news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язучы Гөлчирә Галимова: «Кеше хәзер интернетта бушка китап укырга өйрәнде»

Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Гөлчирә апа Галимова гомере буе штукатур-буяучы булып авыр эштә эшләп, иҗатка сәләтен соңлап кына ачкан шәхес. «Интертат» Гөлчирә апа белән тормышы һәм китаплары турында сөйләште.

news_top
Язучы Гөлчирә Галимова: «Кеше хәзер интернетта бушка китап укырга өйрәнде»
Фото: Гөлчирә Галимова архивыннан

«Кулыма үзем язган китапларымны алырмын дип, күз алдына да китереп караганым булмады»

Гөлчирә апа, сезнең язмыш Зифа Кадыйрова язмышына бик тә охшаган.

Мине аның язмышын кабатлаган язучы дип тә әйтәләр шул. Мин дә гомер бу штукатур-буяучы булып эшләдем.

Язу осталыгым элек тә бар иде. Мәктәптә укыганда башка балаларга әле инша, әле шигырь язарга булыша торган идем. Ләкин кайчан да булса кулыма үзем язган китапларымны алырмын дип, күз алдына да китереп караганым булмады. Вакыт ягы да чамалы булгандыр, авылда торган кешене эштән кайтуына хуҗалыгы, бакчасы, бер ишегалды терлеге көтә бит.

Авыр эш үзен сиздереп, кулларым сызлау сәбәпле хастаханә юлларын таптый башлагач, төшенкелеккә бирелдем. Беренче каләм тибрәтүләрем шул вакытта булды. Язу эшен начар уйлардан арыныр өчен бер шөгыль буларак кабул итә идем.

Иң беренче «Кичер мине, әни, гафу ит» дигән әсәремне яздым. Кич буе шуның белән утырганымны күреп, палатада бергә яткан иптәш хатын нәрсә эшләвем белән кызыксынды. «Хикәя язам», – дигәч: «Бир әле, укып карыйм әле», – дип, дәфтәремне сорап алды. Карыйм, минем кичке уколлардан чыгуыма, елап утыра. Нәрсә булды дип, янәшәсенә башка бүлмәдәшләр дә җыелышкан. Алар да хикәямне алып укыды. Шулай итеп, дәфтәрем палатадан палатага йөри башлады, тагын язуымны сорадылар. Иптәш кызларым хикәяләремне «ВКонтакте» челтәренә дә куеп карарга киңәш иттеләр. Әкренләп, өзекләп, аларны социаль челтәрләргә урнаштыра башладым.

«Кичер мине әнкәй, гафу ит» хикәясе буенча кыска гына фильм да төшерделәр. Һәр язучы, әлбәттә инде, үзенең иҗатын бәяләгәнне тели. Бу әсәремне кыска метражлы фильм итеп төшерсәк ярыймы, дип сорагач, мин дә бик шатландым. Шул ук вакытта бу – минем өчен бик зур сынау да булды... Кем мин – бары тик үзешчән язучы гына. Иҗатымны зурлап кино төшерүләре, әлбәттә, зур шатлык булды. Алай гына да түгел, артистлар төркеме туган көнем белән котлап, авылга хәтле килеп, кунак булып киттеләр.

Фото: © Гөлчирә Галимова архивыннан

Сезнең әсәрләрегез чынбарлыктан алып языламы? Темаларны каян табасыз?

«Үз кулларым белән бирдем бәхетемне» дигән хикәям генә чынбарлыктан алып язылган. Бер туганым үзенең гыйбрәтле тормышын кыскача гына сөйләп биргән иде. Хикәямне язгач та, иң беренче итеп, үзенә укыттым. «Син минем янымда булган кебек итеп язгансың, әйткән сүзләремә кадәр туры килә», – дип, елый-елый шалтыратты.

Болай темаларны гел уйлап йөрим инде. Көндәлектә дә килеп чыгып торалар. Бер яза башлагач, бик кызык икән. Башта мең төрле уй бөтерелә, әллә кайларга кереп китәсең. Берсендә мин язып утырам. Кызым әтисе белән миннән көлеп басып торалар. «Әни, әйдә чәй эчәргә», – дип 3 мәртәбә әйттем бит инде. Кереп киткәнсең язу эшеңә, кайларда йөрисең бу юлы?» – ди.

Үз тормышымнан алып язылган әсәрләрем юк. Чөнки таныш-белешләрем күп, аеруча, авыллар, үзебезнең районнар яратып укый бит инде әсәрләремне. Танып алырлар дип, үз тормышымны язарга читенсенәм.

Фото: © Гөлчирә Галимова архивыннан

Сезнең китапларны укыган кешеләр нинди фикергә килергә тиеш? Сез нәрсә пропагандалыйсыз?

Тормышның төрле яктан китереп чыгарган авыр сынауларын, аның мәгънәсен күрсәтергә тырышам. Язылган әсәрләремне укып, бераз булса да гыйбрәт алсыннар, уйлансыннар, әсәрләремдәге кебек хаталарны җибәрмәсеннәр, дип язам. Әйе, бәлки, арттырып та җибәрәмдер, тик, бу – бары күңел аша уздырып, чыннан да шулай була ала, дип уйлансыннар өчен генә. Әйтүемчә, мин – бары үзешчән язучы. Тормышым гел чәчәк атты, дип тә әйтә алмыйм, миңа да, әсәрләремдәге геройларныкы сыман, төрле сикәлтәле юллар аша үтәргә туры килде. Ачысын да, төчесен дә күп татыдым. Бәлки, шуңадыр да, әсәрләремне бөтен күңелем аша уздырып язам. Әлбәттә, куркыта, укучылар ничек кабул итәр, дип уйлап, йөрәк «жу» итә. Ә инде комментарийларны укыгач шатланам, укучыларымны әсәремдәге геройлар язмышы аша үткәреп елатсам, үзем берсеннән-берсе матур комментарийлар, теләкләр укыганда елап утырам. Бу – минем өчен иң зур бәхет, үземне зур сәхнәгә чыгып зур бүләк алган кебек хис итәм.

Ярты юлда калган, ниндидер сәбәпләр аркасында язылып бетмичә, үз вакытын көтеп ятучы әсәрләрегез бармы?

Юк, мин, бер яза башлагач, язып бетерергә тырышам. Әле менә «Язмышлар языла күкләрдә» дигән бер әсәремне язып бетереп, интернетка куя башладым. Аны китап итеп тә чыгарасым килә. Шулай ук балалар өчен әкиятләр китабымны чыгармакчы булам. Анда 4 әкият булачак.

Сезнең моңа кадәр ничә китабыгыз чыкты соң инде? Аларны чыгаруда кемнәр ярдәм итә?

Минем бүгенге көндә 4 китабым бар. Китап чыгару – чыннан да бик мәшәкатьле, чыгымлы эш. Беренче китабымны чыгарырга балаларым булышты. Акча бик күп кирәк бит аңа, кеше генә аңлап бетермәгәч тә. Хәзер берсен сатып бетерәм дә, шул акчага икенчесен чыгарам. Кызларым гел булышып торалар, Аллаһга шөкер. Кияүләрем дә: «Әни, әйдә, яз», – дип кенә торалар. Минем өчен алар – иң зур терәк.

Китапларыгыз күпме тираж белән чыга?

«Язмыш киртәләре» дигән беренче китабымны 200 данә итеп, куркып кына чыгарган идем. Танылган автор булмагач, әллә алалар, әллә юк, дип уйладым. Үземә дә калмады, алып бетерделәр. «Ялгыз торна тавышы»н 500 данә бастырдым. «Парлы ялгызлар» белән «Туганлык җепләре өзелгәндә» китапларын 300әр данә чыгарган идем, тагын өчәр тапкыр яңадан чыгарырга туры килде.

Китапларымны укуларына бик сөенәм. Чыгаргач, шкафта тузан җыеп ятсалар нишләр иден.

Фото: © Гөлчирә Галимова архивыннан

Ә менә «ВКонтакте»дагы төркемнәр дә сезнең хикәяләрне актив куллана. Алар белән ниндидер килешү нигезендә эшлисезме?

Төркемнәр үземнән рөхсәт сорап алып куялар әсәрләремне. Кешенең укыйсы килә икән, укысыннар гына. «Туктале, нәрсә яза әле бу», – дип әйтсәләр дә, берни эшли алмас идем. Өстәвенә, мин штукатур-буяучы гына, бөтенләй иҗат өлкәсеннән түгел. Быел җәй язу эше белән артык утыра алмадым. Җәй көне бакча эшләре күп, әлеге дә баягы китап чыгарырга акча булсын дип, буяу эшенә дә чыккалыйм. Подъездларга ремонтлар ясап йөрибез. Шул арада да укучыларым югалтып өлгерде. «Гөлчирә апа, син кая?» – дип, телефон номерымны эзләп табып шалтыратучылар да бар.

«Безне, китап сатып баеп беттеләр, дип уйлыйлардыр»

Язучылар белән аралашып торасызмы?

Безнең Буада Динә апа Камалетдинова бар. Бик күп популяр җырлар авторы ул. Иң беренче әсәрләремне куйган вакытта аның белән киңәшләшә торган идем.

Мин үзем – рус мәктәбен тәмамлаган кеше. Берзаман миңа «хаталы язасың» дип әйтүчеләр була башлады. Шул вакытта Динә апа бик зур терәк булды миңа. «Хатасыз укыгыз! Кеше рус телендә укып, татарча әсәрләр яза, татарча китап укучыларны арттырырга тели. Ә сез хаталарын күреп утырасыз», – дип, мине яклап чыкты. Хәзер дә: «Гөлчирә, бернәрсәдән дә курыкма, яз. Син булдырасың. Яз, ташлама», – дип әйтеп тора. Динә апага моның өчен мин бик рәхмәтле. Гел хәлемне белешеп, нәрсәләр иҗат итүемне сораштырып тора.

Зифа Кадыйрова белән язмышларыгыз бигрәк охшаш булуны билгеләп үткән идек. Аның белән аралашканыгыз юкмы?

Зифа Кадыйрова белән аралашканым юк. Шулай ук үзешчән язучылар Әсһия Костикова белән сөйләшәбез менә. Әлфирә Кадыйрова белән аралашабыз. Алар белән Казанда очрашырга уйлап йөрибез әле.

Сезнең төп укучыларыгыз кемнәр?

Минем төп укучыларым Башкортстаннан. Татарстаннан Балтачлылар бик күп укый, комментарийлар калдыру буенча да алар иң активлары. Төп аудиториям – хатын-кызлар, яшьләр дә күп. Ирләр дә бар әле араларында, анысы да шатландыра.

Зифа апаның үзен тәнкыйтьләүчеләр күп булуы, зур язучылар тарафыннан да кыерсытылуларга дучар булуы хакында сөйләгәне бар. Сезгә авыр сүзләр ишетергә туры килгәне бармы?

Миңа менә шул «хаталарыгыз күп» дип әйтүчеләр бар иде. «Мин бит язучы түгел», – дидем үзләренә. «Мин берегезне дә көчләп укытмыйм, язарга теләп язуым гына», – дидем. Андый чакларда минем яклы укучыларымның күбрәк булуы, китапларымны көтеп торулары, тәнкыйтьләүчеләргә җавап комментарийлары язулары сөендерә.

Әле бер елны иске компьютерым ватылды. Әсәрләр телефон төймәләре аша гына язылды, вак хәрефләр җыеп күзләр бетә, бармакларым тала иде. Шуңа да карамастан, укучыларым борчылмасын дип, төн уртасына хәтле утыра идем. Ахыр чиктә 2 көнгә 1 генә бүлек куярга туры килде. Нигә шулай булганын, вак хәреф җыярга туры килгәнен һәм өлгермәвемнең сәбәбен аңлаттым. Менә шунда укучыларым, акча җыешып, миңа ноутбук алып бирергә теләүләрен әйттеләр. Әлбәттә, мин каршы төштем. Шуңа да карамастан, Казаннан Гөлсинә ханым белән Кукмара кызы Эльвира бу эшне үз өсләренә алдылар. Тиз арада акча җыеп, мине Казанга чакырып, ноутбук бүләк иттеләр.

Язучылык белән акча эшләп буламы?

Минем китап чыгару теләгем бары укучыларым соравы аркасында барлыкка килде. Кайберәүләр безне, китап сатып баеп беткән, дип уйлыйдыр. Тик бу – дөрес фикер түгел. Китап чыгару, әйткәнемчә, зур чыгымнар сорый. Корректорга, редакторга түләргә кирәк, китап тышлыгы, юл бәяләрен сөйләп тә тормыйм. Кешеләр хәзер интернет челтәре аша бушка китап укырга өйрәнде. Китап бәясенә почта аша җибәрү бәясе дә өстәләчәген белгәч, «ах» итәләр. Көннәр буе язып утыру эшкә саналмый. Интернет челтәре аша тиз укыла, тизрәк дәвамын язу таләп ителә. Ләкин язучының да кеше икәнен онытулары бераз күңелне төшерә.

Ә инде берәр хата күрсәләр, бу – тагын гайбәткә сәбәп була. Язучы хата җибәрмәскә тиешлеген искәртеп китүләр булгалый. Мин башкалар хакында әйтә алмыйм, тик үзем, арып-талып кайтып, эштән соң язам. Күз арый, үзем арыйм, кабат укып чыгарга теләк тә, хәл дә калмый. Аннары рус телендә укып, татарча язу теләге көчлерәк булганга, мин моңа үпкәләмим. Чыннан да, хатасыз язганны уку рәхәтрәк, шуңа укучыларымнан гафу үтенәсем килә.

Үз әсәрләрегезне театр сәхнәләрендә күрергә теләр идегезме?

Күрәсем килә, әлбәттә. Тик тәкъдим итеп йөрергә оялам да, куркам да.

Ни өчен соңгы елларда хатын-кыз язучылар популяр икән? Бу хакта уйланганыгыз юкмы?

Хатын-кызның күңеле йомшаграк була. Башкаларның да күңелләренә үткәрерлек итеп язабыздыр. Минем үземә дә «син – елата торган язучы, сине укый башласаң, кулъяулык алырга кирәк» диләр.

«Һәр кешенең үз язмышы, үз сынаулары»

Гөлчирә апа, сез менә бөтенләй башка өлкәдә, авыр эштә эшләгәнсез. Кинәт кенә иҗат белән шөгыльләнә башлавыгызга якыннарыгыз ничек карады?

Баштарак ирем көлде. «Бу – нәрсә инде, язучы буласыңмыни, кеше көлдереп йөрисең» , – дип ачуланды да әле. «Көлсәләр – көләләр, кеше әйберен урламаган бит», – дидем. Беренче китабым чыккач үзгәреп китте (көлә). «Карчык, син молодец икән, башлы икән. Әйдә, тагын яз», – ди башлады. Кайвакыт күрше-күлән кереп, катырак кычкырып сөйләшә башласалар да: «Тавышланмагыз, Гөлчирә эшли», – дип туктата.

Үзем дә беркайчан да болай китаплар язармын дип уйламаган идем. Беренче китабым чыккач ышанмадым, төштә сыман булды. «И Аллам, кеше нәрсә уйлар инде», – дип, оялып та йөрдем. Авылда төрле кеше бар. Минем турыда нәрсә сөйләрләр инде, аңлап бетерә алмаслар инде, дип, бик борчылдым. Китапларым турында сораша башласалар да, башымны иеп, тизрәк китәргә тырыша торган идем.

Тормыш иптәшегез белән танышу тарихыгыз да кызык.

Ирем белән Казанда таныштык. Уфадан иптәш кызымның әтисе килгән иде. Аны озатырга дип вокзалга бардык. Булачак ирем белән шунда таныштык, өйгә кадәр озата кайтты. Исемемне алдап әйткән идем. Иптәш кызым, миннән яшереп, исемемне дә әйткән, адресны да биргән. Ул вакытта телефоннар юк бит әле. Башта озак кына хат алыштык, аннан очрашып йөри башладык. Ирем белән 40 ел бергә инде.

Сез үзегез тумышыгыз белән Буаныкымы, Гөлчирә апа? Ни өчен рус мәктәбендә укырга туры килде сезгә?

Мин үзем Биектау районыннан. 10 балалы гаиләдә үстем. Соңрак Казанга күчеп килдек, һәм әниләр безне мәктәп-интернатка бирделәр. Шуңа миңа рус телендә укырга туры килде.

Интернат тормышы бик авыр булгандыр? Өйне сагына идегезме?

Интернатта яшәгәннәрдән сөйләрлек әйберләр күп. Кыерсытылулар да күп булды. Ләкин ул вакытларны искә төшерәсем килми. Интернат тормышы «Иблис балалары» дигән әсәремдә бераз чагылыш таба.

Күп балалы гаиләдә үсү зур тормышка да нык әзерләгәндер.

Әзерләде инде, төрле чак булды. Җитмәүчелек тә булды. Авылда яшәгәндә, иртә таңнан торып, әти белән әнигә булышырга фермага йөри идек. Эштән кайтып мәктәпкә китәсең дә, анда йоклап утырасың.

Җәй көне көтү көттек. Балачак яшь бозаулар белән болында үтте. Һәр кешенең үз язмышы, үз сынаулары, дияр идем мин. Аларны ел фасыллары белән дә чагыштырып була. Кеше тормышында да йөрәккә үтә торган көзге ачы җилләр, кара болытлар, туктамый яуган яңгырлар, кышкы кар-бураннары һәм, ниһаять, язгы ташуларга ияреп килгән җәе, сыерчык моңнары белән таң атуы, йөрәкләргә хәтле үткән күңелле, рәхәт мизгелләр – барысы да бар.

Туганнарыгыз исән-саулармы?

Хәзер 10 баладан 3 бөртек кенә калдык инде. Мин – Буада, апам белән сеңлем Казанда яши.

Туганнарны бер-бер артлы югалту бик кыен булды. Үзеңнеке бит… Шуңа күрә 3 кызыма да «бердәм булыгыз, бер-берегезне кадерләп яшәгез» дим. 1 бармак белән генә 1 чиләк суны күтәреп карагыз әле – күтәрә аласызмы? Ә 5 бармак белән күтәрсәң, чиләк җиңеләя. Шушы 5 бармак кебек бердәм булыгыз, бер-берегезгә кунакка йөрегез, нәрсә генә булса да – аерылмагыз, дим. Ачуланышкан вакытлар була. Тик туганнарга бер-беренә үпкә саклап яшәргә ярамый.

Фото: © Гөлчирә Галимова архивыннан

Нинди бәйрәм булса да, балаларымны үземә җыям. Бернинди вакыт юклыкны да, аклануларны да кабул итмим. «Әйткән сезгә шул вакытка килергә – килегез», – дим. 7 оныгым бар. Аларга бәйрәмнәр саен «утренник»лар ясыйм. Яңа елларда бер елны төлке булып, бер елны убырлы карчык булып киенәм. «Әни, сиңа балалар бакчасында гына эшлисе инде», – ди кызларым. Оныкларымны бик яратам. Менә шундый бәйрәмнәр аларны хәзердән үк бердәм булырга өйрәтә.

Рәхмәт, Гөлчирә апа, иҗади уңышлар сезгә!

Фото: © Гөлчирә Галимова архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар