Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Заһид Мәхмүди белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Язучының улы Фәнис Камал әйтүенчә, ул йөрәге тотып, кинәт вафат булган.

news_top_970_100
Язучы Заһид Мәхмүди белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле
Салават Камалетдинов фотосы

Кичә язучы Заһид Мәхмүди вафат булды. Улы, телевидение алып баручысы Фәнис Камал (Мәхмүтов) әйтүенчә, ул йөрәге тотып, кинәт вафат булган.

Фәнис Камал әтисе белән хушлашу иртәгә, 20 гыйнварда — язучының туган ягында (ул соңгы елларда шунда яшәде) Кукмара районы Манзарас авылында, 9 май урамындагы йортында 10.00 сәгатьтә булачак.

Заһид Мәхмүди 2020 елда коронавирус белән авыруы турында сөйләгән иде. «Башта коронавирустан кодагый үлеп китте, алты көннән коданы җирләдек»

Язучы Заһид Мәхмүдинең тормыш юлы

Заһид Борис улы Мәхмүдов 1960 елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара районы Кукмара бистәсендә эшче гаиләсендә туа.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Студент елларында көндәлек матбугатта актив языша, «Чаян» журналында, «Идел» альманахында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында дистәләгән юмористик һәм фантастик хикәяләрен бастыра.

1984 елда армиядә хезмәт иткәч, район газетасында эшли. «Көнче күбәләк» исемле комедиясен яза. 1988 елдан Казанда, республика китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор, Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр. 1991 елда балалар өчен «Профессор Мияугөл» дигән фантастик хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1993–1998 елларда Заһид Мәхмүди «Татарстан» журналы, «Татар иле», «Мәдәни җомга» газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Казан» радиосында татар бүлеге җитәкчесе. «Тәмуг чәчәге», «Җен тыкрыгы», «Соңгы очрашу», «Имтихан», «Эзләмә» кебек хыялый-фәлсәфи хикәяләрен яза. «Тәмуг чәчәге», «Ак болыт», «Әче балан» китаплары чыга.

2001 елдан ул «Татарстан» радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. "Себерке" газетасын гамәлгә куя һәм нәшер итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100