news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язучы, педагог Камил Фазлетдинов турында: «Җитешсезлекләргә әрнеп, йөрәге тузды аның»

23 июньдә 76 яшендә Башкортстанның атказанган укытучысы һәм язучы Камил Фазлый (Камил Фазлетдинов) вафат булды. «Интертат хәбәрчесе мәрхүмнең хезмәттәшләре һәм туганнары белән сөйләшеп, аның турында истәлекләрне барлады.

news_top
Язучы, педагог Камил Фазлетдинов турында: «Җитешсезлекләргә әрнеп, йөрәге тузды аның»
Фото: © «Агыйдел дулкыннары» телеграм-каналыннан алынды

Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында туа. 1975 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, озак еллар туган авылында балалар укыта, ә 1983-1994 елларда мәктәп директоры була.

К.Фазлый – Башкортстанның атказанган укытучысы (2005), Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994). «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була. Бик күп премияләр лауреаты.

Беренче шигыре 1963 елда, 7 нче сыйныфта укыганда ук дөнья күрә. Шуннан бирле әдәби иҗаттан, публицистикадан аерылмый. Әсәрләре Башкортстан һәм Татарстанның матбугат басмаларында даими басылып тора. Нигездә, сатира-юмор жанрында иҗат итә.

«Бөтен нәрсәне күңеленә якын алып, җитешсезлекләргә әрнеп йөрәге тузды аның»

Татар телендә чыга торган «Бәләбәй хәбәрләре» газетасы журналисты, язучы Зәйфә Салихова:

Үлеме бер дә көтелмәгән булды... Әле бер көн алдан аның белән эш буенча сөйләшкән генә идем, әлбәттә, тавышында авырып торуы сизелде. Ләкин аның үлеме турындагы хәбәр килеп ирешкәннән соң, мин шок хәлендә калдым. Редакция белән озатырга бардык, ләкин ышанып булмый әле...

Гомере буе Тузлыкуыш авылында яшәп иҗат итте. Ул бик кешелекле, ярдәмчел булды. Аның ике канаты бар иде. Беренче канаты – укытучы һөнәре. Тузлыкуыш мәктәбендә байтак еллар буе мәктәп директоры булып эшләде, балаларны укытты. Соңгы юлга озатканда әллә күпме укучылары килгән иде. Ә икенче канаты – иҗат. Озак еллар буе ул безнең штаттан тыш хәбәрчебез булып торды, бик күп мәкаләләр язды. Республика киңлегендә язучы шагыйрь, сатирик язучы буларак танылу тапкач та, иң беренче урында аның өчен безнең район газетасы – «Бәләбәй хәбәрләре» булып калды. Аның иҗат юлы шуннан башланган, шуңа күрә ул газетаны беркайчан да ташламады. Нәрсә язса да, иң беренче чиратта безгә китерә иде.

Шуны да әйтәсем килә, ул бик көләч йөзле кеше булды, һәрвакыт редакциягә елмаеп керде. Аның елмаймаган чагы булмады. Бу сыйфаты иҗатында да чагыла. Аның редакциягә килүе бәйрәм шикелле иде, һәрвакыт пөхтә итеп киенә, төз, үзе матур.

Бүгенге көнгә кадәр без аның белән бик тыгыз элемтәдә тордык. Ул безнең газетабызның иң ышанычлы, тугры дусты булды. Тормыш иптәше Рәсимә ханым белән беренчеләрдән булып газетага язылып куялар иде.

Беләсезме, ул нинди жанрда язса да, бик оста итеп язды. Беренчедән, көлкеле юморескалары, сатиралы шигырьләрен укысаң, алар көлдерә дә, ләкин шул ук вакытта күңелеңне дә чеметтереп ала – проблемаларны күрсәтә. Бөтен нәрсәне күңеленә якын алып, җитешсезлекләргә әрнеп йөрәге тузды инде аның.

Бик актив булды: мәктәпләргә, китапханәләргә очрашуларга һәрвакыт йөреп торды. Без аны бик сагынырбыз, юксынырбыз әле…

Фото: © Зәйфә Салихованың шәхси архивыннан

«Җәмгыятьтәге котсыз, ипсез күренешләргә каршы юмор аша көрәште»

Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятының элеккеге мөхәррире Динә Морзакаева:

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында эшләгәндә, миңа, «Акчарлак» күмәк җыентыгына кергән шигырьләренең һәм 2 китабының мөхәррире буларак, күренекле әдип һәм шагыйрь Камил Фазлый белән тыгыз аралашырга туры килде. «Ат тәмәке көйрәтә» дип исемләнгән китабында автор укучыларга чәчмә әсәрләрен – сатирик повестьлар һәм хикәяләрен тәкъдим итте. Ә инде «Бүрек фикере» дигәненә «Туган авыл» поэмасы һәм шигырьләре тупланды. Ике китапка кергән әсәрләренә, гомумән, Камил Фазлыйның тоташ иҗатына заманыбыз вакыйгаларына карата нечкә юморлы яки үткер сатиралы караш хас. Маһир каләм иясе җәмгыять тормышындагы, вазгыятьтәге, көнкүрештәге төрле котсыз, ипсез күренешләрне, күңелгә ятышсыз хәлләрне оста эләктереп алып, көлкеле сүз аша тәнкыйть утына тота. Шунысы да бар: әсәрләр көлү-елмаюга, чәнечкеле тасвирлауга корылса да, аларның асылында авторның җитди уйлану-борчылулары, шушы кире күренешләргә тирән әрнеше, шуларга каршы юмор аша көрәше ята.

Камил Фазлый турында сатирик язучы Рәдиф Тимершин: «Камил Фазлый юкка язмый – йә каезлый, яки назлый», – дип әйткән иде бик хаклы рәвештә. Әсәрләренең һәр юлы белән Камил Фазлый яман күренешләрне каезлап, яхшыларын хуплап, замандашларыбызны яктылыкка, камилләшүгә өндәде. Авторның һәр көлкеле гыйбарәсенә аңлаганнар өчен фәһемле ишарә яшерелгән, саллы әсәрләре белән ул әдәбиятыбыз хәзинәләренә зур өлеш өстәде.

Камил Фазлыйның лаеклы дәвамчылары – республикабыз матбугатында фидакарь һәм уңышлы хезмәт итүче уллары Илдус һәм Илдар Фазлетдиновлар исә – әти-әнисенең генә түгел, Башкортстанның да, милләтебезнең дә горурлыгы.

Фото: © «Тулпар» журналы сайтыннан

«Яшәргә дә яшәргә иде...»

Шагыйрь, журналист, Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Мөнир Вафин:

Камил Фазлый – минем райондаш, үзен һәм иҗатын күптән беләм.

Кеше буларак ул ихлас, эчкерсез, позитив шәхес иде. «Иде» диясе дә килми. Язучы буларак ул сатира-юмор остасы булып танылды. Көлкеле шигырьләр белән беррәттән чәчмә әсәрләр дә иҗат итте. Сатирик повестьлары да бар.

Сатира-юмор өлкәсендә эшләүчеләрне бездә «штучный товар» диләр, чөнки алар бик аз. Камил Фазлый республикадагы иң күренекле юмор остасы булды. Мин аның улы Илдус Фазлетдинов белән бергә эшлим. Улы 1 апрель көнне туган. Чын юмористның гына улы шундый көнне туа ала.

Кызганыч, аңа яшәргә дә яшәргә иде... Дөрес, иҗаты милләтебез яшәгәндә яшәр, дип уйлыйм.

Фото: © Мөнир Вафинның шәхси битеннән

«Язучы гына түгел, ә татар халкына 2 милләтпәрвар, татар җанлы уллар тәрбияләп биргән кеше дә әле»

Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов:

Камил Фазлетдиновның мәрхүм булуы – Башкортстан җирлеге, татар әдәбияты өчен бик зур югалту.

Ул язучы гына түгел, ә татар халкына 2 милләтпәрвар, татар җанлы уллар тәрбияләп биргән кеше дә әле. Шул яктан да бик кадерле ул безгә, чөнки аның улы Илдус – «Тулпар» журналының җаваплы сәркатибе, филология фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, ә Илдар – «Кызыл Таң» газетасының җаваплы сәркатибе.

***

Без шулай ук Камил Фазлетдиновның улы Илдус белән дә элемтәгә кердек, әмма ул әлегә сүз әйтергә авырсынуы турында әйтте. Мәрхүмнең уллары Илдус һәм Илдар Фазлетдиновларның, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә Камил Нәҗми улының урынын оҗмах түрләреннән әйләсен һәм якыннарына күркәм сабырлык ирештерсен, дип телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар