Язучы – укучыга: Син дә Камил, мин дә Камил – татар әдәбияты камил булсын
Татарстанның халык язучысы Камил Кәримов үзенең 75 яшьлек юбилей кичәсен Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында уздырды. Рәхмәт, Камил абый, беренчедән, моның белән сез үзегезнең яшь тамашачы белән бер дулкында була алуыгызны, икенчедән, татар язучыларына бу театрның барлыгын күрсәттегез. Бәлки, аларның монда бу бина «Победа» кинотеатры булган заманнан бирле килгәне булмагандыр (1990 елга кадәр кинотеатр булган).
«Дөресен әйткәндә, үземнең картаюымны сездән яшерәсем килә. 60 яшемне үткәргәннән соң тынычланып туктаган идем, 70 яшемне беркемгә дә сиздермәгән идем. Әмма монысын үткәрергә туры килде һәм үкенмим. Язучылар берлегеннән «үткәрәбез» дигәч, «кеше җыя алабызмы» дип борчылган идем. Мине зурлап килгәнегез өчен рәхмәт. Язучыны зурлау – ул кешенең зыялылыгыннан тора», – диде Камил абый, кичә ахырында тамашачы алдына чыгып.
Шулай да башыннан башлыйк. Юбилей кичәсенең рәсми кунагы һәм рәсми котлауларны сәхнәдә юбилярга тапшыручы кеше Камил Ногаев иде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев: «Камил абыйны 40 еллап беләм – чынлап әйтәм. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов исеменнән кайнар сәлам һәм котлаулар җиткерәм. Камил абыйны яшь чагында сәхнәдә күрдек – аны юморист буларак белә идек. Аннары ул романнары белән танылды. «Ком сәгате», «Исемсез хат» романнарын 2-3 көндә укып чыктым. Аның әсәрләрендә үзенең тормыш юлы, без барыбыз да шушы чорларны кичергән кешеләр – шуңа алар тиз укыла. Питрәчтә тавык фермалары төзүләре, аның буровойда эшләгән чаклары, елга порты якларында сантехник булып эшләгән чаклары – аның әсәрләренә шулкадәр кереп китәсең... Шундый матур әсәрләр яза. Ул бит Тукаебыз исемендәге премияне алган кеше – бу зур дәрәҗә. Булган кеше сез, Камил абый! Эшләгез әле тагын да, языгыз!»
Камил Ногаев Камил Кәримовның үзенә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән хатыны Клара ханымга чәчәк букеты тапшырды.
«Сез дә Камил, мин дә Камил – татар әдәбияты әкренләп камилләшсен иде», – диде Камил Кәримов, рәсми котлау өлешен йомгаклап. Ягъни, язучысы Камил Кәримов кебек язсын һәм укучысы Камил Ногаев кебек укысын – менә бу әдәби камиллек.
Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Ркаил Зәйдулланың беренче урынбасары, шагыйрә Дания Нәгыйм котлады.

Дания Нәгыйм: «Без бүген 75 яшьлек егетнең юбилеена җыелдык. Камил абыйны егет дип атыйсы килә – аның очып диярлек йөрүендә дә, дәртләнеп иҗат итүендә дә яшьлек чагыла. Ул үзе белән бәйрәм алып килә, аның янында берничә минут кына басып торсаң да, елмаясы-көләсе килә башлый. Камил абыйны «Казан утлары»нда эшләгән чагыннан белә идем. Миңа да «Шәһри Казан»да эшкә килергә туры килде. Бу 2 редакция бер катта булгач, Камил абый белән көн саен күрешә алам, дип килгән идем, ул лаеклы ялга киткән булып чыкты. Мин әле аның кире кайтуын да көтеп, сорашып йөрдем. Башта ышандырып йөрсәләр дә, өметемне өзәргә туры килде. Камил абыйның әсәрләре үзе кебек ихлас, җор телле. Аның әсәрләрен укыганда «шыттыра» дигән тойгы юк. Аның әсәрләрендәге тормыш фәлсәфәсе укучыны җәлеп итә. Ул бит сәхнә кешесе дә – бу сирәк язучыга бирелә торган талант. Ул аны язучылык таланты белән бергә аерылгысыз рәвештә алып бара белә. Камил абыйны хәтта башка язучыларның әсәрләреннән дә танырга була, аны беркем белән дә бутап булмый. Ркаил Зәйдулла бүген үзе килә алмады, котлауларын җиткерергә кушты».
Дания Нәгыйм Татарстан Язучылар берлегенең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медален һәм шамаил тапшырды.
«Дания Язучылар берлегенә эшкә килгәч, җыелышларга язучылар күбрәк йөри башлады», – дип әйтеп куйды Камил абый.
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев җитәкчелегендә журнал делегациясе чыкты.

Алмаз Гыймадиев: «Яшь аермабыз шактый булса да, Камил абыйны яшьтәшем кебек хис итәм – аны туганнан бирле беләм шикелле. Чөнки ул – өлкәннәр белән өлкәннәр телендә, яшьләр белән яшьләр телендә аралаша белә торган уникаль кеше. Без «Казан утлары»нда озак еллар бергә эшләдек, сәхнәләрдә бергә булдык, иҗади сәфәрләргә бергә чыктык. Аның белән беркайчан да туймыйсың – шулкадәр рәхәт кеше, җиңел кеше. Ул – ышанычлы юлдаш, яхшы дус, кирәк чагында җитди дә була белә. Миңа аның шаян вакыты бик якын».
«Казан утлары» журналист-рәссам, шаржлар остасы Зөлфәт Хәйруллин ясаган махсус рәсем – шаржны һәм пакет тутырып башка бүләкләр тапшырды.
Камил Кәримов бу рәсемне «миннән матуррак» дип бәяләде, Алмазның үзенә «гомер бакый «Казан утлары»нда эшләвен» теләде.

Вакыйф Нуриев: «Бүген минем ике юбилейны бәйрәм итә торган көн. Берсе – Камил абыйның 75 яшьлеге, икенчесе – безнең Камил абый белән аралашып яшәвебезгә 45 ел тулды. Бергә «Яшь ленинчы» газетасында эшләдек. Аннары язмыш тагын кавыштырды. Без шул ук «Яшь ленинчы» бүлмәләрендә бергә эшләдек – ләкин ул вакытта монда «Казан утлары» редакциясе иде. Ходайның рәхмәте инде бу! Камил абый гаҗәеп кеше: аның белән күңелле, аның белән кызык, аның янында тормыш ваклыклары онытыла, аның белән янәшә эшләү өчен редакциягә бәйрәмгә килгән кебек киләсең. Камил абыйның әсәрләрендә үз фәлсәфәсе бар, һәм ул аны юмор белән йомшартып та куя. Ул үзе дә ихлас, әсәрләре дә ихлас. Булганың өчен рәхмәт!»
«Вакыйф Нуриевның әнисе нык итеп васыять әйтеп калдырды: «Балалар, сез гомер буе дус булыгыз, аерылмагыз», – диде», – дип куйды Камил абый.
Кичәнең режиссеры – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов иде. Кичә барышында аларның икесенең дә Питрәч районының Шәле авылы кешеләре булуына да басым ясалды.
Кичә программасына әлеге театр репертуарындагы «Шәй-бу! Шай-бу!» комедиясеннән өзек тә кертелгән иде. Чөнки аның пьесасын Камил Кәримов язган, һәм спектакльне Ренат Әюпов сәхнәләштергән: бу – 2 авылдашның уртак хезмәте.
Кичә дәвамында язучының хикәяләре һәм романнарыннан өзекләр укылды. Аларны Кариев театры артистлары укыды.
Сәхнәгә танылган җырчы Азат Тимершәехның чыгуы да Камил Кәримовның биографиясенә бәйле булып чыкты: чөнки язучы заманында буровойда эшләгән чакларында бу җырчының авылында коелар казу эшендә катнашкан – ике шәхеснең дуслыгы шул заманнан ук килә.
Концерт кичәнең сценарий авторы, язучы һәм җырчы Хәбир Ибраһимның җырлары белән тәмамланды. Хәбир Ибраһим «Гел шулай булсын иде» дип җырлап торганда, Камил абыйны, чират торып, дуслары, туганнары котлый иде.

Әмма бу котлау белән генә бетмәде. Хәбир Ибраһим «Көзләр әле килеп җитмәгән» дип икенче җырын башлады. Анысында инде Камил Кәримов гомер юлдашы – аның әсәрләренә «Нуриәхмәт кызы» булып кергән Клара ханым белән бии иде.
