Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар киңәшә: «Тукай премиясе эчке потенциалны арттырырга тиеш»

Быел Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Леронны тәкъдим итте.

news_top_970_100
Язучылар киңәшә: «Тукай премиясе эчке потенциалны арттырырга тиеш»
Рамил Гали

«Татмедиа» белән Татарстан язучылар берлегенең уртак киңәшмәсендә язучылар нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Февраль-апрель аралыгында татар зыялылары арасында төп тема — Тукай премиясе генә була ала.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков: «Татмедиа»дагы баш мөхәррирләр һәм, гомумән, журналистлары — иҗат кешеләре — аларның Тукай премиясенә тәкъдим ителүе дә табигый. Быел без биредә кандидатлар турында җыелып фикер алышырга булдык».

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Газета-журналсыз язучы ул язучы түгел. Сезнең баш мөхәррирләрнең күбесе — Язучылар берлеге әгъзасы. Быел язучылар берлеге ике кандидатура тәкъдим итте — яшерен тавыш бирү юлы белән Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Лерон җиңеп чыкты… Марсель абый, монда урын бар, безнең янга күчеп утыр әле, сез безнең өлкән язучыбыз, сиңа ишек төбендә утыру килешми (Ркаил Зәйдулла, сүзен бүлеп, өстәлнең ерак почмагына утырган Марсель Галиевка эндәште). Ә син Рафис, (Рафис Корбанга дәште) аның урынына утыр! Менә шулай күчәсең инде ул түргә таба. Кандидатуралар турында фикер алышу — кирәк әйбер. Без сездән ярдәм дә көтәбез — газета-журналларда кандидатлар турында материаллар чыкса иде.

Фикер алышуны Флера апа Гыйззәтуллинадан башлыйк. Ул инде Ләбиб Лерон кебек үк, беренче тапкыр гына куелмый.

Язучылар берлеге идарәсеннән тәкъдим ителү ул әле премия алу дигән сүз түгел, аның комиссиясе бар. Комиссия белән Президентыбыз җитәкчелек китә. Анда яшерен тавыш бирелә, аны контрольдә тоту мөмкин түгел. Әйдәгез, фикер алышуны Флера Гыйззәтуллинадан башлыйк — без бит инде хатын-кызны һәрвакыт алга чыгарабыз».

Шамил Садыйков: «Без шуны аңларга тиеш — Тукай премиясен алу бер эш булса, премиягә тәкъдим ителү чорындагы вакыйгалар, очрашулар, полемика үзе кыйммәт. Язучы премияне алмаска да мөмкин, ләкин аның иҗатын таныту буенча зур эш эшләнә. Бу — язучының аудиториясен киңәйтү мөмкинлеге».

Ркаил Зәйдулла: «Татар халык мәкаләне искә төшерсәк, кәҗәсеннән бигрәк мәзәге. Әлбәттә, кандидатура мәзәген генә түгел, кәҗәсен тели инде. Ләкин фикер алышулар — ул иҗатны пропагандалау. Сүз Флера Гыйззәтуллинаны Тукай премиясенә тәкъдим иткән Марсель Галиевка бирелә».

Халык язучысы Марсель Галиев: «Флера апага туксан яшь тулар дип көтмәгән идем — аптырап калдым. Мин аны «арматура» дип йөртәм, «Нигә мине тимер белән чагыштырып мыскыл итәсең?» дигәч, «Аның эчендә «матур» сүзе ята», дидем. Иҗатына, теленең куәсенә караганда туксан яшь димәссең. Ул югары кимәлдәге шигъри тел белән яза. Язуында бер олыгаю чалымын күрмәссең! Үзе әйтүе буенча, поэмалары 18 том ди, аларны укып чыгарга берәүнең дә көченнән килмәс дип уйлыйм. Тарих укыр. Миңа оят та — без аны шул премияне бирмичә туксанга җиткергәнбез. Ничә мәртәбә куелып, ничә мәртәбә тибәрелеп гомере узган. Мин бу хатаны төзәтергә вакыт дип саныйм.

Премияне бер елда ике язучыга бирү гадәте бар иде. Мин алган елны да дүрт кеше алдык. Комиссиядә язучылар күп иде — күп бирүдән шулар тыеп утыра иде. Шуларны тараткач, рәткә керде. Мин әле Минтимер Шәймиевка «Карга оясын туздырдыгыз», дип рәхмәт тә әйттем». 

Ркаил Зәйдулла: «Син кандидатка якынрак кил».

Марсель Галиев: «Мин бер елда ике кешегә бирү турында уйланырга кирәк дип әйтәм. Мин башка оешмалар аша язучылар күп тәкъдим ителмәс дип уйлыйм».

Ркаил Зәйдулла: «Булачак». (Кызыклы гына кандидатуралар чыгачагын Ркаил Зәйдулла тәгаен белә иде, әлбәттә. авт.)

Марсель Галиев: «Флера апа иҗатын актара башласак, без бүген моннан кайталмыйбыз. Сүзем шул — мин ике кандидатура да алсын иде, дим».

Ркаил Зәйдулла: «Мин шагыйрьләрне икегә бүләм — Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт кебек стихияле шагыйрьләр, икенчесе — иҗатка конструктив карый торганнары. Флера апа стихияле шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗатында телнең кодрәте күренә. Кая барып чыгар икән дип укыйсың — эпик әсәр шулай булырга тиеш тә инде ул — сүзенең җебен югалтмыйча, ахырга барып чыга. Флера апа авыр тормышлар кичереп, җиңеп чыгып, татар Парнасының түбәсенә менгән Саҗидә Сөләймановалар традициясен дәвам итә торган шагыйрә».

Озак еллар «Казан утлары» журналын җитәкләгән халык шагыйре Равил Фәйзуллин (Берлекнең идарә әгъзасы булган шагыйрь үзенең «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе булуын да искә төшереп): «Бу җыелыш яхшы башлангыч — ул безнең бердәмлекне күрсәтә. Флера апаны алтмышынчы еллардан ук беләм — Әлмәттә эшләгәндә аның беренче шигырьләрен үзем матбугатка тәкъдим иткән идем. 25 ел «Казан утлары»нда эшләү дәверендә алга таба да иҗатын беләм.

Мин инде үзем бик яшьли алгач, Тукай премиясе алу тәртипләрен дә онытып бетердем. Унбиш ел элек комиссия әгъзасы булып тордым — андагы хәлләрне чамалыйм. Ләкин мин элек тә, хәзер дә шул принципта торам — премия эшләтергә тиеш! Зур тормыш тәҗрибәсе өчен орден бирергә мөмкин, матди кызыксындырулар булырга мөмкин. Бу премия мин әле моннан да яхшыракны яза алам дигән матур көнләшү хисе уятырга тиеш. Эчке потенцияны (потенциалны күздә тоткан дип уйлыйбыз - авт.) арттырырга тиеш.

Туксан бер яшьлек кешегә премия алга таба канатлар куя дип уйлаудан бигрәк ул аның кылган гамәлләренә билгеле бер нокта куярга мөмкин. Гуманлылык ягыннан караганда мин Флера апаны лаек дип исәплим. Моны белеп әйтәм. Чөнки иҗаты бар. Бик җайлы гына холыклы түгел. Ләкин сирәк очрый торган талант.

Ләбибкә килсәк, ул гаҗәеп бер төрле эшлекле кеше. Бу премия аңа канат куярга мөмкин — нәкъ эшли торган вакыты. Элегрәк иҗтимагый активлык бик искә алына иде. Кеше үз бөеклеге турында уйлап кына өендә ятмасын. Ләбиб озак еллар «Мирас» журналын җитәкли, иҗаты казна эшеннән аерылмый. Бу миңа бик ошый. Безнең кандидатуралар хәере белән комиссиядә үтсә яхшы булыр иде».

Ркаил Зәйдулла: «Бер вакыйга искә тоште. Зөлфәт Польшага барганда моны райкомда тикшерәләр иде. „Иҗтимагый эшләрең бармы синең?“ дип сорыйлар ди. „Мин шигырьләр язам — шул минем иҗтимагый эшем“, дигән Зөлфәт. Казна эше, әлбәттә, зур эше, бигрәк тә, журналны җитәкләү, ләкин ул иҗат белән чагыштырганда икенче урында тора».

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире, язучы Рафис Корбан: «2012 елда Флера апа Нәбирә Гыйматдинова белән икесе Тукай премиясенә тәкъдим ителеп, Нәбирә алды. Шуннан бирле ел саен Тукай премиясе мәсьәләсе күтәрелүгә ул миңа шалтыратып, мине «судка бирә». Быел шалтыратмый. Шалтыратмавының сәбәбе — аның югары бәяләнгән поэмасын эзләп табып «Казан утлары“нда мин чыгардым. Бу бик әйбәт поэма, аның буенча әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова язган мәкаләне дә бирдек әле. Мин ике куллап Флера апа яклы».

«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов: «Бу киңәшмәнең үткәрелүе бик әйбәт — барча газета-журналларга да бер юнәлешне тотарга һәм „бер кадакка сугарга“ әйбәт булыр иде. Флера апага килгәндә, ул премияне 20 ел элек алырга тиеш иде. Бүген безнең әдәбиятта хатын-кыз килеш ирләрдән дә кыюрак итеп яза белгән башка шагыйрә юк. Безнең ирләр арасында аның кадәр поэма язган кеше…»

Шагыйрь, мөхәррир Газинур Морат: «…Ренат Харис…»

Вахит Имамов: «…әйе, Ренат Харис кына. Флера апа һәрбер шигырендә халыкның азатлыгы дип тукып тора. Шуңа ул исемлектән төшереп калдырылырга тиеш түгел һәм якланырга тиеш.

Икенче кандидат — хезмәттәшебез Ләбиб. Ул моннан 40 ел әдәбиятка килгән кеше…»

Ркаил Зәйдулла: «Флера апа белән чагыштырганда гына яшь шагыйрь».

Вахит Имамов: «Ләбибнең иҗаты өстәлләргә куелган китапларда гына түгел. Иҗаты радиопостановкалар, телевизион тапшырулар аша, балаларның театр студияләрендә спектакльләр булып бара — аларын комиссия әгъзалары да күрмәячәк. Без китап белән генә бәяләргә өйрәнгән.

Тагын бер гаҗәеп әйбер бар — без чит республикаларга чыгып китеп андагы татарлардан нинди татар язучысын белүен сорасак, алар ун язучы да саный алмый. Ләкин санаган кадәре арасында Ләбиб була. Бу бик зур бәя, бик зур популярлык. Чөнки ул язып кына түгел, аягы белән йөреп күп җәмәгать эше алып бара. Узган ел өчәү — Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон һәм мин — Башкортстанда дүрт тапкыр йөреп кайттык. Утыздан артык районда булып, беркайда да караңгы йөз күрсәтмәделәр, кая гына керсәк тә: «О, Ләбиб Лерон», дип каршы алдылар. Ул бит анда татар милләте өчен йөрде, үз данын арттырам дип йөрмәде. Безгә Әстерханда өч тәүлектә унбиш очрашу ясау мәҗбүри түгел иде, эт булып алҗып беттек. Мин Ләбибнең шул сыйфатына сокландым — туя белмәде, алҗый белмәде, бөтен җирдән репортаж алып бара белде. Балалар әдәбияты ашамы, лирика ашамы — Ләбиб бу премиягә лаек. Премияне вакытында алып калырга кирәк».

Ркаил Зәйдулла: «Без җайлап кына Ләбиб иҗатына кереп барабыз».

«Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «Соңгы елларда күзәтеп барам: язучылар Тукай премиясен алалар да, язудан туктыйлар…»

Ркаил Зәйдулла: «Миңа төрттерәсеңме?»

Зиннур Хөснияр: «Мин өч мәртәбә тәкъдим ителдем, йә язудан туктармын дип куркып алмадым. Соңгы елларны күзәткәндә Тукай премиясенең стимул булуы бик күренми. Ркаил, синең рәис буларак премия комиссиясендә беренче катнашуың, бу сүзләрне синең үзеңә генә түгел, матбугат өчен әйтәм, бәлки, иләктән уздырып чыгарырлар. Без бит инде ул премиянең акчасын беләбез — ул Россия премияләре белән чагыштырганда зур түгел. Аны бер генә премия итеп калдырмаска иде. Балалар әдәбияты дибез икән, безнең әлеге премиягә лаек язучыларыбыз бар. Драматургия — бар! Проза, поэзия… Бәлки, шулай бүлергәдер. Син моны эшли аласың! Сүзең үтә! Нәрсә инде ул бер премия?! Ике дисәң дә аз әле ул… Батуллалар, Марсель Галиевлар заманында дүрт язучы премия алынган еллар да булды. Бу менә дигән булды! Барыбыз да сөендек!

Тагын бер фикер. Өч тапкыр куелдым — нәрсә икәнен чамалыйм. Комиссиядә татар әдәбиятын белү түгел, татарча да белмәгән кешеләр бар. Алар бит тавыш бирә. Брат, сиңа бур турыда да уйларга кирәк. Син моны эшли аласың!

Флера апага килгәндә, хатын-кыз шигърияте турында сүз алып барганда, Саҗидә Сөләйманова искә төште. Аннары Лена Шагыйрьҗан… һәм шул кимәлгә безнең Флера апа туры килә».

Ркаил Зәйдулла: «Дәүләт премиясе ул бернинди дә стимул түгел. Ул әдәби тормышта зур резонанс уяткан, әдәбиятны яратучыларның мәхәббәтен яулаган әсәрләр өчен бирелә — аның нигезләмәсендә шулай язылган. Татар әдәбиятын үстергән, аның үсешенә йогынты ясаган кешеләргә бирелә. Премия тарихында бүтән телдә язган кешеләр дә бар. Татар әдәбиятын башка телләр аша башка халыкларга да күрсәткән икән, татар әдәбияты каршында аның шундый роле бар икән, андый кешеләр дә премиягә лаек.

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова: «Мин әдәбиятын гендер бүлүгә каршы. Флера апаны хатын-кыз шагыйрә дип кенә әйтмәс идем, шагыйрь дип әйтер идем. Ул ир-атлар да күтәрмәгән темаларны күтәреп, ир-атлар да язмаганча итеп язды. Аның язганы беренче юлларыннан ук эләктереп алып китә дә, җибәрми. Ул әйтәсе килгән фикерен йөрәккә шап итеп кертеп утырта белә. Чын мәгънәсендә «самородок». Ул шигырь техникасын уйлап язмый, аңа Ходай тарафыннан бирелгән. Көтелмәгән рифмалар килеп чыга. Теленең сыгылмалылыгына шаккатасың. Аның тормыш белән бергә атлавы соклангыч.

Флера апа шактый олы яшьтә. Аның бер кочак шундый матур мәхәббәт шигырьләре килеп чыкты. Бу аның күңел байлыгын күрсәтә торган сыйфат. Поэмаларында, дастаннарында халык гаме, милләткә булган мөнәсәбәте, әрнүе ярылып ята. Без Флера апага бирү өчен соңга да калганбыздыр. Мин аңа бирүне стимул дип тә уйламыйм. Минем шәхси фикерем — Тукай бүләге ул язучыга иҗат өчен бирелергә тиеш. Флера апаның иҗаты моңа лаек».

Ркаил Зәйдулла: «Хәзер инде тулаем Ләбиб Лерон иҗатына күчәбез. Бер-ике генә сүз әйтәм. Без аның белән балачактан таныш дисәң дә була — 17 яшендә укырга килдек, ул өйләнгәнче бер бүлмәдә дә торып алган идек. Ләбиб покосны киң ала торган әдип, бөтен жанрда эшли. Аның иҗаты игътибарга лаек. Зиннур, синең кебек, өч-дүрт тапкыр тәкъдим ителде…»

Ләбиб Лерон: «Ике генә әле».

Ркаил Зәйдулла: «Фикер алышуга кадәр үткәне икедер аның. Шактый еллардан тәкъдим ителәсең кебек».

Ләбиб Лерон: «Ике тапкыр тәкъдим ителеп, ике тапкыр үттем».

Ркаил Зәйдулла: «Алайса әз икән әле… Барыгыз да аның иҗатын белә. Коллегалар ул җитәкләгән журнал белән танышып барадыр дип уйлыйм — журнал кызыклы чыга. Әлбәттә, инде без аның иҗтимагый эшчәнлеге, Башкортстанда йөрүләре турында сөйли башласак, төне буе утыра алабыз. Әйдәгез, иҗаты турында сөйләшик. Бу юлы аның балалар өчен язган иҗаты тәкъдим ителә».

«Казан утлары» журналының җаваплы секретаре, Татарстан язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе, язучы Вакыйф Нуриев: «Ләбиб Леронның иҗатын күп ботаклы агач белән чагыштырырга була. Ул күп жанрларда эшли һәм үзе дә жанрлар уйлап таба — әллә нинди төрттергечләр, төрттермешләр яза иде. Ләбибнең „конёк“ — ул балага акыл өйрәтми, бала белән бала булып сөйләшә. Безнең балалар әдәбияты өчен күптән Тукай премиясе бирелгәне юк. Бу балалар әдәбиятына зур игътибар булыр иде».

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Ркаил абый иҗтимагый тормышка кермәскә дисә дә, кермичә булмый, язучы иҗатында чагыла инде ул. Без Ләбиб абый белән күп аралашбыз, узган ел өйдәге хатыннарга караганда бер-беребезне күбрәк күрдек».

Ркаил Зәйдулла: «Тагын Башкортстан турында сөйлисеңме?»

Рөстәм Галиуллин: «Мин Ләбиб абыйның иҗатын бик яхшы беләм. Ләкин Башкортстан турында барыбер әйтеп алмыйча булмый. Чөнки Ләбиб абый соңгы елларда мәхәббәт шигырьләрен күп язды. Аның «Мәхәббәтнең канат җиле» һәм «И ты люби меня» китаплары Башкортстанда йөргәндә безгә бик күп ишекләрне ачты. Китапханәчеләр бит хатын-кызлар, Ләбиб абый, мыек астыннан елмаеп, шушы китапларын бүләк иткәч, безгә ишекләр ачыла да китә иде.

Әмма ләкин минем өчен Ләбиб абый — беренче чиратта балалар язучысы. Һәр баланың үз китабы, журналы була. Бүген Зилә Хөснетдинова чыгарган «Салават күпере» — минем балалар журналы. Ә Ләбиб абый белән Зиннур абый Хөснияр чыгарган журнал — минем журнал. Ул бүгенге шартлар өчен туры килмидер, әмма ул минем журнал, аның һәр санында Ләбиб абыйның кыска шигырьләре, мәзәкләре иде. Балачакта иң яраткан китабым — Ләбиб абыйның «Транзистор үч ала» китабы иде. Тәртипсез малай шырпы тартмасына бал кортын ябып, көне буе транзистор итеп тыңлап йөри, җәфалый инде, ахыр чиктә бал корты чыгып малайны чага. Мин бу китапны улыма да укыттым, аңа да ошады, димәк, ул вакыт сынавын узган дигән сүз. Без Ләбиб абыйны Тукай премиясенә кандидатлар арасында күрүебезгә бик шатбыз».

Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Газинур Морат: «Узган ел Ләбибне бу мәртәбәле премиягә үзем тәкъдим иткән идем. Тагын шул сүзләремне кабатлыйм, алар бер кәлимә дә искермәгән. Безнең татар әдәбиятында балалар өчен иҗат итү миссиягә бәрабәр. Чөнки бүгенге көндә балалар өчен язу бик зур эш. Дөресен әйткәндә, безнең матбугат балалар өчен язылган әсәрне бастырмый да. Әле китап нәшрияты китаплар бастыра, Аллага шөкер! Балалар китабына сорау бик зур — алар сатылып бетә.

Баланы ана теленә якынайту — балалар әдәбиятының бу төп миссиясе. Ләбиб гомергә күңелендә сабыйлыгын саклап шушы миссия өчен иҗат итте. Балалар өчен иҗат итү зур дивидентлар китерми. Әмма ул изге эше. Безнең татар әдәбиятында балалар өчен язып дәүләт премиясе алган ике генә шагыйрь бар — Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин. Өченчесе Ләбиб булса бик дөрес карар булыр иде».

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова: «Үз балачагым шул шигырьләр арасында узгач, Ләбиб абыйның иҗатын якыннан беләм. Хәзер «Салаватиклар» проекты белән балалар җырларын кайтарабыз — без балачак җырларыбызны яңа аранжировка белән чыгару белән мәшгуль. Ләбиб абый иҗатына җиткәч сайлау мөмкинлеге зур иде. Чөнки тегесе дә, монысы да балаларга якын булачагын ачык беләбез. «Яфрак бәйрәме» дигән җырны яздырдык һәм ул бик күп каралды. Балалар бакчаларында да Ләбиб абый бик яратып көтелгән кунак. Балалар бакчаларындагы сценарийларда нигездә Ләбиб абый шигырьләре. Бу да аның популярлыгын күрсәтә.

Ләбиб абый белән күрше кабинетларда эшлибез. Ул нигездә ишеген ябып тормыйча гына иртәдән кичкә кадәр бөтен дөнья мәсьәләләрен хәл итә. Телибезме-теләмибезме — без ул әңгәмәләрнең шаһиты булабыз…»

Ркаил Зәйдулла: «Хәзер ябып йөри башлар инде».

Зилә Хөснетдинова: «Тукай премиясенә килгәндә, мин аны сәяси бәйге дип уйлыйм. Чеп-чи сәяси бәйге. Һәр кандидатка да урын табылса, бик бәхетле булыр идем. Бу яшьләр фикере».

Ркаил Зәйдулла: «Син бик нык ялгышасың, ул бернинди сәяси бәйге түгел. Анда артык сәяси булсаң, өнәмиләр. Бүтән фикерләр булмаса, йомгаклыйбыз».

Шамил Садыйков: «Бик кызыклы очрашу булды дип уйлыйм. Без уртак фикергә килеп дуслыкта, хезмәттәшлектә эшләргә тиеш. Кемдер җиңсә дә, җиңмәсә дә, иң мөһиме — иҗат, процесс, аралашу». 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100