Яшьләр парламенты «Туган тел»не «Россия Федерациясе халкы теле»нә үзгәртүгә каршы
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртү рәвешендәге төзәтмә кертергә телиләр. Төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча, мондый төзәтмә кертүгә Татарстан депутатлары кискен каршылык белдерде. Соңлап булса да, Яшьләр парламентыннан да фикерләр килеп иреште.
Әлеге мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында көн үзәгендә булды. Бу утырыштагы төп фикерләрне исегезгә төшереп үтәбез. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин докладында РФ Мәгариф министрлыгының башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләр белән бәйле боерык әзерләгәнен әйтте. Ул быелның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Кайбер үзгәрешләр аеруча 1 нче сыйныфларга кагыла. Башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны 2 сәгатьтән 1 сәгатькә кадәр кыскарту күздә тотыла.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы да, Дәүләт Советы да чарасын күрергә ниятли. Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклау үтенече белән хат юлланган. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга брифингта белдергәнчә, Россия Хөкүмәтенә һәм Мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт белем бирү стандартыннан (ФГОС) «Туган тел» төшенчәсен алып атуга кагылышлы мөрәҗәгать әзерләнәчәк. «Татарстанда ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. «Әйе, дәүләт телен – рус телен яхшы белергә кирәк. Без аны барыбыз да беләбез. Әмма күпмилләтле Россиядә һәр халыкның үз теленә хокукы бар. Һәр халыкка туган теле бик кадерле», – дип әйткән ул.
Әлеге утырышта депутатлар Илшат Әминов, Ркаил Зәйдулла, Ринат Вәлиуллин, Камил Ногаев та яңа стандартларга каршы фикерләрен белдерделәр.
«Яшьләр парламентының шушы вазгыять белән килешмәвен белдердек»
Икенче көнне, 18 июльдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да утырыш уздырган. Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов «Интертат» хәбәрчесенә утырышта шушы мәсьәлә күтәрелгәнен әйтте.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларында «Туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртүгә кагылышлы төзәтмәгә турындагы мәсьәлә безнең утырышта күтәрелде. Без бу сорау буенча нәрсәдер эшләп калмыйча булдыра алмый идек, – диде ул.
Хәбәрчебезнең «Нигә шулай соң «уяндыгыз»?» дигән соравына Тимерхан Шәйхетдинов яшьләрдән иртәрәк фикерләр килмәүнең сәбәбен дә аңлатырга тырышты:
– Без моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиаларда билгеле бер сәясәтченең сүзләрен генә күргән идек, конкрет юридик нигезе юк иде. Ә Дәүләт Советы утырышында Илсур Гәрәевичның (Һадиуллин – «Интертат» иск.) Россия Мәгариф министрлыгының боерыгы турында мәгълүматы безгә конкрет җавап бирде – хәзерге вакытта каршылыклы актлар белән эш итәргә тиешбез.
Яшьләр парламенты утырышында «төрлесеннән» өлешендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына мөрәҗәгатебезне юлладык, анда яшьләр парламентының шушы вазгыять белән килешмәвен белдердек. Татар теле генә түгел, Татарстанның күп милләтле төбәк икәнен билгеләп, һәрбер милләт вәкиле туган телен өйрәнергә хокуклы булу төшенчәсен яклап, юридик нигезебезне китердек.
Гомумән, яшьләр парламентын бу мәсьәләләр буенча сөйләшү өчен мәйданчык итеп тәкъдим итәбез, бу – бер максат. Без, Яшьләр парламенты, бу мәсьәләгә кушылырга әзербез. Дәүләт Советы төрле чаралар үткәргәндә, Мәгърифәт министрлыгы белән сөйләшүләр алып барганда, без дә катнашырга әзер. Безнең парламентта 99 процент яшьләр – яшь мөгаллимнәр, милли оешма активистлары, төрле милләт вәкилләре белән эшли торган иҗтимагый оешма вәкилләре. Без, гомумән, икенче дәүләт теле – татар теле һәм башка милләт телләрен яклау һәм аларны өйрәнүне саклау тарафында калдык.

Фото: © Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Яшьләр эшләре министрлыгы
Кадрлар буенча да кайгырту бар. Яшь педагогларның сәгатьләрен кыскарту тенденциясе бара. Туган тел фәнен укытучы остазларга тагын эшләре кимүенә һәм үзләренең һөнәри мәшгульлеге турында аерым борчылырга туры килә.
Бу күпкырлы проблема – милли, мәдәни, социаль яктан да, белем бирү процессы ягыннан да. Яшьләр парламенты буларак моңа битараф кала алмадык. Бу мәсьәләне алга таба да карап, Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, аларга ярдәмче булырга телибез, – диде Шәйхетдинов.
«Башта документта терминга гына үзгәреш кертелсә дә, аннары җисемен, мәгънәсен үзгәртәләр, мәгънәсе үзгәргәч, фәннең актуальлеге дә югала»
Яшьләр парламенты әгъзасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов:
Бу тема безне борчый. Безгә көн саен диярлек язалар. Төрле чатларыбызда бу темага кагылышлы фикерләрне күрәбез. Бенең оешма вәкилләре бу теманы радиода, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрәләр. Яшьләр парламентының соңгы утырышында әлеге тема күтәрелде. Яшьләр парламенты вәкилләре фикерләрендә борчу сизелә, кайберләре татар телен белмәсәләр дә, үз туган телебезне өйрәнү кирәк икәнлеген дәлилләп чыгыш ясады.
Кемдер, бәлки, бу – формаль үзгәреш кенә, дип әйтергә мөмкин, ләкин минем өчен «туган тел» төшенчәсе формаль түгел. «Туган тел» дигәч, иң беренче, әти-әни, әби-бабай, туган илем, туган җирем, туган йортым күз алдыма килә. «Россия халыклары теллләре» дигәндә, миңа якын булган әйберләр күз алдына килми.
Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, мондый үзгәрешләргә каршы. Башта документта терминга гына үзгәреш кертелсә дә, аннары җисемен, мәгънәсен үзгәртәләр, мәгънәсе үзгәргәч, фәннең актуальлеге дә югала. Аннары, гомумән, мәктәп программасыннан алырга мөмкиннәр. Хәзерге көндә үз фикеребезне җиткерергә тиешбез. Россия Мәгариф министрлыгы татар яшьләре фикерен ишетергә тиеш. Безнең белән, Россиядә яшәүче калган халыклар белән киңәшләшмичә, мондый төзәтмәләр кертү дөрес түгел, дип саныйбыз.

Фото: © Татарстан Дәүләт Советы
Шундый фикерләр яңгырый: «Туган телне гаиләдә өйрәнергә кирәк», – дип әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, гаиләнең роле зур, ләкин туган телне гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел. Әдәбиятта күпме зур шәхесләр бар, аларның язган әсәрләрен гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел. Безгә туган тел фәне белән генә чикләнү түгел, тулысынча милли мәгариф системасын булдыру мөһим. Тулысынча үз туган телебездә балалар бакчасыннан башлап, аннары милли мәктәптә татар теле фәнен генә түгел, физика, математика, биология кебек фәннәрне татар телендә өйрәнү һәм аннары милли университет. Милли мәгариф системасын булдырып кына көчле татар интеллигенциясе барлыкка киләчәк. Шунсыз яңа яшьләр буыныннан татар интеллигенциясе чыгармы икән, дигән сорау туа.

Фото: © Татарстан Дәүләт Советы
«Иң борчыганы – бу үзгәрешләрнең балаларга тәэсире»
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының Мәгариф һәм мәдәният комиссиясе рәисе Виктория Мөхтәрова:
Бүген без мәктәпләрдә туган телләрне укыту күләменең кими баруы белән бәйле кискен проблема белән очрашабыз. Мәгариф системасы вәкиле буларак, мин барган үзгәрешләргә битараф кала алмыйм, чөнки алар, минемчә, белем бирү процессына җитди зыян китерә.
Бу үзгәрешләр, бигрәк тә, Татарстан мәгариф системасына авыр йогынты ясады. 2017 елдан башлап, татар телен укыту сәгатьләренең атнасына биштән өчкә кадәр кыскартылуы, предметның исемен үзгәртү – болар барысы да система өчен чын сынау булды.
Әлеге үзгәрешләр җитди нәтиҗәләргә китерде: күп кенә укытучылар эшсез калды, күпләре башка һөнәрләргә күчәргә мәҗбүр булды, белгечләр мәгариф системасыннан китте.
Иң борчыганы – бу үзгәрешләрнең балаларга тәэсире. Нәкъ менә башлангыч мәктәптә, бала мие аеруча кабул иткән чорда, тел белеменә нигез салына. Беренче сыйныф – баланың телне аңлауга, милли үзенчәлегенә нигез салына торган вакыт.
Туган телне укыту – ул грамматиканы һәм лексиканы өйрәнү генә түгел. Бу – туган якның мәдәниятенә, тарихына якынаю, фольклор һәм әдәби традицияләр белән танышу, милли үзаңны формалаштыру.
Шуңа нигезле сорау туа: ничек 1 дәрес кысаларында бу максатларның барысын да тулы күләмдә тормышка ашырып булсын? Балаларны татар әдәбиятының байлыгы белән ничек таныштырырга, бөек язучылар һәм шагыйрьләр турында ничек сөйләп өлгерергә, халык традицияләрен ничек тапшырырга?!
Укытучылар мәсьәләсендә дә парадокс күзәтелә: бер яктан, хезмәт хакын күтәрү, премияләр түләү кебек чаралар күрелә; икенче яктан, укыту йөкләмәсенең кыскартылуы күзәтелә.
Күп милләтлелек – ул безнең илнең байлыгы, һәм туган телне өйрәнү хокукын чикләү мәдәни төрлелекне саклау принципларына каршы килә.
Туган телләрне саклау һәм үстерү – ул гади генә мәгариф мәсьәләсе түгел. Бу – Россия халыкларының мәдәни үзенчәлеген саклау мәсьәләсе.
Без заман таләпләре белән мәдәни мирасны саклау арасында тигезлек табарга тиеш. Бу – киләчәк буыннарның тулы үсеше өчен кирәкле шарт.