Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яулыгыңнан таныйм сине» бәйгесенә йомгак: Гореф-гадәтләрен югалткан кеше бәхетле булмый

Хатын-кызның күрке – яулык диләр, әмма яулык – ул баш киеме генә түгел әле... Яулык – Раббыбызның әмере, гореф-гадәтебез, хатын-кызны яман күзләрдән саклаучы, һәм һәрбер яулыкның үз тарихы бар.

news_top_970_100
«Яулыгыңнан таныйм сине» бәйгесенә йомгак: Гореф-гадәтләрен югалткан кеше бәхетле булмый
Владимир Васильев

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Акчарлак» газетасы тарафыннан оештырылган «Яулыгыңнан таныйм сине» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгедә катнашу өчен «Акчарлак» газетасының укучылары яулык белән бәйле истәлекләре турында шигырьләр яки хатлар язарга тиеш булалар. Редакциягә 300 дән артык хат килә. Бәйгедә җиңүчеләргә 1нче, 2нче һәм 3нче урыннар бирелде, шулай ук редакция хезмәткәрләре тарафыннан уңышлы дип саналган эшләрнең авторлары да бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасында «Акчарлак» газетасының директоры Габделфәт Сафин, баш мөхәррире Рузилә Сафина, «Тәртип» радиосында сөйләүче Сәйдә абыстай Аппакова һәм TATARSCARF («Татарский платок») компаниясенең вәкиле дә катнашты.

«Без халык өчен файдалы булган бәйге оештырырга уйладык. Әлеге бәйгенең максаты үткән белән бүгенгене бәйләү, тарихка күз салу, гореф-гадәтләрне барлау. Безнең укучыларбыз үзләренең хатирәләре аша олы милләтнең язмышын аңлата алдылар. Безнең яшәеш кенә түгел, язмыш та яулыкларга барып тоташа икән. Әбиләребезне, әниләребезне, апа-сеңелләребезне, сөйгән ярларыбызны яулыкларына карап таныйбыз», – диде «Акчарлак» газетасының баш мөхәррир урынбасары Эльмира Флюн.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Иң кызыгы минем өчен – әлеге бәйгедә ир-атларның да катнашуы булды. Аларның да тормышында яулык белән бәйле хатирәләре күп икән. Берсе Чечня сугышыннан кайтканда, әнисенә яулык эзләп, чак кына поездына соңга калмаган», – дип сөйләде Эльмира Флюн.

Редакция хезмәткәрләре җибәрелгән эшләрне бик югары бәяләделәр, хатларның әле дә килеп торуын һәм аларның «Акчарлак» газетасында басылып чыгуын искәрттеләр. «Бер хатка күз саласың, урам буйлап ак яулыгына бөркәнгән ак әби бара, икенче хатка күз саласың да, яулыгын чөеп бәйләгән әбиләрнең кырда эшләве күз алдына килә, өченче хатта яулыгын бәйләгән чибәр, яшь кызның сөйгәне янына очрашуга баруы сурәтләнгән», – ди Эльмира Флюн.

Жиңүчеләр:

1нче урын – Халисә Гыйлмуллина

2нче урын – Нәзирә Газизова

3нче урын – Сания Низамова

Чакырылган кунакларның берсе Сәйдә абыстай Аппакова әлеге бәйгегә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. «Аңыбызда чагында, аякларыбыз йөргәндә, шундый бәйрәмнәрне күрмичә, анда килмичә мөмкин түгел. Без бит инде «финишка» барып җиткән кешеләр. Бер айдан да кимрәк вакыттан 88 була инде миңа. Безнең татар халкы һәрвакытта аралашырга, үткәннәрне искә алырга, күмелгән тарихларны актарып, халыкка җиткерергә тиешле. Бу бәйге үзенә күрә дәрес, үткәннәрне искә алып, хәзерге заман белән чагыштырып, тормышыбызның кадерен белергә ярдәм итә торган очрашулар бу», – диде ул.

«Уйлап карыйк әле, урамнарыбызда танклар йөрми, мичтән көл алмыйбыз, коелардан су ташымыйбыз, кырлардан өшегән бәрәңгеләр эзләмибез. Канәгать була белергә кирәк: мәчетләр, мәктәпләр эшләп тора, ашарыбызга кибетләрдә ризык бар. Шуңа күрә, безне олылар тәрбияләгән көенчә барырга кирәк.

Әтиебез әйтә иде: «Балалар, мулла-абыстайның вазыйфасы бәлеш ашау гына түгел, туган туфракка, туган илгә, ана телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, фәнгә, дингә хезмәт итү. Алар бөтенесе бер йомгак. Әгәр шушы йомгактан берсен генә алсаң, йомгак сүтелә». Ана телебездә сөйләшми башладык – гореф-гадәтләребезне югалттык, гореф-гадәтләребезне югалттык – динебезне саектырдык, дине булмаган кеше акыллы, бәхетле булмый ул. Хәзерге вакытта әдәп, әхлак, тәртип, хөрмәт буенча 20-30 елга артка тәгәри башладык.

Карагыз әле урамдагы яшь кызларыбызны – кендек күрсәтеп йөриләр. Ә бит дин буенча аны хатын-кызга иренә дә күрсәтергә ярамый, диелгән, чөнки ул – ана буласы кеше, кендек – ана белән баланы тоташтырып торучы. Хәзерге нәсел дәвамчылары – мәчетләрнең манараларын кискән кешеләрнең оныклары. Хәзер авылларда, бакчаларда әти-әниләр иртәнге 4тә торып эшкә чыгалар, ә килен, улы яки кызы, кияве 10га кадәр йоклап торганнан соң «привет» дип чыгалар да, үз эшен эшләп, «пока» дип кереп китәләр. Без хезмәтне сөйми торган буынны тәрбияләдек. Алар гаепле түгел, без гаепле. Шуңа күрә, без аларны күрергә, аңлатырга тиеш», – диде Сәйдә абыстай.

Бер читтә бик матур итеп ак яулыгын бәйләгән, үзенә бик килешеп торган зәңгәр күлмәктән апа басып тора иде. Ул «Акчарлак» газетасының актив укучысы Роза Шайнурова булып чыкты. Аның хаты иң уңышлы хатларның берсе дип билгеләнде. Ул ире белән Арча районы Түбән Пошалым авылыннан килгән.

«Минем Шәрәпҗан исемле әбием бар иде. Ул 1938 елны колхоз базарына барып, шунда кара шәл алган. Без гаиләдә бишәү идек, иң төпчеге – мин. 6 яшьтә чагымда, үләр алдыннан, әбием миңа васыять итеп калдырды ул яулыкны. Төп йортка кияүгә килгәндә дә үзем белән алып килдем яулыкны. 1938 елгы яулык әле һаман да сандыкта саклана. Аны миннән театрларга да сорап алалар. Шәл белән төшкән фотосы да бар иде әбинең. Шул фотосы белән бергә җибәрдем хатымны», – ди ул.

300 хат, 300 яулыкның тарихы… Һәрберсе үзенчәлекле, кызык, хәтта тетрәндергеч тә. Менә шундыйларны берсен Менделеевск районы авылыннан Р.Мөхетдинова җибәргән. Хатны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«...Сөргеннән туган якларына кайтырга дигәннән соң, 76 яшьлек әни сөенеченнән нишләргә дә белмәде, Ходай Тәгаләгә рәхмәтләр укыды. Шуннан соң, суыбыз озакка җитәрлек булсын дип, көнгә берничә мәртәбә чишмәгә барды. Ә тышта февраль, 30 градус суык. Әнинең аякларында тула оек һәм чабата, ә бозлы чиләкләр таш тутырган кебек авыр. Менә шул көннәрдә әни бик каты чирләп китте һәм 1 атна дигәндә вафат та булды.

Үлгән кешеләрне анда 2-3 көн күммиләр, бер алачыкка җыеп торалар. Дистәгә якын мәет җыелгач, тракторга төяп, бер тирән чокырга итәләр. Анда каткан гәүдәләрне төртеп төшерәләр, язын җир ачылгач, бу чокырга балчык төрттерәләр.

Әнине һич тә алай озатасы килми иде. Абый белән үзебезчә күмәргә карар кылдык. Кичен, эштән кайткач, акрын гына китәбез дә, землянкадан ераграк бер тау итәгенә барабыз, шунда әнигә кабер казырга булдык. Ә кулыбызда көрәк тә, лом да юк, эш коралларын эштән соң лапаска бикләп куялар. Шулай да минем аяк балтырында чолгау белән бәйләп, авылдан качырып алып килгән, тау кисә торган киң пычагым бар иде. Ә абыйга яртылаш сынып чыккан бер көрәк табып алдык. Менә шулар белән 3 көн кабер казыдык, дөресрәге, чокыдык.

Әниемне җомга көнне җирләргә дип сөйләштек, чана урынына зур ике нарат ботагын бәйләдек. Тагын бер борчу туды. Әнине өс киеме белән күмсәк, русча була бит. Шулай баш ватып торганда, Фатыйма җиңги айнытып җибәрде: «Сәлим, әниеңнең бит зур француз яулыгы бар. Әйдәгез, әнине шуңа төреп җирлик». Фатыйма әнинең ертылып беткән бишмәтен, тула-чабаталарын салдырды, безгә читкә китеп торырга кушты. Кар белән сөннәтләдем, диде. Фатыйма үзе төрде әнине теге зур яулыкка. Догалар белми идек, бисмиллаларыбызны әйтеп, әнине җирләдек.

Шулай да әни бер генә тапкыр да башына япмаган, кызларның да иңнәренә салмаган француз яулыгы, мөселман карчыгының ахирәт күлмәге булып, җир куенына мәңгелеккә, Аллаһы Тәгалә хозурына күчкән. Хатын-кызның күрке, матурлык, сафлык билгесе булган яулык бөтенләй башка вазыйфа башкарып, дини йолаларыбызның иң мөһим өлешен үтәгән».

Бүләкләү тантанасы төгәлләнгәч, җиңүчеләр фотога төшеп, рәхмәт сүзләрен әйткәннән соң, спектакль карарга кереп киттеләр, ә кызыл, ал чәчле, Көньяк Корея яшьләре сыман киенгән кызлар Камал театры каршында К-рор жанрындагы җырлар астына бии калды…

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 июнь 2023
    Исемсез
    Бәйге дәвамлы булып, язган хатлар киң катлам укучыларга барып җитсен! Бик матур бәйге. Тарихны белмәүчеләрнең, киләчеге юк диләр бит. Бик күркәм истәлекләр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100