Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимов каберенә һәйкәл-таш куелган

news_top_970_100
Яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимов каберенә һәйкәл-таш куелган
социаль челтәрләр

32 яшендә арабыздан киткән музыкант, җырчы Артур Кусимовның каберенә һәйкәл-таш куелган. Бу хакта аның иҗатташ дусты Элвин Грей хәбәр итә. Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей лейблында эшләгән, аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган артист.

«Вакыт тиз уза. Тиздән синең безнең арабыздан китүеңә дә 1 ел була. Без бүген музыкантлар һәм командабыз белән Артурның туган ягына җыелдык. Биредә – аның әнисе, сеңлесе, якын дуслары, туганнары», – дип яза җырчы.

Элвин Грей сүзләренчә, Артурның һәйкәле аның тормышта нинди булганыгын күрсәтеп тора. «Иҗади, музыкаль, талантлы һәм яшь… Без аны һәрвакыт шундый итеп истә тотарбыз. Артурның барлык якыннарына зур рәхмәт. Рәхмәт сиңа, Кусим, барысы өчен дә. Тыныч йокла», – дип яза артист.

Артур Кусимов узган ел йөрәк авыруыннан вафат булды. Музыкантның кабере – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында.

Элвин Грей куйган фотолардан күренгәнчә, һәйкәл куйганнан соң, Артур Кусимов рухына багышлап, Коръән ашы да уздырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100