Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чирек гасыр тарихлы «Алтын каләм» журналистлар фестивале үткәрелми: акча юкмы, теләкме?

Мәктәп балаларына 27 ел буе журналистикага адым ясарга этәргеч биреп торган «Алтын каләм» бәйгесе быел үткәрелми калды. Бу хәбәр журналистларны борчуга салды. «Интертат» бәйгенең оештырылмый калу сәбәпләрен ачыклады.

news_top_970_100
Чирек гасыр тарихлы «Алтын каләм» журналистлар фестивале үткәрелми: акча юкмы, теләкме?
2018 елда узган "Алтын каләм"гә багышланган матбугат конференциясе
Солтан Исхаков

Татарстанда «Алтын каләм» фестивален белмәгән журналист юктыр, мөгаен. 1996 елдан бирле һәр елны үткәрелеп килгән бәйге быел булмаска мөмкин, дигән хәбәр Татарстан журналистикасының киләчәге өчен җанатып йөрүчеләрне зур борчуга салды. Ни өчен дигәндә, «Алтын каләм» журналистикага сәләтле балаларны мәктәп партасыннан ук чүпләп, зур юлга бастырып килде. Аннары ул озак еллар дәвамында чын гадел бәйге булып аерылып торды. Гадел булгач, балалар аңа ышанды, яратып катнашты, нәтиҗәсе күренде.

Былтыр бу бәйге 27нче мәртәбә үтте. «Алтын каләм» аша узган тулы бер буын профессионаллар, телевидение, радио, матбугат йолдызлары барлыкка килде. Фестиваль элегрәк заманнарда «Борис Полевой» теплоходында төрле шәһәрләргә сәяхәт рәвешендә үткәрелде.

«Интертат» «Алтын каләм»нең оештырылмый калу сәбәпләрен өйрәнде, танылган журналистлар фикере белән кызыксынды.

1997 елда «Алтын каләм»нең гран-при иясе булып, журналистикага аяк баскан, галимә булып киткән Рәсимә Галиева фестивальнең әһәмияте турында сөйләде. Бүгенге көндә Рәсимә Галиева «Шәһри Казан» газетасы журналисты, Казан федераль университеты доценты.

Рәсимә Галиева

Фото: © Рәсимә Галиеваның шәхси архивыннан

«Алтын каләм» фестивале, гадәттә, мәктәп имтиханнары тәмамланып, югары уку йортына керү башланганчы уза иде, – диде Рәсимә Галиева. – Гран-прига лаек булган кешеләр моңарчы ел саен Казан федераль университетына журналист белгечлегенә бушлай укырга керде.

Мин фестивальне быел булыр, дип өмет иткән идем. Чөнки без аны оештырырга йөрдек, сөйләшүләр булды. Нәтиҗәсе генә булмады. Мин бит бу бәйгенең 1997 елгы җиңүчесе генә түгел, ә соңгы елларда оештыручылар рәтендә дә – татар төркеменең кураторы булдым.

Фестивальнең быел булмавы, әлбәттә, борчый. Бюджетта кайбер социаль программалар кысылды. Бу шуның белән бәйлеме икән, дип уйлап йөрим. «Алтын каләм»гә акчаны аерым карар белән юнәтәләр иде, дип беләм. Элек моны Римма Атласовна Ратникова кайгыртты. Аның тырышлыгы зур иде.

«Алтын каләм» – ул үзенең нәтиҗәсен күрсәткән уңышлы фестиваль иде. Аны бетерергә ярамый. Ул бит – күңел ача торган фестиваль түгел, ә журналистика мәктәбе. Аның аша бик күп талантлы егет-кызлар үтеп, республикада танылган журналистлар булып киттеләр. Алар арасында Данил Сәфәров, Илнур Фәйзрахманов, Рөстәм Исхаков, Линар Закиров, Гөлнара Җәлилова һәм башкалар бар. «Алтын каләм» аша үткән журналистлар һәр редакциядә диярлек бар. Кайсыларыдыр район мәгълүмат чараларында эшли. Аларны республика күләмендә белеп тә бетермәскә мөмкинбез.

Районнардан, авыллардан, шәһәрләрдән журналист һөнәренә сәләтле балалар финалга узып, атна буе редакцияләр белән танышалар, үзләре мәкаләләр язалар, газеталар чыгаралар, тапшырулар әзерлиләр иде. Һәр катнашучы журналист һөнәре белән якыннан танышып, аның өстенлекле һәм авыр якларын күреп, үзләренә туры киләме-юкмы икәнен белеп, өйләренә кайтып китәләр иде. Иң мөһиме – алар арасыннан чын талантлар үсеп чыкты, ерак авыллардан сәләтле балаларны күреп, журналистикага тартып китерү мөмкинлеге булды. Фестивальнең файдасы гран-при иясенә генә түгел, ә бөтен катнашучыларга тиде. Бер катнашып караган бала киләсе елларда тагын килә иде. Беренче елны ул үзен басма матбугатта сынаса, аннары телевидениегә, радиога барып карый. Мастер-классларда катнаштылар, танылган шәхесләрдән интервьюлар алдылар, репортажлар яздылар. Алар 1 атна буе чын редакция тормышы белән яшәде. Мин аны чын һөнәри лагерь дип тә атар идем.

Шунысы сөендерде – бәйгегә талантлы, өметле балалар килә иде. Аларның күбесе төрле олимпиада призерлары булды. Араларында «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй» һәм «Ялкын»ның даими авторлары да очраганы булды. Моңарчы язып карамаган укучылар да була иде. Алары шул бәйгедән соң журналистикага кереп китә иде.

Фестивальнең быел оештырылмый калуы Татарстан журналистикасы өчен бик зур югалту булды инде. Моңарчы 27 тапкыр үткәрелгән, ел саен камилләшә, журналистиканың яңа юнәлешләре белән баеп барган бәйге иде ул. Мәсәлән, соңгы елларда блогерлык, социаль челтәрләрдә эшләү, дизайн, верстка юнәлеше өстәлде.

Бу быел гына оештырылмый калгандыр, дип уйлыйм. Киләчәктә аны югалтмаслар, дип өметләнәм.

«Алтын каләм» озак еллар университетка алдынгы, иҗади яктан үскән балаларны сайлап бирде»

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин университетка «Алтын каләм» аша талантлы укучылар килүен әйтте.

Васил Гарифуллин

Фото: © Владимир Васильев

«Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре ел саен Казан федераль университетына керәләр иде. Безнең өчен бу – бик әйбәт булды, чөнки талантлы, актив һәм журналист булырга үзләре теләгән балалар килде, – диде Васил Гарифуллин. – «Алтын каләм» озак еллар безгә алдынгы, иҗади яктан үскән балаларны сайлап бирде. Аннан чыккан кешеләр журналистикада шактый зур уңышларга иреште, әйдәп баручы журналистлар булдылар. Хәзер оештыручыларның финанс мөмкинлекләре юкмы икән – белеп бетермим.

«Алтын каләм» үзенә күрә журналистлар мәктәбе иде инде. Аның быел булмавы бик кызганыч. Киләчәктә, башка форматтамы, барыбер тормышка ашырылыр, дип уйлыйм, чөнки «Сәләт» кебек үк бик көчле хәрәкәт иде ул.

Элек бездә бюджет урыннары була иде. «Алтын каләм»дә җиңүчеләр шул урыннарның берничәсенә имтихансыз керде. Соңгы елларда гран-при ияләренең укуына Татарстан хөкүмәте түләде. Андый грантлар башка белгечлекләр буенча да бар инде. Мәсәлән, укытучыларны шулай укыталар. Милли кадрларны укыту буенча озак елларга сузылган дәүләт программасы булсын иде. Талантлы балаларны сайлап алып укыту зур нәтиҗә бирә. Ул бит Мәскәүгә кирәкми, ә Татарстанга кирәк. Мәскәү журналистларга бюджет урыны бирми, дип елап утырып булмый. Сәләтле балаларны сайлап алу принцибы белән милли кадрлар әзерләү буенча максатчан дәүләт программасы кирәк.

«Мәгълүмати фронттагы хәлләр мактанырлык түгел. Яшьләрне әзерләргә кирәк»

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова фестивальнең үткәрелмәве өчен борчылуын, яшь журналистларны әзерләргә кирәклеген әйтте.

Римма Атласовна – «Алтын каләм» фестиваленең башында торган шәхес. 2019 елда Татарстан Журналистлары берлеге рәисе вазифасыннан киткәч тә, ул «Алтын каләм»не оештыру эшеннән читләшмәде.

Римма Ратникова

Фото: © Владимир Васильев

«Алтын каләм» фестиваленең быел уздырылмау сәбәпләрен Яшьләр эшләре министрлыгының яңа җитәкчесеннән сорарга кирәк, – диде Римма Ратникова. – Алар миңа аңлатуынча, министрлыкның бюджеты кыскартылган, һәм шул кыскартуга «Алтын каләм» дә эләккән. Фестивальнең финанс мәсьәләләре министрлыкта хәл ителә иде, ә без, журналистлар белән бергәләп, аның эчтәлеген алып бардык. Журналистлар берлегеннән киткәнемә дә 4 ел булды бит инде. Фестивальнең үткәрелмәве мине, әлбәттә, борчый, чөнки яшь журналистларны әзерләргә кирәк. Мәгълүмати фронттагы хәлләр мактанырлык түгел. Яшьләрне әзерләргә кирәк. Бу мәсьәлә бик борчый. Миңа бик күп кеше мөрәҗәгать итте. Без министрлык белән сөйләшеп карадык. Алар «хәл итәргә тырышырбыз» диделәр. Өстәмә финанслар бирмәгәннәрдер инде.

«Әлегә Татарстанда акча мәсьәләләре авыррак булуы аркасында...»

Фото: © Владимир Васильев

2018-2021 елларда яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов булганда да, 2021-2023 елларда Тимур Сөләйманов булганда да бу фестиваль үткәрелде. 2023 елның гыйнварында Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министрлыгыннан китте. Бу вазифага 2018 елдан бирле министрның урынбасары булып эшләгән Ринат Садыйков билгеләнде. Шулай итеп, бу фестивальнең үткәрелмәве – яңа министрның биографиясендәге эшләнмәгән беренче зур эш.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Зилә Гыймазова «Интертат» хәбәрчесенә «Алтын каләм» фестиваленең үткәрелми торуын республикада акча мәсьәләсе әлегә киеренке булуы белән бәйләп аңлатты.

Әлегә Татарстанда акча мәсьәләләре авыррак булуы аркасында, фестивальне үткәрү вакыты өстәмә каралачак. Аны уздыру безнең планда бар иде. Бүгенге көндә бу мәсьәлә акчага гына бәйле. Алдагы елларда фестиваль дәвам итәрме, юкмы – әйтә алмыйм. Башта быелгысын хәл итеп бетерәсе бар әле, – диде Зилә Гыймазова.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Республика күләмендә бу – хуш китәрлек зур акчалардыр, дип уйламыйм»

Танылган журналист, мөхәррир Данил Сәфәров, «Алтын каләм»нең финанс мәсьәләсе республика күләмендә әллә ни зур проблема уятырлык түгел, дип исәпли.

Данил Сәфәров

Фото: © Солтан Исхаков

«Алтын каләм» бәйгесендә мин 17 яшемдә катнаштым, – диде Данил Сәфәров. – Ул елны Сембер, Самара, Сарытау маршруты буенча йөздек. Фестиваль әле икенче елын гына уздырыла иде. Андагы хисләр әйтеп бетергесез. Йокларга вакыт жәл иде. Бер атна йокламадык, дисәң дә була. Танылган журналистлар белән, үзең кебек иҗади яшьтәшләр белән бер казанда 7 көн кайнау бик файдалы булды. Бу фестивальнең зур тарихы бар. Әгәр ул бетсә, бик жәл булачак. Мәсьәлә финансларга барып тоташа икән, республика күләмендә бу – хуш китәрлек зур акчалардыр, дип уйламыйм.

«Алтын каләм»дә мине радиотапшырулар әзерләүгә тарта башладылар»

Танылган радиожурналист, тапшырулар, мәдәни чаралар алып баручы Илнур Фәйзрахманов радиога «Алтын каләм» аша килеп кергәнен сөйләде.

Илнур Фәйзрахманов

Фото: © «Тәртип радиосы»

1997 елда «Алтын каләм»дә 2нче урын алган идем. Ялгышмасам, гран-при Рәсимә Галиевага, ә 1нче урын Данил Сәфәровка бирелде. Ул вакыттан призлы урыннарга лаек булган кешеләр бүген дә журналистикада эшлиләр, – диде Илнур Фәйзрахманов.

Без укыган елларда журналистикага кергәндә иҗат эшләре аерым карала иде. Шуңа күрә мәктәптә укыганда район газеталарына яза идем. 1997 елда «Алтын каләм»нең республика этабына Балык Бистәсеннән мине җибәрделәр. Сүз дә юк, үзенә күрә тәҗрибә алдым, төрле районнардан җыелган үзем кебек егет-кызлар, республика күләмендә танылган журналистлар белән аралаштым, мастер-классларда катнаштым. Аннары «Алтын каләм» аша узган берничә кеше университетта бер төркемдә укыдык.

Хәтерлим, «Алтын каләм»дә мине радиотапшырулар әзерләүгә тарта башладылар. Кайбер мастер-классларда, качып, радиорубкага китә идем. Андый моментлар да истә калган. Бик кызыклы һәм кирәкле чара иде ул. Журналист булырга теләгән һәркем «Алтын каләм» аша узарга тиештер.

Быел журналистика факультетының татар бүлегенә төркем җыелмаган, дип ишеткән идем. Татар журналистикасына абитуриентлар җыелмый икән, бәлки, балаларны башта бәйге белән канатландырып, аннары күңелләрен төшерергә кирәкмидер. Быелгы вазгыятьтән караганда, үткәрелмәве, бәлки, дөрестер. Бәлки, алга таба аны 2 елга 1 генә оештырырга кирәктер. Алай эшләгәндә тәме яхшырак булыр иде, чөнки соңгы елларда «Алтын каләм» җиңүчеләре арасыннан ярылып ята торган авторлар чыкканын күргәнем юк. Безнең еллардагы шикелле егарлык итеп язучылар юк, дип беләм. Бәлки, мин аларны күреп бетермимдер.

«Шушы бәйге булмаса, университетта зур суммалар түләп укымас та идем»

«Ватаным Татарстан» газетасының бүгенге көндә әйдәп баручы яшь журналисты Чулпан Гарифуллина 2017 елда «Алтын каләм»нең гран-при лауреаты булып, бушлай Казан федераль университетында укып чыккан. Авылдан килеп, акча түләп уку мөмкинлеге юк иде, дип искә ала ул.

Чулпан Гарифуллина

Фото: © Чулпан Гарифуллинаның шәхси архивыннан

«Алтын каләм» бәйгесендә 3нче мәртәбә катнашуымда җиңү яуладым. 2017 ел иде ул. Бәйге турында очраклы гына белеп, тәүге мәртәбә 2013 елда катнашып карадым. Бу миңа «разведка» өчен, нинди сынаулар көтәсен аңларга кирәк булды. Алдагы омтылышларга ныклап әзерләнеп бардым. Ул вакытта миндә журналист булу теләге көчле иде инде.

Журналистикага аяк басуда «Алтын каләм» миңа күп мөмкинлекләр ачты. Хәзер аралаша торган дусларымның, хезмәттәшләремнең күбесе м «Алтын каләм»дә кайнашкан кешеләр. Линар абый Закировка бик рәхмәтлемен. Өч катнашуымның икесендә ул минем җитәкчем, редакторым булды. Фәнзилә Мостафина кул астында да эшкә өйрәндем. Мин аның белән әлегә кадәр киңәшләшәм. Эльмира Закирова, Миңназыйм Сәфәровтан беренче мәртәбә интервью алган идем. «Алтын каләм»дәге шушы кешеләр журналистикага кереп китүемә зур этәргеч бирде.

«Алтын каләм»нең матди яктан да файдасы зур булды. Мин – Кайбыч районы Кошман авылында туып-үскән кыз. Әти-әнием миллионерлар түгел. Шушы бәйге булмаса, аларга матди авырлык китереп, университетта зур суммалар түләп укымас та идем. Журналистика факультетында түләү бәяләрен никадәр зур икәнен үзегез дә беләсез. Бер дә булмаса, башка җирдә бюджетта укыр идем.

«Алтын каләм»нең быел үтмәве мине борчый. Бай тарихлы фестивальнең булмавы, әлбәттә, кызганыч. Бәлки, ихтыяҗ күрмиләрдер, акчалар бүтән җиргә китеп барадыр. Без бит инде бөтен әйберне финанс ягына аударып калдырырга яратабыз. Бәлки, яшьләрдә ихтыяҗ юктыр. Бәлки, оештыручыларның теләге юктыр. Монда сәбәпләр бик күп була ала.

«Алтын каләм» урынына башка фестиваль уйлап тапсалар да, ул күбрәк русча булыр кебек, ә «Алтын каләм», татарча гына үтмәсә дә, татар телле иҗатчыларга бер мохит иде. «Сәләт»тә тәрбияләнгән кешеләр өчен «Сәләт» никадәр кадерле булса, безгә «Алтын каләм» шулкадәр якын.

Татарстан Журналистлары берлеге рәисенең фикерен белеп булмады

Илшат Әминов

Фото: © Владимир Васильев

«Алтын каләм» бәйгесе турында Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминовның фикерен беләсебез килгән иде. Ул «Интертат» хәбәрчесенең соравын тыңлагач, үзенең киңәшмәдә икәнен, кешеләр алдында фикер әйтүе уңайсыз булуын белдерде һәм соңрак шалтыратырга кушты. Әлегә элемтәгә кереп булмады.

«Алтын каләм» пандемияле 2020 елда да үткәрелде

Фото: © Михаил Захаров

2018 елгы «Алтын каләм». Министр – Дамир Фәттахов

Фото: © Рамил Гали

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100