Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язмышлар күкләрдә языла

Гыйбрәтле язмышларны чагылдырган фильмнарны яратып карыйбыз. Кино төшерерлек язмышлы шәхесләр үзебезнең янәшәдә яшәвен кайчак күрмибез.

news_top_970_100
Язмышлар күкләрдә языла

Соңгы вакытта Ижау шәһәрендә яшәүче авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыйхов белән тыгыз элемтәдә эшлим. Ул республикадагы авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы хезмәт иткән, зур казанышлары булган кешеләр белән очраштыра, авылларга алып чыга.

Күптән түгел ул мине авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, авыл хуҗалыгы тармагында билгеле шәхес – Рафаил Әгъзам улы Фәйзуллин белән таныштырды. Әңгәмәм герое Рафаил абыйның язмышы мине тетрәндерде, уйландырды. Сезгә тәкъдим итәчәк әсәрем аңа багышлана. Анда тасвирланган вакыйгалар, язмышлар, исемнәр берсе дә уйдырма түгел, тормыштан алынды. Кеше үтелгән тормыш юлы – Ходайдан бирелгән язмышмы, әллә үтеләсе гомер юлыбызны үзебез язабызмы? Бу хакта укучым үзе фикер йөртер.

...Һәрвакыттагыча эш кәгазьләренә күмелеп, башын да күтәрмичә көндәлек хезмәт мәшәкатьләренә бирелеп яшәп ятканда, Рафаилгә күптәнге дусты, коллегасы шалтыратты. Икесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады алар, дусты үсемлекләр буенча фән кешесе булса, Рафаил зоотехник юлын сайлады. Шулай да уртак сөйләшер сүзләре һәрвакыт табылып тора аларның, фәнни эшләр, яңа ачышлар... Әмма бу юлы башка сәбәп белән шалтыратты танышы:

– Синең янга бер журналист кызны җибәрмәкче идем. Татар газетасында эшли ул. Милли матбугат синең кебек уңышлы хезмәт юлы үтүче шәхесләрне күрсәтергә тиеш.

Дустының, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсә дә, «милләт», «татарлар», «туган тел» төшенчәләрен беренче планга куюын, кайда гына булмасын, һәрвакыт туган телне сакларга кирәклеген искәртүенә хәзер гаҗәпләнми Рафаил. Бу юлы да дустының сүзен кире кагасы килмәүдәнме, әллә гадәти хезмәт көненә бераз яңалык кертергә теләпме, риза булды. Ни сөйләр инде ул журналистка? Терлекчелектә кулланыла торган алшартлар, тукландыру тәртибе, яңа токымнар уйлап табу, фәнни хезмәтләре турындамы?

Журналист киләсе көнне шушы хакта уйланып, иртәдән үк үз эшләренә кереп китә алмыйча газапланды. Аннары китап киштәсеннән күптән инде кулына алмаган фәнни эшләрен, нәшер ителгән методик әсбапларын барлый башлады. Шуларны актарганда, кәгазьләр арасыннан саргаеп беткән фотосурәт, агачтан өзелеп төшкән яфрак сыман бөтерелеп, идәнгә очып төште. Бу фотосурәтне, бер ачуы килгәндә, алып атмакчы булып, гаилә фотоальбомыннан суырып алган иде ул. Тик әллә нигә кулы бармады. Үзенең фәнни эшләре эченә кыстырып куюдан узмады. Менә шулай эш кәгазьләре арасына кереп адашкан да онытылган иде ул. Фотосурәттән, матур гаилә булып, әтисе, үги әнисе, аларның ике кызы, абыйсы һәм Рафаил үзе карап тора. Менә тагын күптән онытылган үпкәләрен кузгатты әлеге рәсем. Аны эш өстәле янындагы тәрәзә төбенә генә алып атты да, карашын ераккарак, тәрәзә аша урамга төбәде ул. Урамда да кәефне күтәрерлек күренешләр таба алмады. Көзнең пыскып яуган яңгырлары асфальт юлны, әлегә коелып бетәргә өлгермәгән сары яфракларны чылата. Салкынлык, караңгылык... Хәер, күңеленең дә көзге яфрак сыман бөтерелгән чагы иде әлеге мизгелләрдә.

Аның моңсу уйларын ишек шакып, йомшак кына басып атлап кергән журналист бүлдерде.

– Рафаил Әгъзам улы Фәйзуллин булам, – дип таныштырды ул үзен. Бүгенге башкарган хезмәте турында сөйләп китмәкче булган иде, журналист әңгәмәне башка юнәлештән башлады.

– Сезне Сарапул районыннан, «Удмуртский» совхозыннан, дигәннәр иде. Ата-бабаларыгыз да шул яктанмы?

– Әйе, мин «Удмуртский» совхозында туып-үстем. Ә ата-бабаларым Татарстан якларыннан, Апас районы Кече Болгаер авылыннан. Бабам Фәйзулла 1890 елгы, бик хәлле гаиләле, тырыш кеше булган. Атлар үрчетү белән шөгыльләнгән, күпләп җир эшкәрткән, ул якларның танылган балта остасы да булган. 30 бия, 5 айгыры булган аның. Авыл өчен бу – бик югары күрсәткеч. Бабам кебек кешеләрне «тормышка ике куллап ябышкан» диләр. Мисал итеп, бер очракны гына сөйләп үтү дә исбатлый аның уңганлыгын. Бер елны бик көчле яңгыр була, яңгырдан соң җир катып кала. Чәчкән орлыклар шытып, җирне тишеп чыга алмыйча харап була. Шул вакытта Фәйзулла бабам, тиешле эш коралы ясап, гаиләсе белән басуга чыгып, җирне тишеп йөриләр. Шуның ярдәмендә бодайлары әйбәт шытып чыга, мул уңыш бирә.

Иң җылы истәлекләр...

...Әби-бабасы турында искә төшерү Рафаилнең балачак хатирәләрен яңартты. Ә иң җылы истәлекләре әбисе белән бәйле аның. Әбисе 1895 елгы. Мулла кызы булганлыктан, гарәп телен яхшы белә, бик гыйлемле була ул. Фәйзулла бабасы турында әбисе тәмләп сөйләргә ярата. Кызганычка, аларның тормышы җиңелдән булмый. Хәләл көч белән тырышып төзелгән, җайланган тормышларының ямен-тәмен тоеп яшәп ятканда, революция башлана. Бабасы тормышлар бик яхшыга бармавын аңлый. Атларын кызылларга бирә, үзе дә, аларга кушылып, сугышка китә.

Бабасы сугышта да сынатмый. Буйга озын булмаса да, тыгыз гәүдәле, көчле була ул. Кылыч белән бик шәп сугыша. Хәрәкәтенә күз иярми. Эскадрон командиры: «Фәйзулла, мин синең каршыңа чыгучы дошман урынында булмас идем!» – ди. Тормышта да ул бик дөрес яшәү рәвеше алып барган, эчмәгән, тартмаган, дини булган. Ә әбисен әйтәсе дә юк – ул фанатларча дингә бирелгән кеше булды.

Авылга кайткач, бабасын барыбер туган авылыннан каерып, гаиләсеннән аерып алып китәләр. Горький тимер юлы буйлап, поезд аларны Себер якларына алып китә. Әмма, бер төркем кешене, шул исәптән, сугышта катнашуын исәптә тотып, бабамны да кызганалар, бер кечкенә генә станциядә поезддан төшереп калдыралар. Беркем белән хат алышмаска, шушыннан ерак китмәскә дип, алдан каты итеп кисәтеп куялар. Пычкы, балта, пычак ише корал табыла. Алар төшеп калган урыннан ерак түгел, урнашып, яши башлыйлар. Нинди генә төбәкләрдән булмый алар арасындагы кешеләр! Әкренләп шушы урында йортлар торгызалар, хуҗалык булдыралар. «Кулак» дисәләр дә, булган кеше кайда да булган шул инде. Әкренләп, бу – эшчән, тырыш кешеләр тагын да ныгып, мал-мөлкәт туплый башлыйлар. Җирле халыкка бу, әлбәттә, ошап бетми, әмма алар ныклап аякка басалар. Сарапул районы «Удмуртский» совхозы менә шулай барлыкка килә, вакыт үткән саен үсә, зурая.

Фәйзулла бабасы Бөек Ватан сугышы башлангач та, яше зур булса да, барыбер сугышка китә. Шулай бик кызу сугыш барышында, аңа каршы пулеметтан ут ачалар. Ул атын аягүрә бастыра, ат ава, ә ул аның астында кала. Төнлә аны санитарлар тартып чыгаралар. Кулы һәм аягы бик каты җәрәхәтләнә, бик озак госпитальдә ята, сул кулы гарипләнә. Тик шулай да, аның төзүче булуын исәптә тотып, фронтның икенче линиясендә калдыралар. Ул, сапер буларак, блиндажлар корып, окоплар казып, фронтка үзенең өлешен кертә.

Сугыштан соң

Сугыш беткәч, янә «Удмуртский» совхозына кайта, 1947 елда аңа, ниһаять, гаиләсен үзе янына күчерергә рөхсәт итәләр. Бу вакытта ул яшәгән урын «Сарапульский» совхозы дип йөртелә. 68 яшендә Рафаилнең бабасы биредә дөнья куя. Ә әбисе озын гомерле булды, 96 яшенә кадәр яшәде. Буе бәләкәй булса да, зур куллы, гәүдәгә нык иде. Урман кискән, иң авыр эшләрдә эшләгән ул. Холкы да гаҗәеп иде аның. Моңа бер генә мисал. «Удмуртский» совхозында поезд станциясе булмаган. Сарапулдан кайтканда, поезд 5 чакрым совхозны узып китеп туктаган.

Шулай бер тапкыр Сарапулдан кайтып килгәндә, бабасы әбисенә: «Үзем генә барсам, совхозга җиткәч, поезддан сикереп кенә төшеп калган булыр идем дә, синең аркаңда, узып китеп, биш чакрым җәяү кайтасы була», – дип канәгатьсезлек белдереп кайта икән. Әбисе аңа каршы: «Ник сикермәскә, әйдә сикерәбез», – дигән дә алга ыргылган поезддан сикереп төшеп калган. Ә бабасы үзе сикерә алмыйча, киләсе станциягә кадәр бара һәм 5 чакрым җәяү кайта. «Өйгә миңа кырын карап кына кайтып кермәсенме бабаң!» – дип сөйләгән иде әбисе.

Бик дини иде ул, биш вакыт намазын да укыды, эшкә дә уңган булды. 93 яшендә берүзе 30 сутый бәрәңге бакчасын казып, базга ташып салып куйган иде. Аны совхозда «матур хатын» кушаматы тактылар. Чыннан да, аның эш-гамәлләре дә, үзе дә, күңеле дә матур иде. Рафаил өчен дә иң кадерле кеше иде ул. Чөнки ул аның әнисен дә, әбисен дә алыштырды. Үз әнисе аны 6 ай чагында ташлап киткән. Олы кызын гына алып, Мәскәү якларына юл тоткан ул. Күпмедер вакыттан соң үги әнисе пәйда булды. Үги ана килү белән дә бәхет елмаймады аңа.

Чын мәхәббәт – ул бик сирәк очрый торган күренеш. Әтисе икенче хатынын әнине яраткан кебек ярата алмады, күрәсең... Гомумән, кырыс, таләпчән бабасы тәрбиясендә үскән әтисе йомшак холыклы кеше иде аның. Бабасы исән чагында, ул аның сүзеннән чыга алмаган, ул ни кушса – шуны эшләгән, ә бабасы мәрхүм булгач, гомер буе авызына исерткеч эчемлек капмаган әтисе бик нык эчә башлады. Менә дигән шофер иде, эчкечегә әверелде. Эчсә дә, горур эчкече иде ул, өйдән алып чыгып эчмәде. Тик шулай да тормыш мәгънәсен югалтты ул. Аңа берни кирәк түгел иде, һичбер максатсыз яшәде.

Яман гадәт йогышлы була… 

Шунысы гаҗәп, әтисенең начар гадәтләреннән гарык булган Рафаил, 8 – 9нчы сыйныфларда, үзе дә әтисе юлына басты. Һәрвакыт нинди дә булса күңелсез вакыйгага тарый иде. Сугыша, эчә, тарта башлады...

Рафаил бу хакта сөйләгәндә: «Сезме?! Нилектән? Дусларыгыз шундыйрак идеме?» – дип гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып тыңлады аны журналист кыз. Аның алдында үзен матурлап сөйләп, «суфиланып» утырасы килмәде Рафаилнең, ничек бар – шулай сөйләде. Хисләргә бирелеп китеп, тезде дә тезде ул:

«Дусларым шундый булганнан гына түгел. Теләгән кеше начарлыкны кайдан да таба. Мин бит өйдә яшәми идем. 1-2 ай туганнан туган абыемда яшим. Аннан берәр ай – өйдә. Әле бер дустымда куна калам, әле икенчесендә. Тәмам урам кешесенә әверелдем. Өйдә минем кайда икәнлегемне белүче дә, кызыксынучы да юк. Аларга комачауламасам, шул җиткән.

Ә мин моны күпчелек аларга ачу итеп тә эшли идем. Үги әни үз балаларына матур киемнәр, тәмле ризыклар ала, мине читтә калдыра. Ә мин ул күрмәгәндә алардан тартып алам, алар мине әниләренә әләкли. Ә мин аның саен аларны үртим... Туклануым да әлле-мәлле генә иде. Әле бер дустымда, әле икенчесендә тамак ялгадым. Бирмәсәләр, тартып та алган булды. Совхозда нинди хәлләр булганын, кем нинди үзгәреш кичергәнен барсыннан да хәбәрдар булдым. Җитезлегем дә, егәрем дә бар иде. Кием-салымны үзем гел колхозда эшләп алган хезмәт хакына сатып алдым. Мине беркем дә киендермәде дә, кайгыртмады да. Әтинең минем белән утырып, матур итеп сөйләшкәнен белмим. Йә ул мине күрмәгәнгә салышты, йә, юлларбыз кисешкәндә, авыз эченнән нидер мыгырданып калды.

Шундый бер вакыйга хәтергә нык уелып калды. Совхозыбызның клуб мөдире (ул эчәргә һәвәс кеше иде) кинога сатасы билетларын югалткан. Кем алган, кая югалган? Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Әгъзам малае Рафаил урлагандыр, дип, әти янына килгән. Мин хулиган малайлар рәтендә булгач, авылдагы бөтен начар эшне миңа аударып кую очраклары еш булды ул чакны. Шулай да, караклыкта гаепләгәннәре юк иде моңарчы. Ул арада болай да кәефсезрәк йөргән әти, бу хәбәрне ишеткәч, баудан ычкынган эт кебек, шундый да ярсыды ки! «Хәзер инде шулай минем йөземне кызартып йөрисеңме?!» – дип и-и кыйнады соң! Кызган килеш, кулына нәрсә эләксә, шуның белән төйде. «Мин алмадым ул билетларны, минем аларны күргән дә булмады, гаебем юуук»...» – дип еласам да, ишетмәде. Әлеге мәлдә миңа булган ачуын гына чыгаруы түгел, бөтен тормышына булган кәнәгатьсезлеге, үзенең уңышсызлыклары өчен дә ярсуы иде, ахрысы.

Ул билетларны клуб мөдире эчкән килеш үзе югалткан булган, аннары кая алып куйганын исенә төшереп, гафу үтенергә дип, әти янына килде. Әти бу турыда ишеткәч, ачуланып, клуб мөдиренең үзенә кизәнеп маташкан иде. Ул куенына кыстырган яртысын тартып алып, «Әйдә, туган, онытыйк бу күңелсез хәлне, кемдә булмас», – дип, әтине бик тиз җайлады. Икәүләшеп утырып эчтеләр дә бик җылы саубуллаштылар. Шулай итеп, бер яртыга сатты мине әти…

Мин җыр, музыканы ярата идем. Җырга-моңга сәләтем дә бар. Югары сыйныфларда укыганда, вокаль-инструменталь ансамбльгә йөри башладым. Ансамбльдә өлкәннәр генә, минем яшьтәге кеше юк. Әлбәттә, концертлар, бәйрәмнәр булганда, аракы да булмый калмый. Мин үземне биредә зур, кирәкле кеше итеп тоеп йөрдем. Гомумән, язмыш мине олы тормыш юлына иртә бастырды. Өлкәннәр белән бергә эшләп йөрүләр, иркәләүне, назны тоймаулар. Әбиемнән башка кемнән яклау, наз тойганым булды соң?! Әлеге иң якын кешемнең дә никадәрле газиз, кадерле булуын аны югалтканнан соң, ул гүр иясе булганнан соң гына аңладым. Адәм баласы шулай яралган бит ул, исән чакта бер-беребезнең кадерен белмибез»…

Авылга имтихан! 

Журналист кызга тормыш юлын сөйләгәндә, Рафаилнең олы тормыш юлына баскан вакытлары, күңелне иләсләндергән ямьле, кояшлы яз айлары, яшьлеге күз алдыннан үтте. Менә мәктәпне тәмамлап, кулына таныклык алган чаклар, мөстәкыйль тормыш, үзеңә юл сайларга тиешле мизгелләр. Киләчәккә җаваплы адым ясауны җитди кабул итте Рафаил. Җыр-моңга гашыйклыгын искә алып, Чайковский исемендәге музыкаль училищега документлар тапшырды. Ләкин, укырга кергәннән соң, документларын кире барып алды.

«Җыр, музыка юнәлеше бик ошый, әлбәттә. Артистлыгым, кыюлыгым да юк түгел, моңым да бар. Әмма Моцарт кебек күкрәгеңнән ургылып торган талантың булмагач, ник бу юнәлешне сайларга?» – дип фикер йөртте ул. Ә нинди һөнәр якын соң аның күңеленә? Рафаил үзенең бар тормышын күзеннән кичереп чыкты. Туган төбәген яратуы, үзе аунап үскән яшел чирәм, җәен эшләп йөргән колхоз тормышы, шаулап үскән игеннәр... Шулардан да якыны, танышы юк икән бит! Кирәкле документларын җыйды да, Ижау авыл хуҗалыгы институтына юл тотты ул. Ничек тә укырга керергә!

Беренче имтихан химиядән булды. Имтихан алучылар – доцент, химия фәннәре кандидаты, бик дәрәҗәле күренгән бер ир-ат һәм бер хатын-кыз иде. Химиядән Рафаилнең белеме сай. Шулай да бар белгәнен эшкә җигеп сөйләде дә сөйләде ул. «Химияне белми!» – дигән бәя бирде хатын-кыз мөгаллимә. «Сөйләде бит, җитәрлек сөйләде», – дип каршы төште аның фикеренә доцент. Әлбәттә, ул да Рафаилнең химияне начар белүенә төшенде. Аңлады, әмма ни өчендер, ул егеткә начар билге куеп, аның институтка керә алмавын теләми иде. Әллә нинди эчке тавыш: «Бу егет биредә укырга тиеш», – дип әйтеп торган төсле тоелды аңа. Әмма хезмәттәше дә үз фикерендә нык торды: «Сөйләү бер, әмма ул бит тема буенча сөйләми!» – дип тә әйтеп карады. Доцент, башка каршы торырлык сүз әйтә алмагач, үз дигәненә ирешү өчен: «Кем монда рәис, сезме, минме?!» – дип, бәхәскә дорфа гына нокта куйды. Мөгаллимәгә авызын ябып, риза булырга гына калды.

Доцент:

– «Өч»ле билгесе җитәме сиңа? – дип, бу юлы Рафаилгә дәште.

– Әлбәттә! – диде Рафаил, сөенечен яшермичә. Бу мизгелдә аңа, билгедән дә бигрәк, бу абруйлы, дәрәҗәле ир-атның аны яклавы, кул сузуы кадерле иде. Үзенең химияне белмәве өчен доцент алдында оят булса да, имтиханнан канатланып кайтты ул. Әллә нинди хыялларга бирелеп, очып йөрде. Гүя менә ул бу доцент алдында икенче имтиханын бирә, билеттагы бирем буенча шундый төгәл, тулы итеп аңлата. Мисаллар да китереп үтә. Доцент аны тыңлап: «Менә бит, бу егеткә укырга керергә мөмкинлек биреп ялгышмаганмын», – дип шаккатып утыра. Әмма шулай хыялланып кына ятуы иде бу. Ә чынбарлыкта Рафаилне алда икенче керү имтиханы көтә иде. Анысы – биологиядән. Имтихан алдыннан консультациягә килгәч, тулай торакка кайтып китәргә ашыкмады Рафаил, коридорда торган пианиноны ачып, үзе белгән көйләрне уйный башлады. Шулай бирелеп китеп уйнап утырганда, кулына кәгазь төргәк тоткан бер ханым аның янына килеп:

– Пианинода уйныйсызмы, ә сезгә имтиханнарга әзерләнергә кирәкмимени? – диде.

Аннары, егетнең җавап биргәнен дә көтмичә:

– Вакытыгыз бар икән, миңа бу кәгазьне эләргә булышыгыз әле, зинһар, – дип чакырып алды.

Зур игълан кәгазе иде аның кулында. Алар ачкан саен кирегә түгәрәкләнеп бөтерелеп торган кәгазьне бергәләп диварга беркетеп куйдылар. Ханым: «Матур уйныйсыз пианинода, ихластан!» – диде дә, шак-шок басып, үз эше буенча китеп барды.

Менә биология фәненнән имтихан. Имтихан кабул итүче мөгаллимә нәкъ шушы ханым иде. Рафаилгә күз ташлап, елмаеп куйды ул. Имтихан соравына җавап бирер алдыннан да: «Пианинода уйнаучы егет, сез җавап бирергә әзерме, утырыгыз каршыма!» – дип чакырып алды. Биологияне Рафаил яхшы белә иде, нишләп белмәсен, табигать кочагында тәгәрәп аунап үскән егет бит ул! «Биш»ле алды егет.

Өченче имтихан гына куркыта иде аны, физика белән бик дус түгел шул. Бу фәннән сынау шундый кызу тизлектә барды. Укытучы берьюлы икешәр кешене үз янына чакырып имтихан алды. Рафаил билеттагы ике сорауның берсенә генә җавапны белә иде. Янәшәсендәге кешедән дә сорап булмый, күчерер мөмкинлек тә юк. Нишләсен, бер сорауга гына җавап әзерләгән килеш, укытучы алдына барып утырды. Имтихан алучы әле бер студентны тыңлаган кебек итә, әле – икенчесен. Әллә берсен дә күңел биреп тыңламый инде, күңеле белән әллә кайда йөзгән кебек, кем белсен!

Беренче биремдәге сорауга бик матурлап сөйләп биргәч, икенче сорауга җавап бир, дигән ишарә ясады имтихан алучы. Икенче сорауга җавап урынында – кәгазьдә бушлык. «Белмим», – дип бирелергә ярамый бит инде. Инде шушы кадәр сынау үткәч, нидер сөйләргә кирәк! Ул тотты да, икенче сорау урынына, кабаттан беренче биремне укыды, тагын шушы ук җавапны сөйләп бирде. Шулай итеп, бу имтиханына да уңай билге алып чыкты Рафаил. Имтиханнар шуның белән тәмам иде, ә укырга кергәнме, юкмы – әлегә билгесез. Туган совхозына кайтырга чыкты егет. Кайтканда: «Әгәр әнә теге поездның беренче вагоны так булмаган сан булса, димәк, институтка алачаклар, юк икән, димәк, керә алмаганмын», – дип юрады. Дөрестән дә, вагон так булмаган санлы иде. «Укырга керәм икән бит!» – дип, балаларча сөенде егет. Юраганы юш булды. Керде ул авыл хуҗалыгы институтына, студент булды! Әйтерсең, фәрештәләр һәрвакыт юлын уң итеп ярдәм итеп тордылар.

Укырга кергәндәге кебек, «хәйләне, артистлыкны эшкә җиксәң, һәрвакыт уңыш елмая» дип, артык тырышмыйча гына билге алу өметләре акланмадымы, әллә башка сәбәптән – беренче сессияне үк бирә алмады егет. Укытучылар: «Ничек укырга кердең соң син, егет, берни белмисең бит!» – дип аптыраштылар. Аннары, бик озак җәфа чигә-чигә, зачеткасындагы билгеләрне төзәтеп йөрде Рафаил. «Юк, болай мескен булып йөрергә ярамый! Ул кемнән ким! Хәзер күрсәтәчәк ул барсына да ничек укырга кирәклеген!».

Шундый максат куйды ул үз алдына. Тырышсаң, була икән, аңлаешсыз булып тоелган физиканың да әллә ни кыенлыгы юк, кирәкле формулаларны истә калдырырга гына кирәк ләбаса. Киләсе сессияне «бишле» билгеләренә генә тапшырды ул, югары стипендия дә алды. Бала чагыннан ук шук, җитез, энергиясен кая куярга белмәгән Рафаил, студент елларында җәмәгать эшләрендә актив катнашырга да, анда-монда эшләп алырга да өлгерә иде. Дүртенче курста өйләнеп тә куйды. Институтның иң чибәр кызын үзенеке итте. Үзе кебек ул авыл хуҗалыгы тармагын – зоотехник һөнәрен сайлаган кыз белән чәчләрен чәчкә бәйләделәр. Укуны тәмамлау белән, ике дә уйламадылар, Рафаилнең туган төбәгенә – «Удмуртский» совхозына кайтып, үз белгечлекләре буенча эшкә урнаштылар. Инде бер ул, бер кыз үстереп, бер-бер артлы оныклар туса да, һаман да шундый сокландыргыч гүзәллеген югалтмый аның хатыны…

Журналист биргән сорауларга җавап биргәндә, Рафаил гүя тагын бер кат гомер юлын үтә иде. Үтелгән юл үтелгән, ә бүген ул, хатирәләрне яңартып кына калмый, үз тормыш юлына нәтиҗә дә ясап барды.

Яхшы якка үзгәрү ничек була?

– Ни өчен студент булгач кына сездә яхшы якка үзгәрү теләге уянды? Нәрсә этәргеч булды икән?

Журналистның бу соравы тирән уйга салды Рафаилне. Бермәлгә ул озак кына дәшмичә уйланып торды. Аннары телгә килеп: «Кешегә бит «мондый тормыш миңа ошамый әле, мин киредән башлыйм» дип, яңа дәфтәр башлаган сыман өр-яңадан тормыш юлы үтү мөмкинлеге бирелмәгән. Әти-әнисен дә сайлап ала алмый ул, яшәгән мохитен дә... Мин дә совхозда беркемгә кирәге булмаган Әгъзам малае идем. Ә чит шәһәргә килгәч, мин үземне башка кешеләр сыман ук бар яктан да камил студент итеп тойдым, бу – миңа тормышны яңадан башлагандай иде», – дип аңлатты ул. Югыйсә, элегрәк аның бу хакта уйланганы, үзенә мондый сорауны да биргәне булмады. Бүген, килеп, үз эш-гамәлләренә төшенә түгелме соң?!

– Барлык кыенлыклар балачакта калгандыр, дип ышанасы килә. Эшкә урнашып, үз тормышыгызга үзегез хуҗа булганнан соң, тормыш юлыгыз җиңелләшкәндер бит?

– Җиңел юллар үргә менмәгәндә яки бер урында таптанып торганда гына була бит ул. Кыен икән, димәк, син тау менәсең, яңа үрләргә омтыласың...

Институттагы сыман ук үз-үзенә югары таләпләр куйды Рафаил, тезгенне бушатмады. Туган совхозында бик тырышып эшләде. Гыйлемле, көче, егәрлеге ташып торган яшь белгеч иртәнге 4тән аяк өстендә, төнге 12дә генә өйгә кайта иде. Ул сөтнең сыйфаты өчен җавап бирә иде. Аның сыйфаты югары булуының бик күп нечкәлекләре бар. Аларның барсын да төгәл эшләүгә зур әһәмият бирде ул. Савучылардан да чисталык, пөхтәлекне катгый таләп итте.

Бабасы да аның шундый булган. Кемгәдер йорт төзи башласа, аның барлык шартын китереп, таләпләрен саклап төзегән. «Безгә тизрәк төзергә кирәк иде, Фәйзулла», – диючеләргә, – тизрәк булса, үзең төзе! Агач җитешмәгән әле, көтәргә кирәк. Аннары «Фәйзулла, син төзегән йорт бик тиз череде», – дип сөйләп йөрер идең бугай. Юуук!» – дип әйтә торган булган.

Фән дөньясында

Совхозда ярты елдан да артык эшләргә туры килмәде Рафаилгә. Армия сафларына алынып, Киевта элемтәче булып хәрби хезмәт юлын үтте. Армиядән кайтып, янә совхозда эшләвен дәвам итмәкче булган иде дә, биредә күп нәрсә үзгәргән иде шул. Әшнәлек чәчәк ата иде анда. Кемнәндер нәрсәдер сорый, таләп итә башласаң, «эт – эткә, эт койрыкка» дигән сыман, очына чыгарлык түгел. Ә эшне җиренә җиткереп башкаручы юк. Бик озак ияләшә алмыйча иза чикте Рафаил. Мондый күренеш белән көрәшмәкче, тәртип урнаштырмакчы иде, танышлары аңа: «Синең кебек тәртип урнаштырырга теләүчеләр булды инде. Ахыры аянычлы тәмамланды. Яшь гомереңне харап итмә», – дип киңәш бирделәр аңа, тормыштан мисаллар китереп.

Рафаил Ижауга юл тотты. «Институтны тәмамлаганда укуны дәвам итәргә тәкъдим иткәннәр иде бит. Нигә бу юлны карамаска?» – дип, бәхетен фән юлында сынап карамакчы булды. Украина аграр фәннәр академиясенә юл тотты. Имтихан бирергә баргач, укырга керүчеләрнең белем дәрәҗәләре үзенекеннән бер башка югары икәнен тойды Рафаил.

Әмма Медведев фамилияле академик нишләптер аны үз итте. Сөйкемле сөяге бардыр инде, күрәсең. Тормышта иң хәлиткеч вакытларда менә шулай әллә кайдан бәхет елмаеп, тылсымлы көчләрне бик еш тоярга туры килде аңа. Укып чыкты, фәнни хезмәтен яклады. Биредә белем алу бик ошады Рафаилгә. Барсы белән дус мөгамәләдә булды. Биредә дә җәмәгать эшләрендә актив булды, хорга йөреп, чыгышлар ясады. Фәнне яратты, төрле экспериментлар үткәрде. Биредә фәнни хезмәт стажы тупланды. Украинада авторлык таныклыгы алды.

Фәнгә керткән өлеше зур булды Рафаилнең. Бар ирешкән дәрәҗәләре – күп көч, үҗәтлек, тырышлык куеп ирешелгән уңышлар. Куелган хезмәте өчен фатир бирергә тиешләр иде Рафаилгә. Үзе генә түгел бит ул, гаиләсе, балалары бар. Фатир бирелүен түземсезлек белән көтте. Ул йортны ничек төзүләрен күреп торды. Менә-менә йорт яшәргә тапшырылачак вакыт якынлашканда, илдә көтелмәгән үзгәрешләр, үзгәреп кору чоры башланды. Бу «үзгәртеп кору җилләре» аның хыялларын чәлпәрәмә китерде. Йортны төзеп бетермәделәр, әкрен генә саттылар. Менә шулай фатирсыз да калды Рафаил. Шушы вакытта бабасын бик еш искә алды ул. Вакыйгалар кабатлана икән бит. Үз куллары белән төзегән йортын, мал-мөлкәтен, газиз кешеләрен калдырып, чит тарафларга чыгып китәргә мәҗбүр булган бит бабасы. Ниләр кичергән икән ул шушы вакытларда? Ничек тормышын өр-яңадан башларга үзендә көч тапкан?

Эх, бу тормыш, аяктан егып елата да, аннары юаткан кебек итә. Тормыш кыенлыклары алдында югалып калганда, яктылык күренмәгәндә, фәрештәләр саклый, юл күрсәтә. Бары тик өметеңне генә югалтмаска кирәк һәм сәламәтлегеңнән аерылмаска.

Украина якларында калуның мәгънәсе юк иде. Монда яшәү кыен булачак, дигән хәбәрләр иреште. Тәвәкәлләп, туган якларына кайтты Рафаил. Туган як ул – чит җир түгел, кешеләрне туган якларыннан аерганнар әле кайчандыр, дип фикер йөртте ул. Удмуртиягә кайтып, үзен тулысынча фәнгә багышлады. Язды, фәнни ачышларын гамәлдә сынап карады. «Путь Ильича», «Россия» оешмалары, Харьков институты белән шушы көннәргә кадәр хезмәттәшлек итеп, фәнни хезмәтләр яза ул. 112 фәнни хезмәте, 4 авторлык таныклыгы, 2 патент, 4 монография авторы. Бүгенге көндә язылып яткан монографиясе бар. Удмуртиянең авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшерү институтында терлек үрчетү, яңа тукландыру системасы, яңа токымнар уйлап табу белән шөгыльләнә ул.

Рафаил Фәйзуллин – 1993 елдан авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. 2019 елда, терлекчелек тармагына керткән өлеше өчен, Удмуртия Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән исемгә лаек була, хезмәт ветераны. Бәхетлеме ул? Тормышы җитеш, гаиләсе бөтен аның. Улы һәм кызы да Рафаил сайлаган юлдан китеп, авыл хуҗалыгы буенча хезмәт итәләр. Улы бүген Харьковта яшәп, авыл хуҗалыгы белән бәйле бизнесын булдырды. «Бәхетлеме мин?» – дип, үзенә сорау биргәндә, ул үзенең гаиләсенең тотрыклыгы турында уйлый. Балаларының тигез канатлы булуы, янәшәсендә үзен хөрмәт иткән, яраткан тормыш иптәше, күңелен биреп эшләгән, гомерен багышлаган яраткан һөнәре булуы хакында. Гаиләдә «һава торышы» яхшы булганда, урамдагысының мөһим булмавы турында җырларда да җырлана бит.

Апа белән очрашу?

Әсәрнең ахырын белергә теләгәндәй, әле – бу, әле икенче геройның язмышы ничек булганын сорашты журналист кыз Рафаилдән. «Әниегез белән күрешкәнегез булдымы, ә бертуган апагыз белән?..»

– Әни мин кечкенә чакта Мәскәүдән ерак булмаган бер шәһәргә киткән, апамны да үзе белән алган. Аннары бер шахтерга кияүгә чыккан. Аның белән Прокопьевск шәһәренә киткәннәр, ул – һөнәре буенча сатучы, анда киткәч, гастроном директоры булган. Икенче ире белән дә тормышлары уңмаган, аерылган. Апам Зөһрәне дә 8нче сыйныфта укыганда абыйсына кайтарып китте ул. Абыйга кызын тәрбияләгәне өчен акчалар җибәреп торган, күрәсең, абый ул вакытларда йорт төзеде. Тиз арада йорт җиткерергә кайдан акчасы булыр иде, югыйсә.

Әнинең беркайчан да мине эзләп табып, сөйләшкәне булмады. Әйтерсең, мин аның өчен юк идем. Ә апам Зөһрә, шәһәрдән кайткан кеше буларак, миңа борын чөеп карый иде. Миннән кимсенә дә сыман тоелды.

Әни гастроном директоры булгач, күңел ачулар, эчеп утырулар еш кабатланган, күрәсең. Ә бервакыт эшендә акча хисабында җитмәүчелек чыгып, бар гаепне аңа якканнар. Аны 7 елга якын ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Новосибирск якларында төрмәдә утырган. Аннары язмышы ниләр белән беткәне билгесез, бәлки, шунда мәрхүм дә булгандыр. Апам Зөһрә: «Элек аның исән булуын күңелем сизә иде, хәзер тоймыйм. Мөгаен исән түгелдер», – дип әйтә иде.

– Димәк, сез Зөһрә белән хәзер аралашасыз?

– Әйе, хәзер бик якын кешеләр без. Элекке дорфалыклары, мине кешегә санамаулары өчен ул һаман да булса гафу үтенә. Әтием дә бик иртә гүр иясе булды. Аны шушы эчүе эштән чыгарды, әлбәттә.

– Ә үги анагыз?

– Ул да исән түгел инде хәзер. Үләр алдыннан мине табып, үзе янына чакыртып китерде ул. Җан биргәнчегә кадәр гафу үтенде. «Рәнҗеткән булсам, зинһар, ачу саклама инде», – дип кулларымнан тотты.

– Ә сез?

– Мин ни эшлим, әлбәттә, бардым, тынычландырдым. Хәзер үпкә саклаудан нәрсә үзгәртеп була, үткәнне кайтару мөмкин түгел. Дин дә бит безгә үпкә саклап яшәргә кушмый. Кызлары гына мине һаман да дошман күрә. Анысы – аларның эше...

Тәрәзә төбендә яткан фотосурәткә карашын төбәп, уйчанланып калды Рафаил.

«Нинди катлаулы язмышка ия сез! Язмыш ул – кешенең холкы һәм аның эш-гамәлләре, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, көчле кеше сез, Рафаил абый!» – диде саубуллашканда журналист. «Эх, язмыш бездән генә торса икән! Тормышта синең барасы юлыңны Ходай билгели. Язмышың туганда ук күкләргә языла шул», – дип көрсенеп куйды Рафаил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100