Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен камчысы (Зәмирә Сәмигуллина)

Яшен камчысы (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

– Берәр көнгә булса да арынып торырсың микән бу колхоз эшеңнән. Әйтерсең лә шул мастерскоеңа бармый калсаң колхоз туктый. Синнән башка да бара ул. Персидәтеле, бригадиры бар аның, – дип каршы алды Фәния ирен абзардан керешенә. Килен булып килгәннән бирле терлек янына чыкканы юк аның. Бу йортта шулай кабул ителгән. Хатын-кыз йортның чисталыгы, аш-суның вакытында әзерләнгәненә, балалар тәрбиясенә җаваплы. Мал-туар карау - ир-ат өстендә.

Балалар дигәннән кайчакларда бу хакта тавыш та чыккалый. Ирнең хезмәте колхозда оештыру эшләре белән бәйле булгач, әле тегендә, әле монда дигәндәй машиналарга запас частьлар эзләп чыгып китәргә дә туры килә. Кайчакта тимер-томыр арасыннан арынып агроном вазифасын да үзеңә аласы. Нишлисең, җирне буш калдыру ярамый, эшлисе, тырышасы. Ә хатын үзе балалар янында күбрәк булганга арып та китә микән, балаларның барлыгын да белмисең, алар сиңа әллә бар, әллә юк, дип зарлангалап та ала. Ник шул балалар үстерү өчен тормыш итеп йөргән көннәре, ләбаса. Ир белән хатынның фикерләү тәлинкәсе тигез түгел шул күп гаиләдә. Һәм һәркайсы үзенчә хаклы да.

Тәмам яңгыр яумый җәфалады узган җәйдә. Хәтта куркыныч булса да күк күкрәгән, яшен чаткысы уйнаклаган яшьлек вакытларын сагынды карт-коры. Кара кучкылланып чыккан болытлар да алдалап кына китә. Яңгыр болытыдыр дип өметләнеп көткән хыяллар да чәлпәрәмә килә.

Рашат көндәгечә эшендә документлар белән утыра иде. Ут капкандай каршы як күршесе Әнвәр йөгереп керде.

– Рашат абый, сезнең өйдә нидер булган. Тиз генә өеңә кайт әле, – диде дә, медпункт ягына чапты.

Ир кайтып кергәндә елаудан шешенеп беткән кызлары белән күрше Хәдичә апасы мунча алачыгының идәнендә яткан Фәния янында кайнашалар иде. Шок хәлендә калган Рашат хәрәкәтсез яткан хатынын күтәреп өйгә алып керде. Хатынының кулыннан кер юганда ябышкан порошокларын сыпырып төшерде. Авыл фельдшеры килгәнче генә үлми генә торса ярар иде дигән уй гына өметтә тотты исәрләнгән ирне. Тик Фәния искергән электр чыбыкларындагы кыска ялганыш нәтиҗәсендә ток бәреп, шул минутта ук күзләрен йомган иде.

Күз ачып йомганчы тормышларын яшен камчысы сугып, чәлпәрәмә китерде гаиләнең бәхетен. Балалар ятим, ир тол калды. Рашат кабер туфрагында ауный-ауный елады. Тик, үлгәннәрне генә кире кайтару мөмкин түгел...

– Өйлән инде, ник һаман ялгыз яшисең, – дип тоз салалар Рашатның йөрәгенә хәзер. Ялгызлык авыр икәнен әйтмәсәләр дә белә лә ул. Кешегә киңәш итүе ансат, алай тиз генә хәл итеп буламыни әле аны?

Хатыны вафатыннан соң Рашатны кайгыртып та, сынап та, кызганып та караучылар булды. Баш ташлап, өендә бикләнеп эчеп арыгач махмырдан урамга чыгып аракы соранып йөргән вакытларында, "бетәр бу, хатыны артыннан китәр" диючеләре дә очрады.

Тансыклап кына яуды ул елны яңгыр. Үләннәр, агачлар, җир үзе генә түгел, хәтта күңелләр дә яңгыр тавышын ишетергә сусаган көндә зират артыннан гына кап-кара булып болыт чыкты. Иркенләп кенә яңгыр тыңларга урамга чыкты ир. Әмма чатнап-чатнап баш авыртуы, махмырдан хәлсезлек өстенрәк булып чыкты. Күршесенең капка келәсен күтәрде.

– Хәере белән генә яуса икән яңгырлар. Бик сусады бит җир, яздан ук битен юмый чыкты. Син өйләнмәгәнгә яумый ул яңгыр. Күрше авылда ялгыз хатын бар икән, әйдә шуны димлик, йөрмә болай, – диде күршесе, яңгыр юклыкны да ялгызлыкка аударып. Белә инде аннан түгелен, сүзгә сүз ияртеп кенә әйтте.

– И күрше, ялгыз кыен дип бер дә күз күрмәгән, күңел ятмаган кешегә өйләнеп тә булмый бит әле ул. Ярар, борчылма әле син, Ходай язган булса, өйләнермен. Үзең беләсең, мин кешегә бик авырдан ияләнәм бит. Менә яшьлектә очрашып йөргән кызның ирен яшен сугып үтерсә, шуны алырмын да кайтырмын.

– Әбәү, исерек баш, мәгънәсез, ни сөйлисең син? Кешегә үлем теләп утырасың!

Рашат үз сүзеннән үзе куркып куйды. Чыннан да нинди куркыныч сүз чыкты аның авызыннан. Юк, Хәдичә апа, теләми, беркемгә үлем ачысы теләми ир. Тик, дөнья бит бу. Күңеле нидер сизендеме аның, әллә мәгънәсезлек булды? Күршесенең баш төзәтергә бер рюмка да салып бирмәвенә ачуланасы килеп, өенә чыгып китте. Капкага бәйләнгән Актүштән гайре бер җан иясе юк аның хәленә керүче. Ул капка астыннан ләң-ләң килеп өреп торса да, хуҗасын әрләми ичмаса. Ничә ел буе ашатканны-эчерткәнне белә. Ә калганнарга ул дөньяда бар ни, юк ни. Эшкә килсә, анда әрлиләр, балалар кайтса, алары өйлән дә-өйлән, гел без карап бетерә алмабыз сине, диләр. Авыл кешесеннән бигрәк балаларның шушы сүзе күңелне сыкрата. Әйтерсең лә аталары аларга артык йөк. Бер мәшәкате юк үзенең. Шул балалар дип яшәлде түгелме соң инде үткән гомер? Әле хәзер дә бер булса да балалар юклыкта, җитмәүчелектә яшәмәсенгә мал-туарын асрый, кош-корт тота. Елның-елында корбан чалдыра. Иих, сезне балалар. Кадерле әйбернең кадере югалткач кына үзен сиздерә диләр шул. Әниегез китеп баргач та үрсәләндегез, мин киткәч тә шул булыр. Тик, хәзер генә өйлән дә өйлән диеп җанга тиясез. Илле алтынчы яшеңдә өр-яңа тормыш башлауны бик ансат дип беләсездер. Яшьлектәге кебек килдең дә кердең түгел шул кыз куенына.

Рашатның уйларын бүлдереп, кесә телефоны чыңлап алды. Тагын шул, хуҗалык рәисе Равил Сәетович икән. Язгы чәчүгә кадәр тырмаларны ремонтлап бетерәсе бар дип җанга тиде анысы да. Юкса бер елны да ватык, тешсез тырма чыгарганнары юк инде кырга. Сәетович сөйләшүне төгәлләгәч, телефонына килгән смсларны укып алды Рашат. Балалар, оныклар барында заманадан артта калам димә. Башта телефон кирәкми дип карышса да, әнә хәзер смс укырга һәм язарга да мәҗбүри өйрәнде дәү әти.

Эш юклыктан, уй күплектән бераз онытылыр өченгә кәрәзлесендәге номерларны барлап чыгарга уйлады. Тәәк, монысы кызы, монысы улы, күрше Хәдичә апасы, бригадир Җамай, Сәетч, Бүре Камиле... Халидә, Сәрия. Туктале, бу күрше авылның сатучы Халидәсе каян килеп Рашатның телефонына килеп кергән соң? Ходай үзе сакласын. Бик йөремсәк, диләр бит ул хатынны. Әллә, әллә... салмыш баштан барды микән, оятын кая куярсың. Балалар күзенә ничек карарсың. Туктале, бәлки ул берәрвакыт эш буенча чыккан булгандыр да, онытылгандыр. Туктале, аннан гына ука коелмас, шалтыратып карыйм. ”Абонент временно не доступен” дигән җавап килде трубканың теге башыннан. Ярый, хәерле булсын.

Рашат караватына ауды. Йорт эчендәге тынлык, ялгызлык моңсулыгы үзәкләрне өзеп ала. Ялга кайткан оныкларының онытылып калган кием-салымнарын, уенчыкларын күргәч кенә күңеле тынычланып калган кебек. Тагын бер атнадан кайтачаклар бит үзләре. Кайтса да олы кызы һаман да шул бер сүзне кабатлар инде: өйлән, өйлән... Аларның да үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре гел-гел минем янга кайтып йөри алмаслар.

Шулай уйланып ята торгач ул изрәп киткәнен сизми дә калды.

...Хәдичә апасы әйткән күрше авылдагы ялгыз хатынны алды да кайтты Рашат. Ул да тол хатын. Аның балалары да, Рашатныкылар да каршы килмәде, ике ялгызның бергә кушылуына куандылар гына... Татлы мизгелләрне телефон челтерәгән тавыш бүлде. Шул арада төшләнеп тә алган! Кызыдыр дип ашыгып телефон экранындагы номерга да карап тормый гына төймәгә басты.

– Әлү, шалтыраткан идеңме әллә?

– Ало, кем соң әле бу, Рамилә, Рәзинә... – ят хатын-кызның тавышын аермыйча кызлары, киленнәренең исемнәрен әйтеп бетерде.

– Шулай ук күпмени соң хатыннарың, – диде теге хатын-кыз, аның саен үчекләгәндәй.

– Туктале, тавышыңны таныйм да кебек, анык кына әйтә алмыйм бит кемлегеңне.

– Уйла әле, уйла Рашат, студент чакларына кайтып кил. Балык Бистәсенә практикага кайткан чакларны исенә төшер.

– Халидә, синме әллә бу..

– Вәт, хәтер үзеңдә.

Рашат бермәлгә югалып калды. Шулай да үзен кулга алып, яшьлек дусты белән хатирәләргә бирелеп алдылар, гаилә хәлләрен белештеләр.

– Дүрт оныгым бар, гомер иткән хатыным гына миннән алда китеп барды. Ә синең тормышлар ничек?

– Минеке дә...

– Ничек синеке дә?

– Иремне узган ел яшен сугып үтерде, балаларның да үз тормышлары, парлы булу, тигезлек менә хәзер тагын да кирәк икән.

Рашатның башына тимер белән суктылармени, сүзсез калды. Үзе теләгән иде түгелме соң? Ахырзаманда кемне уйлыйсың, кемне сөйләшәсең каршыңа шул килеп чыга, дия торган иде әнисе. Әллә чыннан да җиттеме икән ул ахырзаман?! Юк, юк теләмәде ул Халидәнең ире үлүен. Ул бу кызны оныткан да иде бит. Ә телефонга ничек кергән, Халидә дип ничек сакланган аның номеры алайса?

Яшьлек дуслары Казанда очраштылар. Халидә номерының Рашат телефонына кертелүе олы кызы – Рәсимәнең эше булды. Халидәнең апасының кызы да, Рәсимә дә бер үк елны авыл хуҗалыгы институтында, бер группада укыганнар. Дуслар буларак кына хәбәрләшеп яшәгәннәр. Сөйләшә торгач Халидә белән Рашатның да кайчандыр алар белем алган уку йорты студентлары булганнарын белгәннәр. Берсе туганы, икенчесе әтисе ялгыз калгач кавыштырырга уйлашканнар.

Төштә генә бар нәрсә дә тиз хәл ителә икән шул. Гомер көзенә җиткәндә ялгызлыктан качып кына гаилә корулары ай-һай кыен.

– Их, Фәния, өйлән дип җаныма тияләр, беләм, алар үзләренчә кайгыртып әйтә инде мине. Алтмышка якынлашканда ул хатын миңа килсенме, гомер иткән нигеземне калдырып мин анда китимме? Синең белән яшәлгән, тату булып балалар үстергән нигезне калдыра алмыйм шул. Балалар өчен дип яшисе көннәр картлыгыма калган икән, – дип сөйләнде ир, хатыны каберендәге чәчәкләргә су сибә-сибә.

Әллә кайдан гына кабат җил сызгырып үтте. Зират эчендәге шомырт-миләш агачлары талгын гына, әмма шомланып исеп Рашатның керфекләренә кунды. Ерак офыкта ялтыраган яшен камчысы җиргә төште дә четердәтеп нәрсәнедер бәргәч тынып калды. Ирнең йөрәге кысылды.

–Йә, Раббым! Вакытсыз үлемнәрдән, мәгънәсез көфер сүзләрдән үзең сакла Ходаем, – дип теләде ул бу юлы. Аның да, башкаларның да балалары өчен яшисе, аларны аякка бастырасы бар бит әле. Бөтен яшәү ир, балалар өчен. Яшен камчысы гына тимәсен...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100