news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язмыш Минскида очраштырган татар кызлары: «Кеше көлдерәсе түгел, сокландырып яшик, дибез»

Бу – чит җирдә яшәп тә үзләрен күрсәтә белгән, хөрмәт яулый алган татар хатын-кызлары тарихы. Аларның һәрберсен язмыш җиле төрле җирләрдә йөрткән. Барысының да юллары Белоруссиядә очрашкан. Туган якны сагыну хисләрен аларның һәрберсе яхшы белә, күңелләренә юануны алар иҗатта тапкан.

news_top
Язмыш Минскида очраштырган татар кызлары: «Кеше көлдерәсе түгел, сокландырып яшик, дибез»
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Ибраһимова

Минск шәһәренә командировкага баргач та, андагы татарлар белән очраштык. Белоруссиянең башкаласында «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» оешмасы эшләп килә. Республика милли мәдәниятләр үзәгендә татар һәм башкортларның үз бүлмәләре бар. Оешманың «Ләйсән» ансамбле апалары безне милли киемнәрдән каршы алды. Шунда ук, үз итеп, миңа да күлмәк кидереп куйдылар.

Бүген алар барысы да бер бүлмәдә, бергә иҗат итәләр, бер-берсе өчен терәк булып торалар, ә бит бу апаларның барысы да илнең төрле почмакларыннан җыелган. Һәрберсенең тарихы үзенчәлекле.

«Хәзер инде олыгаябыз, яшьләрне кузгатырга кирәк»

Оешманың җитәкчесе Эльвира ханым Левшевич тумышы белән Башкортстаннан.

Мин үзем Башкортстанның Кушнаренко авылы Шәрип авылында туып үстем. Мәктәпне авылда тәмамладым. 10 сыйныфны тәмамлагач, фермада эшләдем, сөтләрне тикшерә идем. Аннан инде авыл хуҗалыгы институтында икътисад факультетын тәмамладым да колхозга икътисадчы булып эшкә урнаштым. Мине, комсомол оешмасының секретаре итеп, Кушнаренкодагы техникумга алдылар. Анда 3 ел эшләдем дә Мәскәүгә педагогика өлкәсендә белем алырга киттем. Анда булачак тормыш иптәшем белән таныштым. 1984 елда Белоруссия җиренә килеп эләктем.

Башта фәнни-тикшеренү институтында икътисадчы булып урнаштым. Минем әтием дә, әнием дә гомер буе укытучы булып эшләде. Мин дә отпуск вакыты озын булган җир эзләдем. Туган як та сагындыра, кайтасы да килә иде яшь чакта. Җәйләрен халык курортка, ял итәргә йөри бит инде, ә минем курорт – туган ягым. Анда һавасы да, сулары да икенче төрле. Әти-әниләр, туганнар белән очрашып, җәйге ялым бер көн кебек кенә була иде. Киткәндә кыен, моңсу...

Бер елдан инде балам да туды. 1986 елда мине университетка укытырга чакырдылар. Мин ризалаштым. 2019 елга кадәр эшләдем. Хәзер инде лаеклы ялда.

2000 елда поездда Гөлсинә белән таныштым. Аның белән менә хәзер дә бергә. Газетада «Милли мәдәниятләр фестивале» дигән язма күрдек, анда татар, башкорт киемнәре кигән кешеләрнең фотолары тора. Шуңа кызыктык. Аннан иҗтимагый оешманы эзләп таптык. «Чишмә» 1998 елда оешкан. Шулай итеп, иҗтимагый эшкә чумдык. 2001 елда без инде Сабантуйда катнаштык. Аннан ансамбльгә йөри башладык, ул вакытта башка состав иде. Гөлсинә белән күп җыр белә идек. Ул вакытта ансамбльнең исеме юк иде, 2001 елдан «Ләйсән» дип аталдык.

2008 елдан мин «Чишмә» оешмасының рәисе булып торам. Башта бездә костюмнар да булмады. Беренче костюмнарны иганәче ярдәмендә тектек, үзебезчә генә. Аннан инде ярдәм була башлады.

Татарстан, Башкортстан, Белоруссия тарафыннан зур ярдәм күрәбез. 5 комплект костюм Белоруссия дәүләте тарафыннан тектерелде. Читекләрне Татарстаннан сорадык. Шул ук елда тегеп китерделәр, бик күп китаплар килде. Баян, тальяныбыз бар. Без бик рәхмәтле. Материаль базабыз бик әйбәт. Эшләргә тырышабыз. Хәзер Дмитрий исемле баянчы егетне җәлеп итә алдык. Җырны әз генә җырласак та, көйне үзе алып китә, булдыра ул.

Хәзер инде олыгаябыз, яшьләрне кузгатырга кирәк. Минем урынбасар итеп, яшь егетне сайлап куйдык.

«Кеше көлдерәсе түгел, сокландырып яшик, дибез»

Эльвира ханым поездда очраткан Гөлсинә апа Шәрипова-Аброськина тумышы белән шулай ук Башкортстаннан. Кушнаренко районы Сәет авылыннан.

Мин татар мәктәбен тәмамладым. Физика, химия кебек фәннәрне дә татарча укыдым. Барлык фәннәр дә татарча иде. Әле дә башымда татарча саныйм.

Мин Адлерда «Башкирия» ял базасында эшләгәндә, яшелчә базасында суыткычлар төзергә дип, Белоруссиядән кешеләр килде. Алар безнең базада яшәде. Булачак тормыш иптәшем белән шунда таныштым. 1992 елда белорус кешесенә кияүгә чыктым. Миңа 28 яшь иде, иремә – 30.

32 ел элек, олы улымны табарга дип, Белоруссиягә килдем дә шуннан Минскида калдым.

Беренче көнне бик әйбәт хәтерлим. 1993 елның 2 марты. Адлерда яз, кояш, чәчкәләр калды, ә монда бер дә кояш юк иде, бик авыр булды. 1996 елда Лилия исемле татар кызын очраттым. Без аның белән сәгатьләр буе үзара татарча сөйләшә идек. 2000 елда татар оешмасын таптым, дөньялар ямьләнеп китте.

Бергә җыелгач татарча сөйләшергә тырышабыз, татарча белми торган кызлар да өйрәнде. Аралаша торгач, сөйләшә башладылар. Җырларны өйрәнделәр.

Ансамбльгә йөрүемә 25 ел була, төрле җирләргә йөреп торабыз. Парижда, Берлинда булдык, Польшага да бардык Сабантуйга. Казанда булдык, Смоленскида. Без бер генә ансамбль бит.

Белоруссиядә татарларга мөнәсәбәт нык әйбәт. Җирле татарларга да, килүчеләргә дә. Без бит киң күңелле халык, без аларны тулыландырып кына торабыз. Белоруслар үзләре тыныч кына халык, татарлар бик тизләр һәм шәпләр бит. Безнең милли ашларны яраталар, телевидениега да чакыралар. Монда безгә мөнәсәбәт бик яхшы, Аллаһка шөкер. Гөрләтеп яшәргә тырышабыз, кеше көлдерәсе түгел, сокландырып яшәргә, дибез, чит җирдә кеше арасында булгач, сокландырасы килә.

Ике улым бар, бераз татарча аңлыйлар. Мин аларга татар телен өйрәтә алмадым, чөнки без 18 ел бианай, биатай белән бергә яшәдек. Бәләкәй вакытта балалар белән татарча сөйләшә башлаган идем, миңа кырын карадылар кебек тоелды. Үсә төшкәч өйрәтеп булмады. Әниләре татар икәнен белеп торалар, бераз телне аңлыйлар. Үзләрендә татар каны булуын аңлыйлар, икесе дә татарга охшаган. Олы улыма 32 яшь, кечесенә 30 тулды.

«Бергә булу көч бирә»

Нәкыя апа Скакун тумышы белән Иваново өлкәсеннән.

Медицина училищесын тәмамлагач, мин Казанга киттем. Анда безнең туганнар бар иде, татар каны тарткандыр инде. Ике ел Республика клиник хастаханәсендә эшләдем. Эшләгән вакытта булачак ирем белән таныштым, гаилә кордык. Ул санитар табиб булып эшләде. «Напрвление» буенча Мордовиягә китеп бардык, аннан яңадан Татарстанга кайттык. Иремнең туган ягында Мамадышта яшәдек. Ике балабыз туды. Мамадышта мин 28 ел яшәдем. Ирем вафат булды, һәм мин 2 бала белән ялгыз калдым. Хәзер балалар зур, икесе дә Казанда яши. Балаларым татар телен аңлый, әмма сөйләшмиләр, оныклар аңлый, минем белән татарча сөйләшәләр дә.

Мамадышта мин икенче ирем белән таныштым. Ул Белоруссиядән командировкага килгән иде. Мин башта яратуы чын булуга ышанмадым. Алдар дип уйладым, курыктым. Аннан инде ышанырлык кеше булуын аңладым. Ул мине Минскига алып китте. 2003 елдан мин монда яшим, Аллаһка шөкер. Аннан «Чишмә» кызларын очраттым, мин инде 13 ел бу ансамбльдә җырлыйм.

Бергә җыелгач, татарча сөйләшергә тырышабыз. Без төрле җирләрдән җыелган. Мәдәниятне сакларга тырышабыз.

Безгә кунаклар килә, үзебез дә йөрибез. Ике ел элек ансамбль белән Татарстанда булдык, безне чакырдылар. Бөтен Белоруссияне йөреп чыктык. Иҗат безне берләштерә. Бергә булу көч бирә. Мин үзем шәфкать туташы булып эшләдем. Татарлар килсә, шунда ук танып, сез татармы, диләр иде.

Яшьләр читтәрәк шул, без олылар тотып торабыз әлегә, бәйрәмнәрне дә оештырабыз, Сабантуйлар үткәрәбез. Белорус халкы безгә хөрмәт белән карый.

«Татар телен яхшырак өйрәндем»

Венера ханым Сорокина Үзбәкстанда туган.

Минем әти-әнием Башкортстаннан. Мин кечкенә вакытта без Кавказга күчендек. Аннан соң Чаллыга кайттым. Татарларга якынрак буласы килгәндер инде. Анда офицерга тормышка чыктым. Тормыш иптәшем белән төрле җирләрдә яшәп алырга туры килде. Ирем тумышы белән Белоруссиядән, шулай итеп, монда килеп эләктем. Хәзер 30 ел монда яшим. Татар-башкорт оешмасын таптым. Татар телен яхшырак өйрәндем. Менә җырлыйм да, миңа ошый, рәхәт.

Мин үзем гомер буе җырладым, бөтен гаиләм музыканы ярата. Безне Белоруссиянең төрле шәһәрләренә чакыралар, Аллаһка шөкер.

Улым монда, 4 оныгым бар, кызым Америкада яши. Әти-әниләр исән түгел инде, миңа үземә дә 72 яшь. Минем туганнарым Казанда, Ташкентта, Владивостокта – шулай таралганнар. Сагындыра. Сирәк очрашабыз. Балалар татарча белми, чөнки ирем белорус. Минем әти-әни татарча сөйләшә иде, шуңа мин беләм. Татар кызы булуым белән мин горурланам.

«Исемемнән дә оялдым, «Зоя» дип яздым»

Зөлфия апа Сивакова Белоруссиягә Әстерханнан килгән.

Миннән 10 яшькә олырак апам монда яши иде, ул белоруска кияүгә чыкты. Мине кунакка алып килде дә, шуннан монда калдым. Мәктәптән соң монда укыдым. Тормыш иптәшемне очраттым, кияүгә чыктым. Ул вакытта Белоруссиядә татарлар күптер дип уйламадым да. Мин бөтенләй Белоруссиядә бер мин генә татар дип уйлый идем. Кибеттәт эшләгәндә исем язылган «бейджик» бар иде. Анда Зөлфия исемен күрсәтәсем килмәде, «Зоя» дип яздым. Кибет җитәкчесе: «Нишләп ояласыз, үз исемегезне языгыз», – диде. Шуннан «Зөлфия» дип яздыртты.

Бер кеше килде дә: «Сез татармы?» – ди. «Әйе. Сез дә татармы әллә?» – дим. Татар булуын ишеткәч, шундый шатландым. Ул мине бер бәйрәмгә чакырды. Анда инде бу кызларны очраттым һәм мин дә аларга иярдем. Күңел үзенә кирәкне тапты.

Элек туган якларга нык тартылңым. Млнда илгәч, татарча сөйләшергә кеше юк иде. Кызлар белән аралаша башлагач, рәхәт булды. Монда килгәч кенә үземнең башка диалектта сөйләвемне аңладым. Кызлар монда «бәрәңге» дип сөйли, ә мин аны «бәрән ите» дип аңлыйм. Бездә «картук» диләр. Шундый күңелле хәлләр дә булып торды.

Шулай итеп, юллар монда китерде. Мин 1980 еллардан инде монда, 2 улым, 5 оныгым бар. Хәзер мин лаеклы ялда, шуңа бөтен җирдә кызлар белән йөрим. Күңелгә рәхәт, без бик дус, тәмле әйберләр белән сыйланабыз. Безне хөрмәт итәләр, чакыралар.

Элегрәк татар булуымны яшерә идем, хәзер инде горурланып, «мин – татар» дим, исемемне дә ярата башладым. Минем исемем матур икәнен аңладым.

«Кызлар белән генә татарча сөйләшәм»

Венера апа Мәхмүтова тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, аннан гаилә Казахстанга күченгән.

Казахстанда 11 ел яшәдек, аннан мин Новосибирскига укырга киттем. Җиңел сәнәгать институтын тәмамладым. Мин – инженер химик-технолог. Распределение буенча монда заводка эшкә килдем. Монда тормышка чыктым. Булачак ирем Айрат белән мин Казахстанда мәктәптә бергә укыган идем. Кызым Камилә һәм улым Рафаэль туды.

Оешмага 2011 елдан йөри башладым. Җырлыйм, Белоруссия буйлап җырлап йөрибез, Казанга да чакыралар. Татарча монда кызлар белән генә сөйләшәбез. Өйдә күбрәк русча сөйләшәбез инде, балаларым татарча белми. Монда килүемә 35 ел булды, – дип сөйләде ул.

Чәй эчеп утырган арада бер ханым тарафыннан әйтелгән бер фикер нык истә калды. Чит җирләргә киткән хатын-кызның туган якны сагыну ачысын аңлатырлык сүзләр иде ул. «Туган якны сагынудан минем сөтем дә югалды...»

Шундый сокландым. Белоруссияне гөрләтеп яшиләр татарның асыл кызлары. Үзләренә хөрмәт яулый алганнар, үзләрен генә түгел, татар милләтен күрсәтә бит алар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар