«Язын – Тукай, көзен – Саҗидә»: Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар
«Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова», – дигән сүз йөри әлмәтлеләр арасында. Һәм бу сүзләр очраклы түгел. Ел саен октябрь аенда Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырыла.

15 октябрьдә Татарстанның нефть башкаласы Әлмәттә «Урсал тау», «Саубуллашу вальcы», «Тормыш, исәнме!», «Ах, җаныем Бибисара!» кебек җырларның авторы, шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары җыелды. Бу премия 2006 елда «Татнефть» һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Башта ул ел саен тапшырылса, соңгы елларда 2 елга 1 тапкыр гына бирелә.
Биредә тәҗрибәле язучылар гына түгел, ә югары уку йортларында, көллиятләрдә белем алучы, язучы буларак беренче адымнарын ясаучы студентлар да катнаша. Аларга бирелә торган бүләкләр саны күбрәк тә әле.
Хәзер әдәби премиянең күләме – 150 мең сум, ул өч язучыга тапшырыла. Шулай ук өч кешегә 75 мең сум кызыксындыру бүләге буларак бирелә. Һәм 10 студентның һәрберсенә 60 мең күләмендә (бер мәртәбә) стипендия түләнә. Гомуми приз фонды – 1 млн 275 мең.
Татар халкының «Анна Ахматовасы»
Көзге шигърият бәйрәме лауреатларга бүләкләр тапшыру белән генә чикләнми. Көндез язучылар һәм премия ияләре Саҗидә Сөләйманова бюсты янына җыелып, шигъри митингта катнаштылар, шагыйрәне искә алып, җылы сүзләр әйттеләр, каберен зыярат кылдылар.
Кичен бәйрәм Әлмәт татар дәүләт драма театрында дәвам итте. Тантанага килүче кунаклар арасында танылган шагыйрьләр һәм язучылар Марсель Галиев, Газинур Морат, Рифат Сәлах, Нәбирә Гыйматдинова, Лилия Гыйбадуллина, режиссер Александр Далматов бар иде.
«Саҗидә апа – бик зыялы, сүзен үлчәп сөйләшә торган ханым иде. Шундый бөек ханымның исемендәге премия булу – бик зур дәрәҗә. Ул ирләрчә саллы итеп яза белде, аның җәмәгате Әдип абый Маликов хәтта бераз юашрак та яза иде, ә ул аны үзе артыннан ияртеп, көчлерәк язарга рух бирде», – дип сөйләде Марсель Галиев.
Марсель Галиев
Премиянең быелгы лауреаты, шагыйрә Рифә Рахман да шагыйрәнең үз заманында ир-атлар белән бергә, алгы сафларга басып иҗат итә алу көчен ассызыклады.
Традиция буенча тантана үзенчәлекле театральләштерелгән күренеш белән ачылды. Ул мәхәббәт турында иде. Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның мәхәббәт тарихы...
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиаты, шагыйрә Алинә Хәбибуллина әйтүенчә, Әлмәт театры Саҗидә Сөләйманова премиясенә гел үзенчәлекле тамаша әзерли һәм бер дә кабатланмый, аның тормыш юлын төрле яклап күрсәтә.
Әдип белән Саҗидәнең мәхәббәт тарихы
Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовның язмышы – үзе бер роман. Аларның беренче очрашуы узган гасырның 30 нчы елларында Башкортстанның Тәтешле якларында була: 13 яшьлек Әдип мәктәп клубында биюче зәңгәр күзле, кояш чәчле кечкенә кызга – Саҗидәгә игътибар итә. Еллар үтә, балачак хатирәләре йөрәк түрендә саклана. Һәм менә язмыш тагын аларны очраштыра: Әдип яшь укытучы булып авыл мәктәбенә кайта, ә Саҗидә – инде чибәр, җитлеккән укучы кыз.
Әмма сугыш аларны кабат озак вакытка аера. Әдип фронтка китә, Сахалинда хезмәт итә, ә Саҗидә колхоз кырларында эшләп, гаиләсенә ярдәм итә. Гаделша Сөләймановны «халык дошманы» дип игълан итү гаиләне авыр сынаулар кичерергә мәҗбүр итә. Шулай да Саҗидә үзендә түземлек һәм көч таба, укытучы булып эшли башлый, ул вакытта Әдип Мәскәүдәге Горький исемендәге әдәбият институтына укырга кергән була. Бер-берсен ерактан сагынган ике кеше хатлар аша аралаша башлый. «Сөембикә» журналында чыккан хатларның кайбер өзекләрен биредә дә беркетәм.
«Исәнмесез, Саҗидә! Кайчакта шулай үткәнне хәтерлисең, һәм күз алдыннан, экрандагы шикелле, таныш йөзләр чагылып үтә. Менә шулар арасыннан бер кешегә – сезгә багышлап хат язуым булды… Үземнең тормышлар бер көйгә, студентларча гомер үткәрәм. Лекцияләр тыңлыйбыз, күңелсезрәкләреннән качып чыгабыз да кинога китәбез (или шатаемся по Тверскому бульвару). Атна саен язучылар белән очрашу кичәләре булып тора. Үткән атнада Илья Эренбург белән очраштык. Нәрсәләр язуым белән кызыксынгансыз. Уфа газеталарына язышканым юк. Казанда чыккалый. 1948 елда «Сахалин язмалары» дигән кечкенә китабым да басылды. Янам, көям, эзләнәм – киләчәктә, бәлки, берәр рәте чыгар шунда. Хат көтәм үзегездән. Фоторәсемегезне җибәрегез, чынлап әйтәм, Саҗидә, ярыймы?.. Әдип. 30.09.50.»
«Бу хат барып җиткәндә Сезнең Яңа елны каршы алган вакытларыгыз булыр. Яңа ел белән котлыйм, Әдип! Бәхетле, көчле, шат күңелле булыгыз!
Беләсезме, Әдип, бер яктан, укытучы булу әйбәт. Ә икенче яктан – бик начар. Укучылар һәр адымыңны, хәрәкәтеңне күзәтеп йөриләр. Урамнан берәр егет белән узганыңны сизсәләр, алар аны җинаятькә саный. Узган шимбәдә беренче мәртәбә танцыга бардым. Кич буе бер яшь егет белән биедек. Һәм соңыннан мине озатып та куйды ул. Менә бүген кайда гына күренсәм дә, пышылдап сөйләшкәннәре ишетелә: «Ташбулат», «танцы» һәм башкалар. Ни дисең аларга? Укытучы неужели монашка яки «футлярдагы кеше» булырга тиеш?.. Саҗидә 25.12.50.»
«Мин сезне аңлыйм, Саҗидә. Ә сезнең «роман», бәлки, тәмамланып ук киләдер. Шулай да «аңа» булган тойгыларыгызны салкын баш белән тагын бер сынап карау артык булмас, минемчә. Йә, ни дип әйтим инде тагын? Ике мең километр ара һәм 12 ел вакыт аерып тора безне. Хәзер генә күрешеп сөйләшү мөмкинчелегебез юк. Әйе, бер-береңне күрми торып, уртак фикергә килү читенрәк. Саҗидә! Әгәр Башкортстанның ерак бер почмагында сезнең язмышыгыз үзегез теләгәнчә матур хәл ителә икән, нигә куркып торырга! Ләкин, үз бәхетен эзләүче егет буларак, мин башкача да фикер йөртергә хаклы: җәй көне күрешербез, аңлашырбыз, көтә аласыз икән – көтегез… Әдип. 19.01.51.»
«Исәнмесез, Әдип! Китәсе иде күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга! Тизрәк сезнең белән күрешәсе иде! Чит-ят һәм беренче танышлар кебек кенә булмыйча, якын дусларча, туганнарча… Шушы минутта ни теләгәнемне белсәгез иде: иң якын кешенең күкрәгенә башым куеп елыйсы иде бер. Ә ул дәшми генә чәчләремне сыйпасын иде.Сау булыгыз! 11 май, 1951 ел.»
«Саҗидә! Мин дә бит шундый кичерешләр, хыяллар белән янып яшим. Тормышта да, минемчә, без тиз арада уртак тел таба алыр идек... Саҗидә, поездга билет алгач, вагон номерын күрсәтеп телеграмма бирергә онытма. Без тебя Москва скучает. Приезжай скорее! Хәерле юл, Саҗидә! Әдип. 11.06.51.»
1951 елның июнь ахырында алар, ниһаять, кавышалар. Яшь гаилә башта бик гади шартларда яши, әмма бер чемодан белән башланган гомер бәхетле иҗат елларына әверелә. Соңрак алар Әлмәткә күченәләр. Әдип журналист, язучы була, Әлмәттә әдәби хәрәктне оештырып җибәрә, ә Саҗидә шагыйрә булып таныла.
Ләкин Саҗидә Сөләйманованың вакытсыз үлеме аларны аера, алар бергә 29 ел яшәп калалар (1926-1980 – яшәгән еллары – иск.авт.) Вафатыннан соң, ире әле озак еллар аның иҗатын барлау һәм бастыру белән шөгыльләнә.
«Саҗидә апа премиясе һәм стипендиясе аркылы безне очарга өйрәтә»
Чарада Саҗидә Сөләйманованың күп кенә шигырьләре җыр булып та яңгырады. Аларны Резидә Төхвәтуллина, Алмаз Хөсәенов һәм Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарды.
Бүләкләү вакытында Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча урынбасары Дания Нәгыйм Саҗидә Сөләйманованы бәхетле язучылар рәтенә кертте. «Саҗидә апа – иң бәхетле язучылардандыр. Аныкы кебек иҗатын зурлау һәм һәр елны искә алу – бик сирәк язучыларга тәти торган бәхет. Заманында Саҗидә апа иҗаты белән Әлмәтне зурлаган, ә бүгенге көндә Әлмәт Саҗидә апаның үзен һәм иҗатын бик зур биеклекләргә күтәрә», – ди ул.
Дания Нәгыйм
Төп бүләккә лаек булучылар:
- Ольга Иванова («Сад Саифа Сараи» тарихи романы өчен);
- Рифә Рахман («Синең җанга узсам...» шигырьләр җыентыгы өчен);
- Равил Сабыр (Әлмәт татар драма театрында куелган «Йорт» иммерсив спектакль-променадының пьесасы өчен).
Равил Сабыр
Кызыксындыру бүләген Лилия Жанти (Газизова), Эдуард Учаров, Марс Хафизов алды.
10 студентка, укудагы уңышлары һәм актив иҗат итүләре өчен, Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия бирелде. Алар арасында – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан Айзат Вахитов, Зилә Габдрахманова, Ихтыяр Кыямов, Ралинә Әделгәрәева, Аделя Госманова; Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән Эльвина Шакирова; Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятеннән Елизавета Бочкарева; Әлмәт дәүләт технология университеты «Нефть югары мәктәбе»ннән Александр Пуклаков, Василий Шатрилов; Әлмәт һөнәри көллиятеннән Владимир Шашанов.
Яшьләрне Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов елдагыча үзе бүләкләде. «Минем әнинең әсәре беренче тапкыр басылып чыкканда, аңа 33 яшь була. Яшьләр үзләрен шундый яшьтә үк сәхнәгә чыгулары һәм бүләкләүләре белән горурланырга тиеш. Татар теле һәм мәдәнияте югалмасын һәм сезнең йөзегездә саклансын иде», – дип теләде ул.
«Һәр кеше – ул кош, ләкин аларны кемдер очарга өйрәтергә тиеш», – дигән Саҗидә апа Сөләйманова. Һәм ул шушы премиясе һәм стипендиясе аркылы безне үзе үк очарга өйрәтә», – диде студентлар исеменнән Айзат Вахитов һәм оештыручыларга, кичәдә чыгыш ясаучыларга, шулай ук Филология институтында эшләп килүче «Әллүки» иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халисә Ширмәнгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.