Заһид Мәхмүди: «Башта коронавирустан кодагый үлеп китте, алты көннән коданы җирләдек»

Көндәлек тормышыбызның бер атрибутына әйләнгән битлек һәм перчаткадан әз генә булса да җәй көннәрендә ял итеп тордык та хәзер кабат шуларга әйләнеп кайтып барабыз. Коронавирус инфекциясенең яз көне үк фараз ителгән «икенче дулкыны» шушымы икән инде ул?

Бүген кая карама, кабат бар кеше өчен дә уртак тема — коронавирус. Кем авырган да, ничек, терелгәнме, хастаханәдә ятканмы? Газета-журнал битләрендә, төрле интернет сайтларында әледән әле ковидның я төп билгеләре атала, я аны йоктырмый калу ысулларын язалар.

Бүгенге көндә районнарда да авыручылар күп. Араларында әле күптән түгел генә авырып терелгән кешеләр дә бар. Кемдер инде 2 ай үтүенә дә карамастан әле һаман да тернәкләнеп бетә алмый. Шулай да бу авыру турында сөйләргә риза кешеләрне табу җиңел булмады. Кешеләр күңелендә шоммы, әллә алар авырган көннәрен искә аласылары килмиме, сәбәбен аңламадым. Җәмгыять тарафыннан төрле тәнкыйди карашлардан курка дияр идең, инде авыручылар да адым саен.

«Бер-берсенең үлгәнен дә белмичә калдылар»

Кукмара районында, Байлангар авылында гомер итүче язучы Заһид Мәхмүди гаиләсен ковид дигән зәхмәт тетрәтеп үткән. «Башта кодагый үлеп китте, аннан 6 көннән коданы да алып кайтып җирләделәр. Кияү дә, кызым да коронавирус белән авырды. Булды инде монда хәлләр, — дип сөйләде күптән түгел генә кода-кодагыеның кырыгын үткәргән Заһид абый. — Алар бер-берсенең үлгәнен дә белмичә калдылар. Киявем үзе хастаханәдә авыр хәлдә булып, ата-анасын да җирли алмады. Бу чын һинд киносындагы кебек менә, фаҗига… Башка сыймаслык хәлләр.

Башта кодагый чирләде, аны хастаханәгә алып киттеләр. Бер ишегалдында ике йорт бит. Ялгышлык беләнме, белмим, коданы минем кыз белән кияү үзләренә кертте. Бер 2-3 көннән кода да чирләп китте. Аны хастаханәгә озатуга, кияү авырый башлады. Аның 50 процент үпкәсе беткән иде, ясалма сулыш алу аппаратына да тоташтырдылар хәтта. Аннары кызым Зөһрә чирләде. Бәхетебезгә, ул өйдә җиңелчә генә кичерде: температурасы булды, үпкәсендә дә нидер бар иде, әмма бераз ялкынсынып торды да бетте. Кияү яшь булса да, чак исән калды. Аллаһка шөкер, хастаханәдән чыкты, өйдә хәзер. Шулай да терелеп бетәсе бар әле. Башка җирләренә бәргән коронавирус.

Кода белән дә тәрәзә аша гына сөйләшкән идем. Кызым белән ишегалдында гына очраша идем: ара саклап, битлек-перчатка киеп. Эләккән кешегә эләгә инде ул. 

Кодагый больницаларда йөрде, шуннан ияреп кайткандыр инде. Тиз үтерә икән ул авыру кешене: 3-4 көндә бөтенләй ашап бетерә. Кодагыйны юып, табут белән кайтардылар. Кода анда озак ятты бит, шуңа болай гына алып кайттылар аны, коронавирус иярми, диделәр. Аллаһка шөкер, икесен дә бөтен мөселман кануннары буенча җирләдек. Кодагыйга 70 тулган, кода 76 яшьтә иде. Бөтен саклану чараларын үтәп эшләдек күмгәндә: битлек, перчатка, һәр кеше кулында антисептик иде. Аларны җирләгәннән соң башка берәү дә авырмады.

Кода-кодагый бер-берсен гомер буе яратып, үрнәк гаилә булып яшәгән кешеләр, бергә китеп тә бардылар. Читтән генә булса да, аларны озатырга халык күп җыелды — авылда хөрмәтле кешеләр иде. Тетрәндергеч булды ул безнең өчен. Бер-берсенең үлгәнен белмәделәр дә…» — диде Заһид абый.

«Авыруымның көндәлеген социаль челтәрләрдә

алып барам»

Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән Айсылу Галиева коронавирус белән авыруы турында үзенең инстаграмында көндәлек алып бара. Коронавируска тапшырган тесты уңай булып чыга. Ә авыруы башлануы хакында болай яза: «Минем бернинди симптом булмады. Ютәл аз гына, бүген борын, тамак кырып тора. Һәм тиз арыта, хәл бетә.

Алдагы ике көндә очрашуларда булырга туры килде, үзем сакланам дип, башкаларны чир ияртүдән саклаганмын, Аллага шөкер, битлегемне салмадым. Бүген иртән балаларны мәктәпкә җибәрмәвемә сөенеп бетә алмыйм: ничә кешене куркыныч астына куяр идек… Хәзер ничек тә өй җәмәгатен сакларга тырышасы инде», — дип язган ул авыруын белгәч үк.

Авыру көндәлегенең беренче көнен Айсылу болайрак тасвирлаган. «Бүген температура уйный: әле менә, әле төшә. Ярты сәгать эчендә өч тапкыр үзгәрде. Ютәл башланды. Авырып терелүчеләр какырык чыкмый диләр, йөткергәндә баш чатнап авырта.

Дарулар эчә башладым: язып барып, исәпкә алып эчәргә куша әтиләре. Өйдә балаларга чир йоктырмыйк дип, бакчага чыгып киттек: лифтта космонавтлар шикелле төшеп барганда, каршыбызга шундый ук космонавт — шәфкать туташы очрады. Шикләнә-шикләнә, безнең катта туктамасмы дип, аның менеп җиткәнен карап тордык.

Машинада бару бик кыен икән. 40 минутлык юлны узганчы, баш авыртуга чыдап булмый башлады, гәүдәне нишләтергә белмим, үпкәләр кысылган кебек. Машинадан тәгәрәп төшкәч, караватка кереп аудым. Сулышлар шундук җиңеләеп китте. Авыз ачасы килми, хәл юк, сулыш алуы рәхәт түгел, укшыта… Көне буе ирексезләп эчкәннәр чыгып бетте.

Су, морс, чәй — сыеклыкны күпме күбрәк эчсәң, шулкадәр җиңелрәк. Карлыган бигрәк тә әйбәт диләр. Сарымсак, кыст, имбир кебек ачы әйберләр (төрле кеше төрлечә әйтә) ашарга кирәк.

Иртәгә балалардан тест алырга тиешләр. Аллага тапшырган», — дип яза Айсылу. Ашарга да перчатка һәм битлек киеп әзерләгән.

Авыруының икенче көнен Айсылу ятып үткәргән һәм бер сүз белән генә «рәхәт түгел» дип аңлаткан.

Өченче көне: «Бөтен капкан ризык кире чыгып бетте. Иртәнге якта да бернәрсә ашамадым. Кичкесен дә антибиотик эчәр өчен генә көчкә бер кашык каптым. Шәһәрдә кислород җитми дип, әтиләре бакчага алып китте. Бару белән мичкә ягып, кояш җылыткан караватта черем итеп, ишегалдына чыгып киттек. Тирә-күрше бакчалар буш. Башка вакыт булса, умырып эшләр идең — хәл юк. Киселмәгән пионнарга барып ябышкач та, күкрәк туры кысып алды. Урманга чыгып, яфраклар типкәләп йөрдек. Ятмаска гына! Бакчада аппетит та ачылды: өйдән берни алмаган идек, суган белән кыздырган бәрәңгене, теплицада эленеп торган кыяр белән помидорны ялт иттердек. Бу чирнең шунысы бар: ашагач та хәл китә. Әле эчәсең дә эчәсең, су белән тулы корсакка ятуы да кыен бит ул. Ярты көн анда булып, караңгы төшкәч кенә кайтып кердек. Юлда, әлбәттә, битлек һәм перчаткадан, беркемне дә очратмадык.Температура тирбәлеп тора, эч китә. Йөткерәсе килә, кубарлык әйбер юк. Шулай да кичәге кебек үк итеп баш чатнамый, барыбер йөткерергә куркыта», — дип яза Айсылу.

Дүртенче көн. «Ис сизмим бугай мин: алма иснәп карадым, өрек, лимон — юк кына, сизелми! Ахырда яраткан хушбуемны беләзегемә тамызып карыйм — аз гына нидер килгән кебек тә, кыскасы, ис тою чынлап та я кими, я юкка чыга икән.

Бүген иртәннән ашарга әзерләп бетергәнче хәл бетте. Кызым кичә кич 37,8 температура белән егылды. Бакчага барып булмый, ерак. Алиягә табиб киләсе бар, шуңа Тирән күл тирәсен генә әйләндек. Наратлар кочаклап, сулыш гимнастикалары ясап, термостагы чәйләрне эчеп, машинада тәрәзә ачып бераз хәл җыеп ятып та тордык. Берәр сәгать шулай үпкәләрне кислород белән туендыргач, ач кайттык. Аллага шөкер, ике көн ашыйсы килми яткач, бу инде прогресс.

Аннары табиб килде. Без эчерә торган даруларны хуплап, кандагы кислород күләмен үлчәп китте. Әлбәттә, космонавтлар киемендә иде. Бу табибларга Аллаһ ярдәм бирсен, берүк авырый гына күрмәсеннәр! Киңәшләрегез, теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт», — дип тә өстәп куйган.

Бишенче көн. «Бүген төнлә бер генә уянылган. Гадәттә, 3-4 тапкыр тора идем. Бүген антибиотик белән арбидолны да соңгы көн эчәсе, аның каравы, АСС өстәлде (таныштыру максатыннан язылды, даруларны табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамый — «Интертат»).

Торып, балаларны уятып, ашаткач, җыенып, тагын бакчага китеп бардык. Һавада рәхәт, чынлап та. Эшлисе килә — хәл юк. Батырланып теплицада калган помидорларны тартып чыгара башладым — озакка җитмәде, җылынган өйгә кереп аудым. 2-3 сәг аунаганбыздыр. Маңгай артындагы авырлык юкка чыгып уяндым. Шундый сәер: моңа кадәр даруны билгеле бер вакыт белән эчәсе иде, ә хәзер нәрсә булыр? Хастаханә табибы күп итеп сыеклык эчүне дәвам итегез, диде. Һаман су да чәй, карлыган, мүк җиләге морслары.

Коронавирусның мәкере — рецепторларны блоклавында. Температура югары — син аны сизмисең. Гадәттә, температура 37 булса, кеше үзен начар хис итә: организм безгә вирус белән көрәшәм дип, хәбәр бирә, ә бу очракта ул сизелми.

Әле шатланырга иртә, атна ахырларына тагын бер тест бирәсе, шунда нәтиҗә билгеле булыр», — дип сөйли Айсылу үзенең баштан кичкәннәрен.

Айсылу Галиеваның, кызганыч, сөйләшерлек хәле юк иде, шулай да берничә сорауга смс хәбәрләр аша гына булса да җавап бирә алды. «Коронавирус билгеләре булып саналган билгеләрнең берсе дә туры килми. Бер генә әйбер туры килде — хәл юк. Иртән торып юынып аласың да, хәл бетә, ашап аласың — хәл бетә, барып ятасың. Минут саен тәрәзәне ачып торсаң да юк — һава җитми.

Балаларның мазокларын бирдек кенә, әле әзер түгел. Болай үзләрен әйбәт хис итәләр. Шуңа күрә барысы да яхшыдыр дип уйлыйм: иммунитеты әйбәт булган кешегә йокмаска тиеш. Өйдә битлектән йөреш. Бүлмәләргә ионизаторлар, һава дымландыра торган җайланмалар алып куйдык. Дәвалау бөтен кешегә дә бер — хастаханәдә ятучыга да, өйдә генә авыручыларга да. Хастаханәгә үпкә зарарлануы 50% тан артса гына алалар. Безнең очрак түгел бу, Аллаһка шөкер. Арбидол, сумамед эчәм, авызны көненә 4-5 мәртәбә хлоргексидин белән чайкап торам. Аквалор, гриппферон кулланам. Витамин С эчәм инде. Суны бик күп итеп эчәргә кирәк, бик күп итеп», — диде Айсылу Галиева.

«Үземне дошман күрүчеләргә дә теләмим бу авыруны»

Авыруы турында сөйләшүдән баш тартмаган бер язучы белән дә әңгәмә кордык. Инде күптән авырган булса да, әле һаман да тулысынча терелеп җитә алмаган. Аның үз исемен әйтәсе килмәде.

«Кайберәүләр грипп, ОРВИ дәрәҗәсендә генә кичерелә ди бу авыруны. Андый сүзләрне үзләре авырып карамаганнар яисә җиңелчә, бөтенләй симптомсыз авыручылар гына әйтә ала. Бары тик хастаханәгә барып кына исән калганнардан сорап карагыз. 20 врач каравында булган, имеш, өч көндә терелгән Трамп та шулай, җиңел чир, дип сөйли. Авыруга ышанмаган чаклары да булды бит. Ә ул ышанмаганыңа да карамый икән… 

Мин хәтта хәзер дә үземне терелгән дип санамыйм. Тәнеңдәге бар әгъзаң чирләгәч, кан басымың уйнагач, көн дәвамында башың әйләнеп егылгалагач, эштән һәм иҗаттан тулысынча туктагач, нинди терелү турында сүз алып барырга мөмкин? Беренче айларда гади генә сорауларга да җавап бирә алмый идем, чөнки аңламыйм, җөмләнең я беренче, я соңгы сүзе генә истә кала. Әкрен-әкрен аңлый башладым. Сөйләшерлек хәл юклыктан, телефоннарны өздем. Авырулар өстәлә генә бара кебек миңа. Югыйсә хастаханәдән дәваланып чыкканга да 5 ай инде. Күзлекләрне яңарттым, әмма тора-бара алары аша да начар күрә башладым. Артрозым көчәя. Үпкә дә һаман яртылаш чирле.

Әгәр синең үпкәңне хастаханагә эләккәнче һәм аңа эләгү бәхетенә ирешкәч, КТ (компьютер томографиясе) аша берничә уздыралар икән, организмыңда никадәр радионурланыш дигән сүз! Минем белән нәкъ шулай булгандыр да. Бер бөртек ак чәчем юк иде, инде алар бихисап. Чәчләрем тараган вакытта умырылып-умырылып төшә. Калынрак күренсен өчен, һәр иртә аларны кайчы белән тигезләп чыгам, еш юмаска тырышам. Бу бит башыңа кислород һәм кирәкле матдәләр әле дә җитәрлек килми дигән сүз! Эчкән даруның, витаминның күләмен дә әйтә алмыйм инде. Даими рәвештә кислород терапиясе алам.

Мин инде ни гомер башның кызышуына, уйлый алмавына, торып-торып үземне томан эчендә хис иткәнемә гаҗәпләнәм. Каты авыручылар арасында да ике-өч айда чирдән берни калмады, диючеләрне дә очраттым. Бераздан, барыбыр эш эшләп булмый, хәл китә, симптомнары тәмам бетмәгән икән, диделәр. Шунысы хак: мин бу авыруның җиңел формасын да үземне дошман күрүчеләргә дә теләмим», — диде ковид белән авырган журналист.

Һәрберебез үзенең һәм әйләнә-тирәсендәге кешеләренең сәламәтлеген кайгыртып саклану чаралары үтәсә, инфекция таралуны киметә алыр иде. Коронавирус инфекциясенең көзге шаукымын да исән генә ерып чыгасы иде.