Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар «Яшь ленинчы» газетасын искә ала: «Аның «Сабантуй» журналына әйләнүе хата булды»

news_top_970_100
Язучылар «Яшь ленинчы» газетасын искә ала: «Аның «Сабантуй» журналына әйләнүе хата булды»

Октябрь аенда «Яшь ленинчы» газетасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы бер гасырлык тарихның бер чорын – Роза Туфитуллова җитәкчелек иткән чорын – татар язучылары Язучылар берлегенең Тукай клубына җыелып искә алды. Бөтен шартын китереп – кызыл галстуклар белән.

Язучылар берлегендә үткән «Канат куйдың безгә, «Яшь ленинчы!» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә мин дә журналист буларак кына түгел, кайчандыр үзем эшләгән газета буларак килдем. Дөрес, башкарак чорда эшләгән журналист буларак. Чөнки мин редакциягә килгәндә, Роза Туфитуллова инде «Сөембикә» журналын җитәкли иде (ул эшләгәндә журнал исемен «Азат хатын»нан «Сөембикә»гә алыштырды. – авт.). Ә «Сабантуй»да баш мөхәррир Роберт Миңнуллин иде, соңрак ул депутатлыкка сайланып, икенче чакырылышында ТР Дәүләт Советында эшли дә башлагач, аны Ләлә Гыймадиева алыштырды, ә инде ул лаеклы ялга чыккач, аның урынына Айдар Гыймадиев килде. Роберт Миңнуллин эшләгән вакытта газета, исемен алыштырып, «Сабантуй»га әверелде. Айдар Гыймадиев эшләгәндә, җыйнак кына журналга әйләнеп калды. Сүз уңаеннан, редакциянең корректорсыз һәм «машинистка»сыз (элек язу машинкасында, соңрак компьютерда текстлар җыючы) калуы, бу эшләрнең журналистка йөкләнүе дә Айдар Гыймадиев җитәкләгән чорда булды. Бу редакцияләр алдына куелган гомумсәясәт булгандыр инде – журналист «үзе ура-суга-җилгәрә» торган комбайн булырга тиеш, янәсе. Ә Роза Туфитуллова баш мөхәррир булган 1973-1986 елларда редакцияләрдә корректор белән машинистка гына түгел, хәтта учетчик та булган. Хәзер Язучылар берлеген җитәкләгән халык шагыйре Ркаил Зәйдулла хезмәт юлының бер чорында, әйтик, учетчик булып эшләгән, редакциягә килгән хатларны исәпкә алып утырган, ягъни мәсәлән.

«Канат куйдың безгә, «Яшь ленинчы!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә, 100 еллык белән бергә, «Яшь ленинчы» редакциясендә байтак еллар хезмәт куйган шагыйрьләр Госман Садәнең 75 еллыгы, Нияз Акмалның 70 еллыгы уңаеннан да оештырылган иде. «Бу кичә Госман Садә белән Нияз Акмалов рухына да дога булып барып ирешсен», – диде язучылар.

Кичәнең кадерле кунагы – редакциядә озак еллар баш мөхәррир булган Роза Туфитуллова иде. Язучылар – рәхмәтле халык: аның кешелеклелегенә, иҗат кешесенең төрле чагын аңлый белүенә кабат-кабат сокландылар, дан җырладылар.

Роза Туфитуллова: «Бик дулкынланып килдем бу очрашуга, бик күп истәлекләр кузгалды. Без «татар баласы моны белергә тиеш» дигән фикердән чыгып эш иттек. «Яшь ленинчы» мәктәбе татар әдәбиятына безнең газета биргән бер хәзинә ул – тулы бер гвардия шагыйрьләр бирде. Бу безнең кечкенә газетаның иң зур эшләренең берсе булды, шулай булып калачак та. Әдәбият тарихында моны искә алмасалар да, бу шулай. «Яшь ленинчы» мәктәбе – ул шигърият белән бәйләнгән, талантларга канатлар кую урыны иде.

Газетада Саимә апа Ибраһимова эшләвен аерым әйтергә телим. Ул редакция өчен «везение» булгандыр. Ул белеме, әдәбиятны яратуы һәм кырыслыгы белән уникаль кеше иде. Гомере буе «Яшь ленинчы»да уникаль фотограф Николай Седов хезмәт куйды. Татарны шулкадәр яратып, аның нечкә җанын аңлап эшләде, гомерен безнең уч төбе кадәр газетага бирде. Бүген аның да искә алынуын телим. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Безнең газета татар дөньясы өчен зур эшләр эшләде. Ул союз күләменә чыккан газеталарның берсе иде. Ни кызганыч, исемен генә югалтмадык... Ләкин мин ышанам – балалар яратучы журналистлар тагын да табылыр дип уйлыйм. Нинди генә исем белән булса да, безнең татар баласына булган мөнәсәбәтебез матбугат булып сакланырга тиеш дип уйлыйм».

Кичәне алып баручы Ләбиб Лерон шулай ук төрле елларда «Яшь ленинчы» редакциясендә эшләгән Саимә Ибраһимова, Илгизәр Сәмигуллина, Рәйсә Яхина, Фоат Хәмидуллин, Фирая Бәдретдинова, Йосыф Вәлиәхмәтов, Сәйдә Зыятдинова, Фирая Маликова, Эльмира Шәрифуллина, Атлас Гафиятов, Фәридә Вагыйзова, Илсөяр Иксанова, Илгизә Садриеваларны искә алды.

Ркаил Зәйдулла: Мин «Яшь ленинчы»га 1985 елда килдем. 1 ел эшләгәч киттем дә. Чөнки мине эшкә Роза Туфитуллова алды, 1986 елда ул «Азат хатын»га күчте, баш мөхәррир булып Роберт Миңнуллин килде. 1 атна эшләгәч, мин «китәм» дип кердем. «Мин редактор буларак ошамыйммыни сиңа?» – ди. «Ошыйсыз, мин шабашкага – төзелешкә китәм», – дидем. Мине башта учетчик итеп алганнар иде, чөнки комсомолдан чыгарылган идем һәм авылдан «сөргеннән» кайттым. Беркая эшкә алмыйлар, Роза апа алды. Роза апа янына анда тибелгән, монда кыерсытылган кешеләр җыела иде. Андый традиция Роза апа киткәч тә дәвам итте.

Аннары пионер матбугатының пионерия бүлегенә килеп килеп эләктем, пионерия тормышы дип теңкәне корыта башладылар. Мин күбрәк фантазия белән яза идем. Саба районына баруым истә. Эзмә авылыннан комсомолга керергә килгән балалар белән күрештем. Кайткач, җәй көне көтү көткән малай турында яздым. Аның көтүдә йөргән чагын сагынып, төшләнеп ятуларын тасвирладым. «Кулы һаман камчы сабын эзләде» дип тәмамланган иде мәкалә.

Минем пионер тормышы турындагы мәкаләләрне бик уңышлы дип саныйлар иде. Татарстанда беренче пионер оешмасын төзегән Малкин дигән кеше булган икән. Беренче биткә шуның турында мәкалә кирәк, диләр. Мин беләм бит инде аның нәрсә әйтергә мөмкин икәнен, аның исеменнән яздым, һәм ул басылып та чыкты. Берничә көннән билгеле булды – мәкалә язылганчы ул үлгән икән инде. Шуннан соң Роза апа миңа ышанмый башлады – авторларга шылтыратып сорый. Гомәр Бәшировтан интервью алдым да телефоннан үзенә укыдым. Үзем язган идем инде, «шәп язгансың», диде. Роза апа аннан да шылтыратып сораган, ди. Шундый кешеләр эшли иде «Яшь ленинчы»да – мин бит инде алай итәргә кемнәндер өйрәнгәнмен.

Аннары әдәби бүлеккә күчтем, һәм Госман Садә белән бергә утырдык. Шактый тыныч кеше булса да, күңелендә ат йөртә торган кеше иде. Гаҗәеп шигырьләр яза иде. Аның шигырен укыйсым килә – рухына дога булып яңгырасын иде».

Нәсим Акмал: «Яшь ленинчы»да эшләгән еллары Нияз абыйның иң бәхетле еллары булгандыр. Ни өчен дигәндә, ул бит инде университеттан диплом ала алмыйча китте. Авылга барып эшләп кайтты, Казанга кайткач, аңа редакцияләрдә урын булмагандыр, республика матбугатына эләгү бик авыр иде журналистларга. Ул беркадәр вакыт Китап сөючеләр җәмгыятендә эшләп йөрде. Аралашкан кешеләре газета-журналларда эшләгәндә, үзе эшләмәгәч, күңеле дә кимсенгәндер. Ниһаять, «Яшь ленинчы»да эшли башлады. Роза Туфитуллова белән Госман Садә, йөрәкләрен бирердәй булып, абыйны коткарып калу өчен тырыштылар. Бөтен нәселебез белән Роза апага рәхмәт хисләре белән яшибез.

Мин ул вакыт студент идем, абый янына «Яшь ленинчы»га барып йөрдем. Сезнең барыгыз белән дә газета аша таныш идем. «Синең әле шигырең өлгереп җитмәгән» дигән хат килүдән дә бәхет юк иде инде. Абый янына килеп йөри башлагач, үзегез белән дә таныштым. Абый эшләгән урын минем өчен дә бер мәктәп булды. Редакция чыннан да кайнап тора иде. Ул газетада «Күңелле сәхифә» дигән сәхифә бар иде. И аның күңеллелеге! Зөлфәт абый, Мөдәррис абый, минем абый, ярыша-ярыша, балалар өчен юморескалар яза иде. Шушы фельетоннарны җыя алсак, хәзер дә гаҗәеп кызыклы булыр иде алар».

Камил Кәримов: «Без эшләгәндә һәр журналистка 6 район билгеләнгән, әле күрше-тирә өлкәләргә дә чыгарга кирәк. Буровойларда эшләп килгән кеше булгач, миңа иң ерак районнарны бирәләр иде: Актаныш, Яңавыл, Әгерҗе, Зәй һәм Мамадыш... Безнең «Яшь ленинчы»ның гонорары әйбәт иде: газетада материал чыкса – ярты зарплата. Без Вакыйф Нуриев белән үзебезнең ашханәдә ашаганны хәтерләмим дә. «Яшьләр үзәге» ресторанына кереп ашый идек. Чөнки җитә иде.

Анда килеп эләгүемнең сәбәбе Зөлфәт абыйга бәйле. Оренбургта бәхет эзләп йөргәндә, зур конверт белән газета килеп төште. Анда «Оренбург татарлары иҗаты» дигән баш астында Камил Кәримовның «Кояш белән куыштык» дигән шигыре чыккан. Зөлфәтнең хаты да бар: «Алдагы саннарда хикәяң дә чыга», – дигән. Шуннан соң, Оренбургта миңа нәрсә калган, дип уйладым һәм Казанга кайттым. Мине «Яшь ленинчы»га эшкә алдылар. Килеп керсәм – Зөлфәт утыра. «Сез миңа хат яздыгыз бит», – дим. «Бардыр инде, хәтерләмим. Без бит елга 16 мең хат язабыз», – ди. Язучылар берлеге съездлары докладларында төп урынны «Яшь ленинчы»да басылып чыккан әсәрләр алып тора иде. Шуңа да 16 мең дигәненә ышанам.

Бервакыт Зөлфәт кул көрәштереп карыйк, ди. Әйләндерде дә салды кулымны. Мин, печән чабып үскәннән, дигән идем, ул, язганнан, диде. Шушы зур шәхес гап-гади кеше булып кала иде. «Яшь ленинчы» ул язучылар газетасы иде. Горурланабыз. Исән чакта бер-беребезнең кадерен белик».

Вакыйф Нуриев: «И күңелле чорлар булган безнең тормышта! Гаҗәеп кешеләр! Шулар белән уен-көлке белән эшләүләр! Мәгънәле төрттерүләр! Үпкәләп йөрүләр һәм үпкәләрне онытулар! Мин «Яшь ленинчы»да эшләгән елларны гомеремнең иң бәхетле, иң матур, иң якты еллары дип саныйм. Нияз Акмалның шундый шигыре бар иде: «Яшь ленинчы» безнең балачакның ал байрагы булып барачак...мы? Әллә калачакмы? Ниязның үзеннән дә сораган булды. «Барачак»та , «калачак» та» диде. Барсын да, калсын да!»

Кичәдә Казан театр училищесы студентлары «Яшь ленинчы»да эшләгән шагыйрьләр Зөлфәт, Госман Садә, Нияз Акмал, Хәйдәр Гайнетдинов, Хәкимҗан Халиков, Илдар Юзеев, Фаил Шәфигуллин, Роберт Миңнуллин һәм башкаларның шигырьләрен укыды.

Ләбиб Лерон шигыренә язылган җырны Зөлфәт Зиннуров, Зөлфәтнең легендар «Һаман яратам» җырын Хәбир Ибраһим башкарды, Азат Тимершәех җырлады, Раил Садриев шигырь укыды. Ә Госман Садәнең 90нчы еллар хиты булган «Әссәламегаләйкүм» җырын Муса Маликов башкаруында аудиодан тыңладык.

Ләбиб Лерон: «Без бүген, булдыра алган кадәр, шәхесләребезне искә алырга тырыштык. Бүген күрсәтелгән фотолар ул чордагы фотоларның бер өлеше генә. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, саллы, җитди истәлекләр китабы чыгарырбыз. Насыйп әйләсә, бу кичәнең фотолары да җыентыкка керер. Саимә апа Ибраһимова да шундый истәлек китабы турында хыялланган иде. Монда без булдыра алган кадәр шәхесләребезне искә алырга тырыштык. Нияз абый белән Госман Садә рухына, башка олпат шагыйрьләребезгә хатирәләребез дога булып барып барып ирешсен! «Яшь ленинчы» чыннан да бик затлы газета иде. Зур язучылар «Яшь ленинчы»да чыгуны айлар буе көтеп йөри иде – Марсель Галиевләрнең истәлекләре бар. Анда чыгу – алар өчен зур мәртәбә иде. Күп язучыларның «Яшь ленинчы»да чыгу өчен генә балалар өчен иҗат иткән әсәрләре бар.

«Яшь ленинчы» безгә канат куйды. Ул – безнең яшьлегебез. «Яшь ленинчы»дан чыккан кешеләр берсе дә югалып калмады: әдәбиятта, мәдәнияттә тирән эз калдырдылар. Булдыра алган кадәр иҗат итик. Бәлки, Роза апа әйтмешли, «Яшь ленинчы» газетасы әле яңадан калкыр. «Яшь ленинчы» газетасының «Сабантуй» журналына әйләнүе зур хата булды. Газета булып чыкса, ул әле барган булыр иде».

Менә шундый җылы да, ихлас та, моңсу да кичә иде ул. Кайчандыр «Яшь ленинчы» аша әдәбиятка килгән һәм әдәбиятта калган кешеләрнең яшьлеген һәм җәмгыятьнең язучыларга хәерхаһлы булган чагын искә алуы иде бу. Редакциядә хатын-кыз шагыйрәләр дә эшләгән булса да, ирләрчә кичә иде бу. Иҗат иткән түгел, ирләр иҗатына хөрмәт белән караган хатын-кызларны зурлаган кичә иде.

Бу кичәдән язылган репортаждан, «Яшь ленинчы» хәзер юк икән, дигән тәэсир калмасын, бар ул. Чыга ул. Әйе, журнал булып чыга, әйе, башка коллектив чыгара. Зилә Хөснетдинова һәм ул җыйган команда бүгенге балаларны күздә тотып чыгара аны. Дөрес, кичәдә бүгенге коллектив та, газетаны журнал иткән Айдар Гыймадиев чоры да юк иде. Бик күп язучыларга хәрехаһлы булган, аларны үз канаты астына тупларга омтылган Ләлә Гыймадиева да килмәгән иде, ни кызганыч. Мин нәкъ менә Ләлә Гыймадиева эшләгән чорны, редакциядә Илдар Юзеев эшләгән, Шәүкәт Галиев килеп йөргән чорларны сагынып куйдым. Монысы инде, бәлки, бөтенләй башка тарихтыр…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100