Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Язучылар&тарихчылар: «Безнең миссиябез юрган астын язу түгел!»

Язучылар берлегендә язучылар белән тарихчылар активрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты.

news_top_970_100
Язучылар&тарихчылар: «Безнең миссиябез юрган астын язу түгел!»
Владимир Васильев

Яңа елның озакка сузылган каникулларыннан соң язучылар белән әдәбиятчылар бер өстәл артына җыелышып, тарих белән әдәбият һәм тарихчылар белән язучылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында җитди сөйләшеп алдылар. Әлеге түгәрәк өстәлләр даими була алырмы һәм аның нәтиҗәсе буларак тарихи әдәбият артырмы — анысын киләчәк күрсәтер.

Утырышны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Тарихчылар Дамир Исхаков белән Илнур Миргалиев; депутат һәм артист, татар тарихына, мөгаен, «Зөләйха» фильмы режиссеры булып калачак шәхес Рамил Төхфәтуллин, «Исәнмесез», «Байгал», «Күктау» фильмнары режиссеры булуы өстенә Рәшит Ягъфәров улы буларак хөрмәтләнгән шәхес Илдар Ягъфәров, аксакал язучылар Рабит Батулла, Тәлгать Галиуллин, Вахит Имамов, тарихчы язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Нурулла Гариф һәм башкалар катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Әдәбиятчылар белән тарихчыларның элемтәсе даими булырга тиеш, чөнки әдәбият тарих белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа бер түгәрәк өстәл тирәсендә җыелу табигыйдер дип уйлыйм. Бу сөйләшүләрне киләчәктә дә даими алып барачакбыз. Еш булмаса да очрашып торырбыз, чөнки безнең мәсләгебез бер.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илнур Миргалиев:

Бүгенге көндә тарихчылар зур эш алып бара. Белгәнегезчә, 7 томлык татар тарихы чыкты. Ул авыр фәнни тел белән язылган, ләкин шуны әйтергә кирәк — андый академик басма әле русларда да эшләнеп бетмәгән, башка төрки җөмһүриятләрдә дә ул күләме буенча безнеке кебек зур түгел, алар янында безнең татар тарихы саллы күренә. Без мөмкинлек табып китаплар бастырабыз, дөрес, аларның тиражы бик аз. Шулай да аз дип елап утырмыйбыз, барысын да сайтка урнаштырып барабыз. Безнең «Золотоордынское обозрение» дигән журналны да сайттан укып була.

Әмма тарихчы никадәр күп эшләсә дә, тарихи сюжетларны ачып бетерә алмый. Әлеге сюжетлар халык укырлык итеп популярлаштырып язылса, бик яхшы булыр иде. Яхшы үрнәк — язучы Ольга Иванова Сәиф Сараи буенча роман яза. Сәиф Сараи бит шагыйрь генә түгел, дәүләт эшлеклесе дә. Ул Туктамыш ханның илчесе булып китә. Мисыр солтаны канцеляриясенә чакырыла. Ул дәрәҗәле бер шәхес. Әлеге роман языла башлагач, без берничә сәгать Ольга Иванова белән сөйләшеп утырдык.

Язучы фантазиясе арасына тарихи сюжетларны кертеп җибәрәсебез килә. Чөнки академик басмалар аша ул кешеләргә барып җитә алмый. Алга таба да без сезнең янга килеп, ниндидер сюжетларны сөйләр идек. Без язучыларыбызга ярдәм кулы сузарга әзер.

Тарихчы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков:

Безнең әдәбиятта тарихны ничек куллану проблемасы бар. Бу күпкырлы мәсьәлә. Минем әйтәсе фикерем, бәлки, бераз башка яссылыкта булыр. Минем күзәтүләрем буенча, язучылар тарихи тема белән эшлиләр — романнар да чыга. Хәлбуки ул тарихи романнарны бер тикшерүче дә юк — ул темага язылган бер диссертацияне дә белмим. Безнең тарихи романнарыбызга анализ ясаганыбыз юк — аның кайсы ягы яхшы, нәрсәсе начар икәнен дә белмибез.

Ни кызганыч, күп язучылар тарихи темага алынсалар да, белемнәре җитми. Анда бик нечкә әйберләр бар, эченә кереп китеп, җирлекне аңламыйча торып эшкә тотынсаң, тарихи роман урынына фэнтези ясарга мөмкинсең. Фэнтези жанры да була, ләкин анысы башка әйбер, башка юнәлеш.

Безнең тарихи шәхесләр турында әсәрләр дә җитәрлек түгел. Күренекле шәхесләр Йосыф Акчура, Садри Максудилар турында да Төркиядә китаплар чыккан, бездә бернәрсә дә юк. Кемдер эшли, без эшләмибез.

Соңгы вакытта татар дастаннарында тарих эзләрен эзләдем. Шул темага 220 битлек китап та язып бетердем, чыгару өчен акча эзлим. Дастаннарны укып та тарих буенча күп кызыклы әйберләр белергә мөмкин. Бездә янмый торган кыз турындагы дастан булган. Аның русча тасвирламасы сакланган, татар тексты югалган. Аны укып карасагыз, Аксак Тимер Болгарны алган вакытта Абдулла хан үлә. Ике баласы Казанга күчә, икесе — Айшә һәм энесе — Аксак Тимергә әсирлеккә эләгә. Мин Казан янындагы Айша бистәсе шуннан алынгандыр, дим. Бу балаларны Сәмаркандка алып китәләр. Аксак Тимер үлгәч амнистия була да кире кайталар. Бу дастан аша Болгар вилаятеннән кешеләрне Урта Азиягә күчергәннәрен күрәбез. Безнең бабайларның гел шул якларга йөрүе шуңа бәйледер. Чорны яза башлаганда детальләргә керә алмасаң, дөрес тасвирланмый.

Безнең данлыклы «Идегәй» дастаны бар. Аңа бик күп халыклар дәгъва итә. Андый дастаннарның милли версияләре бар. Сугыш алдыннан бөтен милли версияләрне Горький исемендәге Әдәбият институтына җыйганнар дигән мәгълүмат бар. Аларны тикшергән кеше юк, бәлки алар шунда ятадыр. Дастаннар белән шөгыльләнә башлагач, күрдем — һәр милли версиядә бик кызыклы эчке эчтәлек бар. Ул урындагы җирлеккә карый.

Вахит Имамов Карабәк турында роман язды, мин аны тәнкыйть тә иттем. Бу бик катлаулы шәхес. Чөнки ике Карабәк бар. Берсе — Кара би — Караваево шуның исеме белән аталган. Икенчесе — Арча князе Карабәк. Кара би дигәне Туктамыш ханның илчесе буларак Аксак Тимер янына барган. Туктамыш хан аның аша гафу итүне сораган, Аксак Тимер гафу иткән. Шул нечкәлекләрне белмәсәң, бөтенләй башка юнәлешке кереп китәргә мөмкинсең. Җепләрне дөрес ялгау өчен барысын да белергә кирәк. Әлбәттә, фэнтези ясамасаң… Фэнтези ясасаң, теләсә нәрсә язарга була.

Ркаил Зәйдулла:

Карабәк белән Габдулла ханны тәңгәлләштерүнең тарихи нигезе бармы?

Дамир Исхаков:

Юк. Бу Марсель Әхмәтҗановның ялгышы. Галимнәр арасында андый әйберләр була — эшләү мөмкинлеге кимегән саен фантазия арта, ялгыш юлга кереп китәргә мөмкинсең. Шуңа галимнәр арасында тәнкыйть бар.

Тагын бер әйбер. Казан ханлыгы буенча да безнең фундаменталь хезмәтләр аз. Колшәрифнең Кырымга һәм Төрек солтанына язган зур хаты бар. Минемчә, шушы хат нигезендә дә бер роман язарга була. Эченә кереп карасаң, анда шундый кызык әйберләр бар. Ул сәетләр нәселеннән булгач, аның архивында сәетләрнең бөтен тарихы булган. Сәетләрнең Алтын Урда вакытыннан ук ике функциясе булган — алар сугышта катнашкан, гаскәр башында торганнар, икенче функциясе — дипломатия. Колшәрифнең сугышып үлгәнен беләбез. Сез яза башлар алдыннан бу нечкәлекләрне белергә тиешсез.

Тарихи әсәрләр бик нык кирәк: алар тарихи аңны формалаштыра. Без — тарихчылар, этнологлар тарихи аң буенча эшлибез. Без халыкның милли аңы бик түбән икәнен беләбез. Аны күтәрергә кирәк һәм моны тарихи әсәрләр белән эшләп була.

Ркаил Зәйдулла:

Безнең татар тарихын бозып сурәтләргә һәм, гомумән, төшенчәләрне үзгәртергә тырышу күзәтелә. Бигрәк тә Казан ханлыгын алу мәсьәләсендә. Шул дәрәҗәгә барып җиттеләр — аны ике дәүләт арасында сугыш түгел, гражданнар сугышы булган, дип язалар. Янәсе, Казанны алырга руслардан да күбрәк татарлар килгән һәм ул татарларның үзара «разборкасы» дип әйтик инде. Бер әсәр укыдым — Шаһгалинең әсәре 60 мең сугышчыдан торган дип язалар. Касыйм ханлыгының иң чәчәк аткан чагында да гаскәре 5-6 меңнән артык булмаган.

Дамир Исхаков:

Ул 500 кешелек гаскәр белән килгән. Документлар бар.

Ркаил Зәйдулла:

Бату гаскәрен миллионнан артык, дип язалар. Күз алдына китерәсезме? Аның белән идарә итеп тә булмый, хәзерге элемтә чаралары юк бит. Бер яшь тарихчы Бату гаскәрендә 15 мең сугышчы булган дип санап чыгарды.

Халык бит академик басмаларны укымый. Андагы сюжетларны алып, без халыкка аңлатырга тиеш. Тарих - ул бүгенгегә тәэсир итү.

Язучы, галим Тәлгать Галиуллин:

Дамир «Болгарда галимнәрне яратмаганнар, асып куйганнар», дигән иде. Бу сүзләрнең нигезе бармы?

Дамир Исхаков:

Аны мин түгел, Ибн Фадлан язган. Хәзерге заманнан беләбез — фетнә туса, башта галимнәр башында туа. Аларны бетерсәң, фетнә булмаска да мөмкин.

Ркаил Зәйдулла:

Ул һәр режимда була инде. Хакимияткә каршы сөйләгән икән, асып куйганнар. Гадәти әйбер.

Язучы Рабит Батулла:

Борынгыны язганда гына түгел, бүгенгене язганда да тарихчылык булырга тиеш. Ягъни хакыйкать булырга тиеш.

Клеопатра турында күпме пьеса бар. Алар тарихи санала, ләкин алар тарихилыкка караганда әдәби-фәлсәфи. Бер кечкенә генә тарихилыкны алалар да, үз фәлсәфәләрен куертып, классика язалар. Андый әсәрләр дә кирәк. Ләкин надан халыкның башын бутамас өчен тарихтан бик ерак китәргә ярамый. Тузга язмаганны дөрес булса да сөйләмә дигән шикелле.

Без язучылар кендек белән тарихка бәйле. Бик сак кыланырга кирәк дип уйлыйм. Тарихта булган документка таянып әсәр язарга уйлыйсың икән, аңа кадәр булганын уйлап табарга, логикага таянып чыгарырга тиешсең. Сөембикә турында документлар да юк бит…

Тәлгать Галиуллин:

Бәетләр, җырлар бар.

Рабит Батулла:

Анысы да ике төрле бит әле. Берсендә манарадан ташланып үлә. Ни өчен халык Сөембикәнең әсирлеккә төшкәнен белә торып, яр буенда елап калалар бит… Халык теленә Сөембикә Үтәмеш белән бергә үзен манарадан ташлаган дип кереп китә. Кайбер очракларда мондый уйдырма дөрескә якын була. Сөембикә китеп тегендә һәлак булды, ә халыкның аны бирәсе килмәгән, аның манарадан ташланып үлүен теләгән. Аннары мөселманда үзен-үзе үтерү юк дип тә бәйләнәләр. Бүгенге термин белән әйткәндә, ул үләргә мәҗбүр ителгән, андый вакытта гөнаһлы булмый.

Ркаил Зәйдулла:

Ул вакыттагы тагын бер шәхес — аны Кошчак дип тә яздылар инде. Исеме чыганакларда бар бит — Кузычак. Шуңа күрә татарча язганда без аның исемен дөрес языйк — ул аңа лаек шәхес.

Дамир Исхаков:

Аның титулы улан. Ул Чыңгызхан нәселеннән.

Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова:

Мондый сөйләшү 15-20 ел элек кирәк булгандыр. Татар тарихына тилмергән яңа буын үсеп җитте.

Тарих турында кемнәр яза? Беренчесе — профессиональ тарихчылар яза. Икенчесе — язучылар, әмма тарихи темага яза торган язучылар бездә бик аз. Хатын-кызлардан мин үзем генә дип беләм. Өченчесе — сәнгать әһелләре, алар тарихны үзләренчә җиткерә. Кемнеке тизрәк барып җитә? Дөресен әйтергә кирәк — тарихчылар язганны үзләре генә укый. Бу тираж аздан гына түгел, күбесен халык аңламый, белми, бик кызганыч. Язучы әсәрен дә аз укыйлар. Гадәттә, ирләр укый, хатын-кыз укымый. Ә менә сәнгать әсәре бик тиз барып җитә. Карагыз сез Рамил Төхфәтуллин төшергән «Зөләйха» фильмын! Ул күпме кешенең тарихи хәтерен уятты! Тетрәндереп уятты! Тарих бит шуның өчен языла. Безнең кебек бөек һәм фаҗигале милләтнең тарихы нәкъ шулай язылырга тиеш. Анда дәүләт тоту тарихы да булырга тиеш, дәүләт югалту тарихы да. Мин бүтән тарихны күз алдына да китерә алмыйм.

Тарих фәннәре кандидаты булсам да, зур тарихчылар алдында үземне тарихчы дип әйтергә оялам. Минем өчен язучы буларак та, тарихчы буларак та беренче урында идеология тора. Мин әсәрләремдә шуны уздырырга тырышам: геройларым дәүләт, милләт һәм дин өчен көрәшә.

Тарихи әсәрләрне карап барырга тырышам. Казан ханлыгы чоры аз булса да язылган. Безнең халык явыз Иван белән Сөембикә тирәсендә мәш килә. Янәсе, башка тарих юк… Җәмәгать, чукындыру тарихы тарих түгелмени? Репрессия еллары тарих түгелме?

Тарихи темага язган язучыны бик күп авырлыклар көтә. Иң элек ул тарихны белергә тиеш. Тарихка татар күзлегеннән карарга кирәк. Татарны зур, матур, бөек итеп, һәм фаҗигасен дә күрсәтергә кирәк. Урындагы халыкны белергә кирәк. Күчемханны язу өчен мин 3 ел Себерне өйрәндем, бөтен елъязмаларны укып, Пермь краеннан башлап соңгы сугыш урыннарына кадәр аягым белән йөреп чыктым. Мин тарихны үзгәртә алмыйм, тарихи геройларга «ит кундырам», җан өрәм, аларны терелтәм. Тагын бер авырлык бар — детальләр. Гүзәл Яхинаны шул харап итте. Мәсәлән, ул татар тормышын интернеттан өйрәнгән дә, татарлар төнлә зиратка барып ризык куеп йөриләр дә, адәм көлкесе бит инде. Тормышны тормыштан өйрәнергә кирәк.

Әле әдәби-документаль әсәрләр дә язып була бит. Бер яңа жанр керттем, бездә юк ул. Русның «Культура» каналында «Реконструкция событий» бар. Мин «Тарих сөйли» дип кеше укымый торган сылтамалар белән манчып барам-барам да, геройлар үзләрен үзләре уйный.

Җәмәгать, мин әдәбиятны икегә бүләм: җитди әдәбият һәм юрган асты әдәбияты. Безнең татар әдәбияты, бигрәк тә хатын-кызлар язганы «юрган асты әдәбиятына» әйләнде. Ягъни, геройлар юрган астында гына маташалар да, конфликт шуннан килеп чыга. Бу хәтта тарихи әсәрләргә дә кереп китә башлады, тарихи әсәр дип алыналар да, юрган астына кайтып кала. Марат Әмирхановта да бар ул әйберләр. Ул әйбердән сак булыгыз! Аны бездән башка да язучылар бар. Безнең миссиябез юрган астын язу түгел!

Әсәр конфликттан тора. Татар әдәбиятындагы әсәрләрдә конфликт нәрсәдә? Шундый фаҗигале халыкның күрше белән күрше, ир белән хатын конфликтымы? Монда кояш астында калу өчен көрәш бара.

Вахит Имамов:

Без бүген покосны киң алдык. Киләчәктә иң яхшысы — юнәлешләргә бүлү. Татар тарихының яктыртылуы һәм халыкка җиткерелүе белән без канәгать түгел. 2007 елдан бирле безнең балаларга татар тарихы укытылмый. Балалар татар тарихын белмичә үсә. Монда утырган бөтен кеше - татар милләте саклансын дигән яшәү максаты куючылар. Шул хыял белән үләчәкбез.

Безнең халык — бөтен Советлар Союзы милләтләрен дип әйтәм — ирек турында хыялланудан туктады. Без бит балачактан Степан Разин, Емельян Пугачевка гашыйк булып яшәдек. Бүгенге балаларга без шуны да җиткерә алмыйбыз. Хәзер татар җиренә Аксак Тимергә һәйкәл куярга телиләр. Безнең Алтын Урда тарихын казах талап алды — каршы да тора алмыйбыз. Башкорт тарихны гына түгел, халкыбызны да үзенә яза. Чуаш та безнең тарихны үзенә ала…

Ркаил Зәйдулла:

Сез чуашча белмисез. Мин аларның ни язганын беләм.

Вахит Имамов:

Безнең алда чиксез зур бурыч. Безнең әле тарихи әдәбият бик сыек. Язучылар штучно гына.

Совет чорын искә төшерик. Нурихан абый, Мөсәгыйть абыйларның тарихи әсәрләрен дәүләт икеләтә тираж белән чыгара, гонорарын да әйбәт түлиләр иде. Мөсәгыйть абый Кремль сараена барып хатынына 14,5 мең сумга тун алып кайткан иде, ләкин троллейбуста кискәннәр. Ул вакытта тарих язучыларга кадер ничек булган да, хәзер ничек…

Ркаил Зәйдулла:

Нурихан абыйның «Сызгыра торган уклар”ы совет вакытында «Казан утлары”нда чыга алмый ятты. Вахит абый балалар темасына кагылып кына узды. Мин үз вакытында балалар өчен «Татар таҗы» дигән китап язган идем. Балалар өчен шәхесләрне истә калдыра алырлык шундый әсәрләр кирәк.

Рафис Корбан:

Укырлык балалар бармы?

Ркаил Зәйдулла:

Бар әле.

Рабит Батулла:

Кайбер язучыларның балалары укый ала әле.

Илдар Ягъфәров:

Республикада кино буенча мәсьәлә авыр тора. Беренчедән, үзегез әйттегез — идеология, икенчедән — акча. Аны кемгә бирәләр? Мәсәлән, без «Сөннәтче бабай» белән мәдәният министрлыгына киләбез… Анда Ирада Әюпова утыра, комиссия бар. Безгә нәрсә әйтәләр? Идеология буенча да проблема туа. Шуңа да без авторлык киносы төшерергә тырышабыз инде.

Мин татар җанлы кеше. Рәшит Ягъфәровның улы. Мәхмүт Галәүнең «Мөхәҗирләр”е миңа бик якын. Миләүшә Айтуганова аны төрек кинематографистлары белән төшерергә дип бик тырыша. Безнең Рамил Төхфәтуллин төшергән «Зөләйха”дан башка тарихи әсәр дә юк. Аны күрсәтүдәге авырлыкларны да беләм. Һөҗүм Киевта булдымы әле?

Рамил Төхфәтуллин:

Каршылыклар күп булды инде. Һөҗүмнәр… Үз вакытында аны төшереп калырга насыйп булды.

Дамир Исхаков:

Беренчедән, безгә хәйләкәррәк булырга кирәк. Зур фильмнар булмаса, ни өчен бездә комикслар юк. Фэнтези аша да эченә идеология салырга була бит.

Фәүзия Бәйрәмова:

Безнең иң зур бәлабез — кинематографистлар безне укымый, укысалар да аңламый.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Камал театры артисты, «Зөләйха» фильмы режиссеры Рамил Төхфәтуллин:

Без яңа вазгыятьтә яши башладык. Татар халкына беркайчан да җиңел булмады. Бу чор безнең өчен тагын да катлауларык булачак. Символика турында да сүз булды. Ул дөрестән дә зур әһәмияткә ия. Бүген символика белән көрәш башланды. Президент атамасы бетерелә. Үзбәкстан безнең өчен дошман булган Аксак Тимерне каһарман итеп күрсәтмәкче була. Әлбәттә, аның нигезендә сәяси фикерләр ята — татарны Аксак Тимер юк итте дигән фикер. Минемчә, бу сугыш кырын хәтерләтә: бөтен яктан безгә һөҗүм бара.

Мин сезнең әсәрләрне укып барам. Ләкин иманым камил — безгә алар буенча беркем дә кино төшерергә бирмәячәк. Без мәдәни чаралар аша гына үзебезнең тарихи хәтерне саклап кала алабыз. Бу беренче чиратта кино түгел, театр. Безнең бүгенге көндә унбиш милли театр бар. Әмма алар бу мәсьәләгә бөтенләй салкын карый башлады. Дәүләт акчасына тотылган театрлар ниндидер экспериментлар ясап, баш аркылы колак кашый башлагач, сәхнәдән каһарманнар төшеп калды. Милли тема бөтенләй юк. Хакимият ягыннан да театрлар игътибар үзәгеннән читкә китте. Театр әһелләрен чакырып, аларны үз ягыңа кайтарырга кирәк. Башкача булмый.

Вахит Имамов:

Унбиш театр директорын чакырып, түгәрәк өстәл үткәрергә кирәк.

Рамил Төхфәтуллин:

Театр директорлары Мәдәният министрлыгына буйсына. Мәдәният министрлыгы чын мәгънәсендә милли идеология кормаса, булмый.

Вахит Имамов:

Ә иртәгә мәдәният министры итеп Мәскәүдән башка милләт кешесен китереп куйсалар? Анысы да булырга мөмкин бит.

Тарихчы Нурулла Гариф:

Минем фәнни хезмәтем Казан ханлыгы төзелеше һәм идарә системасы турында иде. Мин шушы төбәктә барган баш күтәрү көрәшләрен өйрәндем, Казан ханлыгының шәһәрләре турында яздым. Язган әйберләребез киләчәктә киносценарий булырлык булсын иде. Бүгенгесе белән генә түгел бит әле, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәк. Уңга-сулга карамыйча, бүген эшли алган эшне бүген эшләп калдырырга кирәк. Без элек өйрәнеп булмаган темаларны өйрәнәбез — ачлык темасы, репрессияләр, чукындыру тарихы. Мин 400ләп әби-бабайдан аудиоязмалар яздырып калдым. Алардагы хатирәләр Беренче Бөтендөнья сугышы елларыннан башлана. Кайберләре «Мәдәни җомга”да басылып та чыкты. Безнең кулда хәзер бөтен архив документлары бар. Элекке «Кызыл йолдыз» районы тирәсендәге кырыклып керәшен авылының бөтен документлары бар. Ул авылларның татар булган чордагы документлары, чукындырылу документлары бар. Керәшен авыллары эчендә мөселман зиратлары бар.

Чыкмаган китапларым ята. Язучыларга 500 меңләп грант тараттылар. Безгә 50 мең сум булса да бирелсә, китап чыгарыр идем. 2021 елда ачлыкка 100 ел булды. Татарстанда гына да 400 мең кеше юкка чыккан. Аның буенча да китап әзер. Без боларның барысын да дөньяга чыгарырга тиешбез. Ул халыкның үткән юлы. Безнең яшьләр моны белми, алар арасында колбаса агачта үсә дип уйлаучылар бар. Яшьләр шул хәтле белемсез, аларга мәктәптә белем бирмиләр. Безнең институтлар фәннән унбиш елга артта калган. Студентлар анда биш ел укыганнан соң 20 елга артта калачаклар.

Ачлык, репрессия чоры турында спектакльләр чыгарырга була. Бездә Альберт Шакировтан башка кечкенә сюжетлар ясап тарихка калдыручы кеше дә юк.

Ркаил Зәйдулла:

Бездә кадрлар кытлыгы да көчле.

Вахит Имамов:

Еллар үткән саен ул кытлык көчәя генә барачак.

Ркаил Зәйдулла:

Әйе. Сыеклана бара.

Нурулла Гариф:

Репрессиягә бәйле өч китап чыкты, унлап китап чыга алмый ята. Халкыбыз яшәешенә бәйле шәхес икән — аның турында китаплар чыга торсын иде.

Фәүзия Бәйрәмова:

Нурулла үзе язып, үзе чыгара инде. Кемнәргәдер 100әр меңнәр бирәләр.

Ркаил Зәйдулла:

Нурулла, син аерым кил әле! Әсәрләрең турында сөйләшик.

Фәүзия Бәйрәмова:

Аны быел Исхакый премиясенә тәкъдим итәргә кирәк.

Вахит Имамов:

Нурулла, синең Исхакый премиясе юкмы?

Нурулла Гариф:

Юк.

Ркаил Зәйдулла:

Мин сине күптән Исхакый премиясе лауреаты дип йөри идем.

Аксак тимергә Үзбәкстан Хөкүмәте Самара өлкәсендә һәйкәл куярга җыена. Аксак Тимер - тарихи шәхес, аңа теге яктан да, бу яктан да карап була. Ул безнең татар халкы… Казан халкы өчен бик аянычлы роль уйнаган шәхес. Әлбәттә, чума авыруы, башка сәбәпләре дә булгандыр, әмма Алтын Урданың шәһәр культурасын җимерүче кеше Аксак Тимер була. Тарихчылар шулай әйтә, без ышанабыз. Хәзерге үзбәкләрнең күбесе Алтын Урда халкы булган күчмә үзбәкләрдән чыккан. Алар Аксак Тимер түгел, Туктамыш ягында сугышкан.

Әлбәттә, һәйкәлләрне җиңүчеләр куя. Ләкин нигә алар ул һәйкәлне Анкара янында куябыз димиләр? Аксак Тимер Баязитны да җимергән. Гыйракта, Һиндстанда… Нигә нәкъ менә Россиядә? Безгә, бәлки, тарихчыларга, язучыларга белдерү белән чыгаргадыр? Ләкин кемгә мөрәҗәгать итәргә? Елан авызына кереп барганда еланга жалу бирүдән бер мәгънә дә юк бит.

Фәүзия Бәйрәмова:

Иван Грозныйга куярга җыенганда Россия Мәдәният министрлыгына хат яздым.

Дамир Исхаков:

Без бу мәсьәләгә бик аек акыл белән карарга тиешбез. Бу бик гади мәсьәлә түгел. Самара губернаторы Мәскәүдә куярга дигән карар алып кайткан, Самара өлкәсе мөфтие бу идеяне хуплап чыкты.

Аксак Тимерне аны Советлар Союзында да югары күтәргәннәр. Бу очраклы түгел. Көнбатышта фәнни хезмәтләр чыкты. Мәгънәсе болай: революциягә кадәр рус милләте булмаган, империя халкы гына булган. Рус милләтен Сталин булдырган. Аны булдырганда төрле яклап фундамент салган. Шуның белән шөгыльләнгән Мәскәү тарихчыларына Аксак Тимер бик әһәмиятле фигура булып тоелган. Ни өчен? Ул Алтын Урданы җимерүче һәм русның союзнигы. Ә без татар булгач, бу схемага сыешмыйбыз. Шуңа Аксак Тимерне союзник итеп Үзбәкстан тарихына кертеп калдырганнар. Бу үзбәкләрнең чын тарихына каршы килә, әмма Үзбәкстандагы хәзерге идеологиягә туры килә. Моның артыннан йөрүче үзбәк төркеме белән Мәскәүнең мәнфәгатьләре туры килә. Безгә каршы чыгарга туры киләчәк, без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз. Чөнки бу безне эчтән җимерү белән бәйле. Без халыкка ныграк аңлатырга тиешбез. Коллектив хатлар да язарга кирәк.

Илнур Миргалиев:

Без «Алтын Урда» дөньякүләм ассоциациясе исеменнән Самара губернаторына хат яздык. Мәскәү галиме Трепалов та, ассоциациянең дөньяда булган бөтен бүлекләре җитәкчеләре дә кул куйды. Җавап әле юк. Хатта без Россия кануннарын анализладык. Россия кануннары нигезендә муниципалитет һәм региональ хакимият кенә куя ала. Әлбәттә, экспертлар фикерләшүе булырга тиеш. Чөнки һәр һәйкәл - ул идеология. Әле хатыбызга җавап юк, чөнки җиңел генә отписка биреп булмый.

Галимнәр әйткәнгә сез эмоцияләр өсти аласыз. Язучылар ныграк тавышланса, яхшы булыр иде. Иван Грозный һәйкәле буенча биш ел көрәш барды.

Дамир Исхаков:

Безгә бик акыллы һәм хәйләкәр эш итәргә кирәк. Өлкән яшьтәге язучылар исеменнән хат язарга була.

Вахит Имамов:

Нигә карт-коры дисез. Алай-болай булса дисезме?

Ркаил Зәйдулла:

Без мөнәсәбәтне белдердек. Журналистлар язып чыгар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100