news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язучы, галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу иртәгә Мәрҗани мәчетендә булачак.

news_top
Язучы, галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат

Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат булды. Бу хакта аның хатыны Венера ханым хәбәр итте.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул Республика клиник хастаханәсенә эләккән иде, дип язган идек.

Фарсель абый хатыны Фирая апаны, ике баласын соңгы юлга озаткан. Хәзер ул Венера ханым белән тормыш итә иде. Ике улы исән, өч оныгы бар. Ул 1937 елның 1 июнендә туган.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу Мәрҗани мәчетендә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар