Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яу кырында югалган, әсирлеккә төшкән туганнарын эзлиләр» – Думага 101 000 гозер килгән

news_top_970_100

2023 елның икенче кварталында Дәүләт Думасына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе килешү буенча хезмәт иткән хәрбиләрнең материаль-көнкүрешен тәэмин итү темасына бәйле булган. Апрель, май, июнь айларында Думага 101 000 мөрәҗәгать килгән, бу – аннан алдагы кварталдагы мөрәҗәгатьләргә караганда 47 процентка күбрәк, дип яза «Ведомости» сайты.

Нигездә, гражданнар парламентның түбән палатасына интернет аша мөрәҗәгать иткән.

Май аенда 16 000 мөрәҗәгать «Килешү буенча хезмәт итүче хәрбиләрнең материаль-көнкүрешен тәэмин итү» темасына булган. Исәп-хисапта бу графа май аенда барлыкка килде. Чагыштыру өчен, 3 ай эчендә килгән мөрәҗәгатьләр арасында икенче урынында – Конституция темасы (14 5000), өченче урында – хайваннарга гуманлы мөнәсәбәт темасы (14 000нән күбрәк, бу – Думада төбәкләрнең сукбай хайваннар белән көрәшү ысулларын сайлау хокукы турындагы инициативаны карау белән бәйле).

«Гадел Россия» лидеры Сергей Миронов әйткәнчә, гражданнардан килгән сорауларның күбесе хәрби операциягә, анда катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын яклау белән бәйле.

«Кызганыч, монда проблемалар җитәрлек», – дигән ул.

Аның сүзләренчә, бу сораулар арасында хәрби хезмәткәргә «хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын алуда, тиешле акча түләүләрен алуда, хәрби-табиб комиссияләренә җибәрүдә, дәвалау һәм медицина хезмәте күрсәтүдә, социаль торак алуда ярдәм итүгә бәйле сораулар бар.

«Бездән яу кырында югалган туганнарын, шул исәптән эсирлеккә эләккән туганнарын эзләүдә ярдәм сорыйлар, кемгәдер, тиешле түләүләрне алу өчен, туганының үлеме турында документ кирәк. Хәрбиләргә тиешле ял бирү, 3 яки аннан да күбрәк баласы булганнарны өлешчә мобилизациядән кичектерү яки демобилизацияләү белән бәйле гозерләр бар», – дип сөйләде Сергей Миронов.

КПРФ депутаты Анжелика Глазковага хәрби операциядә катнашучыларга тиешле акчаны түләмәү белән бәйле шикаятьләр килгән. Аның сүзләренчә, Оборона министрлыгы бу шикаятьләрне тиз арада карый.

Думага мөрәҗәгатьләр килешү буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү реклама кампаниясенә һәм фронттан килгән хәбәрләргә бәйле рәвештә дә килгән булырга мөмкин, дип саный политолог Павел Склянчук. Моннан тыш, май аенда депутатлар айның яртысын төбәкләргә йөреп уздырган, шуңа күрә хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу гражданнардан шикаятьләр саны артуга китергән, ди ул. Моннан тыш, контрактникларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү турындагы закон да шау-шу тудырды, шул сәбәпле аларның туганнары депутатларга аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән булырга мөмкиннәр, диде Склянчук.

Үзгәрешләрнең күбесе мобилизацияләнгәннәрнең статусына бәйле проблемаларга кагылган. Моңа карата массакүләм кызыксыну бар, шуңа күрә бу темага мөрәҗәгатьләр дә күп, диде политолог Владимир Слатинов. Бу тренд көзге сессия башында да сакланачак, әмма соңрак хәл үзгәрергә мөмкин.

Бюджет кабул ителүен һәм социаль-икътисади өлкәдә мөмкин булган инициативаларны, көзен президент сайлау кампаниясенең әкренләп үсеш алачагын исәпкә алып, мөрәҗәгатьләрнең бу өлеше бераз кимергә мөмкин», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100