Язучылар берлеге өчен тарихи вакыйга: «Берләштек. Кычытмаган җирне генә кашымыйк»

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар союзы белән берләшүе турында карар кабул ителде. Көн тәртибенең икенче пункты буларак Берлек уставына да үзгәрешләр кертелергә тиеш иде. Анысы белән бераз каршылык булса да, барысы да чагыштырмача тыныч шартларда үтте, дия алабыз.
«Хисләр катлаулы. Бирешәсе дә килми, чигенмичә булмаганын да аңлыйсың. Ә өмет юк түгел инде, өметсез –шайтан, диләр бездә. Трибунадан бу хәлләр турында үз фикеремне әйтәсем килә, эшлекле тәкъдимнәрем дә бар», – диде корылтай алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабыр.
«Иҗат оешмалары берләшүенә уңай карыйм. Иң мөһиме – шушы берләшү «Иҗат оешмалары турында канун» кабул ителүгә китерсен иде. Яшь иҗатчыларга бу – бигрәк тә мөһим, дип уйлыйм. Әгәр милләтнең зур талантлы язучылары булмаса, берләшеп кенә бөек әдәбият тудырып булмас. Аллаһка шөкер, безнең талантлы каләм ияләре бар. Әмма берләшүнең шәп әсәрләрне дөньяга чыгаруда ярдәме булмый калмас дип уйлыйм», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.
Ольга Иванова: «Күбрәк басылырга мөмкинлек булыр, бәлки, иҗат йортлары эшләп китәр – иҗат итәр өчен дә, язучының сәламәтлеген ныгытырга да... Татарстан китап нәшриятында рус телендәге китаплар аз чыга, федераль югарылыкта басылып булыр. Рус телле язучылар бу мәсьәләгә уңай карыйлар, яки начаррак булмас, диләр».
Нәбирә Гыйматдинова: «Совет чоры белән чагыштыра алмыйм – миңа ул чорлар аз эләкте. Ләкин өлкәннәрнең сөйләве буенча, алар рәхәт яшәгәннәр дип беләм – чөнки бөтен ял йортлары эшләгән, Сибгат агалар Трускавецка кадәр барып ял иткәннәр, бөерләрен дәвалаганнар, бөтен юлламалар бушлай булган, юл чыгымнары да түләнгән. Җәннәттәге кебек яшәп алганнар язучылар. Советлар Союзы таркалганнан соң һәркем үз йортына кереп урнашты, без дә үз йортыбызда калдык. Мин бер дә начар дип уйламыйм, бу мөстәкыйльлек безгә күпмедер дәрәҗәдә рухи яктан иркенлек биргән кебек булды, «Без» дигән шигарь туды. «Чит илгә баргач та: «Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, татар язучысы», – дип сөйләдек.
Бүгенге көндә инде бездән тормый, бүгенге вазгыятькә карасаң, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты, аны туктатып та булмый, каршы килеп тә булмый. Каршы килсәң дә бернәрсә дә эшләп булмый. Фикерләр төрле... Бүген үзең генә океан уртасындагы утрауда яшәп кара! Беркайдан бернинди ярдәм килмәсә яшәп кара! Язучылар берлеге – матди ярдәм итеп, ташламалар биреп яши торган берлек түгел, ләкин ул безгә рух бөтенлеге өчен кирәк. Мин бүгенге көндә шуңа инандым – без Россия Язучылар союзына кушылырга тиеш. Ләкин үзебезнең мөстәкыйльлекне саклап калырга тиеш».
Ренат Харис: «Бу съезд күптән өлгергән иде, чөнки татар язучылары аларны рухи яктан туендыручы ниндидер зур әйбердән аерылган иде. Без Россия Язучылар берлегенә кушылсак, зур әдәби дөнья белән кушылачакбыз. Рус әдәбияты, Россиянең күпмилләтле әдәбияты дөнья белән бәйләнгән, һәм без шул дөньяга бәйләнәбез – бу безнең әсәрләрнең сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Бу съезд минем өчен өметләр уята. Мин ышанам – татар язучылары, һичшиксез, без берләшик, без дуслашыйк, бер гаилә булып яшик, диячәкләр».
Рабит Батулла: «Барысы да тәртиптә булачак – борчылмыйк. Ә алга таба нәрсә булачагын әйтә алмыйм, фәрештә түгел. Бәлки, бернәрсә дә бирмәс... Бу вазгыятьтә алдагы көн турында бернәрсә дә әйтеп булмый. Экстрасенслардан сорап карагыз – алар әйтсә генә...»
Зиннур Мансуров: «Үткән гасырның алтмышлап елы дәвамында без СССР Язучылар берлеге, РСФСР Язучылар берлеге белән тыгыз бәйләнештә яшәдек, моны берничек тә инкарь итеп булмый. Безгә федераль үзәктәге иҗат союзлары басым ясамады, ирекне дә кысмады. Бер караганда, гаҗәп бит – заманында Гомәр Бәширов РСФСР Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарган. Ибраһим Гази, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин РСФСР Язучылар берлегенең секретарьлары булып саналды. Мин инде идарә әгъзаларын әйтеп тә тормыйм, алар күп иде. Без инде бергәләп эшләүнең файдасын күреп яшәдек. Татар бит ул – файда эзли торган халык, минемчә, без ул тандемнан файда алдык – 60 ел эчендә әдәбият моңарчы күрелмәгән яңарыш кичерде. Ренессанс! Әдәбиятыбызда классик язучылар плеядасы барлыкка килде. Әдәбиятыбыз зур бүләкләргә лаек булды: Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелде, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Унлап язучыбыз СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләренә лаек булды. Татар язучылары бергәлекнең файдасын күреп яшәделәр, бу файданы инкарь итеп булмый. Тәрҗемә мәктәбе дә гөрләп эшләде – Гомәр Бәшировның «Намус», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы нинди генә телләргә тәрҗемә ителмәде!
Кызганыч, СССР җимерелгәч, без болгавыр чорларда яшәп алдык, бәйләнешләр өзелде, тәрҗемә дә сүлпәнәйде. Бу съездда без берләшәбез икән, бу берләшүнең уңай яклары булачак, дип уйлыйм. Минуслары да булырга мөмкин – аларын үткәреп җибәрик, уңай якларыннан файдаланыйк. Татар бит ул Балтыйк буендагы Татар күленнән Ерак Көнчыгыштагы Татар бугазына кадәр сибелгән – без Татарстанда гына аквариумдагы балык кебек яшәп, сибелгән татарга тиешле дәрәҗәдә хезмәт итә алмыйбыз. Шуңа күрә бүгенге коммуникацияләр заманында без бөтен алымнардан файдаланырга тиешбез. Басым ясап әйтәм – халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешбез, теләсә нинди берләшүдән файда табарга тиешбез».
Болары – кереш сүз, фикерләр булды, җәмәгать. Ниһаять, чираттан тыш тарихи корылтай башланып китте.
ххх
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Президиумга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовны, Россия Язучылар союзының җаваплы сәркатибе Николай Ивановны, Татарстан мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллинны, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинны, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабырны һәм Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Татьяна Сушенцованы чакырды.
Бәй, Татьяна Сушенцовага урындык куелмаган ләбаса, Дамир Натфуллин, торып, үз урынын бирде һәм өстәмә урындык алып чыгып утырды.
«Язучылар берлегендә оештыру мәсьәләләре шундыйрак инде», – дип куйды Марат Әхмәтов. «Үз урынымны бирә алам», – диде Ркаил Зәйдулла.
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары Ильяс Фәрхуллинга зур минус инде бу! Урындык кына санап буладыр бит, хөрмәтлем!
Ркаил Зәйдулла: «Бу – бик әһәмиятле тарихи вакыйга», – дип трибунага чыгып сөйли генә башлаган иде, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов: «Ишетелми», – дип зарлана башлады. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаса да, булачак, күрәсең – Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге әгъзасыдыр.
Техник сәбәпләрне көйләгәч, Ркаил Зәйдулла дәвам итте.
«Россия Президенты Владимир Путин язучылар оешмаларының Россия Язучылар союзы эгидасы астында консолидациясен хуплады. Бүген Татарстан Язучылар берлеге – Россия Язучылар союзына кермәгән илдәге бердәнбер берлек. Съезд уңай карар кабул итсә, безгә региональ бүлек хокукында Россия Язучылар берлеге составына керү көтелә. Без бу мәсьәләне апрельдән бирле юридик, социаль, иҗат ягыннан өйрәнәбез. Безнең карашка, берләшү Татарстан Язучылар берлеге өчен перспективалы адым булып тора. Хәлиткеч мәсьәләләр Мәскәү белән килешенәчәк, региональ мәсьәләләр һәм татар әдәбияты мәсьәләләре безнең компетенциядә калачак. Советлар вакытындагыча. Без Россия Язучылар союзының үзәк җитәкчелек белән тигез хокуклы партнерлык мөнәсәбәтләренә өметләнәбез...»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов:
«Без сезнең белән яз аенда шундый утырыш үткәргән идек. Татарстан Язучылар берлеге – республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма. Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Бүгенге очрашуның сәбәбе бар – Россия Язучылар берлеге белән берләшү турында сүз бара. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз.
Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара. Илебезнең язмышы хәл ителә. ...Безгә көчле булырга, бердәм булырга кирәк. Безнең халкыбызга йогынтысы булган, халкыбыз күңеленә үтеп керә торган язучыларыбызның сүзе безгә бик кирәк. Безнең бердәм булуыбыз да кирәк. Мин Россия Язучылар берлегенә Мединскийның килүен өметле киләчәк белән бәйлим. Мин әле Советлар Союзы чорында дәүләт үзенең әдипләре турында ничек кайгырткан – шушы чордагы мөмкинлекләрнең кире кайту өмете белән яшим. Язучыларга керем булырлык гонорарлар системасы, яше җиткән язучыларга сәламәтлеген ныгыту өчен санаторийлар, торак ихтыяҗларын үтәү мәсьәләләре каралырлык зур финанс ярдәменә өмет белән карыйм. Язучылар кайгыртуга мохтаҗ, иҗат берлекләре җитәкчеләре бу мәсьәләне ил җитәкчелеге алдына куя белергә тиеш.
Татарстан Язучылар берлегенең актив эшчәнлегенә республика җитәкчелеге дә өметләнә, халкыбыз күңеленә ныграк үтеп кереп, илебез язмышы белән ныграк берләштерәсе иде. Сез һәрберегез – үзенчәлекле шәхес. Сез республика җитәкчелегенең алга куйган бурычларын дөрес аңлап, халыкка дөрес итеп җиткерә беләсез. Без киләчәктә дә сезнең белән бергә эшләргә телибез».
- Татарстан Язучылар берлегендә 316 әгъза булып, корылтай эшчәнлегендә 179 кеше катнаша. Яңа устав буенча, 50 проценттан артык катнашучы булырга тиеш, димәк, кворум бар.
Корылтай ике гимн белән башланып китте.
Николай Иванов: «Кадерле дуслар! Мин бүгенге иртәм ике телефон шалтыратуыннан башланды. Грозныйдан Язучылар берлеге рәисе Аламахад Ельсаев һәм Башкортстаннан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов шалтыратты һәм, борчылып, хәл белеште. Алар иң изге теләкләрен юлладылар – сәламнәрен сезгә җиткерәм. Корылтай азагында яхшы нәтиҗәләр белән аларны сөендерербез. Бүген тагын бер әһәмиятле дата бар – Сергей Есенинның 130 еллыгы. 1 ай элек безне даһи Муса Җәлил берләштергән иде – аны искә алуга мин дә килгән идем. Шул вакыт Россиядә иң күп һәйкәлләр сугышчыларга һәм язучыларга булуы турында сөйләшкән идек. Бу – Россия.
Бүген рәисебез Мединскийдан сәлам җиткереп, эшебезне сезгә хөрмәт белән башлавыбызны әйтергә телим...
Хатыйп Миңнегулов (залдан): ...Туган телләргә хөрмәт белән...
Николай Иванов: ...Уставка «Туган телләргә хөрмәт» дигән сүзне мин үзем язган идем. Бу – бар. Безнең Язучылар берлегендә бөтен берлекләрне бер тарактан тарый торган тарак юк. Безнең 98 язучылар берлеге, ягъни һәр төбәктә бар. Без аларның барысын да беләбез, премияләрен белеп торабыз, аларга барабыз.
Бер әдәби союз базасында әдәби бергәлек, консолидация вакыты килеп җитте. Бу – хакимиятнең һәм җәмгыятьнең безгә игътибары турында сөйли. Без рухи иминлек өчен җаваплы. Алга таба без сезнең мөстәкыйль эшчәнлегегезгә ышанабыз. Кайбер иҗат оешмалары, бөтен җаваплылыкны Мәскәүгә асып, кушканны гына көтеп утыралар. Хорда җырлау катлаулы – һәркемнең үз тавышы булырга, һәм хор бозылмаска тиеш.
Без күптән бергә бит инде. Безнең Союз гамәлгә куйган «Россиянең әдәби шәһәре» статусына иң беренче булып Чистай һәм Алабуга ия булган иде. Бөек Ватан сугышы елларында бу шәһәрләр язучыларны кабул итте – рәхмәт аларга. Безнең бит эмблемаларыбыз да охшаш – шул ук каләм, шул ук ачык китап һәм флаг төсләре. Бүлешер нәрсәбез юк. Бүген, бергә җыелып, бу сөйләшүне алып барган өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт!
Алда зур эшләр көтә. Язучы – ул өстәл артында утырып язучы гына түгел, язучы – ул гамәл дә. Аеруча хәзер. Сез бүген иң яхшысы саклансын һәм артсын өчен тавыш бирәсез. Россия Язучылар берлеге уставында «Туган телләрне саклау» дип язылган».
Ркаил Зәйдулла: «Бүген Орскида Дәрдемәндкә истәлек ташы куела. Марат абый, Дәрдемәндкә Казанда да һәйкәл куелырга тиеш дип уйлыйм», – диде.
Чыгыш ясаучыларга килгәндә, халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Ренат Харис, күренекле язучы Ренат Мөхәммәдиев, Рәфкать Кәрами, Марс Яһудин, Равил Сабыр чыгыш ясады.
Ренат Харис белән Ркаил Зәйдулла хәтта үзара чувашча да фикер алышып алдылар (билгеле булганча, Ркаил Зәйдулла тумышы белән Чувашиядән, ә Ренат Харис Чувашия белән терәлеп торган Буа районыннан – авт.).
Ренат Харис: «Россия язучылары татар әдәбиятына һәрвакыт яхшы карадылар. Яхшы язылганны яхшы тәрҗемә иттеләр һәм безнең әсәрләрне дөнья мәдәнияте казанышы иттеләр. Язучы әсәре – ул бөтен бер халык күңеле. Мин тәрҗемәчеләремә рәхмәтле. Без хәзер Россия Язучылар берлегеннән аерылып яшибез, без дөнья әдәбияты белән элемтәдән, дөнья цивилизациясеннән актив изоляциядә. Бу корылтай глобаль мәсьәләне хәл итәчәк – татар әдәбиятын дөнья мәдәниятенә кайтарачак. Чувашның «Күп тә бетә, аз да җитә, бергә булуга ни җитә!» дигән мәкале бар. Бергә булыйк!»
Ринат Мөхәммәдиев: «Без Россия язучылары белән хезмәттәшлектә яшәдек, әдәбиятларны бүлмәдек. Ватаныбыз бер, бергә көрәшәбез. Ләкин без берничә әйберне истә тотарга тиешбез. Бөек Ватан сугышы чорында татар газеталары чыккан – бу милләтләргә хөрмәт билгесе. Владимир Путин да күпмилләтле булуыбызны искәртеп тора. Безне бер нәрсә борчый – җанисәп вакытында татарлар кыскартыла. 15 миллионлы татар халкы совет чорында 7 миллионга калды, аннары – 6га. Без бала тапмыйбызмыни? Нигә кимибез? Бу – безне борчый. Тагын бер мәсьәлә: татар халкы өчен Язучылар берлеге – туган телне, рухи байлыкны саклаучы. Татар халкы үз язучысына ышана.
Тагын бер сорау – без берләштек, ди, ә Мәскәүдәге 5-6 берлек тә берләшәме? Чөнки анда берничә берлек барын беләм. Аларда язучылар да, язып караучылар да, язасы килүчеләр дә, язмаучылар да бар. Без берләшәбез, ә әдәби критерийларны төшермибезме? Совет чорында критерийлар нык иде – һәвәскәр язучылар юк иде. Бу мәсьәлә буенча эшлисе бар».
Рәфкать Кәрами: «Мин СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Элек Югары әдәби курслар бар иде – мин дә анда укыган идем. Алар хәзер бармы? Икенче сорау: элек Әдәби фонд бар иде, һәм күп язучылар әдәби фонд аша ял итәргә йөри алалар иде. Хәзер андый мөмкинлек булачакмы? Без анда иҗат белән шөгыльләнер идек.
Абдулла Фәтхуллин: «Чыгыш ясаучыларның күбесе үткәнне искә ала. Без бит аның өчен җыелмадык. Алга таба карап яшәргә кирәк. Моннан 15-20 ел элек татар телен 6 сәгать укыталар иде, хәзер 2 сәгатькә калгач, язучылар каян чыксын? Авыл бетеп бара. Шуңа күрә без кергән очракта да, чыгарга мөмкинчелек калдырырга кирәк. Мәскәүдә ел саен 10 язучының китабын чыгарсыннар – шундый шарт белән керергә кирәк».
Ркаил Зәйдулла: Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, кем дә кем Россия Язучылар берлеге белән берләшүне хуплый – мандатларын күтәрсен! Кем каршы?
Шулай итеп биреләсе тавышлар бирелде – кушылдык!
Аннары көн тәртибенең чираттагы пунктына күчтеләр. Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге дә бар бит. Бу бүлекне Татарстан Язучылар берлеге үзләренә «кабул итте». Әлеге бүлекне Татьяна Сушенцова җитәкли.
Ркаил Зәйдулла: «Без аларны кабул итәбез, чөнки аларның яртысы диярлек – болай да безнең әгъзалар. Алар арасында әйбәт кенә язучылар бар. Тавышка куям...» – диде.
Ә менә көн тәртибенең уставка өстәмәләр өлеше бәхәсле булды. Чөнки Равил Сабыр Уставның 5.2. һәм 5.3. пунктлары белән канәгатьсезлеген белдерде. Чөнки уставта Язучылар берлеге рәисе кандидатурасы Россия Язучылар берлеге белән килештерелүе язылган иде.
Равил Сабырның текстын тәрҗемәсез тәкъдим итәм:
«Но смотрите, что получится, если мы примем Устав в предлагаемой редакции. Правление Союза писателей Татарстана определит кандидатуры, которые впоследствии могут принять участие в выборах председателя Союза писателей Татарстана. А почему правление собственно? Причем тут правление? А если я вдруг захочу в ходе съезда выдвинуть свою кандидатуру и пойду самовыдвиженцем? Вы лишаете меня такого права?
Но это еще полбеды! Определившись с кандидатурами, правление Союза писателей РТ должно направить этот список на согласование в Правление Союза писателей России, которое в свою очередь эту процедуру проводит по рекомендации Председателя Союза писателей России. И только пройдя через такое горнило, кандидатура претендента на кресло председателя Союза писателей Татарстана может быть включена в бюллетень для голосования.
Какие же это демократические выборы? Давайте тогда не будем играть в эти игры – мы же взрослые люди! – и сразу напишем, что председатель Союза писателей Татарстана назначается председателем Союза писателей России. Все коротко, четко, ясно и понятно. Если же мы не согласны с таким положением дел, то нужно внести изменения в пункты 5.2. и 5.3. Устава.
...Предлагаю оставить существующий порядок избрания председателя Союза писателей Татарстана и, как говорил Черномырдин, не чесать, там, где не чешется», – дип тәмамлады Равил. Ягъни, кычытмаган җирне кашымаска тәкъдим итте.
Николай Федорович моның «раслау» түгел, «килештерелү» булуын кат-кат кабатлады. Шулай да язучылар нык торды. Ркаил Зәйдулла да Равил Сабыр тәкъдимендә «рациональ орлык» булуын әйтте.
Искәндәр Сираҗи: «Татарстан Язучылар берлегенең озын гомере бар – без озак еллар рәисне тәкъдим итеп сайладык, һәм моңарчы бернинди хаос булмады. Ел саен җыелу яхшы, әмма рәислеккә кандидатларны раслату дөрес түгел. Алга таба ул хокукны аларга бирсәк, расламаска да мөмкиннәр. Бу пунктны хупламыйк».
Кыскасы, Уставның бу пунктлары буенча эш дәвам итәчәк, Уставны теркәү процедурасында да кат-кат каралачак.
Аннары Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә яңа әгъзалар тәкъдим ителде. Татарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге белән берләшкәнгә күрә, бүлекнең 20 әгъзасыннан 2 кеше – Татьяна Сушенцова һәм Светлана Мингазова идарәгә тәкъдим ителде. Әмма әлегә әлеге кушылу юридик яктан теркәлмәгәнгә күрә, аларның әгъзаларының вәкаләтләре теркәлгәч кенә башланачак. Ә менә «Казан утлары» журналының яңа баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев идарәгә кабул ителде һәм вәкаләтләре башланды да.
Фирдәвес Зариф Рәдиф Сәгъдине дә идарәгә тәкъдим итте, әмма хупланмады.
Аннары көн тәртибенең күңеллерәк өлешенә күчтеләр: Татарстан Язучылар берлегенә һәм Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлегенә яңа кергән иптәшләргә таныклыклар тапшырылды. Таныклыкны барысы да рәхмәт әйтеп алды, ә Георгий Ибушев, Ркаил Зәйдулла үтенече буенча җырлап алды.
Корылтай тәмамланды. Соңыннан шәп шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин мондыйрак фикер әйтте:
Берәү: «Аптыраганнан суям, кәҗәкәем», – дигән, ди бит. Әлбәттә, дөньядагы, илдәге вазгыять үзгәрәк булса, бу мәсьәлә көн кадагына чыкмас та иде. Ләкин бүгенге шартларда (ә шартлар бик кискен, катгый) Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләшүе, минемчә, иң дөрес юл.
Альтернатива бар идеме?
Бар иде. Ул очракта Татарстан Язучылар берлегенең вәкаләтләре, милке һ.б. Россия Язучылар берлегенең Татьяна ханым Сушенцова җитәкләгән Татарстан төбәк оешмасына күчәр иде... Ну, бик ялварсак, безгә, бәлки, берәр театрның почмагында сыңар өстәл белән ике урындык сыярлык бүлмә бирерләр иде. Съезд үз карарын чыгарды. Мәсьәлә хәл ителде. Ни булып бетәр – яшәп карыйк, – диде.
Корылтай азагында чәй-мәй каралмаган иде. Чаллы һәм Әлмәт язучыларын аларның лидерлары Факил Сафин белән Равил Сабыр үз шәһәрләренә алып кайтып китте, Казанныкылар аерым-аерым таралышты. Йа Аллам, бер язучы ханым Тинчурин театрыннан чыгу өчен ишек табалмыйча да чабулап йөрде әле. Театр ишегенең кайда ачылуын белмәгән язучы да булыр икән...
«Әйдә, кофе эчик», – диде халык язучысы Марсель Галиев миңа. Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдык...