Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшьли сөйгән ярлар үкенечкә кала... - 1 өлеш (Сәлия Гарифуллина)

«Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә…» Нигәдер шушы җырны көйли дә куя әнисе. Икесе өйдә калган чакта гына. Башкалар алдында җырламый.

news_top_970_100

Юкка. Тавышы шундый матур, моңлы. Теге чәрелдек Халисә түтәй ише түгел инде. Кайда туры килә, шунда җыр суза. Сорап торганны да көтми. Тыңлыйлар инде апа-абыйлар, нишләсеннәр, үпкәләтмәскә тырышалардыр. «Нигә син дә җырламыйсың соң, әнием?» - дип төпченгәне бар югыйсә Нәфисәнең. «И-и, кызым, кеше алдында авыз күтәреп шыңшыйсым килми, булмаганны», - ди әнкәсе. Аңламассың бу олыларны. Ямьсез тавышлысы туйганчы «улый», матур җырлаганы оялган була…

Әйе, чыннан да беркадәр хаклык бар бит Нәфисәнең сабыйларча фикер йөртүендә. Нилектәндер артык тыйнак-ипле шул Кәримә апа. Күзгә бәрелеп барырга яратмый. Еш кына үзен битәрләп тә куя. Шул оялчанлыгы аркасында тәүге ярын да югалтты ич. Өстәвенә, горурлык дигәне дә ярыйсы комачаулады ул чакларда. Үкенечкә генә калды керсез-саф сөюләр. Яратмаган кеше белән гомер уздырырмын, дип башына да килмәгән иде югыйсә ваемсыз кыз чагында. Тәкъдир яшәтә икән. Синнән рөхсәт сорап тормый.

…Ә бит ничек матур башланган иде барысы да. Сугыштан соңгы еллар. «Юк»тан күп нәрсә булмаса да, халык киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәде. Уен-көлкедән дә ваз кичмәде. Мәктәп укучыларына кадәр концерт-спектакльләр кую белән мәшгуль булды. Инде җиткән егет-кыз чорына кереп баручы өлкән сыйныфлар аеруча бәхетле булды. Мәшһүр «Галиябану”да шундый оста уйныйлар, клубтагы апа-әбиләр «балавыз сыгудан» туктамыйлар. Әллә төп рольләрдә чын гашыйклар уйнавы шулай тәэсир итә микән? Белмәссең…

Хәер, спектакльдә катнашучылар өчен монысы инде сер түгел. Төп рольләргә тәгаенләгәндә икеләнеп тә тормадылар. «Һе, әллә кайдан эзләсе юк. Үзебезнең Галиябану-Хәлил булганда. Кәримә белән Мансурны куябыз инде», - диештеләр. И кыенсынды шул мәлдә Кәримә, йөзе комачтай кызарып чыкты. Мансурның исе дә китмәде. Елмайды гына. Ә нигә яшереп торырга, чын-чынлап ярата бит ул Кәримәне. Бөтен халык алдында кычкырып әйтә ала бу хакта. Мәктәпне тәмамлап, армиядән йөреп кенә кайтсын. Шунда ук сөйгәненең кулын сорап барачак Гыйльмениса түтәйгә. Егет сүзе бер була ул!

…Һай, ничек килешле уйнады алар ул чакта клуб сәхнәсендә Галиябану белән Хәлилне! Өстәвенә, икесе дә шундый матур җырлый, Мансур гармунда өздереп уйный. Дөньяларын онытып күзәтә тамашаны залдагылар. Тик менә спектакль ахырында гына… Хәлил-Мансурның аянычлы үлеме бигрәкләр дә тетрәндерде шул. Тамашачы түтәйләрнең берсе ирексездән үксеп елап ук җибәрде: «И-и, балакайлар, нигә бу кадәр бәхетсез булдыгыз икән? Артык яратырга ярамый шул, гөлекәйләрем, ярамый!» Ярамыйдыр. Әллә үзенчә кисәтүе булды микән теге апаның яшь-җилкенчәкне. Соңыннан бик еш исенә төшерде Кәримә ул үзәк өзгеч сүзләрне…

Гомер уза торды. Вакыты җиткәч, Мансур армия сафларына алынды. Китәр алдыннан сөйгәне белән вәгъдәләр бирештеләр. «Өч ел узар, сизмәбез дә. Көт мине, яме, Кәримә». «Көтәрмен, шикләнмә, Мансур. Исән-сау йөреп кайт. Хатларыңнан өзмә». Шөбһә-шомлану ишенең әсәре дә юк иде яшьләрдә. Алар бер-берсе өчен яратылганнар ич, «Галиябану-Хәлил» дип шаяртып кына йөртмиләрдер үзләрен. Барысы да әйбәт булачак!

Һәммәсе дә син ниятләгәнчә барып чыкса иде лә ул… Дөньяның ал да гөл түгеллегенә соңлап кына төшенә шул адәм баласы. Аңарчы абына-сөртенә һаман алга таба атлавын белә, бихисап хаталар да ясый сикәлтәле-бормалы тормыш юлларында. Мансур-Кәримә кыйссасы да үзләре хыялланганча төгәлләнмәде шул. Тәүге мәхәббәт кочагында тибрәлгән гашыйклар фикеренчә, башкалар да аларның бәхетенә сөенергә тиеш иде сыман. Нәфис сөю чәчәген коры-тамыры белән йолкып ыргытырга теләгән, көне-төне зәһәр көнчелек утында бәргәләнгән адәми затлар барлыгы уйларына да кереп чыкмады яшьләрнең…

Башта ике арада сөю-сәгадәт тулы хатлар йөрде. Кат-кат укый иде ул сагынычлы сәламнәрне Кәримә. Мансурына шатлыклы яңалыгын да җиткерде. Ниһаять, ул читтән торып китапханәчеләр техникумын тәмамлады. Инде туганнарына ныклап ярдәмләшер вакыт та җитте! Егет матуры өчен ихлас куанды. Хәер, ул да төшеп калганнардан түгел ич. Нияте — хәрби хезмәттә калу. Бик тә бәхетле булачак аларның гаиләсе. Икесе дә һөнәрле, дигән сүз. Югалмаслар. Мансур бөтен тырышлыгын куячак моңа!

Тик якты өметләргә тормышка ашарга язмаган, күрәсең. Кәримәгә Каф тау артындагы чит-ят җирләргә юлланырга туры килде. Күршеләргә Үзбәкстаннан бер ханым кайтып төште. Андагы искитмәле көнкүреш турында сөйләп, барчасының һушын алды. Бай-мул тормыш хакындагы хикәятләр Кәримәнең апасы Зәкиянең күзен яндырды. Вәт кайда икән ул дөнья рәхәте. Сеңелесен шунда озатырга кирәк! Кулында дипломы бар, акчаны ярыйсы табар. Ялгыз башына күп кирәкми, авылдагыларга җибәреп торыр.

Әйткән сүз — аткан ук. Ниятеннән кире кайтучылардан түгел иде Зәкия. Сеңлесенең ай-ваена карамады, теге кунак хатынга ияртеп җибәрде. Һаман да әлеге тыңлаучанлыгы, артык юашлыгы харап итте Кәримәне. «Зарар юк, анда да яши кеше. Әнкәйләргә ярдәм итәрмен. Мансур да аңлар әле», - дип юатты кыз үз-үзен. Ә чит төбәккә барып эләккәч…

Тәмле-татлы телле бичәнең мәкерлегенә тиз арада төшенде Кәримә. Баксаң, кунак түтәйнең үз планнары булган икән лә. Яшь-сылу, инсафлы-тыйнак авыл кызын берәр картка димләргә! Әлбәттә, яучы сыйфатында мул гына өлеш исәбенә. Ул чакларны исенә төшерсә, әле дә тәннәре чымырдый Кәримәнең. Нәрсә коткарды соң беркатлы кызны һәлакәттән? Әнкәсенең догаларымы, үзенең Аллаһы Тәгаләгә ялваруларымы? Ихтимал. Югыйсә, уйламаган-нитмәгән җирдән изге күңелле якташына тап булыр идеме? Очраклы гына базарда танышып киттеләр Латыйфа белән. Биредә күптән яши икән ханым. Мондагы гореф-гадәтләрне яхшы белә. Якташ кыз сөйләгәннәрдән барын да аңлады зирәк хатын. Кәримәне шундук үзләренә алып кайтты. Тиздән танышлары аша күрше кышлакка эшкә урнаштыру хәстәрен күрде. Шул рәвешле котылды Кәримә явыз «кунак бичә» тозагыннан.

Ә инде Мансурга килгәндә… Хатларыннан өзде егет. Сөйгәненә җавап язарга ашыкмады. Һич аңламады моны Кәримә. Әллә авырып киттеме Мансур, ул-бу хәлгә тарыдымы? Үпкәләдеме? Барысын аңлатып язды бит югыйсә егетенә!

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100