Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ятып җырлап караган идем дә...» – Фән Вәлиәхмәтов шаяртулары

news_top_970_100
«Ятып җырлап караган идем дә...» – Фән Вәлиәхмәтов шаяртулары

Руслан Кираметдинов үзенең Чаллыда узган туган көн концертына Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны да чакырган иде.

Туган көне белән котлап, Фән абый Руслан турында үзенең фикерен белдерде.

Соңгы вакытта җырчылар күбәйде. Күптән түгел генә Равил Шәрәфиевтан бер сүз ишеткән идем. Илһам абый Шакиров турында ул: «Илһам абый чып-чын моң чишмәсе иде, хәзер шул чишмәдән чүп ага», – диде… Чыннан да, кайсын гына алма, барысы да бертөрле тавышлы. Руслан алардан аерылып тора, тавышы да, чибәрлеге дә, сәхнә нәрсә таләп итә – барысы да бар. Хәзер «раскрутка» кирәк бит инде, радио-телевидениеләрдә дә чыгышлар күбрәк ясаса.

Руслан энекәшнең гомере, минеке кебек, озын булсын. Халык аны гел шулай яратсын. «Моң яшәсә, милләт яши», – дип әйтә торган иде Илһам абый. Алтын бәясе сүзләр. Үз өстендә эшләсен, репертуары төрле, бай булсын, – диде ул, Руслан Кираметдиновка матур теләкләрен теләп.

Фән абый туган көн концертында 3 җыр башкарды. Олпат артистның күңеле, һәрвакыттагыча, көр иде! Тамашачыны уен-көлке сөйләп көлдереп алды.

Русланга бик зур рәхмәт. Түшәмгә карап ята идем, зурлап чакыргач, килми булдыра алмадым. Чаллы бик сагындыра. Мин бит 10 ел шушы мәдәният сараенда («Энергетик» мәдәният сарае) эшләп киткән кеше. Олыгая-олыгая, ностальгия диләр бит... 73 яшь тула бит инде миңа, Аллаһы боерса. Инде 52 ел сәхнәдә йөрим шулай, кеше көлдереп, – диде ул, «Туган ягыма» дигән яңа җырын башкарыр алдыннан.

Аягын сындыру сәбәпле, утырып кына җырлавын да шаяртып алды Фән абый.

Бер кеше утырып утын яра икән. «Нигә аны утырып ярасың?» – дип әйткәч: «Ятып ярып караган идем, неудобно», – дип әйткән, ди. Шуның кебек мин дә, монда килер алдыннан ятып җырлап караган идем дә, утырып кына җырларга булдым инде, – диде ул, халыкны рәхәтләндереп көлдереп.

Берәү велосипедка атланып кибеткә киткән. Бер ярты алган, аны багажнигына кыстырган. Үзе: «Кайтканда егылсам, төшеп ватыла бит инде бу», – дип уйлаган да, тиз генә алып, эчеп тә бетергән бер яртыны. Шуннан соң кибеттән өенә кайтканчы 11 тапкыр егылган. «И әле дә баш эшләп, шунда ук эчеп бетергәнмен, төшеп ватыла иде бит», – ди икән. Менә шулай, кемгә нинди сөенеч инде, дуслар.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Зифа Нагаеваны беләсез инде. Сүзен дә, көен дә үзе яза, үзе җырлап та күрсәтә. Шулай бер сөйләшеп утырганда: «Гомер уза бит инде, Зифа, узган гомер турында җыр язып бир әле», – дигәч: «Хәзер, тегермәне үземдә, тартам да бирәм», – диде. Зифа Нагаевадан уйландыра торган, узган гомер турындагы җыр алып килдем. Фикерләп тыңлагыз әле, – диде Фән абый ул «Гомер уза» җыры турында.

Фән абый җитди темаларны да читләп үтмәде. «Герман көе»н башкарыр алдыннан:
«Илһам абый Шакиров белән бергә чыгыш ясарга туры килгән иде. «Герман көе»н тыңлап, әтисез үскән өлкән буын елап бетте, яныма килеп рәхмәтләрен әйтте. Шуннан соң Илһам абый миңа: «Җир шарында соңгы бомба, соңгы пуля бетмичә, бу җырың «отставка»га чыкмачак», – дигән иде. Бүгенге көндә нәрсә барганны үзегез беләсез…» – диде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 октябрь 2024
    Исемсез
    Авыр туфрагы жинел булсын. 🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100