Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз гүзәле-2017 калфагы кайсы чибәргә эләкте (фото, видеорепортаж)

Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсына кичә Казан дәүләт энергетика университетының Актлар залында йомгак ясалды. “Яз гүзәле” бәйгесе финалын һәм сәхнәгә чыккан ун татар кызының җиңүгә омтылышын без дә күзәттек. Фото, видеорепортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Яз гүзәле-2017 калфагы кайсы чибәргә эләкте (фото, видеорепортаж)


Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов: “Миңа кызларның бөтенесе дә ошый, шуңа күрә, ел саен сорасалар да, жюрига кермим”.

“Яз гүзәле” Гүзәл Габбасовага дизайнер калфагы бүләк иттеләр.

Читекле гүзәлләр.

Кичәне былтыргы Яз гүзәле Эльвира Нәҗипова алып бара. Сәхнә пары – телевидение алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев.

Депутат Илдар Гыйльметдинов: “Ниндидер аңлаешсыз урыннарда, аңлаешсыз кешеләр янәшәсендә аңлаешсыз гамәлләр кылганчы, үзегезне укуда, иҗтимагый тормышта, төрле мәдәни чараларда күрсәтегез, хәзергедәй матур тормышыгыз белән яшәгез, ә без сезгә булышырбыз”.

Диалог

Депутат Илдар Гыйльметдинов:

-                     Энергоуниверситет ягына авышлык булырга мөмкин.

Ректор Эдвард Абдуллаҗанов:

-                     Былтыр Казан дәүләт университеты җиңде, быел үзебез җиңсәк тә ярый.

Жюрига әле караңгы. Башланды гына.  

Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин гашыйк. Барысына да. Үзе әйтте.

Үзләре пешергәннәр: “Э-эх, яшь кызлар... Матурлар, алтын кебекләр, Эштә ялкын кебекләр...”

Башкортстан гүзәле Лиана: кыз кулында каклаган каз.

Милли дефиле.

Сөмбелә Сибгатуллинаның иҗади номеры.

Татар кызы бии.

Әлегә Гүзәл Габбасова үзенең “Яз гүзәле” титулына ия буласын белми. Иҗади номерын башкара – бии...

... җырлый да. Кызның академик вокал. 

“Яшь ТНВ” алып баручысы Айзилә Батырханова – нәфис сүз остасы. 

Лиана Фазлыйәхмәтова бии. 

Чулпылы толымнары өчен генә дә бөтен титулларны бирерлек ләбаса. Гөлназ Гатина әлегә үзенең вице-мисс булачагын белми. Җырлый. 

Сынаулар артта калды. Кызлар жюри карарын көтә.

“Яшь ТНВ” җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова үз укучысы Айзилә Батырханованы котлый.

“Иң ягымлы яз гүзәле” Дарина Хәбибуллина.

“Иң сылу яз гүзәле” Наилә Сибгатуллина.

Иң күп тавыш җыеп “Халык гүзәле” титулына Ильгина Нигъмәтуллина ия булды. Аның өчен 2 мең ярым кеше тавыш биргән.

Дулкынландыргыч мизгелләр. Өр-яңа “Яз гүзәле”.

Ректор үз студентын котлый.

Бүләккә - Ректор планшеты.

Фоторәсемдә - ун татар гүзәле һәм бер ректор.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100