Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар Тукай премиясенә 7 әдипне тәкъдим итә: «Берәү дә юк дисәк, нишләрсең?»

Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышында Тукай премиясенә һәм әдәби премияләгә намзәтләр күрсәтелде. Язучыларны Рузилә Мөхәммәтова күзәтте.

news_top_970_100
Язучылар Тукай премиясенә 7 әдипне тәкъдим итә: «Берәү дә юк дисәк, нишләрсең?»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегенең утырышлар залында елга бер аншлаг була – Тукай премиясенә һәм башка әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтелгәндә. Ягъни, Премиягә (Тукай премиясенә) һәм премияләргә (әдәби премияләргә) кандидатлар күрсәтүнең беренче этабы Татарстан Язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләре утырышында була. Әлбәттә, монда идарә рәисе катнашмый, утырыш беренче урынбасар Илсөяр Иксанова җитәкчелегендә һәм остаханә җитәкчеләре катнашында үтә. Бу утырышка бөтен язучылар да килә, кандидатуралар күрсәтә, башкалар күрсәткәнгә фикерен әйтә һәм, кул күтәреп, ачыктан-ачык тавыш бирә ала. Язучылар үзләренең яклаучылар командасын да алып килә ала. Әйтик, Гүзәл Әдһәмне якларга «Китап» радиосы вәкиле, шагыйрә һәм артист Гөлинә Шәйхи дә килгән иде.

Берлектә беренче этапны үтеп төзелгән исемлеккә Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләреннән тәкъдим ителгән кандидатлар да өстәлә. Бу зур исемлек Идарә утырышында әгъзаларның яшерен тавышы аша үтеп шактый кыскара, әлбәттә. Идарә аша үткән кандидатураны Берлек Тукай премиясен комиссиясенә тәкъдим итә.

Берлекнең утырышлар залында ирекле «рассадка»: кем кая тели – шунда утыра. Әмма ничектер, үзеннән-үзе, мәчетләрдәге аш мәҗлесләре шикелле, бабайлар – бер якка, әбиләр икенче якка туры килгән булып чыкты. Хәтта яклаучылары да очраклы гына шулай чыкты кебек: хатын-кызны – хатын-кыз, ирләрне ирләр яклады.

«Без бүген бик четерекле һәм бик мөһим мәсьәлә карыйбыз – Тукай бүләгенә һәм 5 әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим итәбез. Әдәбиятның әнкәсе – шигърият, дип әйтәбез бит инде – шигърияттән башларбыз», – дип, Илсөяр Иксанова сүзне Шигърият остаханәсе җитәкчесе Газинур Моратка бирде.

Газинур Морат: Үгезне мөгезеннән алырга кирәк, дип уйлыйм. Поэзиядә Тукай премиясенә лаек әсәрләр бармы соң, дип сораганда, турыдан-туры «бар» дип җавап бирәм. Бик зур шагыйрьләр бар! Аларның берсе, әлбәттә, Раниф Шәрипов! Раниф Шәриповның язмышын да, иҗатын да беләсез. Урын өстендә ятып 50 ел буе гаҗәеп әсәрләр тудырган сынмас рухлы шагыйребез. Бу җәһәттән һәм, гомумән, бар җәһәттән ул – Фәнис Яруллинның дәвамчысы. Мин бу олуг премиягә зур шагыйребез, бик зур шагыйребез Рәниф Шәриповны тәкъдим итсәм, сез ничек карарсыз, дигән уем бар.

«Бик хуп карарбыз», – дип куәтләп куйды Илфак Ибраһимов һәм, рөхсәт алып, сүз башлады.

Илфак Ибраһимов: Раниф Шәрипов дигән олы шагыйребез булуына барыбыз да горурланабыз. Мин – аның иҗатын бу бинада эшләгәндә дә ныклап күзәткән кеше, «Казан утлары»нда эшләгәндә дә барлык әсәрләрен укып бардым. Ни өчен мин аны Тукай премиясенә һичшиксез лаек дип исәплимме? Милли шигъриятне билгеләүдә поэма жанры аерылып тора, дип уйлыйм. Туксанынчы еллардан башлап шушы жанр үсте. Россиянең милли әдәбиятында үрнәк итеп куела торган шигъриятебез бар. Поэмалар язу буенча Раниф авангардта тора. Галимнәр сүзенә колак салсак, Тәлгать Галиуллинның «Казан утлары»нда 2019 елда басылган мәкаләсен генә уку да җитә. Галим аның «Эт урамы» поэмасына анализ ясый. Башка поэмалары турында Рафаэль Мостафинның фәнни мәкаләләре бар. Бу шагыйрьнең иҗаты үзенең олы бәясен алырга тиеш. Шәхес буларак та ниндилеген күрсәтү өчен, Тәлгать абый аның бүләкләр сорап йөрмәвен язып куйган. Быел Раниф Шәриповка 75 яшь тула. Быел бит әле – «Ватанны саклаучылар елы» да. Ул инде Ватанны саклаганда авырып китеп, шул еллардан бирле иҗади хезмәттә. Гаҗәеп кеше! Фәкать иҗат белән генә яши. Без аңа хәерхаһлы булырга тиеш. Ул инде үз иҗатына һәйкәл куйды, аны инде рәсмиләштереп, дәүләт бүләген бирә алсак, милләт алдында йөзебез ак булыр иде.

Газинур Морат: Раниф Шәрипов – бик билгеле кеше. Ул социаль челтәрләрдә шулкадәр актив, ул шигырь элеп куйгач, ду кубалар. Гадәттә бит халык шигырьне бик укымый. Ранифның шигырен барысы да укый һәм аңлый.

Камил Кәримов: Раниф Шәрипов – бик лаеклы шәхес. Ләкин Тукай премиясенә бер генә кандидатураны чыгарсак, татар әдәбиятының бүгенге көне турында сорау тудырыр иде. Шуңа исемлек булырга мөмкин. Без каядыр барсак, Тукайның «Туган тел»не җырлыйбыз. Тукай – «Туган тел» булып кына калмасын иде, аның турында һәрвакыт язып торырга, укучыга җиткереп торырга кирәк. Моны кем эшләргә тиеш? Моны бары тик язучы гына эшли ала. Галимнәр язган, бәлки, дәреслекләргә керәдер, ә инде проза белән язып бирсәң, меңнәр кулына бара, дигән сүз. Мин хәзер 70не узгач каләм тотарга куркам. 91 яшендә аек акыл белән яңа әсәрләр язып торган олпат язучыбыз бар – Марат Әмирханов.

Газинур Морат: 92 тула.

Камил Кәримов: Марат абыйның Тукай шәҗәрәсен әдәби әсәр итеп язуы яңалык булып калачак. Бу шәхесне без берничә ел Тукай премиясенә дә куеп карадык. Үзенең тыйнаклыгы аркасында, «и, ярар инде егетләр» дию белән... ул ким дигәндә 150 ел яшәргә килгән кеше кебек сөйләшә. Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә мин Марат абый Әмирханов исеме керүен бик теләр идем. Проза бүлегеннән алдан-арттан пышылдаучылар юк. Болар – күңелем сизүе белән әйтелгән фикер. Хәзер балалар әдәбияты остаханәсенә...

Залдан тавышлар: Кул күтәрәбезме? Күтәрик. Соңыннан бергә җыеп күтәрербез.

Илсөяр Иксанова: Проза буенча тагын кандидатлар бар...

Камил Кәримов: Оп-па... Мин әле...

Илсөяр Иксанова: Кайсыбыз әйтә?

Камил Кәримов: Бу бит безнең Рәфкать Кәрами (Камил абый алдында яткан саллы папкага карап куйды). Ул – әдәбиятны пропагандалап, Берлекнең пропаганда бүлеге директоры булып, зур язучылар үстергән кеше. Аның иҗатын беркем кабатлый алмый, чөнки ул үткән юлны беркем үтә алмый. Ул үз биографиясен шушы китапларга сыйдырган. Ул инде беренче тапкыр гына куелмый, монда безнең дә гаеп бардыр, бәлки. Тукай премиясенә бер генә кандидат куелмасын иде. Без нигәдер Хөкүмәт акчасын кызганып... Кызганмасын Хөкүмәт акчасын... татар язучысы – бик чыгымлы язучы түгел... китапларга әллә ни зур гонорарлар алмыйбыз, тиражы да әллә нәрсә түгел... Хөкүмәтне хәер сорап та борчымыйбыз. Шуңа күрә Тукай премиясен кызганмас дип уйлыйм. Икәү үтсә дә ярый, елына карап, өчәү үтсә дә ярый. Шуңа күрә Рәфкать Кәрами исеме кандидатлар исемлегендә кала.

Фирдәвес Зариф: Минем дә сүзем бар иде. Рәдиф Сәгъди иҗаты турында кыскача гына әйтәсем килә. Аның Татарстан китап нәшриятында һәм «Казан утлары» сериясендә чыккан китапларын һәм журналның үзендә дөнья күргән «Әлмираның хәтере ачыла» романын тәкъдим итәм. Рәдиф Сәгъди һәрвакыт тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп яза, геройларының прототиплары бар. Йөгерек матур тел белән яза, язганы җиңел укыла. Тагын бер мөһим сыйфаты – актуаль темаларны күтәреп, укучыны да, безне – язучыларны да уйланырга мәҗбүр итә. Алынган темасын белеп, җентекләп, кызыклы итеп яза белә. Кыскача гына шул.

Камил Кәримов: Монда казус була түгелме?

Вакыйф Нуриев: Бервакыт Рафис Корбан белән ниндидер казус булды. Идарә әгъзалары премияләргә дәгъва итә алмый, дип... Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм...

Рәдиф Сәгъди: Тукай премиясе керми анда. Тукай премиясе ул – синең гомерлек иҗатыңа бәя бирелү.

Фирдәвес Зариф: Әйе, анда бөтен иҗат алына.

Хәбир Ибраһим: Тукай премиясе керми анда, керми!

Фирдәвес Зариф: Кыскача сүзем шул иде...

Камил Кәримов: Без бер-беребезне яхшы беләбез, артык сүз дә кирәкме икән? Озакка китсә, әле ташлап чыгып китүегез дә бар. Исемлек зур.

Вакыйф Нуриев: Чираттагы сүз Рафис Корбан иҗаты буенча. Соңгы вакытта ул безне шаккатырды, сокландырды. Бер-бер артлы ничә роман! Бөтенесе – милләтебезнең күренекле кешеләре турында саллы-саллы әсәрләр. Җәлил, Алиш, Сәйдәш, Исәнбәт, Әхмәров... Монда шаккатмыйча мөмкин түгел. Ул үзе Алиш романын тәкъдим итә. Ул тәкъдим итми, миңа мөрәҗәгать булды. Шулай ук, «Рафис Корбан шигырьләре» дигән китабы Балалар әдәбияты остаханәсе аша тәкъдим ителә.

Камил Кәримов: «Рафис Корбанның «Рафис Корбан шигырьләре» китабы» дигән сүзләр Указда ямьсез күренә. Мин ул китабын кертмәскә кирәк дип уйлыйм. Неэтично.

Илсөяр Иксанова: Мин киресенчә уйлыйм. Чөнки Рафис Корбан – бик яхшы балалар шагыйре.

Камил Кәримов: Анысы шулай! Мин Указны күз алдына китерәм.

Рафис Корбан. Мин башкасын түгел, нәкъ шушы китапны күрергә телим.

Рәдиф Сәгъди: Җәмәгать, тагын бер исегезгә төшерәм – Тукай премиясе ул синең гомерлек иҗатыңа бәя. Монда 5 китабың да керергә может, 10 китабың да.

Вакыйф Нуриев: Рафис Корбанның «Алиш» әсәре дә, «Рафис Корбан шигырьләре» дә – икесе дә турыдан-туры балалар әдәбиятына карый. Тагын бер хат керде...

Камил Кәримов: Егетләр, кызлар... Шауламагыз әле...

Вакыйф Нуриев «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Гөлнара Хәйруллинаның кулы куелган «ачык хат»ны укыды. Хатта балалар язучысы Зиннур Хөсниярнең 2 китабын остаханә исеменнән идарәгә тәкъдим итүе үтенече язылган иде.

Камил Кәримов: Шундый ук хат проза остаханәсенә дә килде. Солтан Шәмси нидер әйтмәкче.

Хәбир Ибраһим: Хатлар кирәк тә түгел иде инде...

Солтан Шәмси: Монда Рафис Корбан турында башланган сүзне дәвам итмәкче идем. 5 ел эчендә Рафис Корбан 6 роман иҗат итте. Бу – безнең әдәбиятта күрелмәгән хәл. Башта ул балалар өчен өч дистәләп китап чыгарды. Шул китаплары белән балалар язучысы буларак танылды, хәзерге вакытта романист буларак танылды. Безнең алга шундый сорау килеп баса – Рафис Корбан романнарында тасвирлаган шәхесләр безнең замандашлармы әллә тарихи шәхесләрме? Романнар язылганчы, без аларны замандашларыбыз дип кабул итә идек. Хәзер, алар турында романнар язылгач, тарихи шәхесләр буларак безнең алга килеп бастылар. Минем кулда «Рафис Корбан – балаларга» дигән бик әйбәт китап. Бу китапка аның сайланма шигырьләре һәм 11 пьесасы кергән. Мин бу китапны да Тукай премиясенә тәкъдим итәргә дигән фикердә торам. Рафис Корбан моңа лаек, иҗаты зур.

Нәбирә Гыйматдинова: Без мәктәпләргә еш йөрибез. Кайсына гына килеп кермә – Рафис Корбан шигырьләрен укыйлар. Ул онытыла башлаган күпме шәхесне кире кайтарды!

Камил Кәримов: Заманында Язучылар берлегенә матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге бар иде. Нинди шәп бүлек иде! Миңа калса, хәзер шушы бүлек эшләсә, Алмаз Хәмзин анда лидер булыр иде. Ул да мәктәпләргә йөри. Ул безнең сатирик әсәрләр премиясен дә – Гамил Афзал премиясен – ялгышмасам, берничә ай элек кенә алды. Безнең шундый гел читтә кала торган шәхесләр бар. Алмаз Хәмзинның популярлыгы әллә кайчан премия алырлык иде. Аның «Биш татар» китабын алсак та... болай беркем яза алмый. Чөнки ул тамашачыны белә, тамашачы – иң актив укучы. Шуңа күрә Алмаз Хәмзинны Тукай премиясен кандидатлар исемлегенә кертүегезне сорар идем. Әйтмичә түзә алмадым. Алга таба киттек.

Илсөяр Иксанова: Тәкъдимнәр бетсә...

Рафис Корбан: Драматургиядән...

Драматургия остаханәсеннән тәкъдимнәр булмады. Залда Мансур Гыйләҗев та күренмәде. Нигәдер, ул да тәкъдим ителер дип уйлаган идем. Тавышка куелды: Илсөяр Иксанова берәм-берәм укып барды, язучылар кул күтәрделәр.

Рәниф Шәрипов

Марат Әмирханов

Рәфкать Кәрами

Рәдиф Сәгъди

Рафис Корбан

Зиннур Хөснияр

Алмаз Хәмзин

Газинур Морат: Саны әйбәт. 7 саны...

Камил Кәримов: 7 саны – әйбәт ул, «берәү дә юк бит, иптәшләр» дисәк – нишләрсең...

Илсөяр Иксанов: Хәзер инде әдәби премияләр тәкъдим итүгә күчәбез. Гаяз Исхакый премиясеннән башлыйбыз. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

Камил Кәримов: Тәнкыйть секциясе ни әйтер?

Әлфәт Закирҗанов дәшмәде.

Илсөяр Иксанова: Чаллыдан һәм Әлмәттән буладыр...

Камил Кәримов: Гаяз Исхакый – ул Тукайдан соң икенче премия булып тора бит инде...

Фирдәвес Зариф: Монда милләткә хезмәт итү беренче планда торырга тиеш.

Илсөяр Иксанова: Исхакыйга булмаса...

Газинур Морат: Ничек булмады? Хәзер булдырабыз! Җәмәгать, Исхакый премиясе лауреаты буларак, бер сүз әйтим әле. Бүген мәйданнарда йөрү юк, ләкин мәйданнарда йөрмичә дә мәйданнар тотучы шагыйрьләр бар. Мин аны бик лаек дип саныйм. Бүгенге көндә ул бик тә популяр... әлеге дә баягы социаль челтәрләр аркасында. Чөнки матбугатта басылып әлләкем булып булмый, гафу итәргә кирәк. Социаль челтәрләрдә иң популяр шагыйрь – Фәнил Гыйләҗев. Ул безнең телебезгә килеп тә әйтә алмаган сүзләрне ничә еллар буе талкыды халык колагына. Мин аны кыю, үз сүзе булган һәм бик тә талантлы егет дип беләм. Куркусыз егет! Ничек курыкмыйсың, дим. Яшьрәк инде, анысы да бар.

Камил Кәримов: Әдәбият тиз картайта ул.

Газинур Морат: ...куркусыз һәм талантлы егет.

Марат Әмирханов: Тукайга тарта.

Газинур Морат: Пока Исхакыйга тартып торсын әле. Рөхсәт итсәгез, Фәнил Гыйләҗевны Исхакый бүләгенә тәкъдим итәр идем.

Өстәлнең икенче башында Фәнил Гыйләҗев үзе дә сүзсез генә елмаеп утыра иде.

Газинур Морат: Яшь булса да, зур шагыйрь. Әйдә, кул күтәрик.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин дә бер сүз әйтим әле... Тыңлагыз әле! Мин аның образын бер әсәремә дә керттем. Әсәргә кергән икән, бу егет премиягә лаек.

Камил Кәримов: Мин аңа юмор язганы өчен генә дә премия бирер идем.

Илсөяр Иксанова: Такташ премиясенә күчәбез.

Газинур Морат: Такташ премиясенә, дөресен әйткәндә, кандидат та юк шикелле.

Илсөяр Иксанова: Ничек булмасын инде? Бар!

Газинур Морат: Шәмсия ханым! И, тыйнак кеше буларак, үзе әйтмәде... Аның хакында икеле сүзләр булырга да мөмкин түгел...

Рәдиф Сәгъди: Әйдә, голосование.

Нәбирә Гыйматдинова: Туктагыз инде, сүз әйтим инде.

Камил Кәримов: Нәбирәнең протоколга керәсе килә...

Нәбирә Гыйматдинова: Шәмсия Җиһангирова – 14 китап авторы, 300дән артык шигыренә җырлар язылды, балалар өчен дә китабы бар. Соңгысы – «Кыйбла барлау». Шәмсиянең безнең өчен кирәк ягы булды – бөтен язучыларны радио аша пропагандалады. Ул үзе дә әйбәт! Иң батыр йөрәкле ханым бит ул! Фатих Кәрим эзләреннән Калининградка барган кеше. Нинди ерак ара! Шунда барып, татар шигъриятен пропагандалап кайткан кеше! Мин аны лаек дип саныйм. Дөресен әйткәндә, без аны үткән ел да төшереп калдырдык. Тавышка куйыйк.

Асия Юнысова: Шәмсия өчен кулымны күтәрәм.

Илсөяр Иксанова: Алга таба Һади Такташ белән тигез дәрәҗәдә бирелә торган премия – проза өлкәсендә – Фатих Хөсни премиясе. Бу премиягә җитди карарга кирәк.

Газинур Морат: Бер әйберне истә тотарга кирәк – Фатих Хөсни премиясе хикәяләр өчен бирелә.

Хәбир Ибраһим: Проза өчен инде ул.

Газинур Морат: Роман, повесть була алмый.

Хәбир Ибраһим: Була.

Газинур Морат: Ул – хикәя жанрын үстерү өчен уйлап табылган премия иде. Ул вакытта сез тумаган чөнки, белмисез...

Хәбир Ибраһим: Хәзер ул проза премиясе булып калды. Проза өчен бирелә.

Фирдәвес Зариф: Положениедә ул нәрсә бармы?

Газинур Морат: Бар. Хикәя өчен. Прозага мин кысылырга тиеш түгел, әлбәттә... Әмма ләкин... Асия Юнысова дигән гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы язучы бар. Мин аның китабының редакторы идем. Мамыклы тел! Рәхәт укырга! Мин аны бик лаеклы дип саныйм.

Камил Кәримов: Бу – Исхакыймы әле?

Илсөяр Иксанова: Фатих Хөснигә җиттек инде.

Камил Кәримов: Әлбәттә...

Газинур Морат: Минем әле прозага тагын намзәтләрем бар. Рөхсәт итсәгез, әйтәм. Безнең әдәбиятта күркәм бер язучы бар – Гүзәл Әдһәм. Хәтерләвемчә, әдәби конкурста берьюлы ике урын алды. Ул – бик танылган... Гүзәл Әдһәмне мәртәбәле Хөсни бүләгенә намзәт итеп тәкъдим итсәк, бик урынлы булыр, дип уйлыйм. Гүзәл ханым хөрмәтенә кул күтәрүегезне сорыйм, мөмкин булса.

Гөлинә Шәйхи: Гафу итегез, «Китап» радиосы исеменнән сүз әйтим. Без елына 600 сәгать китаплар яздырабыз «Китап» радиосында. Гүзәл апаның хикәяләрен шактый яздырдык. Аларны безнең эфирда бик яратып тыңлыйлар. Социаль челтәрләргә дә куеп барабыз, бик җылы фикерләр килә.

Хәбир Ибраһим: Бик әйбәт. Анда безнекеләр дә яңгырый.

Гөлинә Шәйхи: Барыгызның да иҗаты яңгырый, Аллага шөкер!

Хәбир Ибраһим: Анда романнар укыйлар.

Илсөяр Иксанова: Димәк, беренче булып, Амур Фәлах тәкъдиме кергән иде...

Хәбир Ибраһим: Шәп кеше!

Илсөяр Иксанова: ...икенче – Асия Юнысова...

Хәбир Ибраһим: Тагын да көчлерәк!

Илсөяр Иксанова: ...өченче – Гүзәл Әдһәм.

Хәбир Ибраһим: Вообще супер!

Илсөяр Иксанова: Алга таба Абдулла Алиш премиясенә күчәбез.

Камил Кәримов: Балалар әдәбияты мәсьәләсендә без Вакыйф Вәкилович (Нуриев) белән сөйләштек. Без шушы көнгә кадәр Ләлә Сабирова дигән кешенең иҗатына игътибар итмәгәнбез. Аның гомере балалар әдәбиятына хезмәт итеп үтте. Аның «Адашкан смс» китабы зуррак премиягә дә лаек була алыр иде. Аның бүгенге көнгә кадәр Алиш премиясен ала алмаган булуы безнең нине... салкын канлылыкнымы, салкын карашнымы, игътибарсызлыкнымы күрсәтә. Мин аны бу премияне күптән алган, диеп йөри идем. Бу кандидатура һичшиксез керергә тиеш дип саныйм.

Рәдиф Сәгъди: Бер генә кандидатны тәкъдим итим әле. Ул ханымны күптән рәнҗетеп киләбез... Әллә кайчан тәкъдим ителгән Зинаида бар. Нигә аны ел саен төшереп калдырабыз соң? Алай ярамый.

Илсөяр Иксанова: Зинаида Захаровамы? Аны без тәкъдим итә алмыйбыз. Аны Әлмәт бүлекчәсе тәкъдим итә ала.

Рәдиф Сәгъди: Алай булса ярый.

Хәбир Ибраһим: Мин Альберт абый Гаделшинны тәкъдим итәм.

Камил Кәримов: Кем ул? Күрсәтегез әле!

Альберт Гаделшин: Мин булам!

Хәбир Ибраһим: Ул – бик яхшы драматург һәм фокусчы.

Рәдиф Сәгъди: Ул Туфан Миңнуллин премиясенәмени?

Хәбир Ибраһим: Алишка.

Камил Кәримов: Ул драматург бит.

Рәдиф Сәгъди: Җәмәгать, мин Альберт абыйны Алишка түгел... аның әкиятләре – драматургия бит... ул әкиятләр татар театрларында да, рус театрларында да куелды. Әйдәгез, Туфан Миңнуллин премиясенә!

Илсөяр Иксанова: Без анысын хәзер карамыйбыз. Көзгә кала...

Рәдиф Сәгъди: Карарга кирәк сразу. Нигә аерып калдырырга?

Илсөяр Иксанова: Ике елга бер...

Камил Кәримов: Быел съезд булгач, бәлки, өстәлер...

Рәдиф Сәгъди: Мин бит драматургия секциясе җитәкчесе. Ел саен бирә бардык...

Нурия Сәйяр: Мин әйтим әле. Ләлә Гыймадиеваны белмәгән кеше юк. Аның китаплары балалар өчен язылган. Мин үзем мәктәптә укыттым, дәрескә керәсең – укытырга китап юк иде. Ләләнең китапларын укый идек. Җүнләп татарча да белмәгән балалар Ләләнең китапларын тыңлыйлар иде. Ләләнең бу премиясе булмавы – әкият бит инде...

Камил Кәримов: Нурия, мин сезнең сүзләрне идарәдә кабатлармын.

Йолдыз Шәрапова: Без беребез дә каршы түгел.

Нурия Сәйяр: Ләлә инде, Ләлә!

Ике якка бүленеп утырган язучылар, Альберт абый һәм Ләлә апаны яклашып, озак кына шаулашып алдылар.

Илсөяр Иксанова: Җамал Вәлиди премиясенә кемнең нинди тәкъдимнәре бар?

Әлфәт Закирҗанов: Хәерле көн, җәмәгать! Әдәби тәнкыйть мәсьәләсендә активлыгыбыз бик кимеде, язучыларыбыз да йомшаграк, дип әйтимме... язучыларыбыз тәнкыйть мәкаләләренә сирәгрәк мөрәҗәгать итә. Коллегалар белән сөйләшкәннән соң, бу премиягә Равил Рахманины – Равил Кукушкинны тәкъдим итәргә булдык. Гомере буе әдәби тәнкыйтьтә эшләде. Яшьрәк вакытта көчле иде, усал иде, таләпчән иде. Соңгы вакытта шигърият белән мавыкты. Соңгы елларда әдәбият тарихы томлыкларына күләмле мәкаләләр язды. Миргазиян Юныс томлыкларын әзерләү дә – зур хезмәт.

Газинур Морат: Эш аты!

Илсөяр Иксанова: Сүз уңаеннан, 1 мартта Тукай клубында Равил Рахманиның шигырь китабын тәкъдим итү һәм иҗат кичәсе булачак. Барыгызны да көтәбез!

Рәдиф Сәгъди: Каршылар бармы?

Кул күтәрделәр.

Илсөяр Иксанова: Һәр премиягә кандидатлар тәкъдим ителде. Остаханәләр утырышы Идарәгә зур эшләр йөкләде.

Утырыш тәмам. Идарәне көтәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100