Язучылар Кушлавыч һәм Кырлайда кунакта: «Тукайны туган ягында ныграк аңлыйсың сыман»
Язучылар белән Габдулла Тукайның ватаны – туган авылы Кушлавычта һәм шүрәлеләр яши торган, кура җиләк тә җир җиләк дип, Тукай мактап язган Кырлай авылына сәфәр кылдык.
«Кушлавычка Татарстан Рәисе кайтса, юл мәсьәләсе шунда ук хәл ителер иде...»
Казаннан Кушлавычка ике юл бар – берсе Арча аша, әйләнечтән, берсе – турыдан, Биектау районы аша. Без турыдан кайттык.
...Кушлавычка килеп җитәргә биш чакрым кала юлның рәте бөтенләй калмаган иде. Кем әйтмешли, юллар монда эштән чыккан. Шушы биш чакрым юлны тузан туздырып, автобуста даңгыр-доңгыр сикереп кайтырга туры килде. Кыр юлы да андый сикәлтәле түгелдер, дамбадан төшеп, шуннан гына чаптырасы калган икән…
Тукай, дибез. Аның туган авылына турыдан юньле-рәтле юл булмагач, «без – Тукайлы халык» дип мактанудан, күкрәк киереп әйтүдән оялырга кирәк! Урамда - XXI гасыр, Тукай ватанына әлегә кадәр асфальт юл салынмаган.
Татар үзе күрмичә, тотып карамыйча ышанмый бит ул. 2021 елда – Габдулла Тукайның 135 еллыгында Татарстан җитәкчелеге Кырлайга гына кайткан иде. Кушлавычка алып кайтасы калган! Нәкъ шушы юллардан, әйе. Иманым камил, бер-ике атнадан юл да салыныр, асфальт та җәелер иде. Әйтү – бер хәл, җитәкчеләрнең үзләрен Кушлавычка кунакка чакырасы иде ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, яки Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтовның Кушлавыч музеена бер дә кайтканы булмаган. Һәрхәлдә, соңгы елларда. «Студент вакытларында кайтканнары булгандыр», - диде авыл халкы.
«Ул юлларны «ясыйбыз» дип, күптән сүз чыккан иде бит», - диде миңа «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов. «Инде минем Казанга кайтканга тугыз ел булды, ә юл һаман ясалмаган. Хай, белми-и-им», - диде Вахит абый. Әмма авыл халкы өметен өзми, сүз болай гына таралмый ул дип, юл салыначагын көтә. Баштан Габдулла Тукайның 135 еллыкка өмет итсәләр, инде хәзер 140 еллыгына юллар булмасмы, диләр. Тукайның вафатына 110 ел булса да, авылдашлары әле дә «Тукай» дип яши.
Озак та үтми автобус тәрәзәсеннән шагыйремезнең бюсты күренде. Ул Тукай туган йортның урынында тора. 1956 елда куелган.
Музей урыны шул бюстның янында гына. Буш урын булгач, биредә музей ясарга карар кылганнар. Элек авыл җирендә һәр йортның мунчасы, амбар-келәте булган, шуңа күрә музей территориясендә дә сез мунча, амбар, келәтне күрә аласыз. Беренче музей исә 1959 елда китапханәнең бер бүлмәсендә ачыла. 1976 елда кечкенә йорт төзелә, экспонатлар шул музейга күчерелә.
1986 елда музей Милли музейның филиалы булып санала башлый. Аннан соң бу урында 1996 елда яңадан музей төзиләр. 2011 елда музей территориясендә мунча белән келәтне яңарталар, түбәләрен алмаштыралар. «Туристлар килгәндә амбар-келәтләрне – барысын күрсәтәбез, Тукай туган йортның нигез урынына барабыз. Тукай заманыннан калган шомырт агачы әле дә шунда үсеп утыра», - диде Кушлавыч музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина.
Музейда Габдулла Тукай белән бәйле бердәнбер экспонат – өч тәлинкә һәм бер чәйнек
Кушлавычта безне мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һәм авыл халкы – Тукайның якташлары каршы алды. Казан кунаклары өчен укытучылар, Арча һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре, укучылар көче белән театральләштерелгән спектакль күрсәтелде. Кушлавыч мәктәбе директоры Рания Әюпова, Кушлавыч мәктәбе укытучылары безне тәмле коймаклар, чәйләр белән сыйлады.
Театральләштерелгән күренеш тәкъдим итүчеләр арасында үзебезнең коллегабызны – «Татар-информ», «Интертат» редакцияләрендә эшләгән Ләйлә Хәкимова-Бикбаеваны күреп сөендем. Ләйләбез тормышка чыкканнан соң, Арчада яши.
Ләйлә ханым экскурсияне Хәсән Туфанның сүзләре белән башлады. Халык шагыйре Тукайның туган авылы – Кушлавычка кайтырга яраткан, Тукайга багышланган беренче музей ачу теләге дә көчле булган. Китапханәнең бер бүлмәсендә 1959 елда Габдулла Тукайның музее ачыла. Хәсән Туфан очрашуга кайта, ә Тукай белән бергә Әтнәдә военкоматта медкомиссия үткән Лотфулла бабай килгән кунакларга Тукай турында истәлекләрен сөйли торган була.
«Ял көнендә кырлар-болыннардан,
Урманнардан кайткан уңайда,
Ел эчендә тик бер генә тапкыр
Килеп китсә һәркем Тукайга, —
Синең янда — яздан кышка кадәр
Гөлләр балкыр иде көн саен…
Әйтер иде илләр: — Күрче, ничек
Сөя халык үзенең Тукаен…» – дип яза Хәсән Туфан.
Тукай өчен җан атып яшәгән тагын бер шагыйрь – Сибгат Хәким, - дип дәвам итте Ләйлә Мөхәммәтшина. – Элек язучылар килгән вакытта сөйлиләр иде. Хәсән абый Сибгат абыйга иртән хәлен белеп шалтырата икән дә, Сибгат абый: «Тукайны укыйм, Тукайны өйрәнәм», - дип җавап бирә икән. 27 яшендә вафат булган Тукайның бүгенге көнгәчә актуаль булган шигырьләрен Сибгат Хәким үзенә маяк итеп куйган.
Бүгенге көндә Кушлавычта Тукай белән бәйле бер генә бина да сакланып калмаган. Бары тик әтисенең кабере генә Тукайның Кушлавычта үткән балачагы турында искәртеп китә. Габдулла Тукайга 3 яшь 9 ай вакытында 1890 елның 18 гыйнварында әнисе Бибимәмдүдә вафат булганнан соң, әнисен күтәреп киткән кешеләр артыннан капка ярыгыннан чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» – дип елап барган Габдулла Тукай соңрак шагыйрь булып танылгач, әнисенең каберен эзләп таба һәм «Өзелгән өмид» дигән шигырен яза.
... Кушлавыч музее ачылышына КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин да кайткан булган. Музей ачылышы көнен ул кичә булган кебек, ап-ачык хәтерли:
– Бер апа шушы мичтә коймак, күмәч пешерде. Безне шул коймак белән чәй эчерде. Тумышы белән Кушлавычтан булган язучы Әнәс Галиев белән кайткан идек. Ике айдан соң Әнәс абый да китеп барды, – диде Фоат абый.
Музейның икенче залы элекке татар авылы өе форматында эшләнгән. Авыл миче, карават, мендәр, сөлгеләр, керосин лампасы (эченә заманча лампа куелган), савыт-саба урын алган. Сүз уңаеннан, витринада Габдулла Тукай белән бәйле бердәнбер экспонат - Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәдән калган өч тәлинкә белән бер чәйнек саклана.
– Бибимәмдүдә тәлинкәләрен, чәйнеген Шәрифә карчыкта калдырып тора. Музей ачылганда авыл халкы аларны саклап, музейга бүләк итә.
Истәлекләргә караганда, Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның Зариф дигән энесе сәүдә белән шөгыльләнгән, Шакирҗан исемле энесе Кушлавычта гомер кичергән. Алар читкә киткәндә Зарифтан авыл халкы савыт-сабалар сатып алган, дигән истәлекләр бар.
Бу тәлинкәләр дә Мөхәммәтгариф гаиләсендә кулланылган, бәләкәй Тукай да ул тәлинкәләрдән ашаган, - дип аңлатты экскурсовод.
Язучылар «керосин» лампага игътибар итте: бу шул чор лампасы булмаса да, корымларга каралтырга кирәк, - диештеләр.
Бала итәк турында: «Күлмәк ана булу дәрәҗәсен күрсәткән»
Ләйлә Мөхәммәтшина мулла һәм абыстай киемнәре белән дә таныштырды. Манекендагы киемнәр Габдулла Тукайның әти-әнисенең образларын чагылдыра. «Мулла» манекенында чапан, чалма кидерелгән, таяк тора. «Абыстай» манекенына бала итәкле күлмәк киертелгән.
– Жилет, ак шәл, бүрекне абыстайлар бала тапканнан соң гына кия алганнар. Манекенда бер генә бала итәк – Бибимәмдүдәнең бер генә улын – Габдуллаҗанны тудырганын күрсәтә. Абыстайларның балалары икешәр, өчешәр булса, күлмәк каты да шул күләмдә булган, ләкин бишәр бала булса да, өч каттан артмаган. Шуңа күрә бүгенге көндә дә өч балалы ана күп балалы хатын-кыз булып санала.
Бала тапмаган, нәсел калдырмаган абыстайлар бала итәкле күлмәкләрне кия алмаган. Ислам динендә мулла дүрт хатынга кадәр өйләнә алган. Хатын-кызның баласы барлыгы-юклыгы күлмәгеннән күренеп торган. Күлмәк ана булу дәрәҗәсен күрсәткән, - дип аңлатты Ләйлә ханым. Менә монысы барыбыз өчен дә яңалык булды.
Габдулла Тукайга шигырь язу осталыгы әнисеннән һәм бабасы Зиннәтулла хәзрәттән күчкән
Кушлавыч авылы тау битендә, тау башында урнашкан. «Тау башына салынгандыр безнең авыл...» Авылда Габдулла Тукайның җиде буын бабалары муллалык иткән. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Кышкар мәдрәсәсендә белем алган. Тукайның әнисе ягыннан Зиннәтулла бабасы тумышы белән Пермь өлкәсе Барда авылыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә белем алган, Кушлавычта мөәззин булып торган. Димәк, Зиннәтулла хәзрәт үзенең булачак киявен – Мөхәммәтгарифны, аның әтисе Мөхәммәтгалим мулланы да яхшы белгән.
– Габдулла Тукайга шигъри осталык әнисеннән һәм бабасы Зиннәтулла хәзрәттән күчә. Шәрифә исемле карчыкта тәрбияләнгәннән соң Бибимәмдүдә Габдулланы үз гаиләсенә алдыра. Улы Кушлавычта яшәгәндә, аны сагынып шигырь юллары яза:
«Өй түрендә, бакчада бер сандугач сайрый.
Нигә сайрый бу сандугач кагынып?
Шуңа сайрый – минем елаганымны белеп,
Баламны сагынып».
Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф шигырь күчереп язу белән шөгыльләнгән, шигырьләр укырга яраткан, аның бай китапханәсе булган.
Габдулла Кырлайда гына калган булса, аннан шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе чыкмас иде. Җаекта Габдулла Тукайга Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин шигырь язу системасын аңлата, аның укытучысы була. Ул Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән Кышкар мәдрәсәсендә белем алган, Кайбыч районында яшәсә дә, бәйрәм көннәрендә Кушлавычка кайтып йөргән. Дустына биргән антына тугры калып, ул Тукайның сәләтен ачарга булыша, - дип аңлатты экскурсовод.
Зәйтүнә Мәүлүдова вафат булганчы бүлмәсендә Габдулла Тукай портреты эленеп торган
Ләйлә Мөхәммәтшина сүзләренчә, бүгенге көндә Габдулла Тукайның әтисе ягыннан – 120, әнисе ягыннан 90 туганы билгеле. Бүгенге көндә Кушлавычта Габдулла Тукайның туганнары юк. Алай да, ерак туганнары ел саен кайтып тора, ди. Әйтик, Габдулла Тукайның дүртенче буын туганы, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов. Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифнең беренче хатыныннан туган кызы Бибигазизәнең оныгы Әлфия, Наилә, Диләрә Зәбировалар Казанда яшәсә дә, Наилә белән Диләрәнең кайтканы булган. Музей хезмәткәрләре алар белән элемтәдә тора.
– Кызганыч, Габдулла Тукай гаилә кормаган, 27 яше туларга ике атна кала җан бирә. Кушлавыч музеендагы шәҗәрәне Зәкия Рәсүлова төзи. Ул Тукайга яшерен мәхәббәт тотып йөргән Зәйтүнә Мәүлүдованың килене (Зәйтүнәнең улы - Атилла Расих, Зәйтүнә апа аның хатыны). Зәйтүнә апа Тукайның бөтен туганнарын белешеп чыга, Уфа диния нәзарәтеннән аларның туу турындагы таныклыкларын да соратып ала, - дип дәвам итте экскурсияне музей мөдире.
Һәм менә ул, Габдулла Тукайның танылган фоторәсеме – кәләпүш киеп төшкән портреты. Габдулла Тукай үзенең фотосын Габдулла Кариев аша Зәйтүнәгә бүләк иткәнен беләбез, ә ул фотоны нишләтә соң?
– Зәйтүнә, икенче кешегә кияүгә чыкса да, Тукайның фотосы гомере буе аның бүлмәсендә эленеп тора. Ул 64 яшендә вафат була. Үләр алдыннан: «Мөмкин булса, мине Тукай янынарак җирләсәгез иде», - дигән үтенеч белдерә. Каберләре янәшә булмаса да, алар бер-берсеннән ерак тормый.
Кабер ташына Тукайның Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән:
«Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген
Ул шуңар да шатлана бит…», – дигән сүзләр язылган. Менә шундый мәхәббәт тарихы, - дип сөйләде мөдир.
«Соңгы елда Тукайның туган авылы дип Кушлавычны да телгә ала башладылар»
Кушлавыч музее Кырлай кадәр үк зур булмаса да, биредә карарлык урыннар, эзләнерлек әйберләр күп. Бер килгән килгән, Габдулла Тукайның әтисенең каберен, авыл мәчетен, Мулла чишмәсен, Тукай бюстын күрмичә китәсең димени? «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмаларындагы рух - Кырлайда, Габдулла Тукайның кендек камы тамган җире, ул тәпи киткән җир – Кушлавыч авылында була инде. Алай да, юл юк дип тормыйлар, Кушлавыч музеена да килүчеләр соңгы елда арткан.
– Безнең музейны Кырлай музей комплексы белән чагыштырып булмый, анда инфраструктура, ял итү мөмкинлеге бар. Иске Кишет авылы аркылы туры юл ачылганнан соң, туристлар баштан Кырлайга, аннан соң безнең музейга да килә.
Тукайның туган авылын Кырлай дип белә иделәр, соңгы елда гына Кушлавыч авылын телгә ала башладылар, - диде Кушлавыч музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина.
Музейны карап чыкканнан соң, Габдулла Тукайның әтисе – Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов каберен зиярәт кылдык, аннан соң Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр куйдык. Кушлавыч халкына кунак иткәннәре өчен бик рәхмәтле булып калдык!
«Тукайны туган ягында ныграк аңлыйсың сыман»
Юлыбыз дәвам итте. Кырлай музей комплексына юл тоттык. Анда безне шатлыклы йөз белән Кырлай халкы Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, шигырь бәйрәме башланды. Бәйрәмдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары катнашты, тантананы шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гөлүсә Батталова алып барды.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:
– Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Бөек шагыйрь булу – үзе дә зур мәртәбә. Габдулла Тукай безнең күңелебездә. Үзен чын татар дип исәпләгән кешенең күңелен Тукай били, Габдулла Тукай иҗат иткән әсәрләрдә бөтен сорауларга җавап бар. Аның әсәрләре беркайчан да искерми. Бу – аның даһилыгын, бөеклеген раслый.
Бүген көне дә бик матур. Иң мөһиме – безне каршы алучыларның күңеле җылы, якты. Тукай безнең өчен бер йолдызлык ул. Аның тирә-ягында күренекле кешеләр булган: Фатих Әмирхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ.б саный китсәң, алар дистәдән арта. Тукай аларга таянган, ул аларны чын аркадаш дип санаган. Үләренә 22 көн кала Архангельскида сөргендә булган Гаяз Исхакыйга эндәшеп яза бит ул! «Җитәкчебез калмады. Син кайт, безне күтәреп җибәрерсең, инкыйразны, бәлки, арткарак чигерерсең», - ди.
Ел саен Габдулла Тукайның туган ягына кайтабыз. Мин үземне бәхетле хис итәм. Тукай телендә сөйләшәм, язам, укыйм. Без үзебезнең телне беркемгә дә такмыйбыз, ләкин аны югалтырга тиеш түгелбез. Монысы аксиома. Кызганыч, соңгы 20 елда югалтулар бик зур булды, аның үз сәбәпләре бар. Без аларның барысын да беләбез, хәлдән килгәнчә, бу сәбәпләргә каршы көрәшәбез.
Шагыйрьнең кем икәнен белергә теләсәң, аның туган ягына кайт, диләр. Бу чыннан да шулай. Беренче тапкыр килү тагын да тәэсирлерәктер. Тукайны туган ягында ныграк аңлыйсың сыман. Яшәү рәвеше, холык-фигыль шуннан килә. Тукайның исемен кадерләп саклыйсыз, бик зур рәхмәт! Без дә аны сакларга тырышабыз. Тукайның исеме, иҗаты яшәгәндә нәрсәдер өметләнә алабыз. Без яшәгәндә Тукай да исән булыр! – диде Ркаил Зәйдулла.
«Туфан Миңнуллин Арчага шигырь бәйрәменә кайтып, татар халкы белән бәхилләшеп киткән иде»
Татарстанның халык шагыйре, Тукай дәүләт премиясе иясе Рәдиф Гаташ:
– Тукай – безнең хәлфәбез, пәйгамбәребез һәм халкыбызның, туган телнең сакчысы. Без гомер буе Тукай белән бергә. Ул булган, яшәгән җирләрдә, Тукай мәйданында, һәйкәле янында булабыз. Арча җирендә Тукай булган урыннарда без, язучылар үзебезне бик бәхетле хис итәбез. Минем үз гомеремдә берничә тапкыр Арчадагы шигырь бәйрәмендә катнашырга туры килде.
2012 елда безнең белән бергә Туфан Миңнуллин да кайткан иде. Ул чыгышында «янып», Тукай исеме белән бергә туган тел, халыкның язмышы турында искиткеч матур сүзләр табып сөйләде. 27 апрель иде ул. Кояшлы матур көн. Халыкка, укучыларга карап: «Туган телне саклыйк!» – дип чыгыш ясады. Биш көннән соң үзе дә вафат булды. Туфан Миңнуллинның Арча халкы, татар халкы белән бәхилләшүе, саубуллашуы булган икән ул...
Ничек кенә булса да, туган телебезне, халкыбызны яшәтергә кирәк. Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин моны васыять итеп калдырган. Без дә шул юлда, - диде ул.
Фоат Галимуллин Габдулла Тукай һәйкәленә Галия Кайбицкая исеменнән чәчәкләр салды
КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая белән очрашуны искә алды.
– Арчага килгәч, зур, бөек шагыйрьне биргән Габдулла Тукай җиренә баш иябез. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай шагыйрь буларак шәһәрдә формалаша. Җаекта Мотыйгулла хәзрәт һәм аның гаиләсе Габдулла Тукайны чын мәгънәсендә зур шагыйрь итеп тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра: Мотыйгулла хәзрәт аңа көнчыгыш әдәбиятларның шигъри кануннарын өйрәтә, Камил Мотыйгый исеменнән типография ачып, «Фикер», «Әл-гасрел җәдид» газеталарын, «Уклар», «Фикер» журналларын оештыра. Тукаебыз Җаектан бөтен татар галәменә шагыйрь булып күтәрелә. Камил Мотыйгый белән һәрвакыт янәшә Габдулла Тукайны искә алабыз.
Галия апа миңа Габдулла Тукайның туган янында – Кушлавычта, Кырлайда һәйкәл ачылган вакытта чәчәкләр салганын сөйләгән иде. Аның тагын кайтасы, шул авылларны, һәйкәлләрне күрәсе килде, ләкин кайтып өлгермәде, вафат булды. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән Мотыйгулла хәзрәт Кушлавычта бергә укыган. Галия апа - Мотыйгулла хәзрәтнең кызы. Галия апа кечкенә булганда Тукай аны кулына алган.
Галия апа Тукайны Габдуллаҗан абый, дип әйтә иде. Мотыйгулла хәзрәт йорты Тукай өчен үз йорты кебек була. Галия апа 1905 елда туган, Габдулла Тукай 1907 елда гына Җаектан Казанга кайтып китә. «Мин елак бала булганмын, Габдуллаҗан абый мине ала икән дә кулына, «бу бик каты елый, җырчы булыр мөгаен», дип әйткән икән», - дигән иде Галия апа. Аңа чәчәк салырга насыйп булмады. Мин аның исеменнән чәчәк салдым.
Бөтен тормышыбыз, яшәешебез белән туган телебезне саклыйк, үстерик, чөнки ул – Тукай теле», - диде Фоат Галимуллин.
«Без - Тукай якташы» дигән горурлыкны үзебезгә тиң итеп йөртергә тиеш»
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ премиясе лауреаты Халисә Мөдәрисова, укучыларга һәм авыл халкына мөрәҗәгать итеп, «Сез Тукай рухын саклап калгансыз», - диде. Аның Тукайның туган ягы – Арча районына беренче тапкыр кайтуы иде бу. Җитмәсә үзенең туган көне – юбилее! Бу сәфәрне ул зур бүләк дип кабул итте.
– Гомер буе татар теле, татар әдәбиятын укыдык. Арча районында шулкадәр дәрәҗәдә Тукай рухы булганлыгын көтмәгән идем! Сез биредә Габдулла Тукай рухын саклап калгансыз. Балаларның саф татар телендә сөйләшүе зур бәйрәм булды. Сез телнең нигезен дәвам иттерергә тиеш. Телне, Тукайны онытмагыз, сезнең миссия шушы, – диде шагыйрә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сания Әхмәтҗанова Арча районыннан Тукайның якташы булу горурлык һәм җаваплылык дип саный.
– Мин ул җаваплылыкны мәктәптә укытканда да тойдым, әсәрләр язганда да тоям. «Без - Тукай якташы» дигән горурлыкны үзебезгә тиң итеп йөртергә тиеш. Балаларыгызга да «без - Тукай ягыннан» дип, туган телне сеңдерергә бурычлы сез. Миңа бервакыт «иң зур бәхет нәрсәдә?» – дип сорау биргәннәр иде. Әгәр сине туган ягыңда зурлыйлар, туган якның тәхетенә күтәрәләр, кирәк чакта нык җилкәләрен куялар һәм сиздермичә ярдәм итәләр икән – бу минем өчен иң зур бәя һәм иң зур бәхет. Якташларым, рәхмәт! - диде Сания ханым.
«Тукай үрти белгән!»
«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин:
– Сез Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахуновтан соң туып, һәм язучы дигән исемне йөртеп карагыз! Бу – зур җаваплылык. Якташларым белән горурланам. Тукай үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез.
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Габдулла Тукайның тулы бер халыкны тәрбияләп үстергәнен билгеләп үтте.
Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе, язучы Камил Кәримов:
– Габдулла Тукай «Шүрәле» поэмасында «Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк», - дип яза. Шулай язгач, Арча районына җиләккә килүчеләр булган. Коенганда ялтыраган һәм нәрсәгә «алтын тарак» түгел микән дип, игътибар белән караганнар. Ничә буын Тукайның иҗатын өйрәнгән! Урманга барсаң, шүрәле чыгар төсле. Кәҗә белән сарыкны да куып чыгарганнар дип, бу якларга килүчеләр булырга мөмкин. Тукай үрти белгән! Тукайның монда тууы очраклы түгел.
Ниндидер хикмәт бар Арча ягында. Чөнки иң күп халык язучысы, Язучылар берлегенең иң күп кешесе Арчадан, - диде ул.
«Шәхесләребез үзләре исән чакта кадер-хөрмәттә булсын иде»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары», «Габдулла Тукай» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов беренче тапкыр Арча районына журналист булып кайткан вакыйгасын искә алды:
– Журналист буларак монда 1998 елда кайткан идем. Язучылардан: «Сез шүрәлегә ышанасызмы?» – дип сорадым. Роберт Миңнуллин: «Мин ышанам. Шүрәлегә ышанып кына яшим», - дигән иде. Берзаман халык кызып китте, тостлар күтәрә башладылар. Роберт Миңнуллин миңа: «Син шүрәлегә ышанасыңмы, дип сорыйсың. Монда шүрәле исәнлеге өчен тост күтәрә башладылар!» – дигән иде.
Соңгы арада кеше кадере турында сүз алып барабыз. Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең, Сәгъди абзыйның да төгәл генә кабере билгеле түгел. Тукайның ул заманда да бөек шагыйрь икәне билгеле булган, югыйсә. Шуны ачыклап калдыра алмаганнар. Әмма минем өчен бик гаҗәп, бездә шундый сыйфат бар – кешене үзе исән чагында кадерләмәү. Музейларга кереп карасаң, Габдулла Тукай белән бәйле әйберләр дә аз. Күз алдыбызда Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсен дә җимерделәр.
Язучы, педагог Маһруй Мозаффария саклап, экспонатларны тапшырмаган булса, әле ул әйберләр дә булмас иде. Шуңа күрә хәзерге замандагы шәхесләребез кадерләнсен, алар исән вакытта кадер-хөрмәттә булсын иде, – диде ул.
«Тукайның хатларының рус теленә тәрҗемәсен сорыйлар»
Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев барча халыкны шигырь бәйрәме белән тәбрикләде.
– Тукай бабайның урыннары оҗмахта булсын. Габдулла Тукайның шигырьләрен үзем дә укырга яратам.
Республика Рәисе Арчага, мәдәниятебез, язучыларыбызга карата якты йөз белән карый. Эшлисе эшләр әле күп, Тукайның 140 еллык юбилеена эшләп бетерербез дип өметләнәм. Бергәләп озак еллар яшәргә язсын», - диде ул
– Тукайны хөрмәт итеп музейга килүчеләр елдан-ел арта. Соңгы арада гаиләләр белән йөрү модага керде. Бу Габдулла Тукайның әсәрләре актуаль булу белән дә аңлатыла. Халык арасында татар теле, әдәбиятына мәхәббәт сүнмәгән. Музеебызга килүчеләр бар, яратып йөриләр, Аллага шөкер.
Тукайның 140 еллыгына әзерләнү эшләре бара. Киләчәктә үзгәрешләр булыр дип көтелә. Тукайның хатларының рус теленә тәрҗемәсен сорыйлар, балалар залын күрәсе килүчеләр бар. Музейның эчтәлеге – беренче каттагы дүрт залда Тукайның тормышы һәм иҗатын сурәтләгән экспозиция урын алса. Беренче зал Тукайның балачагын сурәтләсә, икенче зал – Җаек чоры, өченче зал – Казан чоры, дүртенче залда Габдулла Тукай дәүләт премиясе лауреатлары исемлеге урын алган, икенче катта күргәзмәләр эшли», - дип таныштырды музей экскурсоводы Гөлшат Сафиуллина һәм музей мөдире Дамир Абдуллин.
Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә бер көндә без Габдулла Тукай булган ике авылда – Кушлавыч һәм Кырлайда кунак булдык. Безне кунак иткән, елмаеп каршы алып һәм озатып калган Арча районы халкына зур рәхмәт!
P.S. Җиләк һәм Шүрәле эзләреннән Кырлайга җәен бер кайтып киләсе булыр әле!
Очрашуда Вакыйф Нуриев, Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Сәгъди, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Рәмис Латыйпов, Рөстәм Галиуллин, Халисә Мөдәрисова, Сания Әхмәтҗанова, Газинур Морат, Илдар Ягъфәров һ.б. катнашты.