Блогер Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе, моннан 2 ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган Лилия Гафурованы әнисе Фәридә ханым искә ала.
«Елама, сабыр бул, дип күпме әйтсәләр дә, баласын югалткан аналар мине аңлыйлардыр… Оныта алмыйм, авыр, бик тә авыр… Лилиямнең эшен кызлар алып бара, аларга мин мең рәхмәтлемен. Аллаһ берегезгә дә бала хәсрәте бирмәсен…
Күпме генә елмайсам да, күрсәтмәскә тырышсам да, эчемдә нинди утлар янганны мин үзем һәм Аллаһы Тәгалә генә белә», – дип яза ул.
Фәридә ханымга сәхифәсен карап баручылар юату сүзләре язалар. «Йөрәк туктаусыз елый, өзгәләнә шул, вакытлар узса да», – дип комментарий калдырган үзе дә улын югалткан блогер Рәмзия Вәлиева.
«Фәридә ханым, Лилияне югалту безгә дә авыр булды. Сез куйган видеоларны күз яшьләрсез карап булмый. Кая ул чаклар, дип өзгәләнәсездер. Зинһар, сабыр булыгыз, сез янәшәдәгеләрегезгә бик кирәк. Аллаһы Тәгалә сынауларны сөйгән бәндәләренә бирә, диләр бит. Сез Лилиянең эшен дәвам итә алдыгыз, күпләр моны булдыра алмас иде»;
«Фәридә апай, минем дә авыр вакытларым булды. Сез иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килдегез. Аллаһка тапшырдык, барысы да аның кулында. Тынычланыгыз, сабыр булыгыз», – дигән сүзләр дә бар.
Бер язылучысы ананың мәрхүм баласын сагынуы турында шигырь дә иҗат иткән.
«Мин барын да аңлыйм», – дисең миңа,
Юк, аңламыйсың әле берни дә.
Син югалтып кара якын кешең,
Аңларсың син шунда эш нидә.
Сагышларга чумып, үкси-үкси,
Атлап кара зират ягына.
Чәчәк тотып якын килеп кара
Газизеңнең кабере янына.
Эчеңдәге серләреңне сөйләп,
Уртаклашып кайгы-шатлыгың.
Күрмичә дә китеп бардың, диеп,
Тоялмыйча матур картлыгың.
Чардуганга тотынмыйча кара,
Җылы эзләп якын кешеңнән.
Бары салкын зират җиле исәр,
Җылы көткән тәнең өстеңнән.
Аның кигән киемнәрен тотып,
Тоеп кара аның барлыгын.
Еламыйча бераз түзеп кара,
Аңлап газизеңнең юклыгын.
Аңлыйм, дисең… Берни аңламыйсың,
Тоярга да сиңа язмасын.
Якын күргән газиз кешеләрне
Аллаһы салкын гүргә алмасын».