Яшьли сөйгән ярлар үкенечкә кала... - 2 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Авылдан Мансур турында баш җитмәслек хәбәр алгач, Кәримә тиз арада туган якларына җыенды.
1 өлеш - монда.
…Кыз хәбәрдар түгел иде, әлбәттә. «Яхшылык кына теләүче» адәм актыкларының әллә нинди шакшылыкка әзер икәнлеген ул кайдан белсен? Авылда да табылды андый «киңәшчеләр». Мансурга Кәримә хакында ниләр генә язмадылар. Имеш, кыз бик тә начар юлга баскан, тәнен сатып көн күрә, шул шөгыленнән килгән пычрак акчаларны аналарына җибәрә. Оятсыз, ничек җир йотмыйдыр үзен! Һәм башкалар, һәм башкалар…
Хәрби хезмәттә калган егеткә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу коточкыч хәбәр. Ышанмады башта. Гайбәтчеләр ни сөйләмәс, дип юанды. Тик яман шик күңеленең бер почмагына кереп оялаган иде инде. Туганнан туган апасы язды югыйсә, «Ышанма, сездән көнләшүчеләр буа буарлык. Кәримә янына бар, аңлаш», - дип. Тыңламады. Ә теге яман-хәтәр «яңалыклар» һаман өелә торды. Гарьләнде Мансур, эчендә дөрләгән ачу-нәфрәт утында янды-көйде. Кәримәдән килгән хатларны да учакка ташлый барды.
Ахыр чиктә бөтенләй тинтәк адым ясады. Очраклы гына танышкан бер кызыйга өйләнде дә куйды. Күрегез, янәсе, исем дә китми сезнең ишеләргә…
Авылдан Мансур турында баш җитмәслек хәбәр алгач, Кәримә тиз арада туган якларына җыенды. Хезмәт урыныннан җибәрмәскә тырыштылар, билгеле, белемле-эшчән, ягымлы-мөлаем сылуны ошатып өлгергән иделәр. Әмма кыз сүзендә нык торды, икеләнеп бушка вакыт уздырыр мәл түгел. Авылда исә бөтенесе дә расланды. Мансурның туганнан туганы сөйләгәннәр башкача шик калдырмады. Кәримәне барыннан да бигрәк егетнең җиңел генә гайбәтләргә ышанып, вәгъдәсеннән ваз кичүе булды. Ә озакламый… «Мансур хатыны белән ялга кайта икән», - дигән хәбәр таралды. Читтән генә күрде ул бичәне Кәримә. Төскә-биткә шөкәтсез, усаллыгы йөзенә чыккан. Әллә шулай тоелды гынамы? Хәер, чибәр булды ни, ямьсез ни, эш узган. Мансур хәзер тулаем чит кеше. Очраклы бер күрешүдә элеккеге гашыйклар ымлашып кына сәламләште, эчләрендә дөрләгән хәтәр утны читкә чыгармады…
Ярый әле кунаклар озак юанмады авылда. «Бичәсе ашыктырган», - диделәр. Кәримә-Мансурның яшьлек тарихлары колагына эленми калмагандыр, билгеле. Бәласеннән башаяк. Тизрәк таярга кирәк бу яклардан… Киттеләр. Кәримә-Галиябану калды. Башта күңелен әрнеш-рәнҗеш яндырса, ахырда тәмам битарафлык чоңгылына уралды кыз. Ничектер сүнде-сүрелде.
Күрше авылдан үзеннән күпкә олы тол ир кулын сорарга килгәч, язмышына буйсынган бер кыяфәттә ризалыгын бирде. Бу хәлдән гаҗиз булган анасы каршы килеп караса да, кире чигенмәде. «Ташландык кыз дип көлмәсләр, ичмасам», - дип кырт кисте.
Җаның-тәнең тартмаган кеше белән гомер кичерүнең ни дәрәҗәдә ачы икәнлегенә тиз төшенде дә соң… Тик кайтыр юллар өзелгән, терсәкне тешләп булмый.
Шулай да тәкъдир дигәнең яшь хатынны кызганды булса кирәк, үтә сөйкемле кызчык бүләк итте. Ана бәхетен татыган гүзәл зат өчен әйтерсң лә күк капусы ачылды. Кем, ни өчен яшәячәген анык аңлый иде ул хәзер. Сабый үсә торды, йөрәк җәрәхәтләре дә бераз бөтәшкәндәй тоелды. Тик шунысы күңелне кыра: картаеп барган ир заты яшь бичәсен көнли. Кемнән диген әле. Әллә кайларда яшәп ятучы Мансурдан! «Беләм, көтәсең син аны, хәбәрләшеп торасыз», - дип һаман җанны телгәли. Сәер хәлләр, кыскасы…
Рәхмәт төшкере, вакыт-вакыт туган авылына кайтып юанып килә яшь ханым. Әлбәттә, ире җибәргәндә. Еллар кирегә тәгәрәгәндәй тоела ул мәлләрдә. Һәммәсе үтә якын, таныш. Менә яшел чирәм каплаган капка төбе. Мансур еш килә иде гармунын тартып бирегә. Сөеклесенә тыныч йокы теләгәндәй, иң матур көйләрен сыздыра да, таң әтәчләре кычкырганчы китә. Күрше әби-чәбиләр чәпчегән булалар, «һич тыңгы бирмәде инде бу Сәгыйть малае», дип үзара зарланышалар. Ә чынында исә ачуланулары тыштан гына, яшьлекләрен сагынулары. Дөресен әйткәндә, көтеп алалар карчыклар егетнең гармун моңнарын. Бик тә тансык ул көйләр.
…Хатирәләреннән айнырга теләпме, Кәримә ирексездән башын чайкап куйды. Кайдан искә төште диген. Тәки хәтердән җуелмый икән гамьсез кыз чаклар, күпме генә онытырга тырышсаң да… Чү, колагына ишетеләме әллә? «Зәңгәр күлмәк”не уйныйлар түгелме. Мансур еш суза иде бит аны гармунында. Үзенә күрә «пароль», бүген кичке уенга чыгасыңмы, янәсе.
Ни хикмәт, гел аныңча өздерә кемдер ул гаҗәеп көйне. Әллә шулай тоела гынамы?..
Тоелмаган, «Зәңгәр күлмәк”не чыннан да Мансур уйный иде. Чираттагы кыска ялына берүзе генә кайткан ир, сагышын басалмыйча, Кәримәләр йорты кырына килеп басканын сизми дә калды. Йөрәге читлектәге кош кебек арлы-бирле бәргәләнә. Үкенү тойгысы һич тынгы бирми. Ялгышлыкларын аңлады да бит, тик соң инде, эш узган. Кәримә-Галиябану читләр кулында, үзе дә яратмаган хатын белән көн күрә. Бөтенесен ташлап, кулын селтәп, чыгып китәр иде бер якка, балалар бар. Аларның ни гаебе. Кем әйтмешли, «түз йөрәгем, түз».
Күзгә-күз тап булмады бер-беренә ул айлы кичне элеккеге гашыйклар. Бәлкем, яхшыгадыр. Бер үк елгага ике тапкыр керүдән ни фәтва? Ирекле кош түгел ич бәндә дигәнең. Тиз арада үзе теләгән, җаны-тәне тарткан ягына очып китә алмый. Богау-тышаулары бихисап чөнки. Чыны да, күзаллаганы, уйлап тапканы да.
…«Зәңгәр күлмәк» тарихын Нәфисә әнисе вафатыннан соң гына белде. Туганнан туган апасы сөйләде. Мансур белән хатынының Кырымда төшкән фотосын да күрсәтте. Ни рәвешле кулына эләккән диген бу сурәт… Менә нинди булган икән ул абый. Төз гәүдәле, чибәр, кыю-үткен карашлы. Хәләле караңгы-төксе чырайлы. Затлы киеме дә ятышлы түгел сыман үзенә… Их, Мансур ага, ниләр генә әйтсәң дә, аз сиңа.
Сөйгән кешеңә биргән вәгъдәңне бозып, теләсә кемнең сүзенә ышанып… Икегезнең дә бәхетегезне челпәрәмә китергәнсең ич ахмаклыгың аркасында! Нилектән шул дәрәҗәдә сукыр була икән адәм балалары. Җавап юк. Ә бәлки ул мәңгелек серне җыр-моңнан эзләргәдер. Юктан гына тумаган ләбаса ул җырлар. Кемнәрнеңдер яшәеш маҗаралары, мәхәббәт тарихлары, әйтелмәгән серләре яшеренгәндер бәлки аларда. Ихтимал.
«Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна,
Уйларыңны килә беләсем…»