Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ләхетләргә кадәр сакланачак иреннәрдә соңгы үбешү» – Рафаэль Сибатның яшьлек мәхәббәте

Рафаэль Сибат белән Розалия Казыйханованың урау юллар үтеп, гомерләре буена сузылган мәхәббәт тарихын укыгыз.

news_top_970_100
«Ләхетләргә кадәр сакланачак иреннәрдә соңгы үбешү» – Рафаэль Сибатның яшьлек мәхәббәте
Энҗе Габдуллина

«Менә бу карточканы үлгәч кенә паспортыннан алдык. 1968 елны җибәргән идем. Аны хатыны ертып та бетергән иде. Шуны кире беркетеп, гел паспорт эчендә йөртте», – Розалия Казыйханова яшь чагында елмаеп төшкән фотосын миңа сузды.

Яшьлек мәхәббәте гел гомерлек мәхәббәт булмый. Яшьлектә сөйгәннәр хәтердән юылмаса да, йөрәктән юыла, кичерелә һәм онытыла. Яшьлек яры белән бәхетле гомер кичерүчеләр дә, гомер көзенә кереп барганда, артка борылып, яшьлек мәхәббәтен сагынучылар да җитәрлек. «Язмыш» дигәне кемнедер аера, кемнедер кавыштыра шул...

«Язмыш безне ун ел саен күрештереп, тагын ун елга аерып торды», – ди язучы, шагыйрь Рафаэль Сибатның шигырьләрендә «Р» образында чагылучы Розалия Казыйханова. Яшьлек мәхәббәтенең гомерлек мәхәббәткә әйләнгән очрагы бу.

Романнарга керер Бөек Сөю!

Очратканга сине сөенәм.

Затлы сөю иде – кавышмадык,

Аталмадык бергә – көенәм.

Ләхетләргә кадәр сакланачак

Иреннәрдә соңгы үбешү..

Я Ходаем! Язмыш? Ни эш бу?!

Танцыда башланган мәхәббәт

Иске Байсар авылы. Җыйнак кына салынган агач йорт. Зал ягында өстәл тулы – сары каты кәгазьгә язылган хатлар. Йөгерек хәрефләр. Берничә фото. Китаплар. Газета, көндәлек битләре.

Узган гасырның 80 нче елларында язылган хатлар һәммәсе дә ипләп кенә төрелгән. «Ул башка кешеләргә охшамаган иде. Әз генә язса да, хатлары эчтәлекле була иде. Аның хатларын уку ошый иде миңа. Арттан йөргән икенче бер егет алты бит хат язган иде. Уф, минәйтәм. Ә Рафаэльнең хатлары кыска. Мин аларны хәзер дә алып укыйм», – дип сөйләп китте Розалия апа.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Киров өлкәсе Түбән Шөн авылы егете Рафаэль Хуҗинның (киләчәктә бабасының исемен псевдоним итеп ала) филология факультетында укып йөргән чаклары. Студентларны,авыл хуҗалыгы эшләренә дип, Байсар авылына җибәрәләр. 60 нчы еллар романтикасы – клуб, кино, танцы. Розалия апаның, унынчыны бетереп, Зөбәер авылында пионервожатый булып эшләп йөргән чагы була ул.

Сеңлемне күреп, «апаң бармы?» дип сораган. «Бар». – «Кайда соң ул?» – «Зөбәердә». – «Зөбәер кем соң аңа?» – «Юләр. Зөбәер – авыл исеме ул», – дигән сеңлем. Атна азагында ялга кайтуымны белешкән.

Ул көнне танцыга әнинең туфлиен киеп чыккан идем. Безнең малайлардан: «Зөбәердән кайта торган кыз кайсысы?» – дип сораган. Шуннан соң, килеп, мине биергә чакырды. Мин, биемим, дидем. Олы туфли белән биеп буламыни инде.

Ул көнне Розалияне дүрт егет – Рафаэль, аның курсташы Нур Әхмәдиев, Розалиянең күрше егете һәм бер агроном озата кайта. Берсе белән дә сөйләшеп тормый, керә дә китә кыз. Ә өйдә сеңлекәше әнисенә озын чәчле, ак плащлы «стиляга» турында сөйләп ята. «Мин аның белән йөрмим бит, нәрсәгә сөйлисең? Озата килгәнгә мин гаепле түгел бит инде», – ди Розалия.

Икенче атнада тагын кайта. Башта кино, аннары, гадәттәгечә, танцы.

Кинода егетләр иң артта утыралар. Кино беткәнче ипләп кенә чыктым да, имеш, качам, биергә калмыйм. Клубтан кайтып барам, агачлар арасыннан чыкты да эләктереп алды мине. Бу миннән дә алдан чыгып куйган икән. Сөйләшеп йөрдек. «Мин сиңа хат язам, язарсың миңа да, яме», – ди. «Ярар-ярар», – дим. Үзе исемне дә, кая язасын да сорамады. Киләсе атнада китәбез, озатырга кайт, диде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Озата алмый кала ул аны. Көзге пычракта, ашлама төягән машинаның бортына утырып, авылга кайтырга чыга. Кабинада май заводында эшләгән бер таныш абзыйны да күргәч, Розалия бөтенләй тынычлана. Байсарга кайтасы машина бераздан Олы Имәнгә борыла. Шофер абый хатынының әтисе йортына кереп, салып чыгалар. Эче пошып, ничек тә кайтырга дип борчылып утырган кызда беркемнең дә гаме булмый. «Олы юлга чыкмыйбыз, Яхшый аша кайтабыз», – дип, юлга кузгалалар. Һәм бераздан машина белән ярдан «очалар».

Үзләренең чокырга төшеп барганын абайлап өлгергән Розалия кырыйга сикерә. Башта бер аягына, аннары икенчесенә баса алмый. Машинадан тавыш килми, үлделәр микән, дип уйлый. Бераздан кычкырган тавышлар ишетелә. Розалия белгән абый аңа, авылга кайтып, туктаган бабайларны табарга куша. Авырткан аяк белән, шуыша-шуыша, авылның беренче йорты капкасын шакый башлый кыз. Үзе шакый, үзе елый.

Аягы тайган да, сынган да була аның. Икенче көнне гипс куялар. «Эшкә барам, култык таягы белән булса да йөрермен», – дип, үзен Зөбәергә илттерә ул. Булган хәлләрне әнисе ишетеп, ашыгыч ярдәм белән килеп ала кызын.

Шушындый аяныч хәлләргә юлыгып, Рафаэльне озата алмый кала Розалия, Розаль, Розали...

Авылга шулчак хат килеп төшә. Шигъри юллар белән мәхәббәт аңлатып язылган хатны авылда кулдан кулга йөртеп укыйлар. Күргән хәлмени! «Казанга килсәң, хәбәр бир», – дип яза егет.

1968 ел: «Мин кияүгә чыгам»

1968 ел. Розалия апа, хисапчы булырга укырга дип, пароход белән Казанга китә.

«Казанга киләм, каршы ал» дип телеграмма суктым. Ул вакытта булачак хатыны белән йөргән булган. Шул хатынның туганы почтада эшли икән. Шул минем телеграмманы бирмәгән. Рафаэль: «Алмадым», – диде.

Ышанам, чөнки еллар узгач, малаеның туен да «23 нче гыйнварда» дип суккан, ә миңа «23 нче февраль» дип килде. Казанга килгәч: «Нигә туйга килмәдең?» – ди. «Февральдә генә бит әле туйлары», – дигән булам. «Үтте бит инде. Алдашма», – ди. «Бәй менә кара. 23 нче февраль дип язылган бит. Ирләр көненә ясыйлардыр, дидем дә, 23 февральне көтәм», – дип, телеграмманы күрсәттем. Хатыны белән ул вакытта аерылышканнар иде инде.

Каршы алучы булмагач, китә дә бара Розалия. Ленин бакчасы аша хисапчылар курсларына йөри башлый. Янып, чәчрәп торган чибәр кызга егетләрнең дә күзе төшә. Розалиягә кода тиешле бер егет гашыйк була, артыннан да калмый.

Кияүгә чыгарга гаризалар биргән идек инде, тик күңелдә «аңа әйтмичә кияүгә чыгам» дигән хис йөри. Энекәшем Илдар да филология факультетында укый ул чакта. «Сөйләшәсе бар иде. Мин шунда укыйм», – дип, хат яздым да, тапшырырсың дип, Илдарга бирдем. Яшәгән адресны бирергә ярамый, чөнки булачак ир саклый. Мин кайтканны көтеп, абыйларга килә дә утыра.

Ул көнне укытучы керде дә, дәрестән соң билетлар язабыз, ди. Шулчак берәү ишек шакыды. Укытучы: «Она здесь не учится», – диде дә ишекне ябып куйды. Мин моның Рафаэль икәнен белдем. «Эх, тагын булмады инде», – дим. Тиз-тиз генә язып бетердек, чыктым да йөгерәм.

Красная Позиция урамына 5 нче трамвай йөри, ә Розалия ул урамны үтеп яши. Аның каршысыннан гына 8 нче трамвай үтеп китә. «Анда утырмагандыр әле», – дип уйлый Розалия. Киләсе «5» легә утырып, кайтырга чыга.

Горький паркындагы тукталышта «8» ледән төшеп, «5» ленең арткы ишегеннән Рафаэль кереп бара. Ипләп кенә кеше арасыннан бардым да: «Исәнмесез, сез Рафаэль Хуҗин була торгансыздыр инде», – дим. Аптырап китте.

Үз урамын үтеп, безгә кадәр барды. «Мин кияүгә чыгам. Сиңа әйтмичә китәргә кыен булды», – дим. Идәнгә карап басып торды, минем сөйләп бетергәнне дә көтмичә: «Раф больше этого не может терпеть!» – диде дә, «исән бул» да димичә китеп барды. Бу 1968 ел иде.

«Р.гә

Усал язмыш кара пәрдә-чәчен

Тарап салды безнең арага.

Син берәүгә көлеп, кулың бирдең –

Алып булмас инде аралап...

Синең кебек якын кеше эзләп,

Кемгә микән килеп дәшәсе?

Бер-беребезне инде күрмибез дә...

Нишләсе соң хәзер, нишләсе?!

Сине күреп сөйгән күзләрем дә

Дучар әнә шундый язмышка –

Бер-берләрен мәңге күралмыйлар,

Күралмыйлар хәтта ялгыш та...

Тезләнәсе калган алларыңда,

Вокзалларга каршы төшәсе...

Нихәл итим! Җирдә тормыш итү –

Күзем күреп, сукыр яшәсе...

...Синнән башка җәе җайсыз узды,

Бигрәк моңсу үтә көзләре...

Читләр сине:

«Бәхетсез ул, кара!» – димәсеннәр –

Күрми башлар шундук күзләрем».

1981 ел: Казан, очрашу, аерылышу

Шул очрашудан соң, ун елдан артык күрешмиләр дә, сөйләшмиләр дә алар. Розалия 1977 елда ире белән аерылыша, ике баласын алып, чыгып китә. Ире яшьлектә язышкан хатларын да, чемоданыннан табып алып, кечкенә кисәкләргә ерткалап бетергән була аның.

Аерылышканнан соң, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Читтән торып, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә.

Бер сессиягә килгәч, деканнары: «Балаларны интектереп йөрмә. Институтка үземә эшкә алам. Син «шустрая». Сессиягә килгәч, прописка да тап, бүлмә дә тап», – дип, методист итеп эшкә ала. Ике җиргә эшкә урнаша Розалия. Иртә белән алтыга кадәр урам җыештыручы булып эшли, аннары институтка китә.

Эшли башлаганның беренче айлары. Җәй көне институтта утырам. «Контроль эшләрне алып калыгыз әле», – дип, бер егет керде. Журналга моны терки башладым. Бу егетнең документларында Иске Шөн дип язылган. Ә Рафаэльнең авылы Түбән Шөн. Башны гына күтәрдем дә: «Сез Түбән Шөннән ерак торасызмы?» – дип сорадым.

Юк, без – бер колхоз, өч кенә чакрым ара.

Минем бер таныш бар иде аннан. Бераз языштыра да иде, соңгы арада югалды. Рафаэль Хуҗинны белмисезме?

Беләм.

Алайса, сәлам әйтегез күп итеп, яме.

Кемнән дип әйтим соң?

«Актаныш, Байсар» дип әйтсәгез – үзе белер.

Тиз генә чыгып йөгерде бу. Минем эш беткәнче килеп тә җиткән иде Рафаэль.

Розалиягә эшли башлаган вакытта бер бүлмә бирәләр. Уртада – тимер кровать. Балалар – авылда җәйге ялда. Шул кроватькә утырып, төне буе сөйләшеп чыга алар.

Ул вакытта Малмыжда газетада эшли башлаган иде. Кайтып китте. Бер китапка адресын һәм телефон номерларын язып калдырды. Минем монда адрес та юк бит әле. Үзебездә эшли торган бер укытучының адресын бирдем. «Миңа хат килсә, бирерсез әле», – дидем. Казанның Совет районында Зур Урам, Киров районында – улица Большая. Мин аңа Зур Урам дип яздым. Ә ул, тәрҗемә итеп, Большая улица дип язып җибәргән дә, хат югалган. Ярар, язмады инде бу, йә өйләнгәндер, дидем.

Тагын бер килде. Язмасын алып килгән иде. Мин эштән кайткач, өйгә килгән бу. «Розалия, миңа биш тәңкә акча биреп тор әле», – ди. Әле чәчләрен дә буяп килгән. «Ничек инде син, аякка баскан ир-ат, акчаңны электричкага да калдырмыйча эчеп бетерәсең? Кайтасыңны белмәдеңмени? Бар әле, сыптырт моннан. Мин мондый кешене яратмыйм. Шуңа өстәп, чәчеңне дә буяп килгәнсең. Нигә алка да такмадың?» – дип куып җибәрдем.

Тагын ун елга аерылыштык. Теге хат та югалды. Бу хәлләр 1981 елда булды.

Соңгы очрашу

1991 ел. Кызым сессиягә килде. «Әйдә, Рафаэль абыеңны эзләп кайтыйк», – дип, 23 февраль көнне Түбән Шөнгә кайтып киттек.

Үзенә аерым өй салган, күршедә тагын бер иске өй – уртада капка. Башта иске өйгә кереп кычкырдым. Бер әби йөри, әнисе булды ул аның. «Пүләнкәгә эш белән китте әле ул», – ди. Вятская Поляна – Нократ аланын өлкәннәр Пүләнкә дип йөртә икән.

Кайтканын көтеп, әби белән сөйләшеп утырдык. Шунда Рафаэль кайтты да катып калды. «Исәнләшмисең дәмени?» – дим. «Шаккаттырдың бит әле. Каян килеп чыктыгыз?» – ди.

Шул көннән ике атнага бер кайтып йөри башлый Розалия. Өен чисталыкта тота, җыештыра, юа. Сибат үзе дә Казанга килә, фатирда көннәр буе яза.

Берүзе калганда яза иде. Берәр эш белән минем янга Казанга килә. Мин эшкә иртән китәм, кич кенә кайтам. Минем йорт каршында тугыз этажлы йорт бар иде. Берәү бинокльдан мине, минем фатирны карап утыра икән. Ул кеше төзелеш институтында доцент булган. Берьюлы автобуста сөйләп бара: «Синдә кем ул? Өске ягы шәрә булган кемдер кухняңда йөри», – ди. «Каян беләсең?» – минәйтәм. «Синең фатирыңны бинокльдән карыйм», – ди бу. «Оятыз, бәлки, анда мин дә шәрә йөримдер», – дим. «Юк, миңа кухняң гына күренә. Кем соң ул? Синдә нишли?» – ди. «Язучы, яза», – минәйтәм.

Ул хатында да: «Сиңа барсам, илһам килә, рәхәтләнеп язам», – дип яза иде. Мин аны, эчеп кайтканда, куып та чыгардым инде.

Хатыны белән аерылышканнан соң, малае Алмазны үзе генә үстерә. Армиягә киткәнче, Кировта төзелеш техникумына кергән була Алмаз. Кайткач, кире бармаган, шулай берничә ел үтеп тә киткән. Розалия апа, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге СПТУ директоры белән сөйләшеп, Алмазны үзләрендә яшәтеп, укытып чыгара. Балалары белән дуслашып та китәләр.

Хәзер Рафаэль Сибатның улы Алмаз илледән узган инде. Ике кызы, бер оныгы бар. Розалия апа белән гел элемтәдә, телефоннан фотолар җибәрешеп торалар.

1996 да Розалия апа Түбән Камага күченеп, хакимияттә эшли башлый. Ул елларны институтта акча түләмиләр, фән аска тәгәри. Аралар ерагайгач, сирәгрәк күрешә башлыйлар. 2001 елда бер – «Ялгызак» китабының презентациясенә, икенче – ат чалырга дип кайта Розалия апа Түбән Шөнгә.

Ат чалдык та, малайлары белән Нократ Аланына киттек, икенче көнне миңа эшкә. Бу үзе генә калды. Чәй эчеп утырабыз, берзаман шалтырата. «Кире кайт әле, китмә. Алмаз такси яллап җибәрсен», – ди. «Минем эшкә барасы бар бит, кайта алмыйм», – дим. «Ярар, гариза язарсың әле», – ди. «Юк, кайтмыйм», – дим. Соңгы очрашу, соңгы сөйләшү шул булды.

«Кырыгына кил...»

2003 елда Актанышка, туып-үскән, яшьлек еллары үткән Иске Байсар авылына кайтып, йорт сала башлый Розалия апа. Тик кайтып китүе турында да, йорт салуы турында да Рафаэльгә берни әйтми – сюрприз ясарга тели.

Имеш, салып бетереп, торырлык булгач, чакырып китерермен дә: «Әйдә, яшьлегең үткән җирләрне карап кит әле. Мин өй салдым», – дип сюрприз ясармын дигән идем, үземә сюрприз ясады – 15 августта үлеп китте.

Шәмсия исемле язучы үзләренең газеталарына «Рафаэль абыйны күмгәндә Розалия апаны бөтен ил белән эзләдек, таба гына алмадык» дип язган иде. Авылга кайтып киткәнне әйтмәгән идем шул...

Түбән Камада яшәүче энекәшемне эзләп тапканнар. Күршеләрдә телефон бар иде. «Энең телефонга чакыра», – дип кереп әйттеләр. «Апа, анда Рафаэль үлгән. Сине эзлиләр», – ди. Шуннан соң тиз генә малаена шалтыраттым. «Күмми торыгыз, хәзер юлга чыгам», – дим. «Розалия апа, күмдек бит инде. Кырыгы җитә, кырыгына кил, фәлән көнне була», – диде. Мин белгәндә хәйран вакыт үткән, сентябрь җиткән иде инде.

Сюрприз турында белми дә китеп бара Рафаэль Сибат. Розалия апа Рафаэльнең дуслары Шаһинур Мостафин, Вахит Имамов, Фоат Галимуллин белән кырыгын үткәреп кайта. «Иртә үлде. Башта ышанмадым. Аннары еладым да еладым. Күпме еллар көткән китаплары бер-бер артлы чыга башлагач кына...», – дип, хәзер дә сыкрана Розалия апа.

«Язмаларын беркемгә дә төзәтергә рөхсәт бирмәде»

Сары каты кәгазьгә язылган хатларны, көндәлек битләрен карап утырам. Көндәлегенә һәрбер көнен язып бара торган булган Сибат. Көннәрнең берсендә дә Розалия турында сүз кыстырмый калмаган. «Көндәлекләрен ягып бетергән бит. Алырга дип кайткан идем, берсе дә юк. Бер битен, минем туган көнгә язылган шигырь булгач, алып калган идем. 1991 елда язган булган».

1991 елда язган хатыннан өзек: «Кабат әйтәм: мин синең белән икән – синең белән генә! Мин – берсөяр (однолюб). Кемемдер бар икән – башка беркем дә кирәкми. Аңла, чын күңелдән әйтәм һәм онытма!!!»

2001 елда чыккан «Ялгызак» романын Розалия апа, «автобиография» дип, берничә тапкыр кабатлады. Монда, революция чорына күчереп, нәкъ үзенең образын биргән, ди.

«Идел» журналында икесе арасындагы мәхәббәтне «Кара туфракта ак гөлләр» әсәрендә яза. Анда үзен үлеп туктый дип бетерә автор. Розалияне – Розагөл, үзен Атилла дип атый.

Рафаэль Сибатның шигырьләрен барлап утырам. «Маһинурга», «Рафиләгә», «Луизага», «Р.гә» һәм башкалар. «Монда үзенең күңеле төшеп йөргән кызлары турында һәрберсенә шигырь чыгарган», – ди Розалия апа, елмаеп. «Көнләшмәдегезме?» – дим. «Юк, һәр кешенең дә үз язмышы...»

Аның бер гадәте бар иде – язмаларын беркемгә дә төзәтергә рөхсәт бирми иде. Төзәтә башласалар, умырып ала да чыгып китә иде.

1990 елларда «Хәтер көне» дигән әсәр язды. Ул чакта «Казан утлары»нда баш мөхәррир урынбасары Ришат Низами иде. «Ришатка илтеп бир әле, мин барып йөрмим инде. «Хәтер көне»нә журналда бастырсын. Кара аны, төзәтмәсен. Төзәтсә, ал да кайтып кит», – диде. Килдем дә: «Исәнмесез. Рафаэль Сибат «Хәтер көне»нә үзенең язмасын җибәргән иде», – дим. Низами ручканы алды да, төзәтә дә башлады. Мин беренче битне дә төзәтергә ирек бирмәдем. Ипләп кенә алдым да, «рәхмәт» дидем дә, чыгып киттем.

Шуннан соң Рафаэльга шалтырата икән: «Син миңа кемне җибәрдең? Язмаңны алды да чыгып китте», – дип әйтә, ди. «Төзәтә башлагансыңдыр. Дөрес эшләгән. Мин аңа шулай куштым», – дигән Рафаэль. Бер хәрефне төзәткәнне дә яратмый иде. Ул язганча булып калсын аңа.

Аның кулъязмасын үзеннән башка кеше укый алмый. Яза-яза да, хәлдән таеп, шул өстәл артында йоклап та китә иде…

Рафаэль Сибатның Розалиясенә язган хаты

«Мин сине сагынып яшәдем...»

Хатирәләр, хатирәләр…  Хатларны мең кисәккә ерткалап, юк итеп булса да, кеше хәтере – мәңгелек. Яшьлек мәхәббәте – бигрәк тә. Розалия апага хәзер 73 яшь. Санаторий, реабилитация үзәкләрендә Рафаэль Сибат турында әдәби кичәләр үткәрә. Шигырьләрен туплап, бер дәфтәргә язып та куйган Розалия апа.

«Сагынасызмы?» – дип сорыйм Розалия ападан. «Сагынам, дип... Гомер буе бергә булдык бит. Ун ел саен күрешеп тордык без аның белән. Очраштык та аерылыштык, очраштык та аерылыштык. Менә хәзер бөтенләй бетте...»

«Мин сине сагынып яшәдем

Яшьлегем таңнары чорыннан.

Сагынып исемә төшердем

Моңланып җырлаган җырымда.

Күп еллар акса да вакыт-су,

Мин сине сагынып яшәдем.

Син булгач бу якты дөньяда,

Пар булыр ярларга дәшмәдем.

Мин сине сагынып яшәдем...

Ләззәт ул, хәсрәт ул – сагыну.

Иң зур хис, иң көчле тойгыдыр –

Сөюдә берәүгә табыну».

(Рафаэль Сибат. 20.02.1991)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100