Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Рифә Рахман: «Үзенең начар язганын да аңламаган кешегә аптырыйм»

Камал театрының «Шәрык клубы»нда язучы-шагыйрә, галимә-педагог, Саҗидә Сөләйманова һәм Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Рифә Рахман белән очрашу булды. Ул, нигездә, шигырь язуга багышланган иде. Киңкырлы талантлар турында сөйләштек, тагын бик күп темаларга кереп киттек.

news_top_970_100
Язучы Рифә Рахман: «Үзенең начар язганын да аңламаган кешегә аптырыйм»
Салават Камалетдинов

Үзем шигырь язудан ерак торсам да, бик кызыклы очрашу булды. Рифә апаның фикерләренә ниндидер анализ ясарга хакым юктыр, шуның өчен, нигездә, аның фикерләрен җиткерәм.

«Озаклап шигырь язган кеше минем өчен – «ясаучы»

Башта – язучыларга хас булырга тиешле сыйфат-билгеләр турында. Рифә апа Рахман фикеренчә, шагыйрь өчен детальләрне күрә белү мөһим.

Кеше чын шагыйрьме, юкмы икәнне бик күп билгеләр күрсәтеп тора. Беренчедән шагыйрь детальләргә игътибар итәргә тиеш. Мин, урамнан барганда, кешеләргә карамыйм, чөнки ул карашлардан арыйм, аннан авырыйм. Миннән «фәлән кешене күрмәдегезме» дип сорасалар, «нинди күлмәк кигән иде» дим. Кешенең күлмәге, атлавы, аяк киемнәре исемдә кала. Шагыйрь кеше башкалар күрмәгән детальләрне күрергә тиеш. Миңа, мәсәлән, кешенең исемен истә калдыруы авыр, әмма кеше нәрсә әйткән, ул вакытта нәрсә кигән, ничек хәрәкәт иткәне онытылмый. Мин кешенең характерын, гадәтләрен хәтерлим. Бу – шагыйрьлек өчен бик кирәк, – дип аңлатты ул.

Икенче билге – тиз уйлау. Рифә апа үзенең кызу кеше булуын, бер утыруда бик күп шигырь язып куя алуын да ассызыклады.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Озаклап шигырь язган кешене минем өчен – «ясаучы». Шагыйрьдә уй җитезлеге булырга тиеш. Шигырь – хис һәм фикер берлегеннән туган әсәр, дип өйрәтәләр. Хис һәм фикер ул прозада да бар. Аннан ритм, рифмалары турында сөйләп китәләр, димәк, шигырь бик күп өлештән тора. Минем өчен иң матур билгеләмәсе – ситуациядән чыккан тезмә әсәр. Ситуациядән үстерелеп киткән хис һәм фикер булырга тиеш», – ди шагыйрә.

Димәк, гашыйк булдың – яздың, югалту кичердең – яздың гына түгел. Артык хискә бирелеп, дөньяны онытып йөрү дә бик үк дөрес әйбер түгелдер. Гәрчә, Рифә апа үзен шундый ди. Хисләргә бирелеп барып, трамвай астында кала язган. Шуңа да бик үк дөрес түгелдер, дим.

Тагын шундый әйбер дә бар: берәр шагыйрьнең иҗат җимешен укыгач, анда язылганның барысын да турыдан-туры диярлек шагыйрьнең үзенә күчерәләр. Имеш, барысы да аның белән булган. Шигырь бит уйлап чыгарып, «ситуацияне үстереп» язылган булырга да мөмкин.

«Шагыйрь ситуацияне үстерә белергә тиеш, күргәнне генә язып утырырга кирәкми. Миңа физик, математик ачышлар кызыклы. Көн саен шундый яңалыклар карыйм: Марста нәрсә булган, самолет төзелешендә нинди яңалыклар бар. Бу ачышларны шигырьгә кертеп җибәрәсе килә, әмма ул укучыга кызыклы түгел», – дип сөйләде язучы апа.

«Габдулла Тукай фәләнне яраткан, төгәнне яраткан, дигәнгә ышанмыйм»

«Гашыйк булдың – яздың» дигәннән, мәхәббәт темасын да «әйләнеп чыктык». Мәхәббәт темасына шигырь язгач, язучыдан «гашыйк булдыңмы әллә» дип сорыйлар икән. Рифә апа гашыйк булуын беркемгә сиздермәү яклы.

Шагыйрьләрне беләм, алар гашыйк булгач яза. «Гашыйк булдыңмы әллә» дисәң, «фантазия җимеше» диләр. Берсе дә әйтми кемгә багышлаганын. Гадәттә, өлкәннәр яшь кызга гашыйк булса, күренә ул.

Шагыйрьләр турында тапшырулар күп карадым. Хатынына укыган кебек укып утыралар шигырьләрне. Мин кемгә язылганын беләм. Яшерәләр..

Мәхәббәт шигырьләренә килгәндә, мин Һади Такташның аерылышкан хатынына булган мәхәббәтенә ышанам. Аны укыганда елыйм. Ул аны гомер буе онытмый. Муса Җәлилнекенә ышанмыйм. Хәсән Туфанныкы күпмедер ышандыра. Башкалары алай тәэсир итми.

Фото: © Абдул Фархан

Габдулла Тукай фәләнне яраткан, төгәнне яраткан, дигәнгә ышанмыйм. Уйдырма! Һәр шагыйрьнең иҗатында йөзләгән кешегә багышланган шигыре бар. Ул бит аларның барысына да гашыйк булган дигән сүз түгел. Шигырь белән исбатлыйлар, чынлыкта булган әйберне шигырь белән исбатлап булмый, – ди галимә.

«Шагыйрь физика, математиканы белми икән, ул – бик йомшак шагыйрь»

Яшьләр алдында тора торган шагыйрь дип, Рифә апа Рүзәл Мөхәммәтшинны атады. Аңа зур өметләр баглый галимә. Проза өлкәсендә Рөстәм Галиуллинны аерып әйтте.

Рүзәлгә тигезләнерләр, иярерләр, аның белән үзләрен чагыштырырлар да, әдәбият бер алган биеклегеннән төшмәс, дигән өмет бар. Мин – кайчандыр аны бик тәнкыйть иткән кеше. Бүген инде икенче күз белән карыйм, икенче бәя бирәм. Рүзәл шигырьләрне дә гаҗәеп матур итеп укый бит. Ул начар шигырь укыса да, залда утырган кеше тоймаячак.

Фото: © Абдул Фархан

Талантлы кеше матур укый. Электән шулай булган ул. Мөдәррис абый гаҗәеп шәп укый иде, Роберт Әхмәтҗанов, Газинур Морат шәп укый, Ркаилны әйтә торган түгел. Алар барысы да шәп укый. Талант ул бер генә өлкәдә була алмый. Талант бар икән, бөтен өлкәдә бар. Кайсыдыр өлкәсе басылып калган булырга мөмкин. Кеше шигырьне яхшы яза икән, ул, һичшиксез, яхшы рәссам була ала. Рәсем ясый алмыйм, шигырь генә яза алам, дип әйтә икән, аның шагыйрьлеге миндә шик тудыра, театр артисты була алмый икән – шулай ук ышанмыйм, – ди ул.

Рифә апа җырлауны үзендә басылып калган талант дип саный, бөтен нәселе җырлый икән. Иҗат юнәлеше белән килеп чыкмаса, физика-математика ягына китәргә уйлаган булган ул. «Шагыйрь физика, математиканы белми икән, ул – бик йомшак шагыйрь», – ди галимә.

«Татарда рифма табуы бик авыр»

Рифә апа – шигырь язу буенча дәресләр үткәргән кеше. Аның сүзләренчә, уртача шагыйрьне теләсә кемнән ясап була. Татарча шигырь яза башласаң, иң авыры – рифма табу икән.

Япон, кытайларда бөтен кеше шигырь яза. Безнең Интернет челтәрендәге шигырьләрне күрсәләр, аларның начарлыгына шаккатырлар иде. Аларда масса башкача яза. Бездә уртача язган кешеләр үзләрен шагыйрь дип саный. Дөрес, кытайларда шигырьдә форма ноктасыннан бик камиллек таләп ителми. Аларга матур шигырь язарга җиңелрәк.

Бездә шигырь язу ни өчен җиңел түгел? Чөнки татарда рифма табуы бик авыр. Тукайлар чорында шигырь язу гаҗәеп җиңел булган, чөнки анда фарсы изафәләре булган. Фарсы изафәләре бертөсле бит, нәкъ рус телендәге кебек куеп кына барасы. Рус телендә фигыль формаларын куясың да, теләсә кайсы сүз рифмалаша.

Ирекле формалар шулай ук бик кирәк, чөнки фикер киңлеге бирелә. Шулай да йөгерек рифмасы булырга тиеш. Бүгенге көндә халыкның гарәп сүзләрен аңламавы, фарсы изафәләрен кулланмавы шигырьне рифма һәм образлылык ягыннан бик ярлыландырды.

 

Фото: © Абдул Фархан

Әдәбиятның киләчәге өчен борчылу бар. Яшәтерләрме бездән соң? Яңа Рөстәм Галиуллин, яңа Рүзәлләр булырмы, дигән уй белән борчылып яшим. Халык «әштер-пөштер» шигырь укудан туктамаса, әдәбият бетә. Ул халык әдәбиятының начар мәгънәсенә кайтып кала. Элеккеге халык әдәбияты камилләшеп, чарланып беткән иде. Хәзер теләсә кайсы халык җырында җитешсезлек бар, рифмалы сүзләрне икенчесенә алмаштыралар. Халык шулай бозып җырлый башлый, – ди шагыйрә.

Аның фикеренчә, «Үзгәреш җиле» кебек бәйгеләр текстларга, көйгә зур зыян салган. Нәтиҗәдә, иң камил җырлар камилсезлек дәрәҗәсенә төшкән.

«Әпипә»не генә укып үскән бала шуны гына ярата, катлаулы әсәрне укымый»

Рифә апага халык гел шигырьләр җибәреп тора икән. Үзе: «Ничек миңа шул шигырьләрне җибәрергә кирәк?!» – дип гаҗәпләнә. Галимә кабул итә алмаса да, халык арасында үз укучысын таба ул шигырьләр.

Үзенең начар язганын да аңламаган кешегә аптырыйм. Халыкның начар әйберне кабул итүе нәрсәдән килә? Әдәбият бик үсте, төрлеләнде, әмма яхшы итеп укытырлык, аңлатырлык, үзе дә яза алган укытучылар юк. Укытырга сәгатьләр юк, яхшыны укымагач, ничек аерсыннар. Программа авыр, дип, ата-ана җиңеләйттерде. «Әпипә»не генә укып үскән бала шуны гына ярата, катлаулы әсәрне укымый.

Ата-анага билге кирәк. Нигә руска баласының тирән белемле булуы кирәк, ә татарга кирәк түгел?! Бу – мине гаҗәпләндерә... ә инглиз теле кирәк. Аны катлаулы итеп бирүне сорыйлар, ә татар телен җиңеләйтергә телиләр.

Игътибар итсәгез, читтә яшәүчеләр татарча сөйләшми, әмма җырлый. Бөтен кеше җырлый башлый, шоуларга игътибар арта. Халык шуны гына ярата башлый икән, милләт бетә. Шоу да кирәк, әмма ул бүгенге көндәге кебек төп әйбер булырга тиеш түгел. Театр янында, су буенда, күпер төбендә бию – хәзер шул әйбер китте. Мин бу күренешкә бик каршы дия алмыйм, әмма ул алгы планга чыкты. Әдәбият турында мәгънәле сөйләшүләрнең кимүе кызганыч.

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу күренеш кайчан башланды? Элегрәк концертлар барышында җырның сүз авторын һәм көй авторын әйтәләр иде. Иң элек шагыйрь төшеп калды. Хәзер композиторын да әйтмиләр. Җырчы өчен ул да мөһим түгел. Сикереп йөрүче җырчы гына мөһим булып калды. Җырны дөньяга китергән кеше югала. Әкрен генә культурасызлыкка барабыз. Җырчы уйлый башлый: карале, текстын үзем язып карыйм әле. Аннан: көен язып карыйм. Тыңладылар. Ул үзен «шагыйрь, җырчы, композитор» дип белдерә башлый. Кеше үзен шулай дип атый башлый икән, өчесенең берсе дә 100 процент булмый. һәр эшнең үз остасы булырга тиеш, – ди Рифә апа.

«Порнографик әсәр язучылар күбәеп китте»

Яңа шигырьләр «шундый гына дәрәҗәдә» булуы нидән килә соң, дим.

Яшьләрнең тормышы бертөсле, – диде ул. – Ике егет булган, бер кыз өчен талашкан, берсе үлә... Шул бер сюжет йөри. Әти-әниегездән сорап языгыз әле, дим, шәп әйбер язып киләләр! Чөнки аларның тормышы бай.

Бүгенге яшьләр тупас әйберне күп күрә, интим мөнәсәбәтләр бик иреклегә әйләнде, шуңа аның нечкәлеге югала. Таныша, йоклый, шул турыда язалар. Эротик түгел, порнографик әсәр язучылар күбәеп китте. Алар аны «эротика» дип саный, әмма эротика порнографиядән бик ерак тора. Билгеләмә биреп аеруы авыр. Шигырь җенси якынлыкны турыдан-туры акт буларак күз алдына китертә икән, ул инде – порнография. Бу әйберләрне әдәбиятка уздырырга ярамый. Минем эротикада «телим», «алма ашыйк» дигән сүз булырга мөмкин.

Яшьләр «интим» дигән сүзне аңламыйлар. Интимны эротика дип уйлыйлар. Интим ул – нечкә күңел кичерешләре, шәхси, дигәнне аңлата. Әнигә язган шигырь дә интим булырга мөмкин, – ди Рифә Рахман.

Аның сүзләренчә, яшьләрне мактап тору да иҗатына начар йогынты ясый ала икән. Берәр хөрмәтле язучы абый яки апа мактап торса, җитешсезлеген күрсәтмәсә, яшь кеше үзен «идеаль язам» дип уйлый башлый.

«Без 40 яшьтә дә Язучылар берлеге бинасына керергә курка идек. Хәзер 20 яшендә берлеккә килә. Иң беренче килүгә – бүләк, премия сорый. Бу – тиешеннән артык мактаудан. Бик каты тәнкыйть итү дә, мактау да кешене үсештән туктата», – ди ул.

«Олылар арасында уздырылган бер генә бәйгегә дә ышанмыйм»

Яшь язучылар өчен бәйгедә билгеләр ни дәрәҗәдә гадел куелуын сөйләштек. Ул, нигездә, «Илһам» яшь язучылар бәйгесенә таянып сөйләде. Рифә апа үзе дә – жюри әгъзасы.

Кеше билгене намуслы куядыр дип ышанам. «Дөрес куябыз» диләр, әмма кешенең күңелендәгесен белеп бетереп булмый. Янда утырган кешенең кәгазенә күз төшә дә, минеке кебек куйган, дип уйлап куям. Ул да шулай уйларга мөмкин. Билгеләрне без сан белән куймыйбыз тамгалар белән куябыз, кеше минекенә иярмәсен, дим.

Билгене дөрес куяр өчен сорау бирәсең, аны залда утыручылар да, катнашучылар да дөрес аңламый. «Ул миңа каныкты, бәйләнде», – дип сөйләп йөриләр. Бөтен балага хас әйбер ул. Сорау биргән өчен бик күп шикаять килә. Сорау биргәнгә сөенергә кирәк, димәк, әсәр кызыклы, димәк, ул бала белән сөйләшәсе килә. Сораулар биргәннән соң, мин иң зур балл куйган очраклар да билгеле булды соңыннан. Үзем булган җирдә гадел булсын дип тырышам.

Фото: © Салават Камалетдинов

Мине чакырмыйлар икән, димәк, дөрес куйганга ачулары килгән. Минем иң ышанмаган әйберем – мәктәп олимпиадалары. Аның аркылы укырга кереп була иде. Мин анда бер генә тапкыр бардым, ул турыда киләчәктә язачакмын әле...

Безнең бер күршенең малаена мәктәптә физикадан гел «4»ле чыгаралар иде. Олимпиадага барып, Россия буенча беренче урын алды, укытучы шуннан соң гына «5»ле чыгарды. Шуны да әйтергә телим: гаделсезлек укытучыдан башлана. Бала бәйгедә җиңү-җиңмәүгә дә түзә, ә гадел булмаган билгегә чыдавы авыр.

Бәйгенең гаделсез булуында 100 процент укытучылар гаепле, чөнки алар язып бирә. Беренче сайлап алуда «иң яхшысы» дип табылган эшләрнең авторлары соңыннан сорауга җавап та бирә алмый. Кем аларны ялганларга өйрәтә? Укытучы.

Намуссыз рәвештә билге кую бөтен җирдә бар. Олыларны алдыйлар да алдыйлар инде. Олылар арасында уздырылган бер генә бәйгегә дә ышанмыйм. Үзем җиңгәннәренә дә ышанмыйм, – ди Рифә апа.

Очрашуга кеше күп җыелмаган булса да, мәгълүмати яктан ул бик тулы булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100