news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшьләр көненең матур мизгеле: Муса Җәлил премиясе лауреатларын котладылар

Муса Җәлил премиясен быел Яшьләр көнен бәйрәм итү мәйданчыгында тапшырдылар.

news_top
Яшьләр көненең матур мизгеле: Муса Җәлил премиясе лауреатларын котладылар
фото: Салават Камалетдинов

Быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 4 яшь иҗатчыга тапшырылды: «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен шагыйрь Дания Нәгыймгә, Кариев театры артисты Булат Гатауллинга, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаевка, Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиевка бирелде.

Котлау тантанасы Горький паркындагы зур сәхнәдә узды. Лауреатларны Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Яшьләр эшләре министр Ринат Садыйков котлады.

Без дә котлыйбыз! Алар талантлылар! Алар лаеклылар!

ххх

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе – яшьләр премиясе. Яшь чикләре 35кә кадәр, дип билгеләнгән. Гадәттә лауреатлар 35 яшькә килеп җиткәндә «соңгы вагонга» өлгерәләр.

Ә сез Җәлил премиясен кемнәргә бирер идегез?

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 2 елга бер мәртәбә бирелә. Лауреатлар Муса Җәлилнең туган көнендә 15 февральдә билгеле була һәм, гадәттә, шул ук көнне тапшырыла да иде.
  • 2023 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы Милли музейда узды. Комиссия карары белән, Камал театры артистлары, ТРның атказанган артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» спектаклендәне рольләре өчен, шигырь җыентыклары өчен Рифат Сәлах, музыка сәнгатендәге казанышлары өчен Илүсә Хуҗина һәм «Шаян» телеканалы лауреат булды.
  • 2021 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында игълан ителде. Муса Җәлил премиясе татар теле һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырган өчен, Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга; CLEAPL инновацион проектын тормышка ашырган һәм экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен Иван Захаровка; музыкаль сәнгатькә керткән үсеше өчен композитор Ильяс Камаловка; яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен шагыйрь Булат Ибраһимга; сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Роман Абдуллинга бирелде.
  • 2019 елда «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батуллага (театр сәнгате өлкәсендә), Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен тәмамлаган Айдар Сөләймановка (музыка сәнгате өлкәсендә), язучы һәм галим Ханәфи Бәдигыйга (мәгариф өлкәсендә), «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивален оештырган өчен, Татарстан дәүләт академия театры директоры Илфир Якуповка һәм Нияз Игъламовка (театр сәнгате өлкәсендә) бирелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар