Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яу кырында Рамазан ае буе үле килеш яткан» – Балтач егете Айнурны соңгы юлга озаттылар

«Барам, дигәч, барам!» – Балтач районы Чапшар авылының курку белмәс егете Айнур Ризванов махсус хәрби операциягә шундый сүзләр белән китә. Аның үле кайтуы туганнарын, дусларын, авылдашларын кара кайгыга сала.

news_top_970_100
«Яу кырында Рамазан ае буе үле килеш яткан» – Балтач егете Айнурны соңгы юлга озаттылар

Яу кырында Рамазан ае буе үле килеш җир өстендә ятып, ниһаять, туган ягына кайтып, җәсәде җиргә иңдерелгән батырның рухына бүген әти-әнисе Коръән ашы уздырды.

Газизенең гәүдәсе булса да кайтуына әнисе Рузилә апа мең шөкер кыла. Аның белән шактый гына Айнур турында сөйләшеп, улын югалткан ананың нинди сабыр, тотнаклы, хисләргә тыйнак кына бирелүенә, ярсуга юл куймый белүенә мөкиббән калдым кичә.

16 апрель көнне 36 яшьлек Айнурны Балтач халкы зурлап соңгы юлга озаткан. Мәрхүмнең әти-әнисенең, якыннарының авыр кайгыларын район башлыгы Рамил Нотфуллин да уртаклашып, бу сынауны күтәрер сабырлык, түземлек теләгән.

Айнур Ризванов 1988 елның 2 июнендә Кариле авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри лицейда белем ала. Аннан армия сафларында ел ярым вакыт Хабаровск якларында пограничник булып хезмәт итә. Махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башлангач, 2022 елның 30 сентябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 2 тапкыр ялга өенә кайтып килә, тик быел 28 февральдә дрон төшеп һәлак була. 8 апрельдә аны яу кырыннан алып чыгып, 16 апрель көнне җәсәде туган ягына кайтып җитә.

«Тапсыннар өчен, киемнәренә, носкиена кадәр «Ризванов» дип язып бетергән»

– Мобилизациягә кадәр ул башта Балтачта үзе эшләгән юл хуҗалыгы оешмасыннан 1 айга контракт белән киткән иде. Аннары аларны кире Балтачка кайтардылар да, 1 октябрьдән мобилизация буенча китте.

Безнең малай куркуны белми иде. «Бармыйм» дигән сүзе бөтенләй булмады аның. «Барам» дип әйттем, әни, барам, кеше бара да, кайта да. 1 айдан кайтам ич», – диде, тик кайтмады шул... – дип тыныч кына көрсенеп куйды Рузилә апа.

Узган ел апрельдә Айнур беренче отпускка, аннары сентябрь тирәсендә, тагын бер тапкыр кайтканын искә алды.

– Ул анда чакта гел сөйләшеп тордык. Соңгы тапкыр 7 февраль көнне сөйләшкән идек. «Әни, безгә 1 сәгать вакыт бирделәр», – диде. Авдеевкага керәбез, дип тә әйтмәде ул, «чыккач, хәбәр бирермен, бар да әйбәт булыр, борчылма, әни» дип кереп китте. «Улым, үзеңне сакла», – дидем. Ә ул үзен мәңгелек итеп тойды, үләр шикелле түгел иде. Беркайчан да «мин үлеп кайтырмын» димәде. «Әни, мин үлсәм, нишләрсең?» – дип тә әйтмәде. Ул кеше өчен янды. «Әни, шуны, моны үтергәннәр, нәрсәгә үтергәннәр, нәрсәгә тоткынга эләккән инде...» – дип, кеше өчен борчылды.

Ашарга пешерә иде төннәр буе, тегендә бергә торган иптәшләрен дә кайгыртты. «Әни, малайлар да ач ич, әни, малайлар курка, мин кибеткә чыгам әле, кафега чыгып ашау алып керәм әле», – дия иде. Кеше өчен янды, үз гомерен берәүгә дә жәлләмәде. «Әни, кибеткә чыгам әле», – дип барганда да, аннары: «Әни, кулымда ике пакет, ялга туктадым әле, эскәмиягә утырып кабат шалтыратам, кайткач, хәбәр бирмәсәм, ашарга пешерәм», – дип кисәтеп куя иде. «Әни, син йоклыйсыңдыр инде, йокыңнан бүлмим, борчылма, минем белән бар да әйбәт», – дип язып җибәрә иде. Бик игътибарлы булды инде.

Дронга эләккән шул, азапланып та ятмаган, йөрәк ягына эләккән дә, шунда ук үлгән, диделәр. Без аны Айнур түгелдер, дидек, ышанмадык. Ул бит киемнәренә, носкиена кадәр «Ризванов» дип язып бетергән, тапсыннар дигән инде. 28 февральдә үлгән, 8 апрельдә генә алып чыкканнар аларны. Шул гомердән бирле ураза ае буе җир өстендә яткан бит ул. Нәкъ 2 ай дигәндә табылды, 2 ай хәбәрсез тордык. 1 ай хәбәре булмагач, мин ДНК тапшырып кайткан идем инде. Ул ДНКлар әле компьютерларга кергәнче, 4-5 шәр ай уза дип, «сезгә монда ДНК да кирәк түгел» дигәннәр, чөнки бөтен киемендә «Ризванов» дигән язу булган. Танысыннар өчен шулай эшләгән инде, – дип сөйләде Рузилә апа.

Фото: ©Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

Ходай Тәгалә Айнурны бик сәләтле итеп яраткан. Җыр-биюгә хирыс Айнур сәхнәдә дә еш чыгыш ясаган, рәсем, бигрәк тә портрет остасы булган. Шәхси тормышына килгәндә, берничә ел элек хатыны белән аерылышсалар да, 7нче класста укый торган малае белән ул гел элемтәдә торган.

Фото: ©Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

«Бу юлы алып калмады шул әниеңнең догалары...»

– Хәбәрсез чакта «исәндер» дип өметләндем, «үлгән» дигән уйны баштан кудым, я тоткында, я госпитальдә яраланганнар белән ятмыймы икән, дидем. Иптәш егетләре дә «Айнур үләргә мөмкин түгел» дия килделәр. Юк шул, тоткыннар арасында булмады. Бернишләтеп тә булмый...

Айнур сугышка киткәч, намазга утырдым мин. Аның бер Наил дигән иптәше бар, тоткыннан чыкты ул. Шул Наил белән узган кышларда утка кергән чакта, «әнинең догалары гына алып калды ич безне, Наил» дип әйтә идем» дип сөйли иде. Бу юлы алып калмады шул әниеңнең догалары...

4 егет иделәр алар, 3се үлде, бер Илшат кына калды. Илназ белән Рамил – Чаллы малайлары, Рамилне алып кайтып күмделәр, Илназны таба алмыйлар. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле инде мин, күпме җир өстендә ятып та алып кайта алмаган булсалар... Гомерләрен куркыныч астына куеп, кырлардан алып чыккан егетләргә рәхмәтле мин, – ди Рузилә апа.

Рухы тыныч, шат булса, якыннарының төшенә кереп йөдәтми, дигән сүз бар. Рузилә апа үзенә дә, иренә дә Айнур бер дә төшләренә кермәвен әйтте.

«Ничек этләр очрамаган, ничек каргалар чукымаган»

– Төшләр керми. Рухы шаттыр, безне борчу дигән әйберне белмәде ул. Әти-әнине борчымыйм, дидер.

Мин, улым отпускыга кайткач, кочаклап елый башласам да, «әни, елама инде, тагын елый башладың инде» дип, борчылуны, елаганны яратмый иде. Җир өстендә ятканда да, Аллаһы Тәгаләдән, бир инде бер хәбәр, дип сорадым. «Әни, җир өстендә ятам» дигән хәбәре дә булмады аның бер кешегә дә. Шулкадәр тыныч булып яткан ул, шуңа күрә аны Аллаһы Тәгалә бер җирен таратмыйча, тулы гәүдәсе белән кайтарды. Бер җире бернишләмәгән иде аның. Мин йөзен карамадым, кияү карагач, «йөзендә дә бернәрсә юк, чиста иде йөзе» диде. Сакалларына кадәр кырганнар. Аллаһ минем соравым буенча кайтарткан аны, тукта, моның әнисе сорый, шушылай итеп кайтартыйм, дигәндер, дим. Ничек этләр очрамаган, ничек каргалар чукымаган, айдан артык яткан бит ул. Кош-корт та тимәгән бит аңа.

Рамазан ае буе яткан, соңгы көнне, иртәгә Гает дигән көнне, Айнурның үлеме турында хәбәр килде.

Мин инде 2 ай елап, бөтен яшьләремне бетергән идем, ләкин Айнур кайтса, еламам, дигән идем. Айнур елаганны яратмас иде. Кайтсын гына, нинди булып кайтса да, кайтсын гына, еламам, түзәрмен, дидем. Айнурның зиратка кайтуына, кабере булганга Аллаһыга мең рәхмәтле мин, гәүдәсе булса да кайтуына сөенәм. Аның белән зиратка барып сөйләшәм. Аллаһ боерса, рухына багышлап, Коръән ашы укытмакчы булам. Кайтканына сөенеп ятсын, рухы шат булсын, инде сугышларга барасы юк...» – дип сөйләде Рузилә апа.

Иншаллаһ, бүген Коръән ашы исән-имин узып киткәндер, догалар барып ирешсен, дип телисе килә.

Рузилә апа янәшәсендә бүген – авыр кайгысын уртаклашырдай якыннары. Туганнан туганы Люция апа: «Айнур бик ачык йөзле, туганчыл, кешеләрне ярата иде, кояш кебек балкып торды. Җыр-биюгә бик оста, курку белмәс егет иде», – дип искә алды.

Фото: ©Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

«Айнур улымны үзенең янәшәсендә саклап, яклап йөртте»

Улларын ут, ядрә оясына җибәргән аналар көн саен утта яшәгән кебек. Актаныштан Ландыш апа да шулай ди. Аның улы Илшат бүген Украинада, 4 иптәше арасыннан бер ул исән калган.

– Улым Айнур белән мобилизация башланганнан бирле гел бергә булдылар. Бертуганнар кебек алар. Илшат Казанда булганда, Айнурларга кайтып йөрде. Аларны увольнениега чыгаралар иде, Актаныш ерак булгач, Айнурларга кайтып йөрделәр.

Көн саен утта яшәгән кебек. Әле бу 2 көндә минекенең дә хәбәре юк.

Улым сугышта аяк-кулларын да өшеткән иде. «Теләсә кайда ятып йокладык, әни, кар өстендә, үлекләр арасында. Үлекләр арасында ятып йокласаң, тыныч, анда кеше йөрми дип, украиннар атмый, үлекләр кырыенда рәхәтләнеп йокладык», – дия иде.

Айнур аны гел күтәреп йөртте, үзенең янәшәсендә саклап, яклап йөртте. Шундый шат күңелле, гел елмаеп тора торган егет иде. Улым минем белән телефоннан сөйләшкәндә: «Ландыш апа, ничек хәлләрегез?» – дип гел дәшә иде. Минем улым тыныч, төшенкелеккә тиз бирешүчән иде. Ә Айнур, киресенчә, бирешми. «Илшатны һәрвакыт үзем кырыемда гына йөртәм», – дия иде.

«Гәүдәсе кайтып җитәсе төндә төшемә керде»

Айнурның үлеме авылдашларын да кара кайгыга салган. Мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Вәлиева Айнур турында якты хатирәләре белән бүлеште.

Фото: © Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

– Айнур үзәкләрне өзде инде ул, ышанып та җитәсе килми, гәүдәсе табылган, дигәч тә, ул көнне еладым да еладым. Ул түгелдер кебек тоела иде.

Айнур белән бик тыгыз элемтәдә булдык. Отпускыга кайткач та, иң беренче йөгереп керер иде, үз туганнарына да шулкадәр булмагандыр, «күрше, күрше» дип чабып керә иде. Соңгы кайтканында бәрәңге казыган көн иде, карась кыздырган идем. «И күрше, мин әллә нәрсәләр ашадым инде, тик моның кадәр тәмле балыкны ашаганым юк иде», – дип мактый-мактый ашады. Эчкерсез иде, аның эчендә беркайчан да беркемгә дә әшәкелек булмады. Ник шундый яхшы кешеләр китә икән, дидем инде.

Фото: ©Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

Телеграмнан миңа да, кызларыма да «нихәлләрегез бар, күршеләр» дип, гел шалтыратып торды. «Авылны сагындым, кая, видео күрсәтегез әле», – дия иде. Клубта актив катнашты, беркайчан «юк» димәде. Аның җырлавын Салават Фәтхетдиновка охшатам мин. Тавышы зәһәр иде инде. Конкурсларда гел катнашты, биеде, скетчларда уйнады. Районга «Балкыш» ансамбленә йөрде, анда бик күп катнашты, Казанга, төрле районнарга йөрделәр. Дуслары белән гел якын булды. Үземнең энекәш белән бер парта артында утырып укыдылар.

Сын ясадык кыш көннәрендә, ул галәмәт оста рәссам бит. Гәүдәсе кайтып җитәсе төндә төшемә керде. «Күрше, мин синең истәлеккә бер стенд эшләп куям әле, бер ясаган рәсемең дә калмаган икән инде, сызгалап бир әле», – дим. Бер сүз дә дәшмәде – А4 форматлы кәгазь алды да, карандаш белән сызгалады да бирде. Танк рәсеме – чип-чиста күз алдымда тора шул.

Айнур ясаган рәсемнәр

Фото: © Гүзәлия Вәлиеваның шәхси архивыннан

Дуслар дип үлеп торды. «Йөзгә кадәр яшәсәң иде сезнең белән» дип, шундый җырлар куйган иде. Малае нәкъ үзенә охшаган. «Улым», – дип үлеп торды.

Безнең авылга кагылмас бу хәсрәт, дип уйлаган идем. Егетләр күп китте, исән-сау гына кайтсыннар, дип күпме теләдек. Айнур шулай булды да куйды. Бер дә ышанасы килми. Кайтып керер күк тоела...

Башкортстанның Чишмә районы Арслан авылыннан Гүзәл һәм Таһир Вахитовлар да «Интертат» аша кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүне сорады. «Туганнарыбызның улы үлеме турында хәбәрне ишетү шул тиклем авыр булды. Әти-әнисенә сабырлык телибез, тирән кайгыларын уртаклашабыз. Айнурның урыны оҗмахта булсын», – дип теләделәр.

Соцчелтәрдә комментарийлар арасында да Айнур турында ачыргаланып язучылар бар. Дусты Дамир Гайфетдинов: «Эх, әрәм булды, яшь килеш үлеп китте, урыны оҗмахта булсын, авыр туфрагы җиңел булсын! Айнурны мәңге онытмам, ул минем йөрәктә калачак, ә дусларны мин беркайчан да онытмыйм», – дип язган.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат" электрон газетасы редакциясе Ризвановларның тирән кайгыларын уртаклаша. Айнурның урыны оҗмахта булсын! Бу язма аның якты рухына дога булып барып ирешсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100