Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ятим үскән баянчы Рузалия Галләмова: «Уйнаштан туган баланы каенанам авыр кабул итте»

Апаста узган Әдәби Сабан туенда ал күлмәкле ханым, баянда уйнап, җыр башкарды. Әлмәт районы Габдрахман авылыннан килгән Рузалия ханым Галләмова үзенең ятим бала чагы, гомере буе әтисен эзләве һәм калдырып киткән әнисенә булган хисләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Ятим үскән баянчы Рузалия Галләмова: «Уйнаштан туган баланы каенанам авыр кабул итте»
Гөлүзә Ибраһимова

Рузалия апа, Сез ничек баянда уйнарга өйрәндегез?

Мин 6нчы сыйныфта укыганда уйный башладым. Үзлегемнән өйрәндем. Күршебездә баянда уйнаучы абый бар иде. Ул үзенең баянын бер мәртәбә дә миңа тоттырмады. Көн саен аларга кереп, уйнаганын карап утыра идем. Интернатта баян бүлмәсе бар иде. Яңа Кәшер авылындагы санатор интернат-мәктәбе бик камил, матур итеп ясалган иде. Мин баян бүлмәсенә кердем дә, уйнап та җибәрдем. Укытучы мине уйный белә дип уйлады. Мин үзем дә шаккаттым. Уйнау теләге шундый көчле булган. Теге абыйның һәр бармак хәрәкәтен истә калдырганмын. Шул вакыттан үзем уйныйм, үзем җырлыйм. Инде 62 көй яздым. Халык шундый талантлы, шагыйрәләр шундый күп. Интернеттан шигырьләр укыйм. Берәр куплеты күз алдында кала да, көне буе, төне буе күңелдә җырлый. Төн уртасында торып утырып, телефонга яздырам. Аннан соң аранжировкалар яздыра башладым, иганәчеләр барлыкка килде. Шәфәгать абый Тәхәветдинов миңа бик ярдәм итте. 30 җырыма аранжировка ясаттым.

Рузалия апа, җырларны башкаручылар көй һәм сүзләре авторларын әйтмәүгә ничек карыйсыз?

Йөрәккә тигәне шул. Менә җырлар язылып тора, шул хезмәтне берәр артистка бирәсең. Кайбер җырчылар җиренә җиткереп, матур иттереп җырлыйлар, авторларны әйтәләр, рәхмәт. Күп вакытта артистлар авторларны әйтергә кирәк дип тапмый шул. Шагыйрь, көй язучының исемен бер җирдә дә күрсәтмәүчеләр бар. Мин бу күренешне аңламыйм. Бәлки, бу кешеләр үлеп бетәр дә, бу җырларны үзебезнеке итеп әйтербез, дип уйлыйлардыр. Инде шундый фикергә килә башладым. Бу бик авыр тема, чөнки шагыйрь, көй язучының хезмәте күрсәтелми бит инде. Аллаһы Тәгалә биргән талант булганда, җырны җырлавы авыр түгел дип уйлыйм. Көй, шигырь язып үзләре җырласа, зур көч куйган артистлар булыр иде. Бу бик күңелгә тия. Авторларны әйтү өчен берничә секунд кына кирәк бит.

Сез кем булып эшләдегез?

Мин 20 ел өлкән вожатый идем, 25 ел башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Курчаклы уйнадым. Башлангычта сыйныф укучылары – тере курчак. Аллага шөкер, хезмәтемне бик яраттым. Баянда уйнавым, җырлавым балалар белән эшләгәндә бик ярдәм итте. Аларны да өйрәттем. Бүгенге көндә авылда мәдәният йортында баянда уйнарга өйрәтәм. 15-20 бала бик теләп йөри. 4се музыкаль мәктәпкә укырга керде. Үзлектән өйрәнгән булсам да, миңа балаларны өйрәтүе бик җайлы. Инструментлар бар, бездәге кебек 10 баян башкаларда юктыр. Авылымны бик яратам, монда тудым, үстем, гомер буе хезмәт иттем, авылдан китәргә язмасын. Авылдагы бөтен бала минем кулдан үтте. Үзем дә 2 бала үстердем, тормыш иптәшем дә мәктәптә хезмәт дәресен укытты. Бакыйлыкка күчкәненә 2 ел булды инде.

Сез хәзер дәү әнидер инде?

Мин инде 4 онык әбисе. Менә бер оныгым махсус хәрби операциядә. Ялга кайтып китте. Исән-сау гына булсын. Ул безнең медик. Бик борчылабыз.

Аның турында уйлаганда көйләр туамы?

Белсәгез, шундый матур «Исән кайт» дигән көй туды. Оныгым кайткач булды бу хәл. Флера Габдуллинаның «Исән кайт» шигырен күреп алдым да, шунда ук көй туды, карыйм – җырлыйм.

«Мин эзләдем, нык эзләдем әтине!»

Рузалия апа, интернатка ничек эләктегез?

Минем язмышым шулайрак булды. Мин – казах кызы. Безнең авыл уртасыннан федераль юл үтә. 1952-1953 елларда бу юлны 15 республикадан килгән солдатлар төзегән. Алар безнең авыл кырыендагы әрәмәдә палаткаларда яшәгән. Яшьлек үзенекен итә. Кызлар алар янына барып аралаша башлаган. Минем әнием казах егете белән очрашкан. Ул Касыйм исемле булган. Көчле мәхәббәт нәтиҗәсендә мин дөньяга килгән. Әнием ул егет белән китә алмаган, әбием җибәрмәгән. Әнигә 17 яшь кенә булгач, әби әтием белән җибәрергә курыккан инде. Бәлки, беренче ялгышлык шул булгандыр. Әти туган ягына киткән. Ул вакытта аралашырга телефоннар юк әле, элемтәләр өзелгән. Ул әнинең авырлы булып калганын белгән. Мин эзләдем, нык эзләдем әтине! Бүгенге көндә дә күрәсем килә. Бәлки, инде исән дә түгелдер. Бәлки, башка әнидән апа-абыйларым бардыр. Мин дөньяда берүзем.

Әниегез?

– Авылда ирсез бала тапкан кешегә караш икенче бит инде. Әнием чыгып китәргә мәҗбүр булган. Ул Сахалинда яшәде. Мин әнине 3 кенә мәртәбә күрдем. Беренчесе 7 яшьтә, икенчесе 10нчы сыйныфта укыганда булды. Өченчесендә инде ул кайтты. Бездән ерак түгел яшәде. Миндә «әни», аңарда «бала» дигән хис нык булмады. Мин аны хөрмәт иттем, ул – минем әнием. Соңыннан мин аны карадым. Ул минем кулда бакыйлыкка күчте. Мин аны гафу иттем.

7 яшьтә ничек күрешкән идегез?

– Ул вакытта әни Сахалинга китеп өлгермәгән иде, күрше бистәдә яши иде. Мине алып китәргә дип килде. Әби тагын мине бирмәде. Бирмәве хәерле дә булгандыр. Әни тормышка җиңелрәк карашлы иде. Аның белән, бәлки, бу дәрәҗәгә җитмәс идем.

Сез аңа «әни» дип эндәшә алдыгызмы?

Бик сирәк. Мин эндәшсәм дә, ул «апаем» дия иде. Төрле чаклар булды, балакаем, нишләтәсең инде. Язмышыма язылган. Иң мөһиме – мин әнине гафу иттем. Минем күңелем тыныч. Каберен карап торабыз. Туган авылында җирләдек. Әнием тормышка чыккан булса да, балалары булмады. Мин генә булдым.

«Мин ул толлык җебен өздем»

Сез әбиегез белән үстегез?

Мин әби белән үстем. Ул да җырчы. Җырга мәхәббәт әбидән килгәндер. Минем бабай сугышта үлгән. Әби 28 яшендә 4 бала белән калган. Бездә толлык шундый парадокс булды. Мин ул толлык җебен өздем. Аллага шөкер, иптәшем белән 45 ел яшәдем.

Кайсы вакытта интернатка эләктегез?

Әбием малае, килене белән яшәде. Мин дә аларда булдым. 4нче сыйныфка кадәр авылда укыдым. Әбигә дә авыррак була башлады, өч оныгы туды. Шулай итеп, мине интернатка бирделәр.

Сагына идегезме?

Ул интернатның нинди яхшы булуын белсәгез! Мин сагына белмим. Мине Аллаһы Тәгалә алдан әзерләгәндер. Миңа кайда да рәхәт. Мин гомер буе үз-үземә генә ышандым. Мин беркемгә ышанмадым. Бер начар гадәтем бар: мин гел начарлыкка әзерләнәм. Җыр миңа гомер буе ярдәм итте. Кешеләр белән аралашырга да ярдәм итте. Мине хөрмәтлиләр, Аллаһның рәхмәте яусын. Әлбәттә, төрле кеше бар. Мин беркемгә дә карамыйм, начарлык эшләмим, үз юлымнан барам. Аллаһы Тәгалә миңа талант биргән икән, мин аны таратырга тиеш. Җырларымны алучылар да булды. Сөмбелә Яркәева дигән җырчы 31 декабрь көнне ТНВның Яңа ел концертында башкарды. Бәлки, шулай итеп фамилиям әкрен генә таралыр. Авырлык кешене чыныктыра. Гел рәхәттә яшәгән булсам, бәлки, болай булмас иде.

Сез интернатта бергә булган балалар белән аралашасызмы?

Әйе, классташларымның бөтенесен җыйдым. Барысы белән аралашырга тырышам.

Әти-әни җитмәве нык сизелгән вакытлар булдымы, Рузалия апа?

Андый вакытлар күп булды, матурым. Үпкәләгән чакларым да булды. Иң сизелгәне тормышка чыкканда булды. Мин әтисез, әнисезне каенанам кабул итмәде. Туйдан соң икенче көнне үк иремә: «Бар, моны кире илтеп куй!» – дип кычкырды. Минем туганнарым да, акчам да юк. Аңлыйм, ул гаиләгә уйнаштан туган баланы кабул итүе бик авыр булган инде. Заманы шундый иде. Миңа да шундый авыр булды ул вакытта. Бәгырькәем, ирем яхшы булды. Андый начарлык эшләмәде. Әз генә каенана белән бергә яшәдек тә, яңа йорт салып чыктык. Ирем алтын куллы кеше иде. 21 яшемдә кияүгә чыктым, 23 яшьтә беренче баламны таптым.

Тормыш иптәшегез белән ничек танышкан идегез?

Ятимлек аркасында минем өем булмады. Балигъ булгач, минем өйле буласым килде. Тормышка чыгар өчен үз өе булган егетне сайларга тырыштым. Училищены тәмамлагач, мин авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе итеп эшли башладым. Җиңгәмнәр йортында өй юган көн. Мин тәрәзәләр юам. Безнең өй тыкрык кырыенда урнашкан. Карыйм, тыкрыктан ат килә. Арбасында дилбегәне тоткан егет баскан. Шундый матур инде. Мин авылныкы булсам да, беркемне дә белмим, чөнки төрле җирдә үстем. Күңелем белән сизеп алдым да: «Бу егет минеке була», – дип уйладым.

Икенче көнне мәдәният йортында кич «танцы» оештырдым. 70нче елларда егетләр өелеп-өелеп сугыша иде. Колхозчылар балалары һәм интеллигенция гел сугышты. Мин күргән егет колхозчы балаларының атаманы икән. Мин аның гәүдәсен генә истә калдырдым, ә йөзен күрмәгән дә идем бит инде. Ул кичне бу егетне биюгә чакырдым. Ул 2 метрлы, мин – 150 см. Бөтен кыз бу егеткә «ах» итеп тора. Биибез, бер сүз сөйләшмибез. Өч көнгә бер биюләр оештыра башладым. Әкрен генә сөйләшә башладык. Берсендә чыксам, фойеда өерелешеп сугышалар, бөтен әйбер ватылып беткән. Мин елыйм. Теге егеткә якынрак килә башладым, ишеттем: йорты бар. Көн саен тирәсендә йөрим. Әкрен генә ул да миңа тартыла башлады. «Мин өйле булырга тиеш», – дигән уй гел башымда булды. Бер ел очрашып йөредек. 31 декабрьдә без өйләнештек. «Холкы авыр, эчә дә», – ди иде авылдагы апалар. Мин беркемне тыңламадым. Мин холкын күмим, бары тик алтын кулларын гына күрәм. Мин алтын куллы арысланны үземә ияләштердем, тик күңеле шундый яхшы иде аның. Кешеләргә карата гел ярдәмчел булды. Үз эшенең остасы иде. Минем беркатлылыгым, аңа булган хөрмәтемне күргәч, ул да эчүен ташлады. Мин гел аның янында булдым. 45 ел 45 көн кебек үтте.

«Бәхет бары тик үзебездән тора»

Каенанагызны гафу иттегезме?

Мин каенанама бер каршы сүз дә дәшмәдем. Еладым да еладым. Ул җан биргәндә, мин янында идем, ул кулымны кыскан килеш җан бирде. Бер үпкәм юк. Ул да риза булып ятадыр. Һәрбарчабызга түземле булырга язсын. Бәхетегез булсын. Бәхет бары тик үзебездән тора. Аллаһы Тәгалә гомерне биргән, ул гомер белән үзең идарә итәсең. Сәламәтлекне дә сакларга кирәк. Хатын-кыз акыллы булырга тиеш. Бөтен дөнья хатын-кыздан тора. Күрәсез, ир-атлар хәзер шундый йомшакланды. Хатын-кыз акыллы икән, дөньялар әйбәт булачак. Мин үз язмышымны үзем яздым

Үзегезнең балаларны ничек тәрбияләдегез?

Минем бөтен уем «балаларым әтисез калмасын» булды. Толлык чылбырын мин өзәргә тиеш идем. Төрле вакытлар булды. Мин иремне аңларга тырыштым. Мин шундый гаиләдән булгач, миндә дә гаеп бар, дидем. Аңа да рәхәт түгел. Усал, эчеп кайткан вакытлары булды. Суккан чаклары да булды. Ходаем миңа ничек көч биргәндер. Авыр чаклар күп булды. Аллага шөкер, балаларым әти-әниле килеш тормышлы булдылар. Икенче гаиләгә алар тулы гаилә белән кушылдылар.

Китаплар да укыйсызмы?

Бик күп укыйм. Әз генә вакытым булса да, укырга ябышам. Зифа Кадыйрованы яратып укыйм. Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрен яттан беләм. Энҗе Мөәминова шигырьләрен яратам. Вакыт кына җитсен. Авылда яшим бит, бүген дә куяннар, тавыклар, үрдәкләр асрыйм. Этем, 3 мәчем бар. Кызым, улым ярдәм итеп тора, Аллага шөкер. Бары тик тормышны яратырга кирәк.

Апасның Сабан туе мәйданында күз яшьләре белән Рузалия апаның тормышы турында сөйләгәнен тыңлап утырдым. Шундый авыр тормышлы, ятимлектә үскән иҗат кешеләре искә төште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100