Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы кыр эшләренә әзерлек: техниканы «өшкерүчеләр» кул астыннан ут чыгара

Арча районының «Ашыт» хуҗалыгында кыр эшләренә әзерлек бара. Кырга чыгар алдыннан машиналарны ремонтлыйлар, сүтәләр, җыялар, буйыйлар, майлыйлар һәм тагын әллә ниләр эшләтәләр.

news_top_970_100
Язгы кыр эшләренә әзерлек: техниканы «өшкерүчеләр» кул астыннан ут чыгара
Салават Камалетдинов

Иске Ашыт авылындагы хуҗалык, гадәттәгечә, авыл исемен йөртә. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Ибәтуллин безне «конторда» каршы алды. Ул бераз мәктәпне хәтерләтә. Идәннәре буялган, стенага обойлар ябыштырган пөхтә генә бүлмәнең тәрәзә төбендә яран гөлләр утыра.

Айрат әфәнде бу хуҗалыкта унтугызынчы сезон эшли. «Без күпне күрдек инде, бабайлар әйтмешли, Мамай ягын да күрдек», — дип шаяртты ул. Ул колхозда эшли башлаган, аннан соң «Вамин» агрохолдингына кушылганнар. 2017 елда агрохолдинг таркалганнан соң, аерым хуҗалык булып аерылып чыкканнар. Элеккеге «хуҗаның» әҗәтләре әле бүген дә артларыннан йөри.

«Кемгә сәнәк, кемгә көрәк эләкте»

«Бүленеп чыкканнан соң кемгә сәнәк, кемгә көрәк эләкте. Бер таркалган әйберне кире җыю бик читен. Үзебез яңадан эшли башлаганнан бирле безнең сөт җитештерү ике тапкыр артты диярлек, аның кереме дә арта. Хуҗалыкта якынча 1600 баш мөгезле эре терлек, аннан кала сарыклар, атлар бар. Сарыкларны корбанга, Сабантуйга үстерәбез, бәтиләрен сатып алучылар да бар. Атның файдасы бик булмаса да, тотабыз инде. Терлек саны күп булгач, аларны азык белән тәэмин итеп торырга да кирәк, үзебез үстерәбез», — дип сөйләде җитәкче абый.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта техниканы «техосмотрга» әзерлиләр. Җитәкче сүзләренчә, техниканың әзерлеге йөз процент ук булмаса да, туксан бишкә җиткән инде. Анысы да әйбәт. Аннан кала орлыкларны тикшерәләр, сатып алган орлыкларны кайтарталар, ашлама мәсьәләсен хәл итәләр — гөр килеп чәчүгә чыгарга әзерлек бара.

Авыл хуҗалыгында иң авырткан темаларның берсе — хезмәт хакы инде, әле теге «левый» әҗәтләр дә бар, ягулык, ашлама бәяләре арта тора. «Акчаның кемгә җиткәне бар инде. Алай да хезмәт хакын түләп барабыз. Ел саен бераз гына булса да арттырырга тырышабыз. Казандагы хезмәт хакын түли алмыйбыз инде, билгеле. Хезмәт хакы хисабына гына егетләрне авылда калдырып булмый бит. Мәсәлән, яшь егет авылда калды, ди. Көндез эштә була инде, ә аннан соң нишләргә тиеш? Клуб эшли инде, тик шәһәрдәге кебек спортзалга бару мөмкинлеге юк», — дип сөйләде җитәкче.

Айрат әфәнде үзе төпчек бала буларак авылда калган, күрше авылда яши. Кызганыч, хәзер ул кагыйдә эшләми шул инде, хәтта ата-аналар үзләре балаларын шәһәргә китәргә этәрә. Әңгәмәдәшем утыз ике яшендә гаилә корган, ул аны «соңрак», ди.

«Балалары мәктәптә һәм балалар бакчасында. Иртәрәк гаилә корсаң, балалар да иртәрәк үсеп җитә. Аларны да аякка бастырып калдырасы килә. Егетләргә 26-27 яшьтә, тормышка җитди карый башлагач, гаилә кору әйбәт дип уйлыйм. Икенче яктан, эшче кешенең уртача яше дә арта бара хәзер. Элек 50 яшьлек кешене олы дип кабул итә идек, колхозда да аларга җиңелрәк эш бирелә иде, ә хәзер алтмышка якынлашканда да тулы көчкә эшләргә омтылалар. Балаларны укытырга, машина, фатир алырга кирәк. Элек армиядән кайткан егет тормышны үзе алып барырга тиеш дигән фикер бар иде. Хәзер үзебез дә боздык балаларны. Барысын да алып бирергә тырышабыз», — дип сөйләде ул.

Айрат әфәнденең әнисе мәктәптә биология һәм химия фәннәрен укыткан, ә әтисе авыл хуҗалыгында эшләгән. Укытучы малае булганга, анда җаваплылык зуррак кебек тоелган. Шуннан хәзерге яшьләрнең социаль дөньяда яшәве турында сөйләшеп киттек. «Алар чынбарлыкны дөрес кабул итеп бетерми кебек. Бабайлар әйтмешли, безнең вакытта бөтен сүзләр өчен бер печәнлек бар иде», — дип шаяртты ул.

«Бөтен техника эшли торган хәлдә чыгып китә»

Аннан соң без машина-трактор паркына киттек. Ул якында гына, бераз өскәрәк менеп, юлны гына чыгасы. Капка янында берничә абый тәмәке төтене чыгарып тора, борынга буяу исе керде. «Нәрсә буйыйсыз ул кадәр?» — дим. Тракторлар-арбаларны яңартып җибәрәләр икән шулай. Язгы авылны күз алдына китерәсездер, асфальт булмаган җирдән йөзеп йөрисе. Монда да машина паркы эчендә тракторлар пычрак ерып йөри. Нишләптер резин итек турында уйламадым да, юкса авылда үскән бала инде. Читләрдә калган бозлардан сикерә-сикерә йөрисе булды. Гаражда эшләүче абыйлар ак пальто һәм шәһәрчә аяк киеме кигән мине күргәч: «Бу кыз кая киләсен белмәдеме икән әллә?» — дип уйлап куйганнардыр инде. 

Гаражда май исләре килә. Яктыдан караңгыга килеп керүгә күзләр барысын да күреп бетерми. Коридор кебек барган гаражның икенче башындагы капкалар ачык тора. Ике яклап ярымсүтелгән тракторлар тора. Уң якта «токарь», «кузница» дигән язулы, йозакка бикләнгән ишекләр бар. Өстә күгәрченнәр гөр-гөр килеп утыра. Бер абый тимер чүкеч белән тимергә суга, шул тавышка исләре дә китми. Тимер астыннан утлар гына чыкмый инде. Мин шул абый янына килдем. Бик кызык кеше булып чыкты ул. Рамил Салихҗанов биредә утыз ел эшли икән инде.

«Сүтәм әле, мае ага, „подшипниклары“ шалтыраган. Бер яхшылап карасаң, аннан соң йөри инде ул. Җәй көне тракторда йөрим. Бу тавышка да колаклар ияләнгән инде. Эш күп әле, чәчү алдыннан кичкә кадәр калып эшләгән дә була. Өйдә ике малай бар, укыйлар әле. Берәрсен үзебезнең янда калдырасы иде инде», — ди ул. 

Рамил әфәнденең әтисе дә гомерен комбайнда эшләүгә багышлаган, ә әнисе кырык ел сыер сауган.

Аның куллары кара майга буялган иде, перчатка киеп эшләргә өйрәнмәгән икән, җайсыз, ди. Хәзер инде кулларның сызлавы да сизелә башлаган.

«Монда кергән бөтен техника эшли торган хәлдә чыгып китә. Әле минем трактор сүтелмәгән диярлек, кайвакыт тулысынча сүтеп ташлыйбыз, — дип ул күрше тракторга ишарә ясады. — Бу соңгы тракторлар калды инде, калганнары ремонтланып эшкә чыгып китте».

Аннан соң ул яшь чагында булган бер хәлне исенә төшерде. Рамил абый колхозда эшләп йөргән вакытта, аны районга яшьләр конференциясенә җибәргәннәр. Укырга тиешле текстын да язып җибәргәннәр. «Персидәтел» ул чыгыш турында белмәгән. Ул чыгып текстын укып кергән дә, газетада шул чыгыштан өзекләрне бастырганнар. Анда эш юк һәм тагын башкалары юк дигән сүзләр булган. Бер- ике көннән колхоз рәисе чакырып алган да, сүккән абыйны. Шундый хәлләр булган заманында.

«Кайвакыт тракторга күз тиеп куя»

Икенче трактор янындагы яшь егет тракторның бер детален крем сыман ак әйбер белән сылап тора иде. Мин аларның барысын да аңлап бетермим шул, гафу инде. Айнур эретеп ябыштыручы һөнәренә укыган булган, шуннан күңеле тарткан, җәй көне комбайнда эшләп йөри. Гаилә кормаган әле. Әнисе дә шушы хуҗалыкта сыер савучы булып эшли, әтисе Казанга йөреп эшли икән. «Тракторның һәр детален белмәсәң, алай сүтеп булмый инде. Җыябыз әкрен генә. Кирәкле детальләре кайтуга карап, җыю вакыты төрлечә була», — ди ул. Егетнең шәһәргә китү турында уйлаган вакытлары да булган, анда эшләп тә караган, тик кире кайткан.

Гаражның икенче башындагы капка яныннан узып барган трактор туктап калды. Тракторчы абый тиз генә сикереп төште. Ике арада нык пычрак, янына да бара алмыйм. Ишек төбеннән генә: «Җимерелдегезме әллә?» — дип кычкырдым. «Җимерелеп бетмәдем әле», — дип елмаеп җавап кайтарды ул.

Без кергән җирдән кире чыгып киттек. Бер-бер артлы ике трактор килеп туктады. Берсе яңа гына буялган әле. Ишегалдында торган бер трактор янында тагын бер абыйны күреп алдым. Ул да әкрен генә нидер эшли. Илнур абый Исмәгыйлев мәктәпне тәмамлаганнан бирле тракторчы булып эшли икән. Хәзер шланглар беркетә икән, монысы аңлаган кешеләр өчен. «Тракторчы өчен авыр вакыт та, җиңел вакыт та була инде. Трактор ватылмаса, бер дә авыр булмас иде. Кайвакыт тракторга күз тиеп куя шул», — дип елмайды ул.

Читтәрәк яңа гына зәңгәр төскә буяган арба тора. Аны Динар исемле яшь егет буяган гына әле. Ул да тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше белән авылда ике бала үстерәләр. «Хезмәт хакы төрлечә чыга инде, җәй көне комбайнда күп чыга. Авылда эшләмичә булмый, миннән соң авылда калучылар әллә ни булмады инде. Трактор йөртү дә ошый инде, батып калган чаклар да була. Басуда гына түгел, ферма янында батып калган да бар», — дип сөйләде ул.

«Малай үлгәнгә сигез ел узды»

Без сөйләшеп торганда гараж эчендә трактор кабынган тавыш килде. Аннан соң ул сүнде. Мин кире гаражга кергәндә эчтә зәп-зәңгәр төтен иде. Рамил абый бөтенләй сүтелеп беткән тракторга ишарә ясаган иде бит әле, тракторның ачык ишеге артында «хуҗасы» күренде. Вазыйх абый Минһаҗев утыз биш елдан артык колхозда эшли икән. «Бер өйрәнгәч, сүтеп җыю авыр түгел инде. Ремонтлап җибәргәч, йөрибез дә йөрибез. Әле менә эштән кердем генә, икенче трактор белән тирес чыгардым», — дип сөйләде ул.

Ачык трактор ишегенең эчке ягында җәйге резин аяк киеме кыстырып куелган. Анысы эссе җәйгә дип алдан ук уйланылган. Һәр нәрсәнең үз урыны. Үз вакыты да дип өстәп куясы килә.

Вазыйх абый күрше авылда яши. «Балаларыгыз шәһәрдәме, әллә авылда калдымы?» — дип сорап куйдым. «Берсе — авылда, бер малай үлде…» — ди. Сулар һава булмаган тынчу гаражда сулыш алу тагын да авыр булып китте. «Сигез ел узды инде, егерме дүрт яшь иде», — дип дәвам итте ул. Шул вакытта: «Минем яшьтә», — дигән уемны тавыш белән әйткәнемне сизми калдым. Миңа күтәрелеп караган күзләрне ничек онытасы… «Бәрәңге алырга дип Казаннан авылга кайта иде, кайтып җитмәде, юл һәлакәтенә очраган. Ничек булганын белмибез, тикшерүче булмады. Бик яшьли калдырып китте безне. Хәрби хезмәттән көтеп алган идек үзен. Кызы да туган гына иде, өч көн күреп калды», — дип сөйләде ул. Кызлары икенче авылда гаилә корган, аның да балалары бар. Күңелне юатырга оныклары бар әле…

Тракторчы, механизатор — җиңел хезмәт түгел. Ул тышкы чисталык, пөхтәлек турында да түгел. Ул намус, күңел белән эшне ярату һәм түземлек турында. Кызлар, менә кайдан чын ир-егетләрне эзләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100