Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшькә карамагыз» - Ренат Ибраһимовның тагын биш бала үстерү хыялы булган

news_top_970_100
«Яшькә карамагыз» - Ренат Ибраһимовның тагын биш бала үстерү хыялы булган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ренат Ибраһимов Дубайда яшәүче якташыбыз, җәмгыять эшлеклесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәевкә кунакка килгәч үзенең уй-хыяллары белән уртаклашкан булган.

Бу егетнең кем икәнен беләсез инде сез. Бу – Исмәгыйль. Шушы матур илдә унбер бала үстереп, рәхәтләнеп яшәп ята ул. Менә минем җиде генә бала әле, тагын бишне үстерәсе иде. Сезнең дә шулай яшәвегезне телим, дуслар. Аллаһка тапшырып алга барырга. Бөтен җирдә, эштә дә, гаилә дә.

Яшькә карамагыз. Ир кеше 40 яшьтә дә бала булып санала. Шуннан соң гына аның яшүсмер чоры башлана.

Ә бу тормышта иң кирәк әйбер - Аллаһка ышану. Ул ярдәм итә, булыша, бөтен эш уң була», - дип сөйләгән ул. 

Россиянең халык артисты, җырчы Ренат Ибраһимов 14 май көнне вафат булды. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100