"Өйдә бәби таптырырга туры килде": авыл фельдшеры ниләр күрми?
Мәктәп тәмамлагач, күп кенә кызлар-егетләр үз хыяллары буенча түгел, ә әти-әниләренең теләкләре һәм мөмкинлекләре буенча укырга керә. Беренчедән, әти-әнинең баласын киләчәктә кем итеп күрәсе килә һәм янчыктагы акча кая керергә җитә. Өстәвенә, сайлаган һөнәрнең ил-көн алдында дәрәҗәле булуы да кирәк. Ә баланың хыялларына күңел түрендә яшеренеп тә калырга мөмкин.
Интертат электрон газетасы төрле профессияләр белән таныштыруны дәвам итә. Без җырчы һәм сыер савучы һөнәрләре турында язган идек инде. Бу юлы сүзебез авыл фельдшерлары хакында.
–Үзем гомере буе кибеттә эшләдем. Сатып алучыларның төрлесе бар. Һәрвакыт синең хезмәтеңнән риза булып тормыйлар. Шуңа күрә кызларымның икесенең дә игелекле һөнәр – медицина юнәлешендә белем алуларын теләдем. Олы кызым минем сүзне тыңлап кына 5 ел буе укыды да, дипломын алып кайтып өстәлгә куйды. Әни менә, син теләгән диплом, укыдым, кызыл дипломга тәмамладым. Әмма беркөнгә дә хастаханәгә эшкә барачак түгелмен, – диде. Һәм тәрҗемәче буенча курслар узып, бүгенге көндә Төркиядә тәрҗемәче булып эшли. Икенче кызым, медицина көллиятендә фельдшерлыкка белем алды. “Ашыгыч ярдәм”дә эшли. Хезмәтен бик яратып, намус белән башкара. Өстәмә, түләүле курсларга йөреп, массаж ясарга да өйрәнде, – дип сөйли күршем Шәмсия апа.
Мин бүген табибларның “сеңелләре” – фельдшерлар, бигрәк тә авыл җирендә эшләүче фельдшер хезмәтенең уңай һәм тискәре якларын барлап карарга булдым.
Нәкъ менә фельдшер авыруны беренче булып кабул итә, беренче ярдәм күрсәтә. Диагноз куя, ярасын бәйли, кан басымын үлчи, авыртуны баса торган дару бирә. Әлеге белгечлеккә ия булган кешенең ярдәмчеллек сыйфатларыннан тыш, нервлары нык, курку белмәс, тәвәккәл булуы да мөһим.
Авыл җирендә фельдшер булып эшләүнең уңайсыз яклары:
– укыганда бик күп укырга, ятларга кирәк. Эшли башлагач та, белемеңне арттырып, үз өстеңдә эшләү мөһим. Ә авылда сарайдагы сыерны да вакытында савасы, печән әзерлисе, тавык-чебешне дә карыйсы бар... Бу уңайдан шәһәрдә фельдшер булып эшләүчеләргә җиңелрәк.
–авыл фельдшеры булсаң тынычлап йоклый да, ашый да алмыйсың. Кайчан, кайда, кем нишләр микән, дигән борчу төн йокыларын качыра;
–ял вакытында да тынычлап ял итә алмыйсың. Кышкы салкын, язгы-көзге пычрак, көн яки төнме, бәйрәм яки мунча керәсеңме чакыруларга чыгып китәсең;
–үз өстеңдә җаваплылык зур. Берүзеңә хирург, терапевт, балалар табибы, гинеколог психолог кайчакта нарколог та булырга туры килә;
–авырулар белән бергә чирләп, бергә тереләсең;
–төп эшеңнән тыш, балалар бакчасы, мәктәп, клуб һәм башка җәмәгать урыннарында төрле авыруларга каршы профилактик сөйләшүләр алып барырга, чаралар уздырырга кирәк;
–кайчакта хирургия эшенә һәм бала таптырырга да әзер булырга тиешсең;
–каннан курыксаң, үлектән җирәнсәң, әлеге белгечлекне сайламавың хәерлерәк. Тормыш булгач, төрле хәлдә яшәүчеләргә дә ярдәм күрсәтергә туры киләчәк.
–хезмәт хакы аз;
–дарулардан аллергия булуы ихтимал;
–күңелендә әрнү-сагышлар булса да, авыру янында күтәренке кәефтә булырга тиеш;
–кунакка барсаң да, сиңа чирләре турында сорашып аптыратачаклар;
–“Белергә тиеш!” дигән катгый таләпләр, негатив фикерләр дә еш ишетергә туры килә;
–ялгышып, кеше сәламәтлегенә аз гына зыян килсә дә, хөкем итәргә мөмкиннәр.
Авылда фельдшер булып эшләүнең уңай яклары:
–югары белем таләп ителми, училище, көллият белеме дә җитә. Димәк, бердәм дәүләт имитиханы тапшырып торасы юк.
–белемеңне арттырып, хезмәт баскычында югарыга күтәрелергә мөмкин;
–эш урыны чиста, пөхтә, җылы, барлык уңайлыклар бар;
–эшкә җәяүләп тә йөрергә мөмкин. “Илтеп куй әле”, дип иреңне борчымыйсың, бензинга акча китми, өстәвенә җәяү йөрү файдалы;
–25 ел эшләгәч пенсиягә чыга аласың;
–авылда иң дәрәҗәле, хөрмәтле хатын-кыз;
–коллективта эшләмисең. Димәк, күпмедер дәрәҗәдә үзеңә үзең хуҗа;
–халык рәхмәтенә ирешәсең;
–пакь һәм саф күңелле, шәфкатьле булганнары өчен ак чәчәкләргә һәм фәрештәләргә тиңлиләр;
– үз эшен җаваплылык тоеп башкаручы егет-кызлар бер кешенең генә түгел, бик күпләрнең тормышын коткара ала.
Саба районы Туктар авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фирдания Каюмова 33 ел авылдашларының сәламәтлеген кайгырта. Һәм хезмәте катлаулы, җаваплы булса да, бу һөнәрне сайлавына үкенми.
- Өйдә бәби таптырырга да туры килде. Бервакыт йөкле хатыным бәби табарга авырып китте. Язгы ташу вакыты, юллар начар. Бәби чыгарга тора, хастаханәгә барып җитәргә өмет аз. Шуннан каената өйнең миченә ягып җибәрде, су җылыттык, әти буласы пеленкаларны кайнарлап, үтүкләп тора. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән бик җайлы тапты, очып кына чыкты ул бала. Кендеген кисеп, хастаханәдәгечә бөтен шартына туры китереп эшләргә тырыштым. 2 килограмм 600 грамм авырлыкта булды. Ул кыз үзе хәзер ике бала анасы.
Исерекләр белән дә эшләргә туры килә. Алар янында табиб кына түгел, психолог та булып уйлыйсы. Бервакыт бер ир-егетнең исерек хәлдә ялгыш пыялага венасы киселгән. Ишегалды тулы кан, үзе шок хәлендә утыра. Хастаханәгә алып китттек. Юлда барганда гына машина йөртүчеләрнең дә салмыш икәнлеген абайладым. Исән-сау барып кайттык, икенче көнне кулы киселгән теге ир, алдагы көнне әйткән ямьсез сүзләреннән гафу үтенеп, рәхмәт әйтеп килде. Хезмәте җаваплы булса да, авылларда фельдшерлар олыгаеп бара, кызлар курыкмасыннар, укырга керсеннәр. Тырышып укып, һәр әйберне өйрәнеп, үзләштереп барсаң, бер куркынычы да юк”, – дип сөйли Фирдания Каюмова.