Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучыдан казах вазгыятенә караш: Дала традицияле халыкка баш күтәрергә бер чаткы җитә

Казахстанда икътисади таләпләрдән башланган протестлар, массакүләм баш күтәрүләргә әверелде. Кайбер төбәкләрдә комендант сәгате кертелде. Казахстандагы вазгыятькә язучылар карашы.

news_top_970_100
Язучыдан казах вазгыятенә караш: Дала традицияле халыкка баш күтәрергә бер чаткы җитә
Михаил Захаров/архив

Татарстанның мәдәният-сәнгать һәм әдәбият әһелләре Казахстан белән тыгыз элемтәдә тора. Язучыларыбыз да анда еш була. Казахстандагы бүгенге вазгыять аларны ни дәрәҗәдә борчый? Каләм әһелләренең ялларын бүлеп шушы сорау белән мөрәҗәгать иттем.

Ркаил Зәйдулла баш күтәрүләрнең нигезен казахларның менталитетына бәйләп карый

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Казахлар элеккеге дала традицияләрен ныграк саклап калгангамы, бик кызу канлы халык — аларга баш күтәрергә бер шырпы чаткысы да җитә. 1986 елдамы әле, Горбачев җитәкчелеккә Колбин дигән кешене куйганнан соң СССРда беренче тапкыр ачыктан-ачык баш күтәрү булган иде. Өстә яткан сәбәбе — нигә рус кешесе куелды, нигә казах түгел. Аның төбенә төшеп карасаң, Кунаев та чын татар булып чыкты, алар аны үзләре дә язды. Башта әнисе генә татар дигәннәр иде, әтисе дә татар булып чыкты — уйгур мәктәбендә укыган. Ярар, монысы аның башка мәсьәлә.

Кыргызларда да ничә тапкыр булды инде андый хәлләр: кыргызлар җәйләүләреннән башкалага атларга атланып киләләр дә, хөкүмәтне алмаштырып китәләр…

Казахларда кыргызлар кебек тиз генә власть алмаштыру гадәте юк. Аларда хакимият тә көчледер инде, Нурсолтан Назарбаев аны советча итеп оештырып калдырган. Казахстанның төрле регионнарында әледән-әле булып тора бит ул. Самими дала холкы, күрәсең, гаделсезлеккә артык түзеп тора алмыйдыр. Монда бит инде икътисади таләпләр булган. Гәрчә сәяси мәсьәләләр дә бар — өч дистә ел казах телен чын дәүләт теле итәргә көрәшәләр, тик барып чыкмый. Алга китеш бар инде, ләкин мин булган вакытта шәһәрләрдә күбрәк русча сөйләшәләр иде.

Дәүләт тоту культурасы, күрәсең, аларда башкача. Менталилет та үзгәрәк. Борынгыдан килгән бит инде ул: Алтын Урда вакытларында да һәр кабилә үзенчә яшәп, Аксак Тимер Алтын Урданың шәһәр культурасын җимергәч, дала аристократиясе өскә чыга. Казахның каныннан шул күчмәлек чыгып бетмәгән. Шуңа күрә аерым төбәкләрдә үзәк хөкүмәткә карата ризасызлык табигый дип саныйм».

Вахит Имамов тәхеткә ябышып ятуның яхшыга китермәвен фаразлый

Вахит Имамов: «СССР таркалгач, союздан 30 ел элек аерылып чыктылар да, һәр республикада үз ханы барлыкка килде. Мөселманең башында да шул патшалык утыра — аны берни дә эшләтә алмыйсың. Тәхеткә хуҗа булып алуга алтынга әйләнәләр дә куялар — үзләрен мәңгелеккә килгән дип уйлый башлыйлар. Назарбаевның кызы Швейцариядә фәлән гектарлы оҗмахлар оештырды, Кәримов үзенә алтын һәйкәлләр куйды. Бу казах халкын, үзбәк, таҗик, кыргыз халкын дөнья югарылыгына чыгарганчы дистә гасырлар интегергә кирәк дип уйлый белмиләр. Тар маңгайлылык! Үзләрен генә уйлау беркайчан да яхшылык белән тәмамланмый.

Башкалага исемен кушты, аны бит барыбер Нурсолтан дип әйткән кеше юк, комментарийларын тыңлап торсаң, барысы да Астана дип сөйләшә. Чөнки аның ул исемгә лаек булганы да юк. Каракның бөтен нәселенә төрмә генә тиеш…»

Камил Кәримов казахларны «тегеләр» котырта дип саный, дуслык җимерелмәсен дип борчыла

Камил Кәримов: «Әле генә Токаевның чыгышын тыңладым, матур гына итеп русча чыгыш ясый. Инде ике көн чыгыш ясый. Халыкка саф рус телендә мөрәҗәгать итә. Аларның Президенты дөрес чыгыш ясады. Бөтен мәсьәлә шунда — Казахстан Россиягә якынайган саен аларга каршы тору көчләре күбәя. Тегеләргә без көчсез булганда гына кызык: алар безне СССР таркалганда гына яраттылар, сәясәтче Горбачевка СССРны таркатканы өчен Нобель премиясе бирделәр. Бу тарихта булмаган хәл. Таркалганны, ваклаганны яраталар, бөтен сәбәп шунда.

Без бит ул халык белән элеккеге гербта икмәк башаклары белән бәйләнгән кешеләр. Безнең һөҗүм турында уйлаган да юк, һаман да якланабыз, сакланабыз. Казахстан безнең иң зур дустыбыз. Мин күрдем ул халыкны — алар тыныч, мөлаем, кунакчыл. Татарстаннан килгәнне белгәч, елмаеп матур итеп сөйләшәләр. Монда казахларның бернинди гаебе юк. Бензинга бәя арткан саен демонстрациягә чыгасыңмыни? Алай булмый бит.

Казахстан Россия белән тыгыз элемтәдә булса, Россиянең көче күбәя дигән сүз бит. Шушы көннәрдә Путин да алты Президент белән очрашып алды. Бу да тегеләрнең нервысын чыгарды инде. Күреп тора — элеккеге союздаш республикалар берләшә башлады. Монда инде Прибалтиканы, Молдова, Украинаны кертми торабыз, унбишнең унысы безнең белән туганлашып яшәргә риза. Бу чит илләрнең ачуын чыгара: аларга вак, көчсез илләр кирәк. Казахстан йомшаклык күрсәтсә, әйбәт булмый».

Рафис Корбан дөньядан бихәбәр булып авылда ята, әмма тел мәсьәләсендә казахларга дәгъваларын җиткерде

Рафис Корбан: «Мин бит әле бер яңалыктан да хәбәрдар булмыйча авылда ятам, телевизор да караганым юк, анда барыбер бер рәтле тапшыру юк. Минем казахларга тел мәсьәләсендә претензиям бар. ТЮРКСОЙ казах теле төрки телләрнең нигезендә ята дип игълан итте. Алар бик нык ялгыша, төрки телләр нигезендә казах теле ятмый, татар теле ята. Мин бик күп төрки республикаларда булдым, минем белән барысы да үз телендә аралаша ала, аңлашабыз. Ә казах белән үз телләрендә аралаша алмыйлар, рус теленә күчәләр. Мин казахны аңламаганда да, ул мине аңлый, кыргыз да, үзбәк тә, азәрбәйҗан да аңлый.

Казахлар Чыңгызханны да, Алтын Урданы да үзләренеке иттеләр, имеш, Сөембикә дә казах булган, янәсе, нугайлар казахтан чыккан. Казахлар нык ялгыша, ялгышып, үз башларын үзләре ашыйлар. Алар бит күчмә дәүләт, күчмә ханлык булган. Ә татарның үз дәүләте булган, алар урыс дәүләтен дә төзеп бирделәр. Россиягә каршы барып аларны Америка һәм Кытай басып алачак — алар аны аңлап бетерми. Ә татар мәңге калачак, татар бөтен территориядә яши, ә казах үз Казахстанында гына яши. Дюсен Касеинов казах булгач үз милләтен күтәрәсе килә. Алай гына булмый шул, аны фән нигезендә күтәрергә кирәк, алар фәнгә таянмый».

Айгиз Баймөхәммәтов ил җитәкчелеге халык сүзенә колак салсын иде дип тели

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: «Минем белүемчә, казахлар — түземле халык, әмма теңкәләренә тисәләр, алар кызу. СССР вакытында республика җитәкчелегеннән казах кешесен алып ташлап, рус кешесен куйгач, Алма-Ата халкы мәйданга чыгып, революция башлана. Казах халкы җитәкчелеккә казах кешесен куюны таләп итеп, алар моңа ирешәләр. Анда бик күп кан коеш, югалтулар була. Әмма халык үз сүзен әйтә.

Казахстан миңа бик якын төбәк, дуслар күп яши, үзем дә анда ел булдым. Аларның холкын белгәнгә мондый күтәрелешләрдән бик күпне көтәргә мөмкин дип уйлыйм, көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин. Әмма шулай да ил җитәкчелеге халык фикеренә уңай карап, аларны тыңлап, уртак тел табарлар дип уйлыйм, хәл итү юллары табылыр дип өметләнәм. Бүген иртән ил җитәкчесенең халыкка күп чаралар тәкъдим итүен күрдем. Хөкүмәт тә таркатылган бит инде. Мәсьәлә җиңел хәл ителсә, бик яхшы булыр иде».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100