Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков: «Алтын каләм» фестивален көз үткәрергә ниятлибез»

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков «Интертат»ка интервьюсында «Алтын каләм» журналистлар фестиваленең ни сәбәпле быел җәй узмавын аңлатты һәм быел үтәчәк икәнлеген әйтте.

news_top_970_100
Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков: «Алтын каләм» фестивален көз үткәрергә ниятлибез»

«Алтын каләм» быел җәй үткәрелмәве хакында сезнең фикерегезне ишетәсебез килә.

Яшьләр эшләре министрлыгы фестивальне уздыру яклы. Без «Алтын каләм»не яхшы беләбез, аның белән яхшы таныш. Мәсьәлә фестивальне фестиваль булсын өчен генә үткәрүдә түгел. Безнең өчен аның эчтәлеге бик мөһим. Көн таләбенә туры килә торган, яшьләргә кызыклы булган форматта дәвам итәргә тиеш.

Мәсәлән, шул ук мәйданчык сайлау – безнең өчен шулай ук мөһим деталь. Соңгы елларда фестиваль «Идел» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Яңа, күбрәк кеше сыйдырышлы мәйданчык турында уйлыйбыз. Икенчедән, номинацияләр санын киңәйтергә кирәк. Әгәр номинацияләрне киңәйтәбез икән, призлар да күбрәк булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, безнең өчен бу яшьләр белән кем эшләячәге бик әһәмиятле. Экспертлар – бик җитди дәрәҗәдә булырга тиеш. Фестивальгә киләчәктә федераль экспертларны да чакырырга ниятлибез. Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык бар. Алар безнең партнер, өлкән иптәш. «Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешма бар. Әле берничә генә ел эшләүче, ләкин инде аягына баскан «Белем» җәмгыяте бар. Боларның өчесенең дә күпсанлы экспертлары бар, аларны безгә түләүсез нигездә бирә алалар. Медиа өлкәсендәге бу экспертларны да җәлеп иттерү планнаштырыла. Алар, безнең остазлар белән бергә, яшьләрне журналистика өлкәсендә булган механизмнар һәм яңалыклар белән таныштырачаклар.

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, республиканың бюджетта зур дефицит икәнен беләсездер. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер чыгымнар вакытлыча туктатылган. Шул исәптән, «Алтын каләм» фестивален үткәрү буенча да акчалар «катырылган». Ләкин бу – әлеге акчаларны бюджеттан алып башка төр чыгымнарга тотканнар, дигән сүз түгел, бу – әлеге чаралар үткәреләчәк, ләкин соңрак, дигәнне аңлата. Көз көне үткәрергә ниятлибез.

Сүз уңаеннан, бу – «Алтын каләм»гә генә түгел, Яшьләр эшләре министрлыгы ел саен уздыра торган башка зур фестивальләргә дә кагыла.

Бу сораулар белән бер рәттән фестивальне уздыру урыны, программасы, катнашучылар саны һәм башка оештыру эшләре алып барыла. Бәлки, катнашучыларның яшен дә үзгәртербез, башка оештыру мәсьәләләре...

«Алтын каләм» үткәрелгән дәвердә Гран-при алучы Югары журналистика мәктәбенә сынауларсыз укырга кабул ителә иде. Быел, димәк, бу кеше укырга керә алмаячак, чөнки уку башланган була инде. Ул бит төп приз иде, яшьләр шуның өчен дә килә иде.

Безне бит фестивальнең шартларын үзгәртүдә беркем дә чикләми. Бәйгедә инде журфакка укырга кергән яшьләр дә катнашырга мөмкин, мәсәлән, түләүле бүлектәгеләр. Безгә киләләр, без аларга сертификат тапшырабыз, алар укулары өчен түли. Алай да булырга мөмкин бит. Төрле редакцияләрдә стажировка үтү мөмкинлеген дә карарга кирәк.

Ә сез үзегез ничек бәя бирер идегез, бу фестиваль кирәкме?

Фестиваль кирәк кенә түгел, ул инде ел дәвамында узучы уку-укыту платформасына үсәргә тиеш. Фестиваль ул – вакыйгалы чара. Әйе, анда конкурс үткәрелә, ләкин бу гына да җитәрлек түгел. Фестивальнең кече фестивальләре (подфестиваль) булырга тиеш. Кече этаплары (подэтаплары) барлыкка килергә тиеш. Ел дәвамында анда катнашучылар туплана. Алар белән шәһәр һәм районнарда экспертлар эшли, ел дәвамында задание алалар, шуны үтиләр, билге, балл алалар. Шул 10нчы яки 11нче сыйныф укучылары, БДИга әзерләнүдән тыш, бу юнәлеш буенча да әзерләнә, өй эшләре эшли, ниндидер проектлар әзерли, сайлап алу турларында катнаша. Һәм менә болар барысы соңыннан «Алтын каләм»гә килеп җитә. Системалылык булырга тиеш – менә шундый зур, эчтәлекле, тирән эш. Икенчесе – җиңүчеләр саны һәм аларның укырга керү урыны. Ни өчен КФУ гына? Башка уку йортларын да карарга кирәк. Аңлашыла, кабат бюджетка, кабат финанс министрлыгына килеп төртеләбез, ләкин без бу хакта да сөйләргә һәм сөйләүдән оялмаска кирәк.

Өченчесе, иң мөһиме, остазлар. Минемчә, «Алтын каләм»дә бу – яшьләрне ияртеп алып барырдай остазлар булырга тиеш. Әлбәттә, бу – өстәмә йөкләнеш, ләкин, минемчә өлкән журналистларның «Алтын каләм» тирәсендә юллары формалашкан инде, һәм алар кемнедер алып, бер ел дәвамында үгет-нәсыйхәтләрен биреп, алар белән элемтә булдырып, аннан инде остаз буларак яшьләр хәрәкәт иткән траекторияне дөресләп җибәрерләр иде. Ахыр чиктә, аларның эше дә яхшырыр, менталь һәм интеллектуаль тармакта да көчләре артыр иде. Шул исәптән, «Алтын каләм»дә катнашып кына түгел, безнең Яшьләр эшләре министрлыгы федераль дәрәҗәдә үткәргән башка конкурсларда да катнашырлар иде.

«Алтын каләм», һичшиксез, кирәк, ләкин ул хәзер зуррак дәрәҗәгә үсәргә тиеш. «Ул инде хәзер фестиваль генә түгел, ел дәвамында алып барыла торган зур масштаблы системалы эш», – дип әйтсеннәр өчен.

Быелгы фестиваль быел башка елларга караганда яхшырак булачак, дип әйтә алабызмы?

Белгәнегезчә «Алтын каләм» фестивале традицион рәвештә алдагы еллардан ел саен яхшырак була бара. Һәр елны катнашучылар һәм экспертлар дәрәҗәсе арта бара, фестивальгә карата кызыксыну елдан-ел үсә.

Бу хакта элегрәк язган идек:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100