Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмерләрне кыйнаган эшмәкәр Рәүфне сак астына алганнар

news_top_970_100

Башкортстанның Иглин авылында яшүсмерләргә һөҗүм иткән эшмәкәр Рәүф Габдуллинны, аның улын һәм аларның танышын кулга алганнар.

Башинформ хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә кич белән ир-ат һәм аның уллары үсмерләргә һөҗүм иткән. Алар яшьләрнең кисәтү ясавын ошатмаган. Яшьләр машина йөртүчедән юл кырыена менмәвен сораган була. Ир-ат машинадан чыккан һәм үсмерләрне кыйный башлаган, аларның сумкасын тартып алган, телефонын ватмакчы булган.

Аннары ул егет белән кызны машинага утыртып алып китә, авылның үзәк мәйданына алып киләләр. Биредә аларны дуслары көтеп тора. Мәйданда егет белән кызны төркем белән кыйныйлар. Аннары кабат машинага салып алып китәләр һәм Крупская урамындагы тукталышта калдыралар. Кыйналган егет белән кыз өйләренә кайта. Аннары аларны Иглин район хастаханәсенә китерәләр. Егетнең тешләре төшкән, баш мие селкенгән, тәнендә һәм битендә бик күп яралар һәм кара янган урыннар бар.

Габдуллинның уллары бер яшүсмерне чокырга этеп төшергән, ә икенчесен баш мие селкенгәнче кыйнаганнар. Зыян күрүчеләрнең берсе, Рәүф Габдуллинның аңа һәм аның якыннарына янаганы турында сөйләп, видео яздырган.

Хәзер җинаятьчеләргә нинди җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Эш РФ Тикшерү комитетының үзәк аппараты контролендә, дип яза «Shot» телеграм-каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100