатын-кызлар: «Сабыемны иремнең алдына утырган килеш тудырдым»
Элек хатын-кызлар баланы өйдә, басуда, мунчада тапкан. Бу турыда без әсәрдән укып, әбиләр сөйләгән тарихлардан беләбез. Ул, нигездә, мөмкинлекләр булмау белән бәйле. Хәзер исә яшь хатын-кызлар арасында баланы өйдә табарга теләүчеләр еш очрый. Ул ни белән бәйле? Өйдә бала табу ничек уза? Җаваплар «Интертат» язмасында.
Казанда яшәүче Наилә (исеме үзгәртелде) ике баласын да өйдә тапкан. Икенче баласына әле бер ай да юк.
«Бер генә бөртек курку хисе булса да, өйдә табарга ярамый»
Баланы өйдә табу теләге кайчан барлыкка килде?
Миңа бик еш бала табу йортындагы көчләү турында ишетергә туры килде. Бала тапканда хатын-кыз үзе теләмәгән бик күп әйберләрне эшли. Бала табу бит ул бик интим процесс, ул — ир белән хатын мөнәсәбәте. Акушер, гинекологлар бик зур басым ясый. Гинекологик көчләүнең нәрсә икәнен мин кыз вакыттан ук белдем. Алардан төрле сүзләр ишетергә була: «Кычкырма! Авызың яп, ирең белән ятакта кычкырырсың». Бөтен табиблар да андый димим. Хатын-кызга карата андый караш булырга тиеш түгел. Мин бары тик өйдә генә табам дигән позициядә тормадым, төрле вариантларны, бала табу йортларын өйрәндем. Мин бала тудыру йортында бала табуга каршы, дип чыкмыйм. Хатын-кыз: «Мин бары тик өйдә генә табам, хастаханәгә аяк та басмыйм», — дип манифест белдерә икән, димәк, хастаханәгә барырга кирәк. Ирем мине аңлады.
Ул куркып калмадымы?
Юк. Аңлыйсыңмы, өйдә бала табу — зур җаваплылык. Үзеңнең организм, тән турында бик күпне белергә, җентекләп әзерләнергә кирәк. Бала табу процессы дөрес сулау гына түгел бит. Кайсы вакытта организмда нинди процесс баруын аңларга, тоярга, ишетергә кирәк. Бала табу йортында бала табу да зур җаваплылык, хатын-кыз белән ир-атның җаваплылыгы, ә бу очракта ул өч тапкыр зуррак.
Нидер тиешенчә булмас, авырлык килеп чыгар дип курыкмадыңмы?
Юк. Бер генә бөртек курку хисе булса да, өйдә табарга ярамый. Хатын-кыз баланы таба алмаячак. Гормоннар ягыннан караганда бала табу процессы бик четрекле мәсьәлә. Иң мөһиме — окситоцин — тынычлык, шатлык гормоны, бала тапканда хатын-кызга бик рәхәт булырга тиеш. Безнең тән баланы ничек табарга кирәклеген табигатьтән белә бит. Ул сулау процессы кебек, без бит сулыш алганда аны ничек эшләвебез турында уйламыйбыз. Шуның өчен үзебезнең тәнгә ышанырга һәм бик тырышып әзерләнергә кирәк. Мин җаваплылыкның нинди дәрәҗәдә булуын аңладым.
Бик тырышып әзерләнү нәрсәдән тора?
Әлбәттә, анализлар бирү, аларны аңлау, дөрес физик күнегүләр ясау. Органнарның торышы дөрес булырга тиеш, аны тикшерергә кирәк.
«Бала тапканымны сизмәдем дә»
Беренче баланы табу процессын искә төшерик әле. Нинди хисләр кичердең? Ничек әзерләндең?
Мин үземнең бала тапканымны сизмәдем дә. Миңа рәхәт иде, ирем белән бергә булдык. Тулгакларым башлангач, без кибеткә бардык. Аның күпме буласы билгесез иде, тик мин бик тыныч булдым. Әгәр шул вакытта хастаханәгә киткән булсак, ул тынычлыкның эзе дә калмас иде. Миңа ярдәм итүче хатын килде. Ул иремә бик дөрес сүзләр әйтте: «Без синең белән хәзер хатын-кызга буйсынабыз. Барысын да ул теләгәнчә эшлибез», — диде. Миңа рәхәт, җылы иде, үз ятагымда яттым. Миңа хәзер бала табасың дип әйтмәсәләр, уйламас та идем. Өйдә туган бала нык аерыла, чөнки гомеренең беренче секундларын әнисе янында үткәрә, аны үлчәргә, укол ясарга алып китмиләр. Беренче сәгатен бала әнисенең күкрәгендә үткәрергә тиеш. Минем бала еламады, курыкмады. Ул эчтә караңгыда һәм тынычлыкта иде, тышта да шундый ук мохиткә килеп эләкте, аны беркем дә тимер үлчәүгә салмады.
Баланы өйдә табарга карар кылу табибларга ышанмау белән бәйлеме?
Юк. Бары тик мин үземне бик яратам. Мин шулай теләдем, миңа салкын караш кирәк түгел. Миңа рәхәт, тыныч булсын, ирем янымда булсын — мин шулай телим. Өйдә бала табу бик рәхәт процесс, тамчы да стресс юк. Беренче секундларга хатын-кызның баласын алып китәләр икән, ул курка. Мәсәлән, аюның баласы туа ди, ә баласы юк. Ул бит аны әле генә тапты. Ана аю нәрсә тоя? Баласын ерткычлар ашаган дип уйлый. Хатын-кызның баласын алып киткәч тә, тән аңламый, ул бит әле генә тапты, нәрсә булган? Негатив уйлар барлыкка килә, шуның нәтиҗәсендә бала тапканнан соң депрессия була. Бала табу секс кебек үк интим процесс. Ир-атка тулысы белән ышанмасаң, бала табу процессы авыр була.
Ир-атны ничек әзерләргә?
Ул инде мөнәсәбәтләрдән тора. Үзенең иренә тулысы белән ышанмаган хатын-кызларны кызганам. Ул безнең уртак бала һәм без генә карар кабул итәбез. Хатынын яраткан ир-ат аның курку хисен юкка чыгару өчен барысына да әзер. Ир-ат әзер түгел икән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган хатын-кызлар бар. Әни, апа-сеңел белән бала табарга була.
Әти-әниең өйдә бала табуны ничек кабул итте?
Башта мин бик тыныч кына аңлаттым. Мөмкин булган кадәр ахыргача өйдә булачакмын, дидем. Әнкәйгә өйдә бала таптым дип хәбәр иткәч, ул шок хәлендә иде, әмма көтеп алган беренче онык туу шатлыгы башка уйларга урын калдырмады. Бик шатландылар. Икенче баламны өйдә табуыма инде тыныч карадылар. Әнкәйне дә чакырырга теләгән идем, әмма мин бала табуымны сизмәдем, ул чыга башлагач кына аңладым.
«Тагын бер баламны мунчада табар идем»
Үзем бала табу процессын күргәнем булмагач, телевизор, интернеттан күргәннәр буенча гына фикер йөртә алам. Анда хатын-кыз бик авыр хәлдә була, газаплана…
Ул дөрес түгел. Хатын-кыз аркасына яткан килеш бала таба алмый. Тән җайлы торышта булырга тиеш. Мәчене тәпиләрен өскә күтәреп яткырып куегыз да, әйдә бала тап дип әйтегез. Ничек тапсын инде?! Ул бары тик табибларга җайлы.
Нинди поза булырга тиеш?
Тән аны үзе сайлый. Чүгәләп утырасың, дүрт аякта торасың.
Син нинди хәлдә таптың?
Икенче балам бер тапкыр көчәнүдә чыкты. Бөтен юлны тиз генә узды. Мин иремнең алдына утырган (тезләрендә) килеш таптым. Беренче баланы тапканда да шулай утырдык, ул бик җайлы. Унитазда утырган кебек бит инде.
Әбиләреңнең өйдә бала табу тәҗрибәсе булганмы, сөйләгәннәре бармы?
Минем якын туганнар советлар чорында яшәгән, ул вакытта өйдә бала табу ахмаклык дип саналган. Аларга кадәр буын өйдә, мунчада, басуда бала тапкан. Бала тапкан хатынның хәлен белер өчен һәркөнне башка хатын-кызлар килгән, йорт эшләрендә ярдәм иткәннәр. Хәзер шундый куркалар. Нигәдер бала табуны ниндидер авыру яки диагнозга тиңлиләр. Ул киресенчә, сәламәтлеккә тиңләнергә тиеш. Мунчада бала табу да кызыклы, мин тагын бер баламны мунчада табар идем.
Суда бала табучылар да бар дип беләм…
Әйе, бар, тик минем юеш буласым килми. Ничек тә табасың, тәнгә комачауламаска гына кирәк. Бездә дистәләгән тапкыр хатын-кызлар консультациясенә барасың, йөзләгән анализ бирәсең, аларны барып аласың, табибларга чиратта утырасың, аларга языла алмыйсың, йөз кәгазь җыясың… Эшкә йөргән кебек, нинди шатлык булсын анда, ул бик ялыктыра. Әйе, УЗИ, анализлар булсын, тик атна саен корсакны үлчәтергә табибка барырга нәрсәгә?!
Бала таба торган урынны ничек әзерлисең?
Ярдәмче хатын-кыз шуның өчен чакырыла инде. Ул, йокы урыны пычранмасын өчен, караватка пленка җәя. Бала тапкач, мин юынырга кергәч, тиз генә аны җыеп ала да, чип-чиста урын җәеп куя. Мин үземнең чиста ятагыма чыгып ятам. Анда тагын да кирәкле әйберләр бар инде, барысын да бер тартмага җыеп куясың да җайлы була.
Өйдә туган баланың үз-үзен тотышында ниндидер үзенчәлекләр бармы?
Аны туганнар да сизде: бала бик тыныч, барысын да аңлый, курыкмый. Бала әнисен сорап еламый, аның һәрвакыт янында булуын аңлый, чөнки ул беренче секундларда аерылмаган. Бала нигә елый? Ул: «Әни, мин сине югалттым, монда куркыныч», — ди. Яңа туган бала елый башлагач, гадәттә шатланалар, ә бала куркып елый ул вакытта. Бала барысын да аңлап кабул итә, — дип сөйләде ул.
«Башка хатын-кыз белән параллель рәвештә бала таптык»
Хәзерге вакытта Лаеш районында яшәүче Лилия Ханнанова — дүрт кыз әнисе. Олы кызына 8 яшь. Беренче баласын ул бала табу йортында тапкан, өчесен — өйдә. Башта ул беренче тәҗрибәсе турында сөйләде.
Мин бер хатын-кыз белән параллель рәвештә бала таптым, икебезгә бер акушер иде. Икебез дә креслога яттык, икебез арасында табиб тора. «Кайсыгыз беренче таба, әйдәгез», — диләр. Мин беренче булу өчен көчәнә, тырыша башладым, табиблар минем янга килде. Хәзер мин теге хатынга ни дәрәҗәдә авыр булган дип уйлыйм.
Беренче кызымны тапканнан соң янымда кеше юк иде. Бала минем янымда түгел иде. Бала тапкач күкрәгем сөт белән тулды, ә мин аны ашата алмадым. Икенче көнне ирем килде, миңа шундый моңсу иде, еладым, бөтен җирем авырта. Хәзер барысын да искә төшерәм дә, авыр булып китә. Өйгә кайткач та, баланы ничек ашатырга белмәдем, ул инде шешәгә ияләнгән иде, ә күкрәкне имә белми.
Өйдә бала табу турында кайдан белдегез?
Әниләр төркеменә тәҗрибә уртаклашырга йөргәндә кызлар сөйләде, кем үзе шулай теләгән, кемнең шулай килеп чыккан. Шуннан мин уйлана, өйрәнә башладым, хатын-кызлар белән аралаштым. Ирем ул карарны тыныч кабул итте. Минем ике әбием дә өйдә туган. Ул вакытта балалар еш үлгән дип сөйлиләр, анда анализларны тикшерү булмаган бит инде. Хәзер бөтен анализларны тикшереп торалар, әлбәттә, һәрвакыт икенче вариант бар — бала тудыру йортына китү. Теләк белән генә булмый, сәламәтлек ягыннан мөмкинлек булмаса, өйдә табып булмый.
«Икенче, өченче баланы тапканда олы кызым янымда иде»
Бала табу процессы ничек булды?
Әйдәгез, соңгысы турында сөйлим. Бала тормышка салмак кына килеп керә, стресс булмагач, тормыш икегә бүленми. Бала табарга әзерләгәндә миңа ярдәм итүче хатын килде, әни еракта иде, бала табуымны күрү аның өчен стресс булыр иде. Иртән торгач: «Мин бүген табармын кебек», — дигәч, ирем минем өчен барлык шартларны булдырырга тырышты: караңгылык, тынычлык.
Өйдә тапканда хатын-кыз үзенә җайлы торышны сайлый дип аңлыйм, сез ничек таптыгыз?
Әйе, анда җайлы позада буласың, әмма ярдәм итүчеләр дөрес юнәлеш күрсәтә. Өченче баламны бала тудыру өчен махсус урындыкта таптым. Икенче һәм дүртенче баланы дүрт аякланып таптым. Ирем мине тотып торды. Ул караватка утырды, мин аның аякларын кочакладым, битем белән корсак астына терәлдем, тезләнгән идем, ярдәм итүче хатын баланы каршы алды. Мин үзләре генә «соло» бала табучыларга шаккатам. Мин алай булдыра алмас идем, янымда ярдәм булуым сизәргә телим.
Балаларда аерма бармы?
Беләсезме нәрсә бар, беренче баламны беренче секундларда ук күкрәгемә куймагач, мин аны кирәк кадәр ярата алмадым, мин җитмәдем кебек. Хәзер аңа барысын да сөйлим, мин һәрвакыт яныңда, дип аңлатам. Балаларның ашавында аерма бар. Беренче кызым бик нәзберек, чөнки беренче ризык буларак минем сөтне ашамаган. Икенче, өченче баланы тапканда ул минем янымда иде. Соңгысында гына балалар өйдә булмады, мин үзем шулай теләдем.
Балалар курыкмадымы?
Балалар минем янга чабып килә дә, минем игътибар аларга күчә һәм бала табу процессы сузыла, шуның өчен аларга мультфильм куя идек.
«Һәрвакыт догада булдым»
Күршеләр бер сүз дә әйтмәдеме?
Юк, өйдә бала табу берөзлексез кычкыру дигән сүз түгел бит, бары тик ыңгырашасың, чагыштырып карасак, секс вакытындагы кебек ыңгырашу була. Куркыныч түгел.
Әти-әниләрегез ничек карады?
Беренчесе турында, тапканнан соң гына өйдә тууын әйттек. Аннан соң бала тудыру йортына язылдыңмы дип сорашып тордылар. Ничек булыр дип, ул турыда бик сөйләшмәдек. Без аларга алдан әйтмәдек, чөнки үзләре бала табу йортында гына тапкан буын, куркып торырлар иде.
Аллаһы Тәгаләгә ышану артамы?
Һәрвакыт догада булдым. Барысы да әйбәт булсын дип сорадым. Аннан башка булмый.
Табибларны өйдә табуыгыз турында кисәттегезме?
Мин бала тудыру йортына соң гына «учетка» баса идем. Акушеркага өйдә табарга теләвемне әйттем. Мин мөдир янына кердем, анда табиблар җыелган иде. Дүртенче бала белән аерым категориягә керәсез дип аңлаттылар, үзем теләгән бала табу йортына юллама бирделәр, мин каршы килмәдем, анда теркәлдем. Анда табармын дип вәгъдә бирмәдем. Әлбәттә, ниндидер авырлыклар булса, анда бара идек. Соңгы баланы тапканда 42 атнадан артык йөрдем. Башта куркып калган идем, кыш көне барлык процесслар да акрыная, мин шуның белән дә бәйле дип уйлыйм.
«Өйдә бала табу бала өчен куркыныч»
Өйдә бала табуга карата табибларның да фикерен беләсе килде. Казанның Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Матбугат хезмәте сәркатибе Валерия Белова белгечләр җавабын җибәрде.
Ел саен Республика клиник хастаханәсенә өйдә бала тапкан унбишләп хатын-кыз килә. Кайвакыт ул сан зуррак була. Гадәттә, дини карашлар белән бәйле рәвештә, төрле дин вәкилләре булган хатын-кызлар өйдә бала таба. Республика клиник хастаханәсе белгечләре өйдә бала табуга кискен негатив карый. Өй шартларында балага һәм әнигә кирәкле ярдәмне күрсәтеп булмый. Стериль шартлар, бала өчен температура режимын өйдә булдыру мөмкин түгел, шулай ук әни кешегә терапия ясап, кан агуны туктатып булмый. Менә бер мисал.
Ашыгыч ярдәм хезмәте шалтыратты: «Өйдә бала тапкан, әнисе күп кан югалткан, балага реанимация кирәк — алып киләбез», — диләр. 6 сентябрьдә көн уртасында перинаталь үзәккә 24 яшьлек әнине һәм баланы алып килделәр, икесе дә авыр хәлдә иде. Ике сәгать элек өйдә дүрт килограммлы бала туган. Нигә ул өйдә тапкан, нигә ашыгыч ярдәмне соң чакырткан — сораулар күп иде. Ул вакытта алар турында уйларга вакыт булмады.
Бала суламый, йөрәк тибеше бик сирәк. Неонатолог һәм реаниматологның вакыты аз иде. Реанимациядә яңа туган балалар бүлеге табиблары бер сәгатьтән артык бала өчен тырышты. Аның тән температурасы 30 градуска җитте. Баланы мониторларга, үпкәне ясалма вентиляцияләү аппаратына, термокостюмга тоташтырдылар. Унсигез сәгатьтән соң баланың тән температурасы 36,6 градуска җитте, тик хәле авыр иде әле. Бала исән калсын өчен тырыштылар.
2,5 литр кан югалткан әнине шунда ук реанимациягә алып керделәр. Күп кан югалту һәм стериль шартлар булмау нәтиҗәсендә хәле авыр иде. Хәле әйбәтләнгәч үк ул улын күрергә теләде. Әти-әни көн саен бала янына килеп йөрде, уллары үлем белән яшәү арасында иде. 17 сентябрь көнне генә бала үзе сулый башлады, дәвалау дәвам итте. Моның баланың организмына йогынтысы булырмы — билгесез. Ул үсеш дәверендә билгеле булачак. Яңа туган бала шундый шартларга эләгә, яшәү өчен куркыныч шартлар дип әйтергә кирәк.
Истә тотыгыз: өйдә бала табу хатын-кыз өчен куркыныч, бала өчен тагын да куркынычрак, — дип җавап бирделәр матбугат хезмәтендә.
Өйдә бала табарга карар кылган хатын-кызларның батырлыгына һәм җаваплылыгына да шаккатам, төрле хәл була ала дип тә уйлыйм. Барысын да энәсеннән җебенә кадәр белгән, тикшергән, аңлаган, хастаханәгә бару вариантын уйлаган, янда ярдәм күрсәтерлек белгеч булган очракта, тагын күп тапкыр барысын уйлагач, өйдә табып буладыр, бәлки. Тик «өйдә бала табу хәзер модада» дип эшләү бернинди кысаларга да сыймый. Әмма шул ук вакытта ул күпмедер дәрәҗәдә «модага» кереп бара дип әйтергә кирәк.