Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Кусимов белән бәхилләшү чарасында Элвин Грей: «Аннан бер начар сүз ишеткән булмады»

news_top_970_100
Артур Кусимов белән бәхилләшү чарасында Элвин Грей: «Аннан бер начар сүз ишеткән булмады»
https://abzelil.com/

Кичә Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында яшь музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озаттылар. Артур белән бәхилләшергә якыннары, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары һәм Артурның үлеме тетрәндергән башка бик күп кешеләр җыелган. Бу хакта Әбҗәлил газетасы яза.

Хушлашу мәрасимен хакимият башлыгы урынбасары Вадим Гафаров ачып, хәсрәт килгән гаиләгә кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткергән.

Дустын соңгы юлга озатырга җырчы Элвин Грей да килгән. Искәртеп үтик, җырчы, гастрольләрдә булу сәбәпле, Артур белән Казандагы хушлашу чарасына килә алмаган иде.

«Артурга зур рәхмәтемне әйтәм, ул безнең команданың үсеше өчен бик күп көч куйды. Сине йөрәкләребездә сакларбыз. Нинди генә очраклар булмасын, аннан бер начар сүз дә ишеткән булмады. Бик яхшы кеше иде», – дип искә алган ул дустын.

Фото: © https://abzelil.com/

Туганнары исеменнән Дамир Мирхәйдәров: «Изге күңелле, ярдәмчел егет иде. Туганнарына бик игътибарлы булды. Соңгы очрашуыбызда чәйләр эчтек, ул үзенең сәхифәсендә әнисенә тәмле коймаклары өчен рәхмәт белдерде. Артур белән хушлашу бик авыр», – дигән.

Чарага килгән барлык кешеләр дә Артурның эчкерсезлеге һәм яхшы егет булуы хакында сөйләгән. «Зур йөрәкле кеше, ул башкалар өчен – туганнары, дуслары өчен яшәде», – дигәннәр алар.

Артурны җирләргә аның иҗатташ дуслары да кайткан. «Безгә һәрвакыт яхшы киңәшләр бирде, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады», – дигән җырчы Ябай Малай.

Ләйсән апасы сәхнәдәш дусларыннан Артурның иҗатын оныттырмауларын, энесе башлаган проектны төгәлләп бетерергә ярдәм итүләрен сораган.

Артур Кусимовны соңгы юлга алкышлар белән озатканнар.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100