Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда егет белән кызны, авылның үзәк мәйданына алып килеп, вәхшиләрчә кыйнаганнар

news_top_970_100
Башкортстанда егет белән кызны, авылның үзәк мәйданына алып килеп, вәхшиләрчә кыйнаганнар
Фото: https://www.bashinform.ru, "БашДТП" телеграм-каналы

Башкортстанда егетне һәм аның сөйгән кызын вәхшиләрчә кыйнаганнар. Җинаятьчеләрне полиция эзли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«БашДТП» телеграм-каналы белешмәсе буенча, 20 апрельдә кич белән Иглин авылында ир-ат һәм аның уллары үсмерләргә һөҗүм итә.

«Алар яшьләрнең машина йөртүчеләргә юл кырыена чыкмаска әйтеп кычкыруын ошатмый. Ир-ат машинадан чыга һәм үсмерләрне кыйный, аларның сумкасын тартып ала, телефонын вата. Аннары алар егет белән кызны машинага утыртып алып китә, авылның үзәк мәйданына алып киләләр. Биредә аларны дуслары көтеп тора. Мәйданда егет белән кызны төркем белән кыйныйлар. Аннары кабат машинага салып алып китәләр һәм Крупская урамындагы тукталышта калдыралар. Кыйналган егет белән кыз өйләренә кайтып җитә. Аннары аларны Иглин район хастаханәсенә китерәләр. Егетнең тешләре төшкән, баш мие селкенгән, тәнендә һәм битендә бик күп яралар һәм кара янган урыннар бар», – диелә хәбәрдә.

«Башинформ» Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан комментарий алган. «Гариза теркәлде. Зыян күрүчеләргә судмедэскпертизага юллама бирелде. Зыян китерүчене эзләү бара», – диелә ведомство хәбәрендә.

Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Иглин районара бүлеге җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 20 апрельдә Иглин авылында «Toyota Land Cruiser» машинасын йөртүче юл аша чыгып баручы яшьләр төркеменә ачулана. Ул ике улы һәм тагын бер ир-ат белән бу яшьләрне кыйный.

Нәтиҗәдән 17 яшьлек үсмерне хастаханәгә салганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100