Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар мәҗлесе: «Менә кайда икән ул 300 язучы!», яки Татар ашар да качармы?

Татарстан Язучылар берлеге оешуга 90 еллык юбилей Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләнеп узды. Ә юбилей кичәсе, фестивальнең бер чарасы буларак, Казан рестораннарының берсендә рәсми котлаулар булган зур мәҗлес рәвешен алды. Язучылар арасында, язучы булмаса да, безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top_970_100
Язучылар мәҗлесе: «Менә кайда икән ул 300 язучы!», яки Татар ашар да качармы?

Татарстан Язучылар берлеге оешуга 90 еллык юбилейны язучылар, бер яктан карасаң, киң колач белән уздырды, дия алабыз, чөнки бер юбилей чарасы белән чикләнмәделәр – Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестиваленә әверелдерделәр. Икенче яктан караганда, бу нигездә профессионалларның үзара җыелышкан тусовкасыннан ерак китмәде, ягъни, укучылар өчен берни дә узмады. Ә укучысы булмаган язучы нигә кирәк? Шуңа күрә бу фестивальне киләчәктә булырга мөмкин зур Әдәби фестивальнең репетициясе дип карыйк.

Юбилейның кадерле кунаклары арасында Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәсреспубликаларыннан әдипләр, нәширләр бар иде. Кунакларга, зур горурлык белән, безнең Милли китапханәбезне, «Мирасханә»безне, әлбәттә, яңа гына ремонт узган Язучылар берлеге бинасын, изге Болгарны күрсәттеләр, рәсми чаралар да бар, әйтик, катнашучылар ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән очрашты. Ягъни, Татарстанга килгән төрки кардәшләргә республика хакимиятенең каләм әһелләренә хәерхаклыгын күрсәтә алдык кебек.

Биредә фестивальнең бөтен чараларын тасвирламыйча, ашау-эчү мәҗлесенә тукталсам, гаеп итмәссез. Чөнки Язучылар берлегенә бәйле рәсми чыгышларның барысы да шунда яңгырады, язучыларга медальләрне дә шунда тактылар, Рәхмәт хатлары да шунда өләшенде.

Ашау-эчү мәҗлесе өчен Казанның, бик үзәктә булмаса да, шактый гына билгеле бер рестораны сайланган иде. 300 урын өчен зал җыйнаграк булып чыкты – өстәлләр бик тыгыз урнашкан, кыскасы, язучыларга, артык җәелеп китмичә, иңгә иң куеп утырырга туры килде. Үзәктәге ике озын өстәл рәсми кунаклар һәм фестиваль кунаклары өчен тәгаенләнгән. Як-якларында канат булып башка өстәлләр тезелгән. Шунысы әйбәт, өстәл номерларына кунаклар фамилияләре беркетелеп куелмаган, язучылар үзләре теләгәнчә урнаша алды.

Фестиваль кунаклары, шулар арасында мин дә, Казан бөкеләре аша килеп җиткәндә, язучылар ризыктан сыгылып торган өстәлләр тирәсенә тезелешеп утырганнар иде. Яшьләр арасынарак урнашып булмасмы, дисәм, аптыраш – яшьләр җыелышып утырмаганнар, тегендә 3 кеше, монда – 5 кеше. Ашау табынында да җыела алмаганны нинди берләшү бу яшьләрдән?! Их сез, картаеп баручы яшьләр! Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллиналар утырган өстәлдә Марсель Галиев та күренә. Һо, белә Марсель абый каярак утырырга. Карап-карап тордым да… аббау ла, бигрәк хатын-кызлар күбәйгән Берлектә – табыннарны тутырып матур булып утыралар затлы яшькә җиткән ханымнар. Ни кызганыч, танымыйм үзләрен.

Түрдәге чыгыш ясау мәйданчыгы янәшәсендәге ике өстәл бушрак, шуның берсенә урнаштым. Колонкаларга һәм оркестрга якын булгач, бу өстәлләрне өнәп бетермәгәннәр булса кирәк. Берлекнең яңа әгъзасы Рәмис Латыйпов шунда утыра иде, чөнки аннан «сәхнә»дә барганны төшерергә җайлы. Буш өстәлләрнең икенчесе оркестр каршына ук туры килгән: анысында берүзе бер өстәлне «тутырып» Гәүһәр Хәсәнова урнашкан.

Инде рәсми өлешкә тукталыйк. Рәсми кунаклардан язучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова һәм башкалар котлады.

Кичә Кави Нәҗми белән Кәрим Тинчуринның әңгәмәсеннән башланды – анысын Камал театры артистлары күрсәтеп бирде. Алга таба котлаулар өлеше китте. Аннары – әдәби-музыкаль кичә. Башта чыгышлардан кайбер юлларны китерәм:

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Язучылар берлеге Советлар Союзы чорында Сталинның турыдан-туры күрсәтмәсе белән оешкан булса да, ул, минемчә, Советлар Союзы чорында да, хәзер дә – уңышлы проект булмаса, бүгенге көнгә килеп тә җитмәс иде – үзенең уңай ролен үти дип саныйм.

Әлбәттә, тарихта төрле чорлар булган – артистлар Кави Нәҗми һәм Кәрим Тинчурин образлары аша күрсәтеп үттеләр. Аларга икесенә дә күпне татырга туры килгән, Кави Нәҗми исән калса да, күпне күргән. Андый язмыш безгә язмасын – киләчәгебез якты булсын! Еллар имин булсын!»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «1934 ел республикаларда Язучылар берлекләре барлыкка килү белән әһәмиятле вакыйга. Бу шул чорның кирәкле вакыйгасы булган. Безнең бүгенге бурычыбыз – Берлек төзелүнең нигезендә торган кешеләрнең һәм шул чор вакыйгаларының истәлеген саклау һәм яшь буынга җиткерү. Әдәбият ул гади тексттан киңрәк. Әдәбият – ул күңел, рух. Әдәби әсәр иҗат итү – фантазия очышы. Язучы ул халык тавышы булган һәм шулай калачак. Язучы һәрвакыт халкы белән янәшә. Үз халкыгыз янәшәсендә булыгыз!»

Ләйлә Фазлыева Татарстан Язучылар берлегенә «Татарстан Республикасының Рәхмәте»н, язучы Рифә Рахманга республиканың «Фидакарь хезмәт өчен медале»н тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов драматург Рәдиф Сәгъдигә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын, шагыйрә Гөлүсә Батталовага, язучылар Вакыйф Нуриевка, Рафаил Газизовка, Сания Әхмәтҗановага, Рәфкать Кәрамиевка Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең «Рәхмәт хаты»н тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова: «Язучылар – безнең өчен якын һәм кадерле кешеләр. Сез иҗатыгыз белән телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны язасыз һәм буыннан-буынга җиткерәсез».

Гафу итегез, бераз читкәрәк китеп: әйе, Мәдәниятне үстерү фондының язучылар белән актив эшләве хак. Бераз читкә китеп булса да, әйтим: юбилей кичәләрендә Нурия ханым һәрвакыт катнашып, Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламнәрен җиткерә һәм төрле бүләкләр тапшыра. Әйтик, Балык Бистәсе районының Балтач мәктәбендә халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музее ачылу әлеге Фонд ярдәме белән башкарылды.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Әдәбият ул – мәдәниятнең нигезе. Мәдәниятнең нинди генә өлешен алсак та, ул сезнең хезмәткә тоташа».

Министрлыкның «Күкрәк билгесе» Лилия Гыйбадуллинага, Рәзинә Мөхияровага, Рәкит Әбделмановка, Фәнавис Дәүләтбаевка, Айсылу Имамиевага, Гүзәл Шакировага, Гөлнур Айзатулловага, Булат Ибраһимовка, Рифат Сәлаховка, Гүзәл Гыйззатуллинага, Фәрит Яхинга тапшырылды.

Татарстан Республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: «90 ел дәверендә иҗатны яшь буынга җиткереп күпме китаплар чыкты, татар теленә мәхәббәт уятып, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итеп, яшьләр белән эшләп, аларны яшәргә өйрәтүче кешеләр сез – безнең язучылар. Без мәгариф системасын сездән башка күз алдына китерә дә алмыйбыз».

Министр Берлек рәисе Ркаил Зәйдуллага, шулай ук, язучылардан Илсөяр Иксановага, Рифат Җамалга, Зиннур Мансуровка, Рәдиф Гаташка, Марсель Галиевка, Нәҗибә Сафинага «Мактаулы остаз» дип аталган дәрәҗәле күкрәк билгесен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Менә кайда икән ул безнең 300дән артык язучыбыз! Бөтендөнья әдәби барышында Татарстан Язучылар берлегенең үз юлы бар. Сез – безнең таянычыбыз. Милли хәрәкәтнең әйләнеп баручылары».

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова язучыларны «кадерле кешеләр» дип атады: «90 ел – аерым бер кеше гомере. Кеше гомере мәгънәле тормыш һәм нәсел дәвамы белән үлчәнә. Язучылар берлегенең 90 ел тормышында да үсеш процессы, бай тарихы бар.

Язучыларның күп гомере социаль мәсьәләләрне чишеп үтә. Әйдәгез, шундый кануннар кабул итик – киләчәктә язучылар чыннан да яклансын иде. Элеккеге кебек шифаханәләрдә ял итсеннәр, шунда иҗат белән шөгыльләнсеннәр. Әдәбиятыбыз үссен, тәнкыйтебез көчәйсен иде. Кадерле, укучылы булып яшәргә язсын. Тынгысыз иҗат гомер, ләкин җан тынычлыгы сезгә».

Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең «Рәхмәт сүзе»н нигездә үзенең яраткан «калебчеләренә» тапшырды. Язучылардан Ольга Левадная, Ләйлә Минһаҗева, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлахов, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев Гүзәл Сәгыйтовадан кабул итеп алды.

Шулай итеп Татарстан Китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехнең «мактау грамоталары» коллекциясенә тагын берсе – Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең «Рәхмәт сүзе» өстәлде.

Ркаил Зәйдулла да Язучылар берлегенең «Күкрәк билгесе»н тапшырды. Шулай итеп, Алексей Остудин, Марат Әмирханов, Хәбир Ибраһим медальле булып куйды.

Шушы рәсми котлаулар өлеше 40 минутка сузылды. Аннары халык иркенәеп аша-эчү өлешенә күчте, тартасылар тартырга чыгыштырды булса кирәк, зал гел хәрәкәттә торды. Ә залның түр өлешендә концерт башланды. Артистлар мулдан чакырылган – бер-бер артлы чыгып кына торалар. Чыгыш ясау бәхете генә аз шагыйрьләргә елмайды. Шәхсән мин, мөкиббән китеп, Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллина чыгышын тыңладым. Бу – аларның Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәткә багышламалары иде. Йөрәкне телеп, Зөлфәт абыйны сагынып куйдым. Фәнил Гыйләҗев та шигырен укыды. Әйе, укыды, яттан сөйләмәде, «иии ялкау» дип зарланып куйдым үзалдыма.

Мин бу кичәдә чыгыш ясаган артистларны кызганып утырдым. Артистлар бирелгән текстны тырышып өйрәнгәннәр, матур киенеп килгәннәр, җиренә җиткереп сөйлиләр. Ә безнең затлы ханымнарыбыз җыела да фотога төшә, әле тыныч кына да төшми, гөлдери-гөлдери төшә. Ир-ат та чыгып-кереп йөри. Кыскасы, балаган. Культураның «К» хәрефе дә юк язучыларның бер өлешендә, ни кызганыч, әгъза булу – әле ул әдип булу дигән сүз түгел шул.

Ярый, хуш, мәҗлеснең артистлы өлеше дә тәмамланды. Алып баручылар – Идел Кыямов белән журналистлар өчен иң кадерле булган премия – «Бәллүр каләм»нең «өр-яңа» иясе Айзилә Батырханова зал белән саубуллашты. Әйбәт алып бардылар, лыгырдап утыручыларга түзгәннәре өчен аларга да рәхмәт!

Хәзер инде микрофон Язучылар берлегенең үз артисты Алмаз Хәмзинга күчте. Сүз Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән; Россиянең Башкортстан, Саха (Якут), Чувашстан, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкәс Республикаларыннан килгән әдипләргә тапшырылды. Мәңгелек дуслык һәм туганлык турында җылы сүзләр, төрле бүләкләр, әлбәттә, Ркаилга бүләк чапан һәм башкалар, һәм башкалар – бу өлеше шулай дәвам итте.

Әлбәттә, Язучылар берлегенең үз артистлары да чыгыш ясады – Данил Салихов, Хәбир Ибраһимов, Нәҗибә Сафиналар җырлады. Әйе, әйе, берсе дә профессионаллардан бер дә ким түгел. Берлекнең элеккеге рәисе Данил Хәбибрахманович һәм ТАИС авторларның хокукларын саклау оешмасы җитәкчесе Хәбир Кәбирович еш җырлап йөриләр, икесенең дә профильле белеме дә бар (Хәбир Ибраһим – Казан дәүләт мәдәният институтын, ә Данил Салихов Казан музыка училищесының 3 курсын һәм Казан театр училищесын тәмамлаган) – аларны тыңлау табигый иде. Ә Нәҗибә Сафина бөтенләй шаккатырды һәм сокландырды. Без бит аның Язучылар берлеге съездларында, Әдәби ел йомнакларында һәм утырышлардагы ялкынлы чыгышларын гына белә идек, ә ул гаҗәеп тавышлы җырчы икән ләбаса. Афәрин!

Ркаил Зәйдулла юкка артистлар чакырып акча әрәм иткән, язучылар үзләре дә кимен куймый, дип уйлап куйдым. Язучылар бушка сөйләп йөреп өйрәнгән ич, алар бушка җырлый да алалар.

Шушы урында мәҗлеснең иң күңелсез урынына күчәм. Җәмәгать, кичәнең Идел Кыямов белән Айзилә Батырханова алып барган өлеше беткәнче үк, тамагы туйган язучы халкы берәмләп тә, төркемләп тә кайтырга кузгалды. Монда ресторан официантлары да дөрес итмәде инде: салат ашап бетергәнче, алга ашны, аш беткән төшкә икенче ашны – балык белән дөгене, аның артыннан ук баллы ризык белән чәйне куя тордылар. Татар кешесе мәҗлестә чәйнең «кайта башла» дигән ишарә булуын чамалый бит инде. Шуңа кайта да башлады каләм әһелләре. Кеше кайта башлагач, официантлар буш өстәлне җыештыра да башладылар. Әмма ризык тәмле, сүзләр ямьле булгач, ашыкмаучылар да бар иде. Мин дә ашыкмадым, ахырга кадәр торыйм, дидем. Әле Чулпан Әхмәтова, Йолдыз Шәраповалар һәм тагын берничә кеше җыелышып шигърият турында сөйләштек, «сәхнәдә» яңгыраган соңгы номерларга кадәр тыңладык, алкышладык. Бик канәгать калып, соңгы кешеләр булып таралыштык. «Татар ашар да качар» дип, алдан китүчеләрдән дә зарланышып алдык, әлбәттә.

Язучылар, дигәннән, бүген күңелле хәбәр килеп иреште: Камил Кәримов белән Вахит Имамовка «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелгән. Әдипләребезне котлыйм!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 май 2024
    Исемсез
    Бәйрәм бик әйбәт узды! Оештыручыларга рәхмәт! **" Бер чын мәгънәсендә зур язучы белән сөйләшеп тордым; Локман Закиров. 96 яшьтә. Элеккеге хәрби очучы, подполковник. Кайберәүләрнең тешенә тигән " Гнездо кукушки" ны язган кеше. Анда нәрсә бар? Тормыш бар. Анда нәрсә юк? Татар әдәбиятын баскан ЛИТЕРАТУРЩИНА юк. **" Ә болай үземне бик рәхәт сиздем... Нигә дигәндә... "Ишек алдында йөрим мин, карлар яуса, көрим мин"... Ишек алдында без... Бәләкәй генә ишек алды; һәм бүгенге татар әдәбияты бөгәрләнеп-бөгәрләнеп шунда кереп утырган. *** Карап-карап торам да... "Интертатыгыз " да шунда ук.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100