«Язгы Печән базары»нда «бөке» турында оештыручылар: «Урынын без сайламадык»

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында яңа Камал театры бинасы эчендә беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узды. Моңа кадәр озак еллар ачык һавада оештырылып килгән маркет быел яңа Камал театры бинасы эченә керде – сату рәтләре бинаның керә торган җиреннән алып фойега хәтле тезелеп киткән иде. Рәтләр бинага кергән җирдән үк урнаштырылганга, кергәндә, зур бөкеләр барлыкка килде, халык күп булу сәбәпле, этеш-төртешләр башланды, театр уртасына эләгү өчен берничә минут кысылып барырга кирәк иде.
Барлык халыкны да шаккатырган әйбер – сату рәтләренең кергән җирдән үк урнашуы, әлеге урыннарда үз продукцияләрен тәкъдим иткән сатучылар үзләре дә кырыйга «сыланып» басып торырга мәҗбүр булды, чөнки халык зур бер ташкын булып агыла торды. Урын тар булу сәбәпле, бина эчендә дә кысан иде, кунакларның күбесе сату рәтләре янына якын да килә алмады.
Әлеге хәл халыкта канәгатьсезлек уятты, күпләр социаль челтәрләрдә оештыручыларны, сату рәтләрен дөрес урнаштырмыйча, маркетка килүчеләрне интектерүдә гаепли.
«Язгы Печән базары»н оештыручылар социаль челтәрләрендә әлеге хәлгә аңлатма бирде, алар «сәүдә нокталарының урнашу урынын без сайламадык» ди.
«Хөрмәтле Язгы Печән базары дизайн-маркетына килүчеләр! Кичәге маркет безнең өчен чараны Камал театрының яңа бинасында уздыруның беренче тәҗрибәсе булды. Без вакыйга тирәсендә мондый ажиотажга һәм театрның яңа бинасына мондый зур кызыксынуга әзер түгел идек, моны кабул итәбез.
Сәүдә нокталарын урнаштыру урынын без сайламадык. Без үзебез дә катнашучыларны киң холлга урнаштырырга теләр идек, әмма көннең беренче яртысында анда оештыручылар тарафыннан театр үзәгендә оештырылган активлыклар күп булды.
Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кичәге чара – җәй көне Иске Татар бистәсендә уза торган классик «Печән базары» фестивале түгел. Бу – «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты кысаларындагы дизайн-маркет иде! Августта сез урамда узачак чын татар дизайны бәйрәменә чума аласыз. Безнең өчен бу – зур тәҗрибә булды. Кызганыч, барысы да без планлаштырылганча бармады.
Кичә безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез! Хөрмәт белән, «Печән базары» фестивале командасы!»
- "Печән базары» чарасын төп оештыручы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
«Язгы печән базары»ннан «Интертат» видеорепортажын да карагыз.